Бүген Әдипләр: Мансур Гыйләҗев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мансур Гыйләҗев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Дамир Гыйсметдин
Мансур Гыйләҗев Мансур Аяз улы Гыйләҗев 1961 елның 29 гыйнварында туган.
Соңгы елларда авангард стилендә актив иҗат итүче драматург Мансур Гыйләҗевнең "Баскетболчы", "Туй күлмәге" кебек әсәрләре татар җәмәгатьчелегендә шактый көчле бәхәс тудырды: әлеге комедияләр милләткә кирәкме? Аларның фәлсәфи асылы нидә? М.Гыйләҗев "балаганнар" гына яза түгелме? Һәм башкалар.
Бервакыт сөйләшеп утырганда М.Гыйләҗев үзе болай дигән иде:
"Бүгенге көндә татар театрына яшьләрне җәлеп итү шактый авырга килә. Милләтнең йөзе, киләчәге булырдай егет-кызларның күбесе спектакльләрне өнәми, караса да, аңлап бетерә алмый. Бу - фаҗига. Шуны бераз гына булса да үзгәртим дип, заманында тирән эчтәлеккә һәм артык катлаулы фәлсәфи мәгънәгә ия булмаган "Казан егетләре"н тудырган идем. Яшьләр аны яратып кабул итте".
Әлеге сүзләрдә хаклык бар. Яшь тамашачы спектакльне карарга әзерлексез килә. Әсәрләрне аңлау, шуның нәтиҗәсендә тулы бер фикергә килү күпләребез өчен җиңел түгел. Түбән Камалылар Г.Камал театры сәхнәсендә уйнаган Һади Такташның "Җир уллары" трагедиясен карап чыкканнан соң, мин моның шулай икәненә тулаем инанган идем инде. Кайсыдыр мәктәптән килгән югары сыйныф укучыларын каршы алучы ата-аналарның: "Ничек, ошадымы спектакль?" - дигән соравына балалары: "Ярый инде. Бер мужик белән хатын, ут сүнгәч, кочаклашып биеделәр. Рәхәтләндек!" - дип җавап бирүе шаккатырды.
Мондый тирән мәгънәле спектакльне әсәр һәм, гомумән, Һ.Такташ иҗаты белән таныш булмаган яшьләрнең кара­выннан ниндидер җитди бәя көтү кирәкмидер дә. Ләкин мөгаллим кеше, театрга килер алдыннан, укучыларны трагедиянең сюжеты, проблематикасы белән мотлак таныштырырга тиеш. Әйе, күмәк барып спектакль карау, билет алып театрга кереп утырудан гына гыйбарәт булмыйча, тәҗрибәсез яшьләрне аны кабул итәргә күпмедер әзерләүне дә күздә тота.
Әйтергә кирәк, без - яшь буын - уйландыра торган, тирән мәгънәле әйберләрне авыррак кабул итәбез. Ә җиңел аңлаешлы, күп очракта, бүгенге тормышыбызга корылган уен-көлке күңелебезгә якынрак.
М.Гыйләҗев әсәрләре нәкъ менә шул "без яратканнарны" "без яратмаганнар" белән бергә кушканга, әлеге алым уңыш­лы нәтиҗәләргә китерсен өчен, чит илләр әдәбиятлары һәм сәнгатендәге кайбер үрнәкләргә еш мөрәҗәгать иткәнгә, вакыйгаларны заманчалаштырганга, төрле бәхәсләр китереп чыгара.
Ел ярымнар элек Әлмәт татар дәүләт драма театры, премьера буларак, М.Гыйләҗевнең "Туй күлмәге" комедиясен тәкъдим иткән иде. Әсәр турында фикерләр чуар булды. Үзем күзәтеп барган матбугат битләреннән мин шуларны аңладым: театр белгече Дания Гыймранова аны "үзенең рухы белән күбрәк яшьләр мәнфәгатен истә тотып" язылган дип билгеләсә, журналист Искәндәр Сираҗи "кыскасы, балаган" буларак бәяләп чыкты. Бәлки, башка төрле тәнкыйть сүзләре дә булгандыр.
Шулай ук "Туй күлмәге"нең жанры турында да шактый фикерләр яңгырады. Әсәрне комедия дип атау аның кысала­рын чикли төшә, эксцентрик (гаҗәпләндерү, шаккатыруга корылган, сәеррәк) дию дә ачып бетерә алмый, фантасмагория (хыялыйлыкка, саташуга нигезләнгән) буларак бәяләү дә дөрес­леккә туры килеп бетми. Ул күпкә катлаулырак. Биредә мәхәббәт турындагы вакыйгалар да, үзебездән җиңелчә көлү дә, бүгенгебезнең барлык аянычлы күре­нешләре дә ярылып ята. Алар гаҗәп­ләндерү, шаккатыру рәвешендә укучы-тамашачыга барып ирешә. "Әллә саташа инде бу герой", дип укып-тыңлап утырганда, үзебезнең үк шундый сыйфатларга күпмедер ия булуыбызны аңлыйсың.
Шул рәвешле, әлеге пьеса - шактый катлаулы күренеш. Алдарак искәртелганнәрдән чыгып, аның жанрын фантасмагорик-эксцентрик комедия дип билгеләсәк, бер дә ялгыш булмас.

Рамил ХАННАНОВ

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2019