Бүген Әдипләр: Гыйззәтулла Хәсәнов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гыйззәтулла Хәсәнов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Гыйззәтулла Хәсәнов
Кытай Халык Республикасының Колҗа шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Гыйззәтулла Әнвәр улы Хәсәнов – редакциябездә еш кунак. Дөресрәге, кайткан саен хәл-әхвәлләребезне белешми киткәне юк. Буш кул белән йөрми. Бу юлы да хисләрен түкми-чәчми җиткергән шигырен һәм Туфан абый турындагы язмасын китергән. Гыйззәтулла Әнвәр улы тиздән үзе дә Казан кешесе булырга җыена. Аның ике улы – Нәгыйулла белән Вәлиулла да монда инде. Нәгыйулла Казан дәүләт университетын тәмамлап, тәрҗемәче булып эшли, ә Вәлиулла әлегә укый. Өченче улы Кытайда Тибет табиблары серләрен үзләштерә. Аннан Казанга кайтып, милләттәшләрен дәваларга исәбе. Милләттәшебезнең “күчтәнәч”ләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Йөрәкләрне тетрәндердең, Туфан абый

Икенче май көнне йөрәкләрне тетрәндерерлек хәбәр ишеттек: Туфан абый вафат булган. Шул мизгелдә аның белән булган һәр очрашу күз алдына килеп басты.
2005 елның августы. Мин беренче тапкыр ата-бабамның туган җиренә – Татарстанга аяк бастым. Туфан абый белән дә беренче тапкыр шул вакытта очраштык. Идел буена, аның 70 яшьлек юбилеена да чакырулы идек. Шунда иркенләп сөйләштек, элемтә­ләрне өзмик дип сүз куештык. Чыннан да, вәгъ­дәбезгә тугры булып яшәдек. Ул көннәр минем иң шатлыклы мизгел­ләрем булган икән. Чал чәчле Казанымның меңьеллык бәйрәмендә дә катнашырга туры килде бит. Бик мәгънәле, чын тарихи бәйрәм булды ул. Шуңадырмы, бер минутка да исемнән чыкканы юк. Шунда Туфан абыйның сөйләгән сүзләрен йотылып тыңлаган идем. Аннан Миркасыйм ага Госманов белән телеви­де­ниедә тапшыруда катнаштылар. Бик игътибар белән тың­ладым анысын да. Икесе дә бик милли җанлы, тирән уйлы кешеләр иде. Авыр туфраклары җиңел булсын. Мил­ләтне саклау өчен бик тырыштылар. Ә бүген йөрәгем сызлый. Хәер, мин генә түгел, бу хәбәрдән бөтен татар елагандыр. Бөек кешебезне югалттык бит. Йөрәге таш булган кеше генә битараф кала алыр. Ул көнне бөтен Колҗа халкы яшь түкте. Туфан абый һәр татарның йөрәгендә урын алгандыр дип беләм. Вафат булган туганнарның урыны җәннәттә булсын. Ә безгә кулга-кул тотынышып җые­лырга, бердәм булырга, Туфан аганың эшен дәвам итәргә кирәк.
Тагын кайттым Казаныма әйләнеп
Тагын кайттым Казаныма мин әйләнеп,
Яшәп киләм сиңа шулай мин бәйләнеп.
Тамырларым бик тирәндә, монда минем,
Син бит гөлләр кебек, гүзәл туган илем.
 
Бу хисләрем килгән әти-әниемнән,
Ә аларга калган бабам, әбиемнән.
Җирең алтын, суың зәмзәм кебек синең,
Сагынып кайттым кабат, моңлы туган җирем.
 
Шушы хисләр алып кайтты Казаныма,
Кадерледер миңа аның тузаны да.
И Ходаем, бирче миңа җиңеллекләр,
Калам димен башкалада гомерлеккә.
 
Гасырлардан гасырларга, милләттәшем,
Яшәп килдең ерак, чит-ят төбәктә син.
Берләшергә кирәк безгә, бердәмлеккә
Аяк чала алмас иде һич беркем дә.
 
Җыелырга һәрвакытта без әзербез,
Кабул итәсезме, дуслар? Без килербез.
Бер тамчыдан күл була, ди татар халкы,
Мөмкинлектән, әйдә, файдаланып калыйк.

www.Vatantat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013