Бүген Әдипләр: Алмаз Гыймадиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алмаз Гыймадиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Дамир Гыйсметдин
Aлмаз Гыймадиев
Aлмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетның дүртенче курсында укыганда республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Сабантуй» редакциясенә хәбәрче булып эшкә урнаша. Университетта укуын тәмамлагач та шул газетада 1996 елга кадәр эшләвен дәвам иттерә. 1996-1997 елларда Татарстанның Әтнә районы хакимиятендә мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1997 елдан «Казан утлары» журналында: әүвәл редакциянең бүлек мөдире, 1998 елдан җаваплы секретарь вазифаларын башкара. А.Гыймадиев бала чагында ук хикәяләр, әкиятләр язу белән мавыга, мәктәптә укыганда аерым язмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла башлый. Актив иҗат эшенә кереп китүе үткән гасырның туксанынчы елларына туры килә. 1997 елда аның балалар өчен кырыклап шаян хикәясен үз эченә алган «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы, 2000 елда «Хуш, Там-чыгөл!» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Шушы ике җыентыгына тупланган әсәрләре өчен ул 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була. Алга таба, үзенең иҗат офыкларын киңәйтә барып, соңгы елларда А.Гыймадиев яшь укучыларына янә ике китабын — «Без андый малай түгел!» (2005) һәм «Ниязның рекордлар китабы» (2006) дип аталган хи-кәя-повесть җыентыкларын бүләк итә. Моннан тыш язучы иҗатыннан аерым хикәяләр «Хәтер» нәшриятында чыккан «Татар балалар әдәбияты» (2003) һәм Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Балачакта калабыз» (2004) исемле күмәк җыентыкларда да лаеклы урын ала.
А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта — мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кыр-ларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә. Ул 2007 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
А.Гыймадиев — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр: балалар өчен шаян хикәяләр. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1997. — 78 б. — 10000 д.
Хуш, Тамчыгөл!: повесть, хикәяләр, скетчлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 1126. —5000 д.
Без андый малай түгел!: повесть, шаян хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. —1846. —1000 д.
Ниязның рекордлар китабы: шаян хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 806. —3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА Ихсанова Л. Уңышлар сиңа, каләмдәш! // Шәһри Казан. — 1997. — 8 авг.
Баттал Ф. Бер атуда ике куян // Ватаным Татарстан. — 1997. — 12 нояб.
Ихсанова Л. Беренчесе // Ватаным Татарстан. — 1998. — 11 февр.
Ихсанова Л. Бала күңеле пыяла // Шәһри Казан. — 2001. — 27 апр.
В ә л и е в М. Алмагачлар чәчәктә // Казан утлары. — 2001. — № 4. — 145-153 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013