Бүген Әдипләр: Мәхмүт Газизов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәхмүт Газизов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Мөслимә Гайнетдинова
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Мәхмүт Газизов

Мәхмут Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8 февраленда Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1963—1969 елларда Лениногорск районы мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли. М. Газизовның әдәби иҗат эше урта мәктәптә һәм институтта укыганда башлана, шул елларда район һәм өлкә газеталарында беренче шигырьләре басыла. 1969 елда яшь шагыйрьнең «Миләш сиртмә» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Татарстанда КамАЗ төзелеше башлангач, Мәхмут Газизов, беренчеләрдән булып, Чаллыга — Бетенсоюз удар комсомол төзелешенә күчеп килә (1970 ел) һәм хәзерге кенгә кадәр шунда яшәп иҗат итә. Ул Чаллыңа иң «кайнар» урыннарда эшли: тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшче — язучы әнә шулай тормышны өйрәнә, булачак әсәрләре өчен материал җыя, көндәлек матбугатта үзенең шигырьләрен, хикәя, очерк, репортажларын бастыра. Эш-хезмәт, төзелеш темасы шагыйрьнең «Тәгәри китте йомгагым...» (1976) җыентыгында да үзәк урынны алып тора. Мәхмут Газизов балалар өчен дә яза («Бер, ике, өч» исемле шигырьләр җыентыгы, 1972 ел). Шагыйрьнең аерым әсәрләре «Новый мир», «Волга» журналларында һәм коллектив җыентыкларда русчага тәрҗемәдә дә басылып чыкты.
М. Газизов — 1978 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Миләш сиртмә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 62 б.— 3500.Рец.: Маннапов Ш. Шигъри дулкыннар.— Казан утлары, 1969, №7, 178—179 б.; Нури 3. Уңышлы имтихан.— Соц. Татарстан, 1970, 26 февр.
Бер, ике өч...: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1972.—16 б., ил. 15000. Тәгәри китте йомгагым: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 111 б. 3000.

Аның турында

Юзеев И. Мәхмут Газизов.— Казан утлары, 1980, № 1, 174 б. Шәфигуллин Ф. Болынга бетон җәйгәндә.— Соц. Татарстан, 1974, 13 янв.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013