Бүген Әдипләр: Илдус Гыйләҗев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илдус Гыйләҗев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Илдус Гыйләҗев
(1946-2018)

Илдус Сабир улы Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1961 елда— Урсай җидееллык, 1965 елда Чалны унберьеллык мәктәбен тәмамлый. 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. Аннан соң ике ел взвод командиры һәм рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында хәрби хезмәттә була. Армиядән кайтып, 1972-1974 еллар дәвамында Азнакай районы Карамалы авылында партоешма һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшләгәннән соң, ике ел КПССның Азнакай район комитетында парткабинет мөдире вазифаларын башкара. И.Гыйләҗев-нең шуннан соңгы хезмәт юлы шул ук райондагы күмәк хуҗалыкларны җитәкләү вазифалары белән бәйле: егерме ике ел буена ул Балтач, Чалпы, Чемодур, Туйкә авылларында колхоз рәисе, совхоз директоры булып эшли. Аннары, берникадәр вакыт «Актүбәнефть» идарәсе җитәкчесенең авыл хуҗалыгын үстерү буенча урынбасар булып эшләгәннән соң, 1990-1991 елларда КПССның Азнакай район комитетында секретарь, икенче секретарь вазифаларын башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен үз вакытында ВДНХның көмеш медале, 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, 1986 елда СССР Министрлар Советының махсус премиясенә лаек була. Ул — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1985-1990 елларда Татарстан Югары Советының унберенче чакырылыш халык депутаты. Хәзерге вакытта төп яшәү урыны — Азнакай районының Туйкә авылында.
Илдус Гыйләҗев, эш-хезмәтендә гомере буе авылны, авыл халкын кайгыртып яшәгәне кебек, әдәби иҗатында, поэзиясендә дә үзенә генә хас табигыйлек, лирик-публицистик яңгырашлы шигъри сүзе белән җир кешесенең хезмәт батырлыгына дан җырлый, ил-җир, милләт язмышы, катлаулы чор вазгыяте белән бәйләп, аның яшәү нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрен, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, гамен-борчуларын тасвирлый. «И.Гыйләҗев шигырьләре — гади, хикмәтле, табигый яңгырашлы... Шагыйрь үзенең күпме һәм нәрсә күтәрә алганын, ягъни нәрсә турында, ни өчен, кем өчен язганын яхшы белә. Ә инде күтәргәнен, көчле кулы белән тимер чөюче атлет кебек, ул егетләрчә күрсәтә, демонстрацияли дә белә», —- ди аның поэзиясе турында каләмдәше Равил Фәйзуллин.
2006 ел башында И.Гыйләҗев «Яратканга күрә» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
И.Гыйләҗев — 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы.

Илдус Гыйлаҗев. Үткәннәрдән мине эзләмә син

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җир китабы: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Мәһдиев. — Казан: Татар. кит. нәшр 1988. —796. —10000 д.
Җилкенү: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 96 б. — 1400 д.
Өмет ае: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 104 б. — 2000 д.
Серле мәгарә: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 203 б. — 3000 д.
Хак сүз: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Баттал. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 1276. —2000 д.
Чатыртау тылсымы: шигырьләр / кереш сүз авт. Н.Әхмәдиев. — Азнакай: Шәһәр басмаханәсе, 2001. — 212 б.
Яратканга күрә: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 3516. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА Афзал Г. Илдус Гыйләҗев иҗаты турында уйланулар // Маяк. — 1989. — 7 гыйнв.
Маликов Ә. Җир китабы // Соц. Татарстан. — 1989. — 7 гыйнв.
Фәйзуллин Р. Кырларда туган җырлар // Татарстан яшьләре. — 1989. — 17 гыйнв. Зарипова Ф. Гадәти туу түгел // Соц. Татарстан. — 1991. — 22 февр. Зәйдулла Р. Чатыртауда офыклар киң // Ватаным Татарстан. — 1994. — 14 гыйнв.
Әхмәт Н. Өмет ае // Шәһри Казан. — 1994. — 10 февр.
Мостафин Р. Шигъри публицистика // Казан утлары. — 1995. — № 7. — 1436.
Юныс Р. Менә шундый романс // Мәдәни җомга. — 1996. — 19 гыйнв.
Әгъләмов М. Осталыгына сокланам // Шәһри Казан. — 1996. — 19 гыйнв.
Ягъфәров Р. Мең яшә, сабакташ! // Мәгърифәт. — 1996. — 27 гыйнв.
Гаташ Р. Шигырьләрдә — туган як рухы // Ватаным Татарстан. — 2001. — 12 гыйнв.
Морат Г. Тургай моңына манылган җыр // Мәдәни җомга. — 2005. — 2 сент. засы.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018