Бүген Әдипләр: Азат Гыйльми
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-Әлфис ГаязовCY.ru

Азат Гыйльми

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Рәхимә Габделганиева Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Рөстәм Гайнетдинов Мөслимә Гайнетдинова Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Атлас Галимов Габделхак Галимов Нәкыйп Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Шаһидә Галимова- Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Гүзәлия Галләмова- Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Резеда Ганиева Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фәүзия Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Зәкия Гарифуллина Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Кадрия Гатина Римма ГАТИНА Флера Гатина Атлас ГАФИЯТОВ Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлзилә ГАФУРОВА Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Гафифә Гаффарова Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Нәфис Гәрәйшин- Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Ләйсән Гәрәева- Лилия Гәрәева Миләүшә Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина Лилия Голымова "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Флүзә Григорьева Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Расиха Гыйльфанова Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Азат Гыйльми Азат Гыйльми (Азат Гыйльметдинов) Татарстанның Мөслим районы Торыш авылында туып үскән. Табигать турында язарга ярата.

Сепарат кыйсасы

Чын хикәя

Авыл җирендә терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китерүе дә кыен. Аеруча сыер малы авыл кешесенең төп туендыручысы санала. “Сыерлы көнең – сыйлы көнең”, дигән әйтем татар халкында юктан гына барлыкка килмәгәндер. Ләкин ул сыйның табынга килеп ирешкәнче авыл кешесенә никадәр борчу - мәшәкать кичәргә күпме тырышырга туры килгәнен мал асраган кеше үзе генә беләдер. Мин бу язмамда бозаудан алып, сыер булып өлгереп җиткәнче узган өч ел вакытны һәм шул чорда куелган хезмәт турында сөйләп торуны кирәк, дип санамыйм. Сыер бозаулаганнан соң берәр атна үтеп, угызы аерылып беткән, чиста, күбекләнеп, пары чыгып торган сөтне савып алып кергәннән соң башланган техник процесс турында сөйләмәкче булам. Чиләк тулы сөтне өстәлгә кертеп утыртуны, эшнең яртысы гына үтәлгән, дияргә була. Әлбәтттә, булган сөтнең күпмесендер бозауына эчерергә яисә сөт җыючыга тапшырырга мөмкин. Сүз дә юк, күпләр шулай эшли дә. Чөнки сөт сату авыл кешесенең көндәлек керем чыганагы булып исәпләнә. Ә бит сыер асрап сөтсез, яки майсыз - каймаксыз чәй эчеп утыру да дөрес булмас иде. Көндә булмаса да, ара-тирә катыгын да капкалыйсы килә. Җәйге кызу көннәрдә ачы катыктан тешләрне камаштырырлык кое суы белән әйрән ясап эчү сусавыңны гына басып калмый, кәефеңне күтәрә, эшкә дәрт өсти. Бәйрәмнәрдә яисә берәр аш мәҗлесенә катыкны куе сөттән әзерләсәләр, гадәти көннәрдә исә аертылган сөттән оеталар. Ә сөтне аертыр өчен сепарат (китапча – сепаратор) кирәк. Менә шуннан соң гына сөт эшкәртүнең техник процессы башлана. Үземне белә башлаганда безнең 1960 елда чыккан кул белән әйләндереп аерта торган сепарат бар иде. Ул хәзер дә исән - сау һәм төзек хәлдә. Бәләкәй чакта ул сепаратны күп әйләндерергә туры килде. Еш кына “син аерт та, син аерт” дип энем белән бәхәсле каршылыкка тарыган чаклар да булгалады. 2 сыерның сөтен аертып бетергәнче гомергә май яки каймак (безнеңчә сөтөсте) ашамасам да, риза дигән чаклар еш була иде. Хәзерге акыл белән фикер йөртеп карыйм, ул сепаратка рәхмәттән башка сүзем юк. Ул безнең гаиләне сөтөсте, май, катыктан өзмәде. Шул сепаратны аертырга утырган саен (көндә булмаса да, шактый еш туры килә иде) башка иң беренче, ничек итеп бу агрегатны механикалаштырырга икән, дигән уй килә иде. Шул максаттан төрле редукторлар да юнәттем. Иске кер юу машинасының моторын ремонтлап, әзерләп куйдым. Ләкин бу хыялны тормышка ашырырга насыйп булмады. Ул вакытта сатучы булып эшләүче апам, кайдадыр туры килеп, электр сепараты алып кайтты. Җитмешенче еллар азагында аның ише көнкүреш куллану товарлары табу сирәк күренеш булып истә калган. Бу сепарат өчен иң куанганы, мөгаен, мин булганмындыр. Ләкин бу куаныч бик кыска гомерле булып чыкты. Баксаң, бу чын сөтөсте чыгара торган сепарат булмаган, ә бары тик куе сөтнеке, ягъни ”сливкоотделитель” икән. Төн йокыларымны калдырып, тегеләй дә итеп карыйм, болай да боргалыйм, ләкин күпме генә тырышсам да, моннан чын сөтөсте чыгара алмадым. Күз күргәннәрдән сорашканнан соң, икенче бүкән кирәк булуы ачыкланды. Кулныкын куяр идем, тарелка тишегенә сыймый. Минем өчен тагын баш вату чоры башланды, чөнки һич кенә дә кул белән әйләндереп утырасы килми. Бу юлларны укыганда бәлки кайберәүләрдә бу гел сеперат кына әйләндереп утырган икән, дигән фикер туарга мөмкин. Алай ук түгел. Көн дә булмаса да, атнага бер яки ике туры килгәндер. Әткәй-әнкәй көне буе колхоз эшендә. Апалар мәктәпне бетереп чыгып киттеләр, энекәш бәләкәйрәк. Әнә шул бер-ике ел эчендә булган хәлләр бу. Төннәрен йокламыйча уйлап ята торгач, ниһаять, тегенең бүкәнен электрныкына кую җаен таптым. Шуннан соң гына җиңел сулап куйдым.

Бу вакыйгага 30 еллап вакыт үтте. Шуңа да карамастан, кулныкы белән электрныкын берләштереп ясалган бу сепарат бүген дә сафта, бүген дә безгә хезмәт итә. Әлбәттә, бу дәвердә ватылмыйча гына тормады. Ватылса да, тиз арада төзәтеп кую җае чыга иде. Сепарат искерде, бөтенләй сафтан чыгып туктаганчы дип, моннан ике ел элек икенчене алырга булдык. Яңа, заманча сепарат алырга дип, шуның ише көнкүреш кирәк - яраклары белән сәүдә итүче эшмәкәр абзый янына килдем. Бу абзыйның сәүдә өстәлендә карап торышка бик матур электр сепараторы утыра. Сөт казаны да безнекеннән зуррак. Җитештерүчәнлеге дә югары булырга тиеш моның, дигән уй күңелгә якты өметләр бөркеп узып китә. Өстәвенә тавышы да көчле түгел – бал корты безелдәгән кебек кенә икән. Сатучы абзый моның моторын да уңай яктан бәяли: яңа төр синхрон двигатель, электрны аз ашый, тавышсыз һ.б һ.б. Ниһаять, безгә 30 елга якын “тугры” хезмәт иткән искесен “лаеклы” ялга чыгарабыз дип, бу яңага зур өметләр баглап сепаратны сатып алдым. Алган чакта:

– Гарантиясе күпме соң моның?– дип кызыксынасы иттем.

–Өч ай – диде, абзый күзгә туры карап.

–Ә нишләп бик аз?

–Нишлисең, без билгеләгән срок түгел. Безгә гарантияне шулай куярга куштылар,–ди бу күзен дә йоммыйча.

–Гадәттә электр товарларына бер елга бирәләр түгелме соң?–дигән сорау һавада эленеп торганнан соң, иртәнге томан шикелле эреп юкка чыкты. Ни эшләмәк кирәк, матур сепаратны, матур тартмасына салып кулга тоткач, кире куеп булмый бит инде, аллага тапшырып, киттем кайтып.

Өйдәгеләргә сепаратны корып күрсәтеп, аңлата-аңлата беренче казанны аертып биргәннән соң, бу “чудо” техникага озын-зак “гомерләр” теләп, тормышыбызны дәвам иттек. Сепаратка чыннан да сүз әйтерлек түгел. Искесенең тавышы өйдән ишегалдына ишетелеп торган булса, монысы матур гына безелдәп утыра. 10-15 литр сөтне ун минут дигәндә куе сөтөсте белән сыек сөткә аерып та бирә. Ләкин безнең бу бәхетебез озакка бармады. Өч айлык гарантия срогы үтеп 22 көн дигәндә, безнең сепарат эшләп торган җиреннән, күңелләргә шом салып, аертмас булды. Моторында ниндидер тавыш барлыкка килде, әкрен әйләнә башлады. Эшмәкәр агай гарантияне өч ай гына куйса да, китабында бер ел диелгән. Бәлки сатучы абзый, шаярткан гынадыр, чынлап та бер елдыр, дигән кысыр өметләр белән, бу матур сепаратны кире тартмасына тутырып базарга киттем. Абзыйга, өмет тулы мөлдерәмә күзләр белән карап, йомшак кына итеп хәлне аңлаткач:

–Моның гарантия срогы чыккан, мин берни дә эшләтә алмыйм,–диде.

–Соң, мәйтәм, китабында 1 ел дип язылган бит, алыштырып кына булмыймы соң?– дим өстәлендә кукыраеп утырган нәкъ шундый ук икенче сепаратка ымлап.

–Ул гарантия заводныкы, без аның кадәр гарантия куя алмыйбыз. Заводына алып барсаң, алыштырып бирерләр,–ди бу прилавка артында нәрсәдер чокынып. Әйтүе генә җиңел. Заводы Әлмәттә яисә Чаллыда булса, алып та китәр идең, түгел шул Украинаның Запорожье шәһәрендә җитештерелгән диелгән китабында.

–Син үзең алып барып алыштырып кайта алмыйсыңмы соң?– дим могҗиза көткән өметле күз карашларым белән.

–Юк. Без анда чаклы бармыйбыз.

–Хәзер нишләргә инде миңа?–дип сорыйм тегеннән, өметсезлеккә бирелә башлаганны сиздермәскә тырышып.

–Гарантиясе чыккан бит, ачып карарга кирәк. Бәлки ремонтлап буладыр.

Шунда базарда ук сүтеп тә аттым. Мактаулы яңа тип синхрон двигательнең өске подшипнигы таралган. Моның сәбәбе дә гади, мае булмаган. Ябык типтагы, бармак башы чаклы бу подшипникка шырпы башы кадәр май җитәр иде, югыйсә. Әллә бу өч айдан артык эшләмәсен өчен махсус шулай эшләнәме?! Сепарат бит ул авыл халкы өчен кирәк. Ә авыл кешесе гадәттә тыйнак була. Үз хокукларын кайда да булса даулап йөрергә аның вакыты да, мөмкинлеге дә чикләнгән.

Җитештерүчегә дә, сатучыга да уңайлы бит. Өч ай ярым, дүрт ай эшли дә, ватылгач, килеп яңаны ала. Алмас иде, авылда сепаратсыз булмый. Бер электрныкына өйрәнгәч, кул белән әйләндереп утырасы килми. Менә кайда ул табыш! 3-4 ай саен 3-4 мең керә дә тора. Ләкин бер авыз пешкәч, алай тиз генә икенчене аласы килми икән шул. Шуңа да моны ремонтлап карарга кирәк, дигән карарга килдем. Сатучының үзендә аңа ярашлы подшипник булмады. Аны Чаллының “Гараж–500” базарыннан табып алып кайттым. Яхшылап майлап җыеп куйгач та эшләп китмәде бу. Әйләнә, ләкин әкрен. Бер белгечкә күрсәткәч, якоре бәргән моның, диде. Башны иеп тагын базарга килдем.

–Подшипник табып куйдым, барыбер юньләп әйләнми, якоре бәргән бугай,–дим, гаепле бала кебек аска карап.

–Мин нишләтим соң? Миндә якорь юк. Извини брат, үзең берәр җирдән тапсаң гына,–диде дә, кибетенең арткы ишегеннән чыгып китте бу. Эшмәкәр әйткән “берәр җирдән” ике ел эзлибез инде, ләкин аңа ярардай якорь дә, алмаштырып куярдай двигатель дә табылмады. Өйдәгеләр дә тынычландылар, бик борчылмыйлар хәзер. Өч ай 22 көн ял итеп алган үзебезнең иске сепаратыбыз белән аерталар сөтне. Намаз карчыгы әнкәй:

–Икәү бергә картайдык, минем гомергә түзсәң генә ярар иде,– дип догасыннан калдырмый яраткан сепаратын. Ватылып, көе киткән чакларында гына тегесен исенә төшергәли. Ул вакытларда шундый брак ясаучыларына да, аның ишене алып кайтып сатучыларына да “өлеш” чыга.

Сәүдәгәрлек итү – татар халкына хас шөгыль. Ләкин бу шөгыльдә гаделлек, бер - береңә карата кешелеклелек сыйфатлары өстенлек алсын иде. Ә сатучы абзый кайчанда булса минем сепаратка мотор табып бирәм, дип ышандыра...

Вожак белән узышу

Ул елны көз коры һәм матур килде. Сирәк кенә карлы яңгырлар явып үткәләсә дә, көз үзенең тотрыклылыгын дәвам итте. Декабрь ае якынлашып килүгә карамастан, кар юк. Шуңа да, авылда көтүләр дә йөрүдән туктамады. Көзнең озак, әйбәт торуы, колхоз атлары өчен дә уңай булды.

Басу-кырларда игеннәрне җыеп алганнан соң, аларны бүлегә җибәрәләр иде. Кырларда атларга ашарга калмагач яки басулар сөрелеп беткәч, аларны урманга да куалар иде. Ат караучы Мөҗәһит абый белән әткәй аларны башта алмашлап көн дә алып кайтып йөрсәләр дә, соңга таба карап-барлап кына кайта торган булдылар. Табигать үзенекен эшләми калмый. Декабрьгә аяк басуга кар ява башлады, бураны да чыкты. Шимбә көнне кичке якта башланган буран атна буена сузылды. Бөтен җир ап-ак булды, күп урыннарны кар көртләре басып китте. Атларны эзләп алып кайтырга, дип киткән Мөҗәһит абый көне буе йөрсә дә, аларны таба алмыйча кайткан. Икенче көнне үзенең күк биясенә атланып, әткәй китте урманга ат эзләргә. Без мәктәптән кайтканда да әле әткәй күренми иде. Караңгы төшкәнче йөрсә дә, ул да атларын таба алмыйча кайтып керде. Башта алмашлап та, соңыннан икесе ике якка чыгып эзләп карасалар да, атларны таба алмадылар. Туктаусыз яуган кар катыш буран, булган эзләрне дә күмеп бетереп бара иде. Якын-тирә авылларга да барып, сораштырып кайттылар, ләкин безнең авылның атларын күрүче дә, белүче дә булмаган. Атна буе эзләп тә табылмагач, барыбыз да борчыла башладык. Борчылмаслык мени, 60 ка якын ат җир йоткандай юкка чыксын әле?!

Шимбә көнне мәктәптән кайтканда Наил белән иртәгә ат эзләргә үзебез барабыз дип сөйләшеп кайттык. Наил – Мөҗәһит абыйның малае, 8 класста гына укыса да, атта оста йөри, тәвәккәллеге бар. Безнең бәхеттән ял көне чалт аяз иде. Җәй көне үзебез атланырга өйрәткән атларга – Наил – Лачынга, мин Бурлы исемле айгырга атланып, иртән-иртүк ат эзләргә чыгып киттек. Якын-тирәдәге урманда атларның юклыгын белгәнгә күрә, туры Мунчала буасына барырга булдык. Безнең ял иткән тук аргамакларыбызны тыяр хәл юк, алар очарга әзерләнгән кош кебек, талпынып-талпынып куялар. Урманның туры юлына чыгуга, без атларыбызны үз ирекләренә куйдык, шуны гына көткәндәй, алар җәядән атылган ук кебек алга очтылар. Мунчала буасының тирән чокырларын, ул тирәдәге яланнарны карагач, урман эчләп кенә Бикмәч урманына чыгарга булдык. Биек тау сырты буйлап сөйләшә-сөйләшә барганда кинәт Наилнең аты сөрлегеп китте һәм туктап калды. Урманда кар шактый калын булганлыктан, игътибар итмичә калганбыз, баксаң без нәкъ бурсык оялары белән чуарланып беткән урынга барып чыкканбыз икән. Безгә кергән эзебездән кире чыгып, бу урынны урап үтмичә чара калмады. Урман эчендә әйләнгеч юллардан шактый йөрелде. Николай абыйның умарталыгына да кереп чыктык. Ләкин атларның эзләре дә, үзләре дә очрамады.

Кар явудан туктаганга бер генә көн үтсә дә, урманда җәнлек эзләре, аеруча поши эзләре, шактый күренә иде. Бер ешкынлык яныннан үткәндә, безнең атлар кинәт башларын югарыга күтәреп, шомыраеп туктап калдылар. Юлдан 50-60 метр читтә генә бер көтү поши яткан булган, безне күрүгә алар торып бастылар. Куаклар арасыннан безгә карап торган эреле-ваклы 14 поши санадык. Без аларны башта атлар дип куанып та куйган идек әле. Бер-ике минутлап торганнан соң, пошилар әкрен генә урман эченә кереп югалдылар. Бу яктагы урманда атларның булмаганлыгына тәмам ышангач, без басу аша икенче якка чыгарга булдык. Урманнан чыккач бер мәлгә безнең күзләр камашып торды. Басудагы аклыкка хәйран калырлык иде. Бөтен җир ап-ак, кар өсте кояш нурларында җемелдәп тора. Без басу буйлап сузылган уйсулыктан аска таба төшеп киттек. Ђрәмәлеккә якынлашып килгәндә, каршы як тау итәгеннән басуга бер зур гына хайванның менеп килгәнен абайлап алдык. Күңелләрдән атлар түгел микән, дигән яшерен сөенеч узса да, без аның ат түгел, ә зур гәүдәле ялгыз поши икәнен бик тиз чамаладык. Тавышланмаска тырышып, әрәмәнең бу ягыннан пошины күзәтә башладык. Ул ашыкмый-кабаланмый гына, тояклары белән карны чокыштырып, чемченеп йөри. Ул яктагы басуда берәр урылмый калган үлән мазар булды микән, кар астыннан үсемлекләр күренеп тора. Поши бездән 100-150 метрлап ераклыкта булса да, аның башындагы ике якка тырпаеп торган зур мөгезен дә күрдек. Димәк, бу гади поши түгел, ә өер башлыгы, ягъни, русча итеп әйтсәк – вожак була. Һәм без аңа үзебезчә Вожак дип исем кушып та куйдык.

Шул вакыт минем башта бик тәвәккәл бер уй барлыкка килде: каршыдагы урманга чаклы бер чакрымлап ара бар, әгәр дә без пошиның артына төшеп, аны урманга таба чабарга мәҗбүр итсәк, искитмәле узыш булачак. Бу турыда Наилгә әйткәч, башта икеләнеп калса да, яңадан риза булды. Шуннан соң без чокыр эченнән генә поши менеп киткән урынга барып җиттек. Атларыбызны атлатып кына тау сыртына күтәрелеп, басуга чыктык. Поши бездән 70-80 метрлап ераклыкта булып, арты белән торганлыктан, башта безне күрмәде. Алдан сөйләшкәнчә, икебез ике яктан әкрен генә аңа якынлаша башладык. Бераз баргач, ят хайван күреп минем Бурлы айгыр пошкырып куйды. Шулчак безнең Вожак бөтен гәүдәсе белән кинәт кенә читкә сикерде, аннары безгә каршы борылып басты. Мин кулны өскә күтәреп, Наилгә туктарга куштым. Бу табигать могҗизасын болай якыннан күрү беренче тапкыр иде. Ул зур гәүдәле, ике якка тармакланып киткән, һәр ягына сигезәр чатлы зур мөгезле горур башын югары күтәреп, үзенең бездән курыкмаганлыгы һәр күзәнәгеннән беленгән килеш басып тора. Аның зур күзләре очкынланып яналар, таза гәүдәсенең кара-кучкыл озын йоннары кояш нурларында җемелдәп ялтырыйлар. Озын аякларының аскы өлешләре ак төстә, кар аклыгы белән тәңгәл килеп, ерактан бик күренмиләр дә. Уң як мөгезенең иң өстәге бер чаты киртле-киртле булып сынып төшкән иде. Бу аның үз биләмәсе яки үз өере өчен көрәшләрдә катнашканын күрсәтеп тора. Бу поши чын мәгънәсендә исеме җисеменә туры килеп торучы Вожак иде. Берничә минут карашып торганнан соң Вожак кырт борылды да, урманга таба бармыйча, кыйгачлап әрәмәгә таба төшә башлады. Шунда мин аның каршына төштем. Ул салмак кына юыртап барган уңайга сулга каерды, ә анда аны Наил каршы алды. Шулай итеп, без аны урманга таба юнәлдердек. Поши әкренләп адымын кызулата төште. Без, аны бик куркытмаска тырышып, артыннан ияреп барабыз. Бара торгач, басуның яртысына җиттек. Урманга 400-500 метрлап кына калып килә. Хәзер инде Вожак читкә каерырга тиеш түгел. Моңа кадәр атны тыеп барган булсам, әкренләп тезгенне бушата төштем. Шуны гына көтеп баргандай, Бурлы айгыр Вожак артыннан алга ыргылды. Сабантуйларда узыша торган затлы юртаклар шикелле, поши безнең алдан матур адымнар белән башта юыртып барды, ә инде аралар якыная башлагач, сикереп чабуга күчте. Баштагы куркусызлык хисе үзенең артыннан тузып калган кар бөртекләре һавада таралып беткән кебек, юкка чыкты, күрәсең. Күңелем белән сизеп барам, Вожак безне үзен эзәрлекләүчеләр, дип уйлый, һәм ул бездән бары тик үзенең озын җитез аяклары ярдәмендә генә качып котыла алачагын тоемлый булса кирәк. Ул үзен саклаучы да, туендыручы да булган урманына ашкына-ашкына чаба башлады. Ђ безгә нәкъ шул кирәк тә. Аның аяк асларыннан күтәрелгән кар бураны белән буталып, аяклары күренми дә, әйтерсең лә ул билгеле бер биелектән гәүдәсе белән һавадан очып кына бара. Поши артыннан күтәрелеп калган кар бөртекләре биткә сыланалар, күзләргә кереп карашны томалыйлар. Салкынча кышкы һава ат җиле белән бүрек колакчыкларыннан кереп, колакларны чеметтереп ала. Ләкин безнең гадәти булмаган ярыш дәрте белән кайнаган күңелләребез ул суыкны сизми дә. Сул яклап, 5-6 адымнар арттарак кар бураннары туздырып, Лачын белән Наил оча. Вожакны узып китәргә теләп, атны уңгарак каерам. Аның киң борын тишекләреннән салкын һаваны ярырдай булып пар бөркелә. Кызганнан-кыза барган узышны дәвам итү исәбе белән, пошины узып китеп каршына төшәргә атымны куалыйм. Ләкин бу максатны тормышка ашырып булмаслыгын эчке бер тоемлау белән чамалыйм, чөнки Бурлы айгыр үзенең иң югары тизлеге белән чабуына карамастан, Вожак белән безнең аралар якынаю гына түгел, ә киресенчә һаман ерагая бара иде. Урман зур тизлек белән безгә таба үзе килгән кебек тоела. Ђ безнең Вожак диңгез дулкыннарында тирбәлә-тирбәлә корабтан атылган торпедо шикелле туп-туры барды-барды да, атылган ук кебек очып урманга кереп тә китте. Ђгәр дә бу тизлек белән килгән уңайдан без дә урманга кереп китсәк, атым беренче очраган аркылы агач ботагына абынып егылачак, ә мин үзем агач ботагына эләгеп калачак идем. Шуңа атны тыя төшеп, кыйгачлап урман буйлап чабып киттем. Миңа Наил дә иярде. Безнең күңелләр шат иде. Табигатьнең гүзәл могҗизасы булган горур өер башлыгы Вожакны ихтыярыбызга буйсындырып, үзебез белән узышырга мәҗбүр итә алдык. Ђлбәттә, ул сынатмады. Аны узып китү мөмкин түгел иде. Ул үзен иркен табигатьнең җиңелмәс бер гүзәл заты итеп күрсәтте. Романтикага ашкынган яшүсмер күңелләребезгә, мәңге истә калырлык юаныч бирүең өчен, рәхмәт сиңа, Вожак! Моннан соң да, үз киңлекләреңдә исән йөр.

Атларыбызны тынычландырып, үзебез белән булган ризыкларны капкалап алганнан соң, урман почмагындагы иске юлдан, без тагын урманга кереп киттек. Краснояр урманын кайтканда карарбыз, дип күңелләребездә шик калмасын өчен, башта Вәрәшбаш урманына каерып, сул якка киткән юлга борылдык. Бу юлдан күптән кеше үтмәгәнлеге күренеп тора: бик күп аркылы ауган, күбесе череп бетеп барган агачлар ята. Авырлык белән бара торгач беленер-беленмәс булып барган юл, тора-бара бөтенләй бетте, һәм без зур чокыр янына килеп чыктык. Урманның эченәрәк керү өчен, безгә аны аркылы чыгарга туры килде. Тау астында да, икенче як сыртта да, яңа яуган кар кабан дуңгызлары эзе белән чуарланып беткән. Кайбер урыннарны җир эшкәрткәндәге кебек, сөреп бетергәннәр. Шулай әкрен генә атлый торгач, уңдарак яктылык күренгән кебек булды. Бара торгач без зур аланга килеп чыктык. Бу алан, печәне чабып алынган нарат посадкасы иде. Биегрәк үскән нарат араларында кар юкарак яткан урыннарда без ат эзләрен шәйләп алдык. Бу безнең өчен әйтеп бетерә алмаслык зур сөенеч иде. Димәк, без дөрес барабыз, атлар бу аланда булганнар, димәк, алар бу урманда булырга тиешләр.

Кояш баю ягына борылып, офыкка якынлашып килүгә дә карамастан, безнең күңелләр күтәрелеп китте. Бу аланга керү-чыгу юлы булырга тиешлеген чамалап, икебез ике яктан, әйләнеп узарга булдык. Озак та үтмәде Наилнең сызгырган тавыш ишетелде. Атымны чаптырып аның янына килеп җитүгә, ул юл буенда елмаеп басып тора. Елмаймаслыкмени, урман эченә кереп киткән юлда, тапталып беткән ат эзләре ярылып ята иде. Без шул эзләр буйлап алга очтык. Бу зур сөенечтән күпме барганны да хәтерләмим, бара торгач без, тирә-ягын зур агачлар белән әйләндереп алган, үзе артык зур булмаган, бик матур түгәрәк аланга килеп чыктык. Атта чапкан чакта, салкын җилдән чыккан күз яшьләренә безнең сөенеч яшьләре дә кушылды: менә алар! Айлар буе иректә туйганчы яшел үлән ашап матураеп, көрәеп беткән алтмышка якын атыбыз ялан тутырып утлап йөриләр. Араларында ятып торганнары да бар, алар безне күрүгә сикереп тора башладылар. Күренеп тора, атлар яртылаш кыргыйланып беткәннәр, ялгыш берәр кискен хәрәкәт ясауга шунда ук чабып китәргә әзер торалар. Минем шикләнүем урынлы булып чыкты, без әкрен генә ике яклап артларына төшәбез дип бара башлауга, алар өерелеп, каршы як урманга кереп чаптылар. Алар артыннан чаба башлаганчы, мин уң яклап безнең якка таба юл барлыгын шәйләп калдым. Урман эчендә аларны узып китү мөмкин түгел иде, артларыннан ияреп барырга туры килде. Ике йөз метрлар баргач, зур басуга килеп чыктык. Урман эче дә, басу да ат тоягы эзләре белән чуарланып беткән, тапталган кар астыннан, уҗым басуы икәне беленеп тора. Димәк, безнең атлар басуга чыгып, уҗым ашаганнар да, теге матур яланга кереп ял иткәннәр булып чыга. Америка мустанглары шикелле иркендә йөргән атлар таза, көр сыртларын уйната-уйната, койрыкларын өскә күтәреп, пошкыра-пошкыра кар бураннары туздырып басу буйлап аска таба чабалар. Наилгә көтүнең артында калырга кушып, үзем алга чыгарга теләп, атымны куалыйм. Тамырларыннан токымлы ат каны аккан Бурлы айгырга көтүне узып китү әллә ни авыр булмады. Ләкин, көтүнең уртасыннан үткәнлектән, атлар икегә аерылып, бер өлеше сул якка, кире урманга таба чаба башлады. Бик күп сабантуйларда бәйге тоткан Күк биянең баласы булган Лачын белән Наил аларны бик тиз куып җитеп, кире бергә куша алды. Айлар буе иректә йөргән атлар кайту юлын оныткан булырга тиеш икәнен чамалап, аларның алдына чыгып, үз артымнан ияртү иде максатым. Көтүне узып киткәндә, миңа безнең авылга бик күп асыл колыннар бүләк иткән Туры биянең баласы, үзе дә әнисе кебек кызгылт төстә булган бер тай иярде. Бу җыйнак гәүдәле матур айгырга без Ялкын дип исем дә кушкан идек әле. Ул, минем Бурлы айгыр белән узышырга теләгәндәй, терәлеп диярлек кырдан чаба. Ялкынның миңа иярүенең файдасы тиде булса кирәк, атлар күндәм рәвештә безнең арттан чаба башладылар. Басуда зур дуга ясап, кайту ягына борылам. Хәзер теге яланга кире чыгып, бая күреп калган юлга керергә исәп. Иң мөһиме – ул яланны тиз узып китәргә кирәк, чөнки атлар үз иткән урында туктап калырга мөмкиннәр. Ђлбәттә, Наилнең көтү артыннан үкчәләренә басып диярлек килүе моңа борчылырга урын калдырмый. Яланга җитәрәк атымны бөтен көчемә куам, минем уң яктан күләгә кебек ияреп Ялкын чаба, безнең арттан кичке эңгер төшә башлаган урманны тояк тавышларына күмеп ат көтүе томырылып килә. Кичке эңгердә урман эче тагын да караңгырак булып тоела, шунлыктан теге алан якты күләгә кебек күзгә чалынып кына кала. Аланны узып китеп бераз баруга тояк тавышларын күмеп, арттан Наилнең: “Борыл!” – дип кычкырганы ишетелеп куя. Яңадан сөйләве буенча, чыннан да, яланны үткәндә арттагы берничә ат аерылмакчы булганнар. Ниһаять, без юлда. Бара торган юл безне урман эчләп боргалый-боргалый йөртте дә, квартал баганасы утыртылган киң межага алып чыкты. Аннан уңга каерабыз. Атлар өстеннән кичке караңгылыкта аксыл томан булып пар күтәрелә. Алар хәзер басылдылар, баштагы кебек коерыкларын өскә күтәреп, пошкыра-пошкыра чапмыйлар. Минем Бурлы айгыр да “алҗатты” дигәндәй башын аска иде. Урман эчендә басудагы шикелле, ныгытып чабып та булмый, күп җирдән атларны атлатып кына үтәбез. Аркылы ауган агачларны еш кына урап узабыз, кар астындагы вак-төяк чокыр-чакырны да абайлап бетереп булмый. Тигезрәк җирләрне тизрәк үтәргә теләп, бераз кызулап алабыз. Урман эче күзгә күренеп караңгылана бара. Шулай кайбер җирдә әкрен генә, кайбер җирләрне кызуырак кайта торгач, алда сыек кына булып ачыклык күренә башлады. Мин атымны куалыйм, безгә күләгә кебек туры айгыр иярә, арттан ат көтүе кузгала. Без урмандагы җәнлекләрне тояк тавышы белән сискәндереп, очып диярлек басуга чыктык. Бу безнең көндез кереп киткән урын – Ольгино басуының почмагы. Басу буйлап кына аска төшәбез. Кичке кар яктысында безнең Вожак белән узышкан эзләр күзгә чалынып кала. Алда кара пәрдә элеп куйган кебек, иске базар юлына кереп китә торган юл шәйләнә. Караңгылык пәрдәсен ерып без кабат урманга кереп китәбез. Урман эчендәге караңгылыкка күз ияләшүгә ак кар яктысында юлны әле аерып була. Атлар инде бик кызу чапмыйлар, ләкин безгә туктарга да ярамый. Бөтенләй караңгы төшкәнче кайтып җитәргә кирәк. Наил 60-70 метр арттан кайта, аның белән кычкырып сөйләшеп аралашабыз.Сыртта, олы юлны кисеп үткәндә, әкрен чыгарга туры килә. Анда техника йөреп юлны ярып бетергән. Зирекле аклан тирәсен үткәндә дә юл начар, кар астындагы чокыр-чакырлар бик күренми. Җитмәсә караңгы төшеп бетте. Берничә тапкыр Бурлы айгыр абынып-сөртенеп тә алды.

Ниһаять, без алачык артына чыга торган туры юлга җиттек. Ерактан түбән очның утлары күренеп ала. Артка борылып Наилгә кычкырам:

– Ку, давай!

Кичке тынлыкны бозып, урман эче кабат тояк тавышлары белән тула.

Атларны алып кайтып утарларына япкач, үзебезнең айгырларны бүлмәләренә кертеп җибәргәч кенә, монда нәрсәләр булганын сөйләделәр безгә. Иртән иртүк китеп, караңгы төшкәндә дә кайтмагач, әнкәйләр безне эзли чыкканнар.

– Сез генә җибәрдегез, теләсә кайдан табыгыз балаларны! – дип әткәйләрне әрләгәннәр. Инде әткәйләрдә ат кайгысы калмаган. Караңгы төшеп тә без күренмәгәч, алар икесенә ике ат җигеп, безне эзләргә чыгарга җыенганнар иде. Без кайтканда пожарныйда бригадир Факил абый белән аның ярдәмчесе Мулланур абый да шунда иде. Факил абый үзенә хас сөйләм теле белән:

– Тапканнар каһәр, тапканнар каһәр, – дип йөри.

Мулланур абый исә сузыбырак сөйли, әткәйне тынычландырмакчы була:

– Әйттем бит мин сиңа, Мөгелтдин, әйттем бит. Болар югала торган малайлармени?!

Мөҗәһит абый бик сиздерергә тырышмаса да, канәгатьлеге йөзенә чыккан:

– Да-а, малайлар, куркыттыгыз бит сез безне! Менә бу караңгыда каян эзләмәк кирәк сезне? Ну, шулай да, молодцы, булдырдыгыз.

Әткәй безнең гомергә мактауга саранрак булды. Ул:

– Ярар, барыгыз кайтыгыз инде, туңгансыздыр, – дип кенә әйтеп куйды.

Әйе, безгә кайтырга кирәк. Иртәгә мәктәпкә барасы. Минем быел соңгы уку елы, имтиханнар да тапшырасы бар. Ђле өй эшләре дә эшләнмәгән. Кичке суык үзен сиздерә башлады. Урамга чыгып җиткәнче ат тире белән дымланган чалбарларыбыз катып, чаж-чож килә башлады. Урамда без Наил белән аерылыштык, ул үзләренә кереп китте, мин югары очка өйгә таба атладым. Суыкка да, алҗауга да карамастан, безнең күңелләр күтәренке иде. Айлар буе кайтмаган, атналар буе әтиләр дә таба алмаган югалган атларны табып алып кайту безнең өчен олы куаныч иде. Ә барыннан да бигрәк сөендергәне, күңелләрдә якты бер хатирә булып истә калачак вакыйга – Вожак белән узышу булды.

Бу язмамда телгә алынган өч кеше – Мөҗәһит абый, Мулланур абый, минем әткәй – мәрхүмнәр инде. Аларны искә алып язылган бу сүзләр аларның рухына дога булып ирешсен.


"Авыл утлары"


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013