Бүген Әдипләр: Габделхак Галимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделхак Галимов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Зөлфия Гыйниятова

(1937-1997)
Габделхак Хөсәен улы Галимов 1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Чирмешен районы Туймәт авылында туа. 1951 елда Туймәт җидееллык мәктәбен, 1954 тә Лашманда урта мәктәпне тәмамлый. 1956-1959 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә. 1962 елдан бирле Казанда яши. Төзүче инженерлар институтында укып белгечлек алгач, «Казжилгражданстрои» берләшмәсендә баш инженер ярдәмчесе булып эшли. Соңгы елларда «Водоканал»да инженер һәм гомеренен ахыргы көннәренә хәтле шушы вазифаны башкара.

Талларыма кунган нәни кошчык

Талларыма кунган нәни кошчык, 
Безгә нинди хәбәр китердең? 
Җылы якта ничек яшәдең син, 
Очкан юлларыңда ни күрдең? 

Талларыма кунган нәни кошчык, 
Бәлки, бардыр яңа җырларың? 
Әйдә сайра, иртә таң атканда, 
Еракларга китсен моңнарың. 

Талларыма кунган нәни кошчык, 
Китәргә син бездән ашыкма. 
Юлда күрсәң, хисләремне җиткер, 
Сәлам әйт син минем гашыйкка. 

Талларыма кунган нәни кошчык, 
Китәрсең син көзләр җиткәч тә. 
Китәрсең син көзен, ләкин синең 
Моңлы җырың калыр йөрәктә.

Ана рәнҗүе

Кайтма, улым, кайтма минем янга, 
Кайтма әгәр күңелең тартмаса... 
Хатлар язып азапланма миңа, 
Шалтыратма, кирәк тапмасаң. 

Кайтма, улым, син берүзең түгел, 
Санламаучы газиз әнкәсен. 
Иленә кайтып хәл белмәгән бала 
«Әнием» дип миңа әйтмәсен. 

Кайтма, улым, сиңа гына түгел, 
Синең кебекләргә бер сүзем: 
Картлыгыңда минем хәлдә калсаң, 
Яшең түкмә, улым, бул түзем.

Үкенәм

Газиз әнкәй, әткәй, кичерегез, 
Кичерегез, сездән үтенәм! 
Исән чакта хөрмәт итмәгәнгә 
Әрни күңел, шундый үкенәм. 

Газиз әнкәй, әткәй иң кадерле, 
Изге кешеләрем дөньяда. 
Йөрәк яна сезне юксынудан, 
Җылыйм сагынып, күңелем тулганда. 

Үкенәмен ешрак кайтмаганга, 
Вакыт юк, дип, эшкә салынып. 
Бүген кайтам туган якларыма, 
Үткәннәрне, сезне сагынып. 

Кайткан саен, әткәй, газиз әнкәй, 
Күз алдыма килә йөзегез. 
Өй ишеге ачылыр да, балкып 
Кайтып керерсез күк үзегез. 

Әнкәй, әткәй, сезне юксынудан 
Йөрәгемдә бетмәс сагышлар. 
Күңелемдә яши зур үкенеч -
Түләнмичә калган бурычлар...

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013