Бүген Әдипләр: Аяз Гыйләҗев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-Әлфис ГаязовCY.ru

Аяз Гыйләҗев

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Рәхимә Габделганиева Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Рөстәм Гайнетдинов Мөслимә Гайнетдинова Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Атлас Галимов Габделхак Галимов Нәкыйп Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Шаһидә Галимова- Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Гүзәлия Галләмова- Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Резеда Ганиева Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фәүзия Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Зәкия Гарифуллина Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Кадрия Гатина Римма ГАТИНА Флера Гатина Атлас ГАФИЯТОВ Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлзилә ГАФУРОВА Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Гафифә Гаффарова Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Нәфис Гәрәйшин- Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Ләйсән Гәрәева- Лилия Гәрәева Миләүшә Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина Лилия Голымова "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Флүзә Григорьева Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Расиха Гыйльфанова Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Аяз Гыйләҗев

(1928-2002)

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 январенда Татарстан АССРның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз классын һәм Сарман урта мәктәбендә ун класс тәмамлаганнан соң (1945), берникадәр вакыт колхозда эшли, аннары ике елга якын ВЛКСМның Зәй район комитетында бүлек мөдире хезмәтендә була. 1948—1950 елларда ул — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты, ә 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда яши һәм төзелештә ташчы, бетон коючы, бригадир һәм десятник профессияләрен үзләштерә. Аннары, яңадан Казанга кайтып, университетта укуын дәвам иттерә. 1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А. Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» журналлары редакңия-сендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында проза бүлеге редакторы вазифаларын үти. 1961—1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнде.
Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. 1948 елны «Безнең хикәяләр» исемле җыентыкта яшь авторның «Ян, Учагым, ян!» исемле лирик рухтагы беренче хикәясе басылып чыга. Ләкин аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан гына башлана дияргә мөмкин. 1956— 1960 еллар арасында «Чаян», «Азат хатын», «Ялкын», «Совет әдәбияты» журналларында, республика газеталарында язучы өч дистәгә якын хикәя, фельетон, мәкалә һәм үзенең беренче күләмле әсәрләреннән — сугыш чоры авылы яшүсмерләре тормышына багышланган «Дүртәү» исемле повестен бастыра. оер үк вакытта ул драматургиядә дә иҗади сәләтен күрсәтә. Татар дәүләт театры сәхнәсендә бер-бер артлы «Җиз кыңгырау» (1959), «Киек каз юлы» (Д960), «Көзге ачы җилләрдә» (1961) исемле пьесалары куела. Матбугатта «бераз соңрак—1966 елда дөнья күргә» һәм кеше язмышының катлаулы борылышларын шактый нечкә психологик детальләр, тормыш күренешләре аша тасвирлаган «Берәү» повесте да язылуы буенча әдипнең шушы чор иҗатына карый.
Беренче әсәрләреннән үк анык сиземләнгән язу манерасы — кырыс реализм, Халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рух» дөньясын, эш-гамәлләрен заманның гуманистик идея-эстетик карашлары югарылыгыннан торып анализларга, аларны бүгенге чынбарлыктагы, җәмгыять үсеше процессындагы актуаль мәсьәләләр, социаль-әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтылу һәм, ниһаять, әдәби-осталык, форма өлкәсендәге өзлексез эзләнү, тәҗрибәләр — язучы-художник. буларак, А. Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән бу сыйфатлар әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллар» да язылган проза әсәрләрендә аеруча калку чагыла. Ул үзен бигрәк тә повестьлар остасы итеп таныта. «Өч аршын җир» (1962), «Зәй энҗеләре» (1963), «Урталыкта» (1969), «Язгы кәрваннар» (1972), «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973), «Мең чакрым юл» (1977—1978), «Җомга көн, кич белән» (1979), «Әтәч менгән читәнгә» (1979—1980) —әнә шуның мисаллары. «Җомга көн, кич белән» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен А. Гыйләҗев 1983 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Тематик яктан, А. Гыйләҗевнең күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдә» ләндерелә, әхлак, тәрбия мәсьәләләре; мәхәббәт, гаилә, намус, вөҗдан) каршында җаваплылык, яшәү максаты, яхшы белән яманның кеше күңелендә барган мәңгелек көрәше гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы, драматик вакыйгалар аша яктыртыла. Автор үзенең әсәрләрендә гади кешенең рухи бөеклегенә дан җырлый.
А. Гыйләҗевнең матбугат дөньясы, яшь журналистлар тормышы һәм хезмәте турында язылган «Урамнар артында яшел болын» (1969) исемле романында да мораль-этик мәсьәләләр үзенчәлекле чагылыш таба.
А. Гыйләҗев—ике дистәдән артык драма әсәре авторы. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән. Алтмышынчы-җитмешенче еллар дәвамында Татар дәүләт академия театры драматургның «Җиргә тапшырылган серләр» (1967), «Шамил Усманов» (А. Яхин белән бергә язылган, 1967), «Эңгер-меңгер» (1970), «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» (1975)» «Хушыгыз, тургайлар» (1978); Республика татар дәүләт драма һәм комедия театры —«Кара күзле кызлар» (1975), «Шомырт чәчәк атканда» (1974), «Кичке әңгәмәләр» (1973), «Сары чәчәк ата көнбагыш» (1974), «Шикә-рем син, балым син» (1981), «Ефәк баулы былбыл кош» (1982); Әлмәт татар дәүләт театры — «Яланаяклы кыз» (1964), «Җан җылысы» (1974), «Әгәр бик сагынсаң» (1980), «Әткәй җырлый да, елый да», (1982) кебек пьесаларын сәхнәләштерә. Республика татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Сары чәчәк ата көнбагыш» пьесасы буенча куелган спектакль өчен театрның баш режиссеры Р. Тумашев 1976 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Драматургның кайбер пьесалары башкорт, авар, чуваш милли театрлары, рус театры сәхнәләрендә куела, «Җиз кыңгырау», «Югалган бер көн», «Өч аршын җир» (шул исемдәге повесть буенча инсценировка), «Эңгер-меңгер» исемле пьесалары исә, рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Советская драматургия» альманахында һәм күмәк җыентыкларда басылып чыга. «Югалган бер көн» пьесасы 1977 елда Чехословакиядә словак телендә дә дөнья күрә.
А. Гыйләҗевнең драматик әсәрләре «Пьесалар» (1969), «Җиз кыңгырау» (1975), «Кар астында кайнар чишмә» (1979), «Әгәр бик сагынсаң» (1984) исемле җыентыкларында урын алган.
А. Гыйләҗев әдәби процессның аерым актуаль проблемаларына, бигрәк тә бүгенге татар әдәбиятының драматургия һәм проза жанрлары торышына караган әдәби тәнкыйть мәкаләләре, Татарстан экономикасы, производство, алдынгылары, культура һәм фән кешеләре турында очерклар авторы буларак та билгеле.
А. Гыйләҗев — Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге, «Казан утлары» журналы һәм «Идел» альманахының редколлегия члены, Озак еллар Татарстан Язучылар союзы каршындагы драматурглар секциясенә җитәкчелек итте һәм Язучылар союзына кабул итү комиссиясендә член булып торды, Татарстан язучыларының X съездында (1984) ул идарә члены чтеп сайланды. Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстан АССРның, ә 1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
А. Гыйләҗев — 1961 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Аның турында

ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ ИМӘН БАГАНАСЫ

Әйдәп баручы
Аяз Гыйләҗев иҗаты турында йөзләгән мәкалә, шактый саллы ике китап басылды, кандидатлык диссертациясе якланды (М. Сәхапов). Юбилей уңае белән шуларны карап утырганда, аптырап калдым. Боларга өстәп нинди яңа сүз әйтә алырмын икән? Шуңа күрә мәкаләмне бәхәссез хакыйкатьләрдән башлыйм әле.

Татарстанның әдәби җәмәгатьчелеге Аяз Гыйләҗевне талантлы һәм үзенчәлекле прозаик, хөр фикерле, кыю каләмле әдип, кызыклы драматург, кыскасы, зур язучы дип таныды. Бу әдипнең исеме Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев кебек классикларыбыз белән бер рәттә торырга лаеклы.

Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятын уй-фикерләрнең торгынлыгыннан коткарып, алтмышынчы-сиксәненче еллар әдәби агымын дәррәү кузгатып, хөрлеккә таба борып җибәрде, әдәби чараларны да кыю рәвештә яңартты. Аның «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар», «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга көн кич белән», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Яра», «Балта кем кулында», «Йәгез, бер дога!», «Урамнар артында яшел болын» кебек проза әсәрләре, күп санлы пьесалары (алары кырыклап) бүгенге һәм үткән тормыш агымын тирәнрәк айларга ярдәм итте, татар әдәбиятына яңача рух өрде, замандашыбыз образларын сәнгатьчә ача алды.

Шуңа күрә аны Язучылар берлегенең рәисе Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) «әдәбиятыбызның имән баганасы» дип атады.

Язучы илленче еллардан ук әдәбиятта үз сукмагын табып, беркемне дә кабатламыйча, рухи азатлык җырчысы буларак юл ярды. Аның төп теләге— хакыйкатьне яклау, гаделлеккә омтылу иде. Язучы әсәрләреннән тоталитар режимга карата ачы нәфрәт, шәхес иреген чикләү белән килешмәү, гади кешеләрнең азатлыкка омтылышы аңкып тора.

Гариф Ахунов, мәсәлән, Аяз Гыйләҗевне тормышка үз карашы, әдәби-иҗат эшенә үз мөнәсәбәте булган, контраст бизәкләр белән эш итә, әсәр эченә укучыны язгы ташкындай шаулатып алып керә ала торган, җитлеккән язучы, җитмешенче-сиксәненче еллардагы әдәби агымны әйдәп баручы прозаик дип атаган иде.

«Аяз ага җаны-тәне белән милләтенә бирелгән, аның тарихи фаҗигасен, һаман да кыерсытыла килүен аңлаган, холкының, гореф-гадәтләренең иң тирән катламнарын күзаллап әсәрләрендә чагылдырган, татарның бәхетле милләтләр сафына атлавын теләп, шуның өчен көрәш, аң, белем, мәгърифәт югарылыклары кирәклеген туктаусыз тәкрарлап торган әдипләрнең берсе иде»,—дип язды Тәлгат Галиуллин.

«А. Гыйләҗев әсәрләре—совет хакимияте чорының сәнгатьчә тарихы, ахыр чиктә аның ни өчен җимерелеп төшүенең сәбәпләрен тирән итеп аңларга ярдәм итә торган әдәби елъязма. Килер буыннар бу әсәрләргә еш мөрәҗәгать итәрләр әле, чөнки аларның кыйммәте бүгенге көн белән генә чикләнми...» Монысы— тәнкыйтьче Фоат Галимуллин фикере.

Моның ише бәяләмәләрне шактый күп китереп булыр иде. Әмма, Туфан Миңнуллин бик дөрес итеп әйткәнчә, татар әдәбиятында Аязның урыны шактый төгәл билгеләнгән инде. Үзем исә аның зур язучы, талантлы, хөр фикерле әдип булуына беркайчан шикләнмәдем.

1995 елның гыйнварында Аяз Гыйләҗев миңа үзенең яңа гына нәшрият тарафыннан чыгарылган дүрт томлык әсәрләрен бүләк итте. Беренче китапның чиста битенә ул мондый автограф язып калдырды:

«Рафаэль!
Менә—утыз биш еллык, тоташ хезмәтемнең бер өлеше. Газаплы, татлы йокыларны калдырган, мине. берөзлексез тәртә арасында тоткан хезмәтемнең җимешләре... Тәнкыйтьчеләр—сәер халык, арадан бик сирәкләре генә яшел җимешләр яралганын күреп, җимешләр пешеп өлгергәч нинди булачагын юрый ала. Минем кем икәнлегемне, иҗат биеклегемне, үз юлымнан тайпылмавымны шәйләгәнсендерме, юкмы, белмим, ә үзең анык кына бер чакта да әйтмәдең. Болай сиңа хөрмәтем чиксез зур. Кеше син! 31 гыйнвар, 95нче ел. АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ. Казан».

Минем Аяз Гыйләҗев белән беренче күрешүем 1949 елны, Казан дәүләт университетына укырга килгәч, булды. Мин—беренче, Аяз икенче курста укый идек. Базык гәүдәле, имән төбе кебек нык егет бер күрүдә үк үзенең түгәрәк күзлек пыялалары артындагы акыллы, үткер күз карашы белән җәлеп итте. Үз-үзенә бик нык ышанган, зур максатларга омтылучы, сәләтле кеше иде ул. Башка укучылар лекция белән генә канәгатьләнсәләр, ул исә профессорлар биргән белем белән чикләнмичә, кич саен диярлек китапханәләрдә казына иде. Тыелган, ул вакытта «халык дошманнары» дип исәпләнгән язучылар—Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан әсәрләрен әллә каян табып, аларны җентекләп өйрәнеп, алар турында үз фикерләрен туплый иде.

Әлбәттә, мондый «башбаштаклык» ул чорда җәзасыз калмый. Кемдер «чаккан», күрәсең. 1950 елның мартында Аязның ятагы көтмәгәндә-уйламаганда бушап кала. Аның белән бер чорда Мәҗит Рафиковны, Гурий Тавлинны, тагы берничә кешене кулга алалар. Бу—ул чорның иң өметле, иң сәләтле, башкалардан бер башка өстен яшь талант әһелләре иде...

Казанга Аяз биш елдан соң гына—шактый олыгаеп, җитдиләнеп, ләкин мин-минлеген һәм үз-үзенә ышануын аз гына да югалтмыйча кайтты. Университетта укуын дәвам итте һәм җаны-тәне белән иҗат эшенә бирелде, иҗат ләззәтенә чумды. Юк, лагерьда үткән вакытын каһәрләмәде, беркемгә дә үч сакламады. Хәтта хәятынын соңгы көннәреңдә дә: «Мин гомеремнең иң авыр елларын да сагынам»,— дип язды.

Әле аннан соң да Аязга шактый катлаулы тормыш һәм иҗат сынаулары үтәргә туры килде. Шулай да ул иң авыр, иң кыен чакларда да төшенкелеккә бирелмәде, сынауларны бөгелмичә-сыгылмыйча узды, усал тәнкыйтьчеләргә дә, обком «күкеләренә» дә бил бирмәде.

Каян шундый көч алды ул? Аның кыйбласын ачыкларга теләп, «Йәгез, бер дога!» исемле әсәрен ачып карыйк.

«Әдәбият нигезендә миллилек ята. Милли булмаган әдәбият—фальсификация ул. Әгәр язучы татар халкының төбенә төшә алмаган икән, аның яшәеш рәвеше белән рухланмаган икән, татар халкына мәхәббәте юк икән—ул инде татар әдибе түгел».

Бу сүзләрдә, минемчә, Аяз Гыйләҗев иҗатының төп мәгънәсе, рухи көченең сере. Әйе, ул чын мәгънәсендә татар әдибе, татар халкын тирәнтен аңлаган, аның өчен чын күңеленнән кайгырган, янган-көйгән язучы. Миллилек ягыннан аны үзе чиксез ихтирам иткән Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев белән янәшә куеп була.

Юк, ул халыкны мактап, аның алдында тезләнеп эш итми. Алай гына да түгел, кискен тәнкыйть итә: «Татар халкы соңгы вакытта аракы белән телевизорга сатылды»,—дип яза.

«Мин бераз төшенкерәк күңелле кеше»,—дип әйткән иде ул үзе турында. Әсәрләрендә дә ул күбрәк кайгы-хәсрәт, татар халкына тарих китергән бәла-казалар турында язды. Төрмә дә аның өчен үзенә күрә бер мәктәп булды. «Ул минем күземне ачты, тормышның ни икәнен аңлатты»,—дигән иде ул бер интервьюсында.

«Йәгез, бер дога!» әсәреннән тагын бер өзек китерәсе килә. «Милләтнең иң зур байлыгы—хәтер. Уртак хәтерсез милләтләр, милләт булудан туктап, гавам, халык төркеменә әйләнәләр... Милли хәтер бары тик үз җирендә бердәм булып яшәгәндә генә саклана ала һәм буыннар дисбесенең бөтенлеген, тулылыгын саклый...»

Хәтерне исә кем саклый? Матур әдәбиятның әһәмияте бу яктан искиткеч зур. Әдәби әсәр тарихи хәтерне образлы, тәэсирле рәвештә гәүдәләндерә, күңелләрдә тирән эз калдырырлык итеп тасвирлый.

Кайвакыт Аяз Гыйләҗевне уңай геройларның булмавында гаепләделәр. Янәсе, ул тормышның гел кире якларын гына тасвирлый, кара буяулар белән генә мавыга. Әйе, язучы тормышның авыр, хәтта куркыныч якларын бик ачык һәм тәэсирле итеп күрсәтте. Үз мәнфәгатен генә кайгыртучыларны, халык байлыгын туздыручыларны, кулга балта тотып башкаларга көн күрсәтмәүчеләрне нәфрәт белән тасвирлады. Карьера артыннан куучыларны, җыен торгашларны, җинаятьчеләрне җене сөйми иде. Әмма шул ук вакытта аның әсәрләрендә төп урынны гади хезмәт кешеләре алып тора. Исхак белән Тәнзилә, Мирвәли белән Шәмсегаян, Җәүдәт белән Мөзәкир, Нәҗип белән Наилә, Арзу белән Хәбибрахман карт—болар барысы да саф күңелле, туры сүзле, тыйнак кешеләр. Алар чын мәгънәсендә уңай геройлар. Шул ук вакытта алар ниндидер дәрәҗәдә социалистик системаның корбаннары да.

Аяз Гыйләҗевнең иҗат колачы шактый киң булды. Без аны беренче чиратта күренекле прозаик буларак ихтирам итәбез. Ләкин шул ук вакытта ул үзенчәлекле драматург та, үткен каләмле публицист һәм журналист, таләпчән, ә кайвакыт усал телле тәнкыйтьче дә. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин аның күпкырлы иҗатын җирдән бәреп чыккан кайнар чишмә белән чагыштырган иде.

Шулай да аның иҗатында иң зур һәм күренекле урынны повестьлар алып тора. Тема, проблема ягыннан алар төрле-төрле булса да, барысы өчен дә уртак булган сыйфаты шул: алар әзер штамплардан, соцреализм кысаларыннан азат. Моны «Өч аршын җир», «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга көн кич белән...», «Язгы кәрваннар», «Яра» һ. б. әсәрләрендә дә күрергә була.

Тагын шуны да әйтергә кирәк: А. Гыйләҗев повесть-романнарының лирик агымы бик көчле. Язучы шактый нечкә психологик детальләр, бай, җор, халыкчан тел, үзенчәлекле сурәтләү алымнары белән эш итә. Әсәрләренең күпчелеге авыл тормышына багышланган. Аларда әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт-гаилә, намус-вөждан каршында җаваплылык, яшәүнең мәгънәсе һәм максаты, яхшы белән яманның көрәше кискен драматик вакыйгалар, тирән психологик конфликтлар, бәрелешләр аша яктыртыла.

Тоталитар режимның иң авыр, цензураның рәхимсез котырынган елларында да ул халыкка туры сүз, хакыйкать сүзен алып килде, дөреслекне яклады. Шуңа да аның әсәрләре әле бик озак яшәр, автор үзе дә әдәбиятыбызда якты эз калдырган әдип буларак хөрмәт ителер.
Дөяләр кемгә төкерә?
Халык тарафыннан танылган һәрбер олы язучы турында төрле мәзәкләр, кызыклы сөйләкләр тарала. Аяз Гыйләҗев хакында андый сөйләкләр аеруча куп. Менә туларның берсе.

Имештер, Аяз Гыйләҗев бер төркем татар язучылары белән Каракалпакстанга бара. Нәкәс шәһәрендә аны колач җәеп каршы алалар, хөрмәтлиләр, мул итеп сыйлыйлар. Бер заман бай мәҗлестән соң кунаклар әзрәк җилләнеп алырга дип сахрага чыгалар. Шулай һава сулап, кояшлы дала-чүлләрне карап йөргәндә, болар мондый күренешкә тап була. Бер өтек кенә ишәк тау хәтле олы дөяне бауга тагып тартып бара, ди. Дөя теләр-теләмәс, иренеп кенә атлап бара икән. Бер заман ишәк туктый. Шуннан сон дөя ишәккә илереп-илереп төкерә башлый. Ишәк тагы кузгалып китә һәм үзе артыннан дөяне дә сөйри... Кунаклар аптырап, исләре китеп, бу сәер күренешкә карап торалар.

—Нәрсә бу, парин, ыслушай?—дип сорый Аяз аларны озатып йөрүче каракалпак язучысыннан. Тегесе мондый аңлатма бирә:

—Дөя кайвакыт белештермңчә күп итеп пахта ашый, күбенә, эчләре кабара. Тик торса, үлүе дә мөмкин. Шуңа күрә аны ишәккә тагып, көчләп йөртәләр. Ишәк тезгеннән тарткач, дөя туктый алмый. Туктаса, ачуы чыгып, ишәккә төкерә. Шуннан соң тегесе тагы кузгалып китә. Шулай көннәр буе йөри бирәләр... Моны ишетү белән, Аяз Гыйләҗев, имеш, кычкырып елап җибәргән:

—Ыслушай, мин дә бит нәкъ шундый ишәк, татар әдәбиятының ишәге... Үзем иң авыр йөкне тартам, халыкның аңын алга өстерим. Обком дөяләре исә миңа төкерә дә төкерә...

Мондый мәзәкне үзе Каракалпакстанда булмаган, хәзер инде мәрхүм Мөдәррис Әгъләм сөйли иде. Мин Аяз белән бергә Нәкәстә булдым, әмма мондый вакыйганы хәтерләмим. Әллә булган андый хәл, әллә юк—анысы әллә ни мөһим түгел. Иң мөһиме—бу вакыйга чынбарлыкны бик дөрес чагылдыра. Чыннан да, Аязның үзенә дә, иҗатына да «дөяләр» күп төкерде.

А. Гыйләҗевнең уңышлы, җитди, яңача язылган һәм зур шау-шу кузгаткан беренче әсәре «Өч аршын җир» повесте булды. Бу әсәрнең үзәк герое Мирвәли, көчләп күмәкләшү белән килешмичә, аңа мирас булып калган мал-мөлкәтне ярлы-ябага кулына бирергә теләмичә, затлы йортына ут төртеп, авылдан качып китә. Үзе белән аны яратып, атасының каршы килүенә дә карамастан аңа кияүгә чыккан Шәмсегаянны да алып китә...

Бер яктан, Мирвәли—җаны-тәне белән җиргә береккән, теләсә нинди эштән дә чирканмый торган хезмәт кешесе. Икенче яктан, ул төрткән уттан үз өе генә түгел, бер очтан авылның шактый йорты да яна. Сөекле хатыны Шәмсегаянга да ул бәхет китерми, киресенчә, бәхетсез итеп, иртә гүргә кертә. Бүгенге күзлектән караганда, Мирвәли—шәхси милекне колхозга алып, кешене сыта, изә, кычкыртып талый торган иҗтимагый стройга каршы күтәрелгән зат, фетнәче. Әмма теге чор карашлары буенча ул—халык дошманы, социалистик реализм кысаларына берничек тә сыймый торган тискәре образ. Ничек инде аны уңай итеп күрсәтеп, аңа теләктәшлек белдерергә мөмкин булсын ди?!

Шуннан соң китә авторны һәм әсәрне дөньяга чыгарган мөхәррирләрне сүгү. Мондый карашны ул чорның рәсми тәнкыйтьчесе Флүн Мусин «Встречи с современником не состоялось» дип исемләнгән мәкаләсендә бик ачык чагылдырды («Советская Татария» газетасы» 1963 ел», 10 сентябрь). Мин Мусин фикере белән килешмичә, әсәрне яклап, аның тирән гуманистик идеяләрен аңлатырга тырышып, мәкалә яздым. Ләкин Казанда аны бастырып булмады. Минем белән килешкән очракта да, редакторлар, бармакларын түшәмгә төбәп, обком фикеренә ишарә итәләр иде. Имеш, обком секретаре Фикрәт Табиев бер чыгышында бу әсәрне зарарлы дип тапкан, Мирвәлине «вредитель», «кулак калдыгы» (подкулачник) дип атаган, авторны исә җитди идеологик хаталарда гаепләгән. Ничек инде партия фикеренә каршы киләсең ди?..

Шулай да мин үзәктәге «Литературная газета» аша әсәрне яклап чыктым («Плюсы и минусы», 1964 ел, 21 гыйнварь). Мина каршы К. Фасеев чыкты («Полемизировать без приписок», шул ук газета, 1964 ел 2 апрель). Аның фикере белән килешмичә, минем фикерне хуплап, Р. Фәизова чыгыш ясады. («Принципиальность и издержки критического азарга». Шул ук газета, 9 апрель). Шулай итеп, бу әсәр турында ил күләмендә кайнар дискуссия булып алды. А. Гыйләҗев әсәре «Дружба народов» журналында басылып, редакциянең икенче дәрәҗәдәге премиясенә лаек булгач кына бәхәс берникадәр тынды. Әмма обком әһелләренең Аязга карата булган фикере барыбер үзгәрмәде.

Берничә елдан соң А. Гыйләҗев бу әсәре нигезендә пьеса язды, Камал театрына илтеп бирде. Театр аны яратып кабул итте, рольләрне бүлешеп, репетицияләрне башларга әзерләнеп йөрде. Шул ук вакыта Туфан Миннуллиннын «Ат караклары» исемле пьесасын да куярга әзерлек бара иде. Шуннан сон булган вакыйгалар турында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов болайрак сөйли иде.

Берзаман аны уйламаган-көтмәгәндә обкомга чакырталар, идеология буенча секретарь Мирзаһит Вәлиев үзе дәшә. Ишектән килеп керүгә үк: «Нишләп әле син Миңнуллинның «Өч аршын җир» белән Гыйләҗевнен «Ат караклары»н подпольно, понимаешь, куеп ятасың? Немедленно репертуардан алып ташлагыз!»—дип акыра. Марсель абый акланырга теләп, әсәрләрне яклап сөйли башлый, әмма аңа авыз ачарга да ирек бирмиләр. Әңгәмә вакытында М. Сәлимҗанов шуны аңлый: обком секретаре үзе бу әсәрләрне укымаган, авторларын да бутый... Күрәсен, кемдер килеп әләкләгән, шуңа таянып әмер бирә... Әлбәттә, пьесаларны репертуардан сызып ташлыйлар. Ике пьеса да күп еллар үткәч, КПСС мәтәлеп кадалгач кына, дөнья күрә.

Шундый ук хәл «Язгы кәрваннар» һәм «Күзгә-күз» повестьлары басылгач та кабатлана. Ә Аяз Гыйләҗевнең «Өч тәгәрмәчле арба» хикәясен бастырган өчен «Азат хатын» журналының баш мөхәррире Асия Хәсәновага каты шелтә белдерәләр, эшеннән чак-чак кына алмыйлар. Чыннан да, партия «дөяләре» Аяз Гыйләҗевкә күп төкерделәр шул...

Шул ук ишәк турындагы мәзәкне Гариф Ахунов икенче төрлерәк сөйли иде:

—Хәтеремдә әле, Каракалпакстанда чакта Аяз чүл буенча башын иеп баручы ишәкне күрә. Янына килеп, ишәкне муеныннан кочаклап, елый-елый болай дип әйтә: «Синең дә, минем дә бер бүләгебез дә юк. Этләргә, хуҗасына ялагайланып койрык болгаган өчен муеннарына медаль тагалар... Синең белән миңа исә—тот капчыгыңны.»

Чыннан да, бу вакытта Аяз Гыйләҗевнең—йөзәр мең тираж белән басылган дистәләгән китаплар авторы, танылган прозаик һәм драматург, әдәбиятта үз сүзен әйтә алган, әйдәп баручы әдипләрнең берсе булса да, бернинди^бүләге дә булмый. Шулай да вакыт узу белән гаделлек җиңә, Аяз Татарстанның иң зур бүләген— Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала. Бу чакта, 1983 елда, Г. Ахунов Язучылар берлегенең рәисе булып эшли. Дүрт елдан соң ул бик хаклы рәвештә РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләген ала. Тагы берничә елдан, 1993 елның декабрь аенда, аңа Халык язучысы дигән дәрәҗәле исем бирелә. Әдип өчен шуннан да югары дәрәҗә республикабызда юк! Язылган һәм куелган пьесалары өчен (ә аның куелганнары гына да өч дистәгә якын) ул Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе исемен яулады.

Үзе исә ул иң зур бүләге итеп башта дүрт томлык әсәрләр җыелмасын, соңыннан исә биш томлыгын исәпли иде. Чыннан да, мондый дәрәҗәгә классик язучылар гына ирешә ала. Әмма монда да аның барлык әсәрләре кереп бетмәде. Ул бит, берничә роман, дистәләрчә повесть, йөзләрчә хикәя, кырыклап драма әсәре, санап бетергесез тәнкыйть мәкаләләре, ялкынлы публицистик чыгышлар авторы. Көндәлекләрне, хатларны, башка мөһим документларны да кертсәң, утыз томга да сыеп бетмәс иде. Бәлки киләчәктә чыгар да әле... Әгәр татар укучысы сакланса, башка халыклар арасында югалып, эреп бетмәсә...
«Ач арыслан кебек усал»
Әдәбият тирәсендәге даирәдә Аяз Гыйләҗев турында «ул бик усал, хәтта явыз иде»,—кебек сүзләр йөри. Гамил Афзал бу турыда эпиграмма да язып калдырды:
Син бик у сал, ач арыслан кебек, 
Усаллыгың җитәр йөз елга. 
Юаш кына малай идең элек, 
У саллата икән бу дөнья.
Чыннан да, Аязның пәке сыман үткен теленнән бик күпләр шүрләп йөрде. Теге яки бу әсәр ошамаса, ул ике уйлап тормыйча, үз фикерен турыдан-туры ярып сала иде. Халтурщикларны, урта кул язучыларны, ялагайларны җене сөймәде. Шул уңай белән аньщ турында мондый вакыйга булган дип сөйлиләр. Бер яшь язучы Аяз Гыйләҗевкә үзенең яңа гына табадан төшкән шактый калын романын биргән.

—Зинһар, укып чыгып, фикерегезне әйтсәгез иде,—дигән. Аяз, романның беренче кисәген укыгач, авторга «Пүчтәк бу», дип, кире кайтарып биргән.

—Соң, беренче кисәген генә укыгансыз бит!—дигән автор.

—Калган өлешен дә син язгансыңдыр бит, парин?—дип китеп барган ди Аяз Гыйләҗев. Шул ук темага тагы бер мәзәк бар.

—Кәрами туган, Аяз Гыйләҗ сине яратып бетерми, әсәрләреңне чүп дип атый, диләр. Шул дөресме?—дип сораганнар ди Рәфкать Кәрамидән.

—Дисәләр соң! Толстой да Шекспирны яратмаган!—дип җавап кайтарган ди Кәрами.

Чит кешеләр генә түгел, улы Искәндәр дә бер язмасында әтисе турында «ул холкы буенча шактый кырыс кеше иде», дип язды. Әмма шулай да сүзне бу очракта усаллык яки явызлык турында түгел, туры сүзле булуы турында алып барырга кирәктер. Катып калган алым, искергән фикерләр белән язылган әсәрләр авторларын Аяз Гыйләҗев беркайчан да жәлләп тормады.

Аяз урынсызга беркемне дә мактамый, ә инде халтурага тап булса—дөнья бетә, ул «кырыс теле белән уеп кына ала, кеше—бичара, үзенчәрәк әйткәндә, тәүбә догасын әйтеп өлгермәстән, тәһарәтен җуярга да мөмкин иде» (Гарәф Шәрәфетдинов сүзләре).

Аязның тышкы кыяфәте дә бераз кырысрак иде, тәнкыйть тә аны «кырыс каләм остасы» дип атады. Әмма ничек кенә аны «пычак телле», «аяусыз», «усал» дип атамасыннар, чынлыкта ул бик нечкә күңелле, сизгер йөрәкле кеше иде. Яңарак кына Татарстан китап нәшриятында Аяз Гыйләҗев турында истәлекләр китабы басылып чыкты. Бу китапта бик күпләр аны «олы йөрәкле остаз», «бик күп яшь язучыларга фатиха биргән әдип» дип атыйлар. Моңа мисаллар да җитәрлек.

Казакъстаңда яшәп иҗат иткән, гаепсез көе репрессияләр корбаны булган Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» романы Аязның әдәби эшкәртүеннән соң дөнья күрде һәм Тукай премиясенә лаек булды. Себердә яшәүче Якуб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романы шулай ук Аязның таләпчән кулыннан узды. Аяз үзе әйтмешли, ул бу әсәрне башыннан ахырынача яңадан язып чыга, байтак эпизодларны, автор белән киңәшеп, өсти, тагы да күбрәген сызып ташлый. Бу әсәр дә Тукай бүләген алды. Кайвакыт Аяз, бераз шаяртып: «Мин өч мәртәбә Тукай бүләге лауреаты булдым»,—дип әйтә иде.

Шулай ук ул Әнәс Галиевка әдәбиятка юл ачты. Марат Әмирхановка беренче әсәрләрен эшкәртеп дөньяга чыгарырга булышты, башка бик күп язучыларга фатиха бирде.

«Әти юмарт кеше булды,—дип яза улы Искәндәр югарыда телгә алынган истәлекләр китабында.—Эшчәнлеге кебек үк, аның юмартлыгы да чик белмәде. Биредә мин юмартлык сүзенең киң мәгънәсен кулланам. Кунак кабул иткәндә дә, яшь язучыларга булышканда да аның юмартлыгы ташып торды»...

Бу турыда үз истәлекләрендә Якуб Зәнкиев, Миркасыйм Госманов, Марат Әмирханов һәм башкалар да яза. Әйтик, Разил Вәлиев Мәскәүдә әдәбият институтында укыганда Аяз белән очраша. Гыйләҗев аның бүлмәсендә була, яңа язылган повесте белән таныша, акыллы киңәшләрен бирә, Разилнең вак шрифтлы искергән машинкада басуын күреп, яңа машинка алыр өчен акча да калдырып китә.

Йә, шундый киң күңелле, юмарт кешене усал дип була димени? Минемчә, мондый фикерне аның дошманнары таратты. Алдыйлар исә һәр зур талантның, данга күмелгән кешенең җитәрлек була. Шундыйларның берсе үз карашын ачыктан-ачык белдереп матбугатта да чыгышлар ясады. Мин Гурий Тавлинны һәм аның «Афәт» романын күздә тотам. Бу автобиографик әсәрдә автор Аяз Гыйләҗевне Риан образы аша гәүдәләндерә.

Рианның тышкы кыяфәте үк нәфрәт күзлеге аша бирелгән: «Аның җәенке кыска борынына атландырган зәңгәрсу калын күзлеге астында бака ефәге төсендәге күрәкарау бәбәкләре»... Риан үз-үзен «бик һавалы тота», «атлаганда башта үкчәләренә, аннары гына тулы табаннарына басып йөри». Әлеге «булачак классик» «кай ягы беләндер цирк шамакаен хәтерләтә», бөтен кыяфәтендә—«әйләнә-тирәдә мин генә бар!» дигәне күренеп тора.

Әлбәттә, Риан—әдәби образ. Башта мин аны шулай кабул иттем дә. Әмма Гурий Тавлин Язучылар берлегенең идарә утырышында «Риан—ул Аяз Гыйләҗев»,—дип турыдан-туры әйтте һәм аны үзе өстенә яла ягуда һәм төрмәгә утыртуда гаепләде. Менә ни өчен ул Аязны дошман күргән һәм аны «җитлекми туган күзлекле ахмак», «тар күңелле кеше», «йөрәк урынына мүкле таш яткан адәм актыгы» дип атаган. Шундый дәгъва булгач, Язучылар берлеге идарәсе бу низагны тикшерү эшен миңа йөкләде. Кәм мин Черек күлгә барып, аларның тикшерү эшләрен архивтан алып, бу низагның асылы белән танышып чыктым.

1950 ел башында Казан университеты студентлары М. Рафиков, А. Гыйләҗев, А. Тимергалин, Педагогия институты студенты Г. Тавлин совет властена каршы коткы таратуда гаепләнеп, кулга алыналар. Аларның гаепләү эшләре белән танышу шуны күрсәтте—һәрберсе бер-беренә гаеп ташлаган, Аяз Гурий Тавлинны гаепләү өчен «показание» бирсә, Тавлиң, үз чиратында, Аяз өстеннән сөйләгән. Башта мин аптырап калдым. Соңыннан, тәҗрибәле тикшерүчеләр белән сөйләшкәч, шуны акладым. Кырыгынчы еллар ахырында өстән күрсәтмә килә— яшьләрне, аеруча студентларны, бераз «өркетеп алырга» кирәк, имеш. Янәсе, артык азындылар, кулдан ычкына башладылар. Эш шунда, безнең җиңүче солдатлар Европага бәреп кергәч, андагы мул тормышны үз күзләре белән күрәләр, бездәге ачлык-фәкыйрьлекләр белән чагыштыралар. Шуңа да яшьләр арасында партия һәм хакимият белән ризасызлык тарала башлый. Мондый күрсәтмә, күрәсең, Сталин авызыннан Бериягә бирелгән булса кирәк.

Шундый күрсәтмә нигезеңдә бер Казанда гына да һәрбер вуздан дистәләгән кеше кулга алына. Черек күл төрмәсе студентлар белән тула. Бу турыда Аяз Гыйләҗев үзенең «Йәгез, бер дога!» әсәрендә бик үтемле итеп, тәфсилләп яза.

Риясыз, бернинди җинаять эшләмәгән яшь-җилкенчәкне ничек инде тик торганнан төрмәгә утыртасың? Әмма, өстән күрсәтмә булгач, үтәргә кирәк. Шуннан Черек күл җәлладлары провокация алымнары куллана. Әйтик, Мәҗит Рафиковны чакыртып алалар да, шундый күрсәтмә бирәләр. Имештер, Аяз Гыйләҗев—эчке дошман, советка каршы кеше. Әмма яшерен эш йөртә, серен бирми. Син аның янына бар да, үзең дә советка каршы сөйләгән булып, аның күңелендәге чын уй-фикерләрен белеп, безгә хәбәр ит. Хәтта дустының телен чишәр өчен аракы алырга акча да бирәләр... Аяз Гыйләҗевне чакыртып, үз чиратында Гурий Тавлин белән сөйләшергә, аның чын уй-фикерләрен белергә кушалар. Менә шуннан инде тәҗрибәсез, НКВД хезмәткәрләренә тулысыңча ышанган яшьләр бер-берсенә пычрак ягалар, үзләре дә баштан-аяк пычранып бетәләр. НКВД хезмәткәрләренә шул гына кирәк тә—барысын да җыеп, «дело»ларын әмәлләп, унар ел чәпиләр.

Кем гаепле, кем гаепсез—тикшерүчеләргә бусы әллә ни мөһим дә түгел. Әйтик, Аяз чыннан да совет строен, колхоз тормышын хурлаган. Әмма Мәҗит Рафиков җаны-тәне белән Сталин сәясәтен яклаган. Шулай да ул да, НКВД хезмәткәрләре кушуы буенча, советка каршы булып кыланган, аны да хөкем итәләр. Кыскасы, монда беркемне дә гаепләп булмый, тоталитар режим үзе гаепле.

Аяз минем белән сөйләшкәндә үз хаталарын таныды, олы абыйлар кулындагы курчак булуын аңлады. Шуңа күрә ул беркайчан да М. Рафиковны да, Г. Тавлинны да гаепләмәде. Тавлин исә моны соңгы көннәренәчә аңламады, күрәсең...

Нәтиҗә ясап, шуны гына әйтәсе килә. А. Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлы шомартуга яки бизәүгә мохтаҗ түгел. Аның әдәбияттагы урыны ачык билгеләнсә дә, иҗади мирасы әле чын-чынлап, тирән итеп өйрәнелмәгән. Моның сәбәбе бик гади: аның әсәрләре әзер кысаларга, кабул ителгән концепцияләргә сыеп бетми. Аның проза, драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләренә керткән яңалыгын, иҗади ачышларын бәяләү, аңлау һәм аңлату киләчәк буын тәнкыйтьчеләре бурычы булып кала бирә.

Рафаэль Мостафин
"Казан утлары" № 1, 2008.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013