|
Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдиноңа 1956 елның 20 октябрендә Татарстан АССРның Аксубай районы Карасу авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда Карасу сигезьеллык мәктәбен бетергәннән соң, Ивано-вога китеп, һөнәр училищесына укырга керә, училищены тәмамлагач, шул шәһәрдәге туку комбинатында эрләүче булып эшли. 1973 елда Казанга күчеп, төзелеш трестларының берсенә маляр-штукатур булып урнаша, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1976—1981 елларда Н. Гыйматдинова — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Университетның журналистика факультетын тәмамлап чыкканнан бирле ул ВЛКСМ өлкә комитеты каршында оештырылган республика әдәби түгәрәкләре җитәкчесе булып эшли. Н. Гыйматдинова—1984 елдан КПСС члены.
Н. Гыйматдинова проза жанрында иҗат итә. Аның беренче хикәяләре («Йолдызлы кичтә», «Таңсылу») 1974 елда «Азат хатын» журналы һәм «Идел» альманахы битләрендә басыла. Аннан соң республика газета-жур-валларында эшче-яшьләр тормышыннан алып язылган бер төркем хикәяләре һәм «Китмә, улым» (1977), «Су хикәяте» (1978) исемле лирик повестьлары, ә 1981 елда аерым җыентыгы дөнья күрә. 1983 елда яшь прозаикның, студентлар, авыл яшьләре тормышына багышланган яңа повесть һәм хикәяләре хупланган «Бердәнберем» исемле икенче китабы басылып чыкты.
Н. Гыйматдинова, язучы буларак, үз әсәрләрендә замандашларының:, бигрәк тә яшь кешенең тормышчан образларын тудырырга, катлаулы язмышлар аша аның рухи дөньясын ачарга омтылуы белән кызыклы. Н. Гыйматдинова — 1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986
|