Бүген Әдипләр: Бәян Гыйззәт
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Бәян Гыйззәт


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Бәян Гыйззәт
(1918-1991)

Бәян Гыйззәт (Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйззәтуллин) 1918 елның 16 июлендә Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Талбазы авылында крестьян гаиләсендә туган. 1934 елда авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфага барып, медицина рабфагына укырга керә. Ләкин, рабфакны тәмамлагач, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. 1941 елда укуын уңышлы тәмамлагач, аны аспирантурада калдыралар. Ләкин аңа укырга туры килми: Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның декабрендә Бәян Гыйззәт Ватанны саклаучылар сафына баса. Ул Көнбатыш, Өченче Белоруссия фронтларында барган сугышларда катнаша, яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби училищега укырга җибәрелә. Аннан — янә фронтка. Курск дугасындагы Мәгълүм сугышлар башланган көннәрдә ул партия сафларына кабул ителә һәм офицер-артиллерист сыйфатында Кенигсбергка кадәр барып җитә. Фронттагы батырлыклары өчен Б. Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
1945 елның декабрендә армиядән кайткач, Б. Гыйззәт Татар дәүләт академия театрына әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә. Шул ук елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында да укый һәм 1951 елда «Гафур Коләхметовның иҗаты» дигән Темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1953 елдан башлап ул — Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, ә 1968—1981 елларда сәнгать секторы мөдире булып эшли.
Бәян Гыйззәтнең әдәби-фәнни эшчәнлеге тулысынча диярлек татар драматургиясе һәм татар театр сәнгате белән бәйле. Аның драматургия һәм театрга кагылышлы тикшеренүләре «Егерменче йөз башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы» (1960), «Заман сулышын тоеп» (1967), «Татар совет театры» (1975), Мәскәүдә рус телендә чыккан «История татарской советской литературы» (1965), «История многонациональной советской литературы» (1972) исемле китапларда урын алган. Таҗи Гыйззәт иҗатын яктырткан монографиясе 1957 елда аерым китап булып басылып чыга. Мәскәүдә Сәнгатьләр тарихы институтында әзерләнгән «История советского драматического театра» исемле алты томлык коллектив хезмәттә дә ул, авторларның берсе һәм редколлегия члены буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан фәнни очерклары белән катнаша. Болардан тыш, Б. Гыйззәтнең драматургия һәм театр сәнгате турындагы мәкалә һәм очерклары төрле җыентыкларда, әдәбият һәм театрга бәйле белешмә-энцик-лопедияләрдә, көндәлек матбугат битләрендә күпләп басылган. Г. Камал, Г. Коләхметов, Г. Кариев, К. Тинчурин, М. Фәйзи, X. Әбҗәлилов, Г. Кутуй, һ. Такташ, Г. Насрый һ. б. бик күпләргә багышланган иҗади портретлар, аерым әсәр яки спектакльләр турында рецензияләр, сәнгатьнең бүгенге актуаль мәсьәләләрен күтәргән тәнкыйть мәкаләләре — болар һәммәсе Бәян Гыйззәтнең, галим һәм тәнкыйтьче буларак, иҗат активлыгы турында сөйлиләр.
Фәнни иҗат өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Б. Гыйззәт КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы һәм «Хезмәттәге батырлык өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә» медале белән бүләкләнгән. Ул — 1957 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

XX йөз башында татар әдәбияты: Очерклар. — Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 385 б. 5000. Г. Халит һәм X. Хисмәтуллин белән бергә язылган.
Драматург Таҗи Гыйззәт. — Казан: Таткнигоиздат, 1957.— 110 б. портр. 3000.
Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбиятыбыз турында.— Казан: Таткит-нәшр., 1967.— 204 б. 4000. Ф. Мусин һәм 3. Мәҗитов белән бергә язылган.
Гафур Коләхметов. (1881—1918): Тормышы һәм иҗат юлы турында кыс-кача очерк. (Тууына 100 ел тулу уңае белән).— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 40 б., портр. 1500.
История татарской советской литературы. — М.: Наука, 1965.— 578 с. 3500. Авт.: Б. Гиззат, Н. Гиззатуллин, X. Хайри, Г. Халит.
Гафур Кулахметов (1881—1918): Очерк жизни и творчества. К 100-летию со дня рождения. — Казань: Таткнигоиздат, 1981. —40 с, портр. 1500.

Аның турында

Гайнуллин М. Әдәбият һәм сәнгать белгече. — Казан утлары, 1968, № 7, 132—133 б. Тәнкыйтьче дустыбыз. — Соң. Татарстан, 1968, 16 июль. Авт.: Ф. Иль-ская, Ф. Халит ов, Р. Ишморат һәм X. Сәлимҗанов. ИляловаИ. Әдәбият, сәнгать солдаты.— Татарстан яшьләре, 1968, 18 июль. Ишморат Р., М ә х м ү т о в һ. Бәян Гыйззәткә 60 яшь. — Казан утлары, 1978, № 7, 187—188 б. Мәхмүтовһ. Тынгысыз галим. — Татарстан яшьләре, 1978, 15 июль. Халитов Ф., АрслановГ. Иҗат дәрте белән янып. — Соц. Татарстан, 1978, 13 июль.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013