Бүген Әдипләр: Газизҗан Кашапов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Газизҗан Кашапов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәмзиc Кадыйров
Зифа Кадырова
Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казани
Сәет Кальметов
Әнәс Камал
Галиәсгар Камал
Шәриф Камал
Барлас Камалов
Хисам Камалов
Кәрим Кара
Габдулла Кариев
Эдуард Касыймов
Газиз Кашапов
Газизҗан Кашапов
Мансур Кашапов
Гафур Каюмов
Дибәҗә Каюмова
Марат Кәбиров
Рәфкать Кәрами
Хөсни Кәрим
Камил Кәримов
Нәзифә Кәримова
Ирек Кирам
Гафур Коләхмәтов
Рафис Корбан
Ильяс Кудашев-Ашказарский
Гадел Кутуй
Рөстәм Кутуй
Газизҗан Кашапов
- Мин 1964 нче елның 1 февралендә туганмын. Сөләй урта мәктәбендә укыштырып йөрдем. Элек табигать турында язгалый идем. Моңарчы матбугатта басылганым булмады. Туган җирем - Әлмәт районы Урсалбаш авылы. Хезер дә шунда яшим.

ҮНӘРЛЕ ЕГЕТ

(иронияле повестъ-әкият)
Бер эчкeче ир белән гайбәтче хатынның иләс-миләс уллары бар иде. Шул егет көннәрдән беркөнне, бәхет һәм ирек эзләп, Америкага китте. Татарстанны үтеп, Мәскәү җиренә генә җиткән иде, акчасы бетте моның. Уйлады-уйлады да, җәяү бара торырга булды. Бара бу, бара, һаман бара. Бара торгач, әллә кайда, еракта, ялтыравыклы тәңкәләр күрде. Америка җиренә җиттем, ахры, олы байлыкка очрадым, дип уйлады һәм ялтыравыклы тәңкәләргә таба чапты.
Килеп тә ябышты бу тәңкәләргә... Ябышуы булды моның, ике билгесез кеше, әллә каян гына чыгып, кулларын артка каерып бәйләп тә куйды. Егет шунда гына ул ялтыравыклы тәңкәләрнең теңкә түгел, ә кәчтүмгә тезелгән орден-мидәлләр икәнен аңлады.
Йә Хода! Кәчтүм эчендә кем дин беләсең?! Бөек Рәсәйнең коммунистик патшасы Брежнев, имеш.
Брежнев Егетнең мидәлләргә чат ябышуына ачуланмады. Мидәлләренә кызыгучыларны ярата иде ул.
- Кая барасың? - дип сорады Егеттән Брежнев патша.
- Америкага.
- Ник?
- Эшкә. Калхузлар акча түләмиләр.
- Калхузда түләмәсәләр, нифтедә эшлә, анда заплат зуррак бит.
- Нифтедә эшләп авылдан чит илгә нифте-газ озатып ятарга мин ахмакмыни?
- Солдатка бар, алайса. Минем кебек сугышларда йөреп орден-мидәл алырсың, Герой булырсың.
- Кирәге бар иде мидәлләреңнең! Балачакта әтәй белән бабай мидәлләре белән дә уйнап туйган.
Брежнев патша үзеннән узып башлыланып торучыларны яратмый иде.
- Дурдомга моны, шыр дурак, - дип акырды.
Патшаның әмере шундук үтәлде. Егетне юләрләр йортына алып киттеләр.
Юләрләр йортыннан чыгу өчен өч атна эчендә, өч зур сарайда тикшерү узарга кирәк, имеш.
Егетне беренче сарайга алып керделәр. Монда башларын җүләргә салып квартир, автомобиль алырга теләүчеләр җыелган икән, Кирәкле белешмәне алу өчен атна буе көне-төне дуракләнъга "шу-шу" дип әйтәсең дә, еланга әверелеп каршыдагы кечкенә тишектән шуышып чыгып китәсең. Бер атна эчендә еланга әверелә алмасаң, ишектән чыгасың. Ишектән чыкканда кечкенә генә язу бирәләр, "җүләрләр йортында тәккә юләрләнеп ятты", дип. Әгәр инде еланга әверелеп, тишектән елан булып чыга алсаң, квартир, машина ала торган пичәтле язу бирәләр.
Бу сарайда еланга әйләнәм дә каршыдагы тишектән шуышып чыгам, дип җан-кан тартышкан кешеләрнең кайберләре акылыннан шаша, кайсылары кергән ишекләреннән тыныч кына сау-сәләмәт килеш чыгып китәләр иде. Егет аптырап калды. Монда бит ул фатир да, машина да эзләп килмәде - кирәге юк, "Әллә мине монда алып килгән кешеләр үзләре тилеләр микән?" - дип уйлады. Ул үзенең атна буе шушы сарайда, акылдан шашкан кешеләр арасында яшәргә тиешлеген аңлап бетергәч, авыр кайгыга батты. Уйлый торгач: "Ничек тә бу ахмаклар, җүләрләр арасыннан тизрәк котылу ягын карарга кирәк. Югыйсә, монда чынлап җүләрләнүең бар", - дигән карарга килде.
Егет үз тиресеннән чыгып тырыша, башлады. Күпме тырышканын үзе дә белми. Аны-моны, уйлап торырга вакыты бармыни?! Бу җүләрләр йортыннан чыгып ычкынырга кирәк бит!
Тырыша-тырмаша торгач, тәки кара еланга әйләнде бит һәм, алдына-артына карамыйча, теге тишектән чыгып ычкынды. Тишек турында торучы сакчылар аһ! итгеләр. Мондый хәлнең булганы юк иде әле! Кара еланны ничек кирәк шулай тотып кырыйдагы су чиләгенә салып бикләделәр дә, сак башлыгына шалтыраттылар:
- Тишектән кара елан чыкты. Тотып алдык та чиләккә ябып куйдык!
Күп тә үтмәде, сак башлыгының машинасы күренде. Башлык калтырана-калтырана ишектән чыкты. Үзенең күзе акайган, нәкъ җүләр кешенеке кебек.
- Кая... елан? - диде ул пышылдап кына.
Башлык алдына елан салынган каплавычлы чиләкне китереп куйдылар. Ул сак кына чиләкнең капкачын күтәреп карады. Эчтә гап-гади кара еланның ятуым күргәч, тынычлана төште. Башын җуләргә салган бәндәләрнең "шу-шу" дип кенә еланга әверелүенә шикләнде.
- Шушы тишектән чыктымы? - дип сорады. Сакчылар икесе бер тавыштан: - Шушыннан, шушыннан! - диештеләр.
"Кергәндә үзләренең кесәләренә кара елан тыгып кергәннәр дә, тишектән юри, кызык өчен чыгарганнар", - дип уйлады башлык. Шулай да, сарайдагы кешеләрне-барлап карарга булды:
- Эчтәге бар кешене санарга, - дип әмер бирде.
Сарайдагы кешеләрне барлап бетергәч, берсе җитмәве ачыкланды. Җитмәгән кеше Брежнев патша әмере белән китереп ябылган Егет булып чыкты.
Хәзер инде сак башлыгы да Егетнең кара еланга әверелеп тишектән чыкканына шикләнмәде.
- Профессорга шалтыратыгыз: бер җүләр тишектән кара елан булып чыкты, - дип сөрән салды.
Озак та тормый Профессор килде. Ул юләрләр йортының баш табибы да иде. Үзе ләх исерек.
- Нәрсә бар? - дип сорады Профессор.
- Менә берәү, син исерек килеш уйлап тапкан сүзгә ышанып, кара еланга әверелде.
- Соң, шуннан? - диде Профессор.
Профессор булган хәлгә ышанмый ахры, дип уйлап, кара елан салынган чиләкне алдына китереп куйдылар. Профессор шунда гына айнып киткәндәй булды.
- Ху! - диде ул тезләрен кисәк кенә чүгә төшеп. Кара елан шундук Егеткә әйләнде.
- Аягыңны бөгә төшеп "шу-шу" дип әйт, - диде Профессор.
Егет Профессор әйткәнне кабатлады, күз ачып йомганчы кара еланга әйләнде.
- Хәзер тагы койрыгыңны җиргә чыбыркы күк бәреп "Ху!" дип әйт.
Кара елан Профессор әйткәнне кабатлады. Шуннан соң тагын Егеткә әйләнде.
- Менә син, Егет, галәмәт тырышып тылсымлы үнәргә өйрәндең, - диде Профессор, - Егеттән еланга әверелеп, янәдән елан кыяфәтеннән Егет кыяфәтенә кайта торган тылсымга иясең, Шуның өчен сиңа квартир, машина бирәбез, ал. Тик милли хәрәкәткә генә катышма.
Егетнең юләрләр йортыннан тизрәк котыласы килә иде. Ул: "Бер нәрсә дә кирәкми, иреккә генә җибәрегез, - диде. Профессор шунда әйтте".
- Ярар, алайса, бер әйбер дә алмагач, китәрсең иреккә. Тик бер шарт белән. Икенче сынау сараена кереп: "Ча-ча" - дисең дә, чуртанга әверелеп кечкенә тишектән чыгасың.
Егет икенче сынау сараендагы кешеләрне күреп шаккатты! Нәрсә генә кыланмыйлар, кергәндә үк җүләр булганнары да, кергәч җүләрләнгәннәре дә бар. Боларны күргәч, Егетнең өне алынды. Ул тиз генә беренче тылсымлы үнәре ярдәмендә кара еланга әверелде дә, каршыдагы кечкенә тишектән чыгын шылды.
Сакчылар аны шундук тотып алдылар да, тагы капкачлы чиләккә ябып куйдылар һәм бу хәлне Профессорга хәбәр иттеләр.
Кашы-күзе җимерелгән Профессор килә-килешкә үк:
- Ху! - дип акырып җибәрде. Кара елан шундук Егеткә әйләнде.
- Менә нәрсә, Егет, болай хәрәмләшсәң, бу тылсымлы үнәреңне кире алырга да күп сорамам, - дип өркетте. - Чуртанга әйләнсәң генә чыгачаксың бу сарайдан.
Егетне тагы кертеп яптылар сынау сараена. Егет керү белән тырыша-тырмаша башлады "ча-ча" дип әйтеп. Сөягенә кадәр итен салдырса салдырды, әмма дә ләкин чуртанга әйләнде бит. Әйләнде дә бу, каршыдагы кечкенә тишектән чыгып тайды.
Чуртанны тотып алдылар һәм Профессорга хәбәр иттеләр.
Профессор килү белән кулын Кизәнде дә, аягын чүгеп:
- Ху, - диде.
Чуртан шундук Егеткә әйләнде.
- Да, - дип тел шартлатты Профессор Егетнең кыяфәтенә карап.
Ә Егетнең бөтен тәне сөягенә кадәр суелып беткән.
- "Ча-ча", диген дә чуртанга әверел!
Егет тылсымлы сүзне әйтеп чуртанга әверелде.
- Койрыгың белән җиргә сугып алда, "Ху!" дип әйтеп, Егеткә әверел.
Чуртан койрыгы белән җиргә сугып алды да:
- Ху! - диде, тагын Егеткә әверелде.
Шулай итеп, Егет янәдән бер тылсымлы үнәргә өйрәнде.
- Сынауны уздың: кешедән чуртанга әверелеп тишектән чыга алдың. Шуңа, сиңа пенсия книжкасы тиеш, әмма милли хәрәкәткә генә бара күрмә, - дип, Профессор Егеткә пенсия алу хокукы бирә торган кызыл книжка сузды. Ләкин Егеттә пенсия кайгысымыни?!
- Бернәрсә дә кирәк түгел, иреккә генә чыгарыгыз, - дип Профессордан ялварып сорады ул.
Профессор Егетне үгетли башлады:
- Ал пенсия книжкасын, кыяфәтеңә карарлык түгел, сугыш гарипләренекеннән дә хәтәррәк бит яраларың, нәкъ инбалид күк.
Егет Профессорга:
- Мин бит әле гарип түгел, нигә пенсия книжкасы. Нигә миңа милли хәрәкәт? Иреккә генә җибәрегез, - дип үз туксанын тукый.
Профессор уйга калды.
- Ярар алайса, - ди ул. - Пенсия книжкасы да, милли хәрәкәт тә кирәк булмагач, тылсымлы үнәрең үзеңдә калыр. Ә иреккә чыгу өчен сиңа тагы бер сынау сарае узарга кирәк булачак.
Шулай итеп, Егетне өченче сынау сараена ябып куйдылар. Бу сынау сараенда төрле кеше үтерүчеләр, кыйнап гарипләндерүчеләр, хатын-кыз көчләүчеләр, имеш. Аларныц иц зур теләкләре - сынау сараенда үзләрен тиле итеп күрсәтеп кылган зиналары өчен хөкем җаваплылыгыннан котылу, имеш. Алар үзләрен җүләргә чыгару өчен үз-үзләренең күз-башын җимерергә тиеш булалар, ләкин үзләренең башларын үзләре җимерә алмыйлар. Акыллы кеше үзенең башын үзе җимерә аламыни? Мондый нәрсәне чын тилеләр генә булдыра шул.
Менә Егет сынау сараена килеп керде. Уртада бер дию хәтле акыллы җүләр кирпеч ватып маташа иде. Ул бөтен кирпечне алдына куя да:
- Кия! - дип акырып вә чиелдап кирпечкә суга, кирпеч урталай сына.
Егет тау чаклы өелгән ватык кирпечләргә карап: "Ул монда азапланган инде шактый гына", - дип нәтиҗә ясады.
Егеткә бөтен кирпечләр кызганыч булып тоелды, чөнки аларның авылында кирпечләргә һәрвакыт кытлык иде.
Егет дию чаклы акыллы җүләргә карап:
- Нигә кирпечне ватып әрәм итәсең? - диде.
Дию чаклы акыллы җүләр котырынган күзләре белән Егеткә карап акырды.
- Кирпеч ватмыйча, синең башыңны ватыйммыни?!
Егет куркуга калды. Куркуы шулчаклы зур иде - стенаны башы, аягы, кулы белән, "кия-кия" дип акырып, төя башлады. Исәбе диварны типкәләп тишәргә, теге якка чыгып шылырга иде.
Күпме шулай азаплангандыр тишек ясыйм дип. Анысын Алла Тәгалә үзе генә белә. Менә бер мәлне, төя торгач, стена җимерелеп төшмәсенме?!
Егет тиз генә ачыклыктан теге якка чыгып качмакчы булды, ләкин аны тышта торучы сакчылар бик тиз тотып алдылар да, бәйләп салдылар.
Сакчылар Егетнең сынау сарае диварын җимереп чыгуы турында Профессорга хәбәр иттеләр.
Профессор килде дә җимерек диварны карады. Карагач, сакчылардан сорады:
- Стенаны лум, кувалды белән ватмадымы? - дип.
- Юк, диләр сакчылар бертавыштан, - кул белән генә ватты. Бер атналап азапланды бугай "кия-кия", дип акыра-акыра.
Профессор Егеткә карады. Егетнең исә бер кулы сынган, муен сөяге чатнап, башы кәкрәйгән иде, Шуларны күргәч, Егетнең диварны җимерүенә Профессорның шиге калмады. Ул кырыенда торучы Баш Психка:
- Егетне Үле һәм Тере суы сибеп терелтегез, - дип боерды. -Мөмкин кадәр тизрәк, - дип тә өстәде.
Егетне Үле һәм Тере суы белән тиз генә дәвалый башладылар. Егет җиде сәгать чамасы вакыт арасында бөтенләй сәламәтләнеп бетте.
Профессор аның янына килде:
- Стенаны коры кул белән җимерә алуың турында таныклык ал. Ул таныклык белән кеше үтерсәң дә, гарипләндерсәң дә өтермәнгә утыртмаслар, - диде.
Егет сынау сарае эчендә калган дию чаклы адәмнең котырган чыраен искә төшереп:
- Бернинди дә таныклык кирәк түгел, - диде.
- Бер-бер хәл булса, кирәк булыр.
Ләкин Егет нык итеп:
- Миңа нигә ул? Кеше үтерергә дә, гарипләндерергә дә җыенмыйм, - диде.
Профессор аны иреккә чыгарырга булды. Барлык документларын белешмәләр бүлмәсеннән алып килергә кушты, Егет вак-төяк әйберләрен җыештырып төенчеккә бәйләде ди белешмә бирүчегә китте.
Белешмә бүлмәсендә аны Брежнев патшаның тугры хезмәтчеләреннән берәү:
- Менә нәрсә, Егет. Син хәрби хезмәттән азат ителәсең. Синең психик авыруың бар икән. Менә кара, - дип Егетнең хәрби билетын ачты да ниндидер аңлашылмый торган сүзләр укып күрсәтте. Бу аңлашылмый торган сүзләр КГБ шифровкасы иде. Ә анда исә мондый бюрократик боерык сүзләре язылган иде: "Эшкә алмаска! (Америкага чыгып эшләсен). Америкага чыгып эшләргә виза бирмәскә! (Капиталистик илгә эшләп безгә зыян китерүе бар)".

Җирдәге шушы вакыйгалар күккә ашып Аллаһ Тәгаләгә иреште. Аллаһ Тәгаләнең бу башбаштаклыкларга җен ачуы чыкты.
- Әгәр дә мәгәр Егеткә биргән тылсымнарыңны кире ала алмасаң, җаныңны алырга Газраилне сәгате-минуты белән яныңа җибәрәм, - диде ул Профессорга хәбәрләшү аппаратыннан.
Профессор Егет янына килде дә гаепле кеше сыман әйтте:
- Тылсымлы үнәрләреңне җүләрләр йортында калдыр. Аллаһ Тәгалә шулай тели, - диде.
Егет исә башын кисәргә бирсә дә сүзен бирми торган бер киребеткән адәм актыгы иде.
- Тылсымлы үнәрләрне бирмим, - диде. - Мин аларны Монда калдырырга җүләрмени. Үзем өйрәндем - үземдә кала. Бетте, китте, - диде.
Профессор тапшыргычтай Аллаһка:
- Теге Егет, тылсымлы үнәрләрне беркемгә дә бирмим, ди. Бетте, китте, ди, - дип хәлнең катлаулырак икәнен аңлатты.
Аллаһ:
- Ул җүләр белән кәнфитләнеп тормагыз. Теге дөньяга... бу дөньяга диюем инде... озатыгыз. Бер җүләр юкка чыкканнан дөнья җимерелмәс әле, - дип боерды.
- Теге дөньяга озатырга ярамый.
Аллаһ гаҗәпкә калды:
- Нишләп?
- Егет тылсымлы үнәрләре белән Теге дөньяда нишләп бетмәс?!
Аллаһ Профессор белән төшенке генә килешеп:
- Алайрак икән, - дип куйды. Үзе: "Егеттән тылсымлы үнәрләрне алдалап алырга кирәк" дип уйлады. Шуңа күрә Профессорга:
- Син ул Егеттән сораштыр әле: нәрсәгә күбрәк ышана икән? Ата-анасынамы, туган җиренәме, коммунизмгамы? - дип боерды.
Ләкин Профессорның әзрәк үзенең дә башы эшли иде. Ул Аллаһ ярдәменнән башка гына Егеттән тылсымлы үнәрләрне алдалап алырга карар итте.
Профессор Егет янына килеп:
- Тылсым үнәрләреңә документлар тутырмагансыңдыр бит! Әйдә документлаштырабыз. Документларсыз ул үнәрләр начар була, - дип юмакайлый башлады.
- Булсын, - диде Егет, Профессорның юмакайлавына исе китмичә.
- Ничек, "Булсын..."? Документлары булмагач, ул тылсымлы үнәрләреңнең гамәли көче юк. Тормышта аларны куллансаң, сине хөкем итәчәкләр.
Егет Профессорга карап бер дә аптырамыйча:
- Синең сүзләрең дә гамәли көчкә ия түгел, - диде.
Профессор аптырап калды.
- Ничек?
- Тылсымлы үнәрләр минем кулда, ә документларның кирәге юк. Үнәрләр минем кулда булгач, документларның ни хаҗәте бар?
Шунда гына Профессор Егет белән бу турыда бәхәсләшеп торуның мәгънәсезлек икәнен аңлады.
- Ярар. Тылсымлы үнәреңне документлаштырмасаң документлаштырмассың. Ләкин берничә сорауга гына җавап бир.
- Нинди сорауларга?
- Тормышта нәрсәгә ышанасың?
- Ничек инде?
- Әйтик, ата-анаңа ышана идеңме?
- Юк.
- Нигә ышанмыйсың?
- Чөнки алар алдакчылар, гел алдашалар иде.
- Ә дәүләт җитәкчеләренә ышана идеңме? Гел дөресен сөйләүче коммунист дәүләт җитәкчеләренә?
Егет чирканып:
- Юк, - диде. - Алар ата алдакчылар.
- Акчага, байлыкка ышанасыңмы соң?
Егет уйлап та тормыйча:
- Юк, диде.
- Ник?
- Чөнки акча һәм байлык кешене котыртып агулый. Шулай итеп, кеше акчага һәм байлыкка хуҗа булмый, ә киресенчә - акча һәм байлык кешегә хуҗа була.
- Кызларга ышанасыңмы соң? Чибәр, акыллы, булдыклы кызларга?
- Юк.
- Үлемгә ышанасыңмы?
- Юк.
Профессор тере җүләргә карагандай Егеткә карады.
- Соң син, дурак, берәр нәрсәгә ышанасыңдыр бит?
Егет куркыбрак кына:
- Ышанам, - диде.
- Нәрсәгә?
Егет як-ягына куркынып карый-карый:
- Әйтергә куркам, - диде.
- Әйт, курыкма.
- Куркам...
- Әйт, курыкма, берсе дә ишетмәс.
Егет шуннан соң гына пышылдап:
- Аллаһка гына ышанам, - диде.
- Бүтән бернәрсәгә ышанмыйсыңмыни?
- Бер нәрсәгә дә, бары тик Аллаһның үзенә генә ышлнлм, - диде Егет.
Бу юлы Профессор аның тавышында азрак кыюлык гымли бер нәрсәне шәйләп алды.
Профессор тапшыргыч янына килде дә:
- Егет бер нәрсәгә дә ышанмый. Бары тик Сиңа - Аллаһка гына ышана, - дип хәбәр итте.
Аллаһның җанына бу хәбәр хуш килде, шуңа күрә, ул Профессорга шундук:
- Егет минем кеше, аны үзе өйрәнгән "шу-шу", "ча-ча", "кия-кия" үнәрләре белән тулы иреккә җибәрегез, - дип боерды.
Егетне җүләрләр йортының хезмәткәрләре, сәмәлүткә утыртып, Татарстанга озаттылар.
Аллаһ Профессорны җүләрләр йортының баш врачы вазифаларыннан азат итте дә, үзе янына чакыртып алды.
Профессор Аллаһ янына килгәндә дә айнып бетмәгән иде.
Аллаһ аңа болай диде:
- Менә сиңа бер көн, шул көн эчендә Егетнең кан дошманын бел. Белмәсәң, башыңны Газраил бетерәчәк. Болай да җүләрләр йортында эчеп ятып канга күп тоз салдың.
Икенче көнне Аллаһ Профессорны тагый үзе янына чакыртып:
- Белдеңме? - дип сорады.
- Белдем.
- Нәрсә?
- Аракы.
- Бирермен мин сиңа аракыны!
- Аракы, аракы, аракы инде Егетнең кан дошманы.
- Ничек аракы?
Профессор аңлата башлады:
- Аракы эчүдән курка Егет. Аракы эчсә, мие сыекланып китә аның. Шуңа, аракы эчүдән зиһенем таралыр, дип курка. Хәзер аның аракыны өч ел авызына да алганы юк.
Аллаһ:
- Менә нәрсә, Профессор. Егетнең дошманы булган аракыны кырыена куй. Кирәге чыгуы бар. Ә үзеңне Егет янына күз-колакчы итеп билгелим.
Профессор күктән җиргә төшеп Егет янына килү белән:
- Егет, мине синең янга җибәрделәр. Ярдәмчең булырмын. Танышып алу хөрмәтенә азрак эчеп алыйк, - дип Егетне аракы эчәргә кыстый башлады.
Егет:
- Мин эчмим, - дип эчүдән катгый баш тартты.
- Эчмәсәң эчмәссең, - диде Профессор. Үзе генә эчә башлады, Ә Егетнең өлешен кырыена куйды.
Егет Профессорның эчкәнен аптырап карап торды-торды да урамга чыгып китте. Урамнан кергәч тагын аракылы стаканга карай куйды. Өстәл уртасында торган бу стакан аңа фикер йөртергә комачаулый иде. Аның үтереп башы авырта башлады. Шунда ул Профессордан калган Аллаһ биргән аракыны эчте. Аллаһ Егеткә аракыны эчертергә теләмәгән иде, югыйсә. Аракыны эчкәч, Егетнең башына җиңеллек килде.
Уйлана торгач, Егет шәһәргә барып эшкә урнашырга булды.
Ул шәһәргә килеп бер оешманың кадрлар бүлегенә кереп:
- Берәр нинди эш юкмы? - дип сорады.
- Бар.
- Нинди?
- Нинди һөнәрең бар, бөтенесенә дә эш була. Документларың гына булсын.
Егет дәшмичә генә документларын җитәкчегә бирде. Ул хезмәт кенәгәсен карап:
- Монысында тәртип, эш тә бар, - диде.
Аннан ул Егетнең хәрби билетын актарып карады. Карагач, Егеткә аптыраштан елмаеп:
- Синең шаукым авыруың бар икән. Без андыйларны эшкә алмыйбыз, - диде.
Егет җитәкченең астыртын елмаюыннан барысын да аңлады, Ул кабинеттан башын аска иеп чыгып китте. Урамга чыкты да бу, китте шулай урам буйлап аптырап. Бара бу, бара, һаман бара. Бара торгач, килеп чыкты досаф дигән җиргә. Бу оешмада шоферга укыталар, имеш. Егет досафның директоры янына кереп:
- Шоферга укырга телим, - диде.
- Документларың бармы соң?
- Бар.
Директор хәрби билетны карый да, Егеткә астыртын гына елмаеп:
- Егет, синең билетыңда "психик авыру бар" дип язылган. Мондый кешеләргә шофер булып эшләү тыела, - диде.
Шулай дигәч, Егет башын иеп чыгып китте урамга. Бара бу урамнан, бара, һаман бара. Бара торгач, килеп чыкты бер спортзалга. Монда яшь егетләр йодрык сугышы - бокска өйрәнәләр икән. Егет: "Әһә, мин дә бокска өйрәнәм дә профисанал булам, аннан бокслашып акча эшли башлыйм. Профисанал булмасам, юлбасар рэкетка китәрмен. Шәт, чәйлек кенә булыр әле акчасы", - дип уйлады һәм өйрәтүче янына килеп:
- Бокска өйрәнергә телим, - диде.
Тренер Егетнең хәрби билетын карады да, Астыртын гына елмаеп:
- Синдә психик авыру бар икән. Андыйларны бокска алмыйлар - йодрык сугышыннан котырып китүең бар, - дигән була.
Егет нишләсен? Чыгып китте тренер яныннан. Хәзер Егетнең күңеле бөтенләй кителде инде. Кителми ни? Өч җирдә дә аңардан баш тартсыннар әле! Егет автовокзалга килде. Авылга кайтырга иде. Әмма автобус килергә иртәрәк икән. Шуннан, Егетнең күзе гәзит-журнал киоскына төште. Карый, анда өч китап тора. Берсе - "Умартачыга ярдәмлек", икенчесе - "Правила дорожного движения", өченчесе -"Кун-фу". Бу өч китапны Егет сатып алды да авылына кайтып китте.
Кайтты да Егет, беренче китапның беренче битен ачты. Укый башлады. Шул вакыт китап телгә килмәсенме!
- Син умарта корты тәрбияләргә җыенсаң, миннән әллә ни нәрсәгә өйрәнә алмассың. Сине ул үнәргә умарта кортлары үзләре өйрәтер, - ди.
Ярар. Егет алды хәзер "Правила дорожного движения" китабын. Китапның беренче битен ачуы булды, китапның телгә килүе булды:
- Әй, Егет! Син миннән әллә ни нәрсәгә өйрәнә алмассың, юлда йөри торгач, матаең үзеңне өйрәтер, - ди.
Өченче китапны алды да Егет, беренче битен ачты. Шунда китап телгә килде дә әйтте:
- Әй, Егет! Син миннән әллә ни нәрсәгә өйрәнә алмассың, сине дошманнарың кыйный-кыйный үзләре сугыш фәненә өйрәтер, - ди. - Алар кыйнаганда түзә торган бул. Аллаһ түземле булырга куша, - ди.
Егеткә Аллаһ өч тылсымлы китап биргән була шул. Егет китапларының сөйләшә белүенә бик тә шатланды. Бөтен вакытын шул китаплар белән сөйләшеп үткәрә башлады.
Менә бер дә бер көнне атасы моның кулыннан шул китапларын тартып алды да ишек алдына болгап атты.
- Паразит, әрәмтамак! - ди атасы. - Бер җирдә эшләмичә ашап кына, бала-чага сыман, китап укып ятасың монда. Чыгып кит өйдән! - дип акырды.
Анасы да аңа кушылды:
- Паразит, өйдән чыгып кит, оятсыз, әрәмтамак, - диде.
- Шауламагыз гына, хәзер чыгып китәм, - диде Егет, һәм, шулай итеп, үзенең өч китабын, ясап куйган бер умартасын әрҗәле матаена салып су буендагы таллыкка чыгып качты.

Гайбәтче анасы исә икенче көнне урамга чыгып:
- Теге тиле чак суймады. Күкрәк сөтен имезеп малай түгел, кара елан үстергәнмен икән, - дип гайбәт сатарга тотынды. - Аллаһ каргышы төшсен кабахәткә! - дип авызыннан ут чәчеп йөрде.
Егеткә Аллаһ каргышы төшмәде. Чөнки ул Аллаһка ышана, ә әнисе ышанмый иде.
Егет аптырап беренче китабының урта бер битен ачты. Китапны ачуы булды, тегесенең телгә килүе булды:
- Борчылма, Егет, мине әз-әз генә булса да укы, бер-бер кирәгем чыгар, - диде.
Шуннан ул икенче китапны алып, урта бер битен ачты. Китап телгә килеп:
- Борчылма, Егет, мине аз-маз булса да укыштыр. Бер-бер файдам тияр, - диде.
Егет өченче китапны кулына алып урта бер битен ачты, китап телгә килеп:
- Борчылма, Егет! Мине аз-аз гына булса да укы, ми ис» укысаң, үзеңне азрак кыйнарлар, - диде.
Шулай итеп, Егет өч китапны да укый, өйрәнә башлады.

Егет үзенең тылсымлы үнәре белән барлык җәнлекләргә, кош-кортка, бөҗәкләргә әверелеп карады. Аларның ачмы-тукмы, чирлеме-юкмы икәнен белергә өйрәнеп күп вакытын, көннәрен үткәрде.
Ул үзенең янәдән тылсымлы үнәргә өйрәнүенә бик тә шатланды. Хәзер Егет үзен бик көчле сизә иде.
Шуннан, ул үзенең тылсымлы үнәре ярдәмендә төрле кешегә әверелеп карарга булды. Хатын-кызга да әверелеп карады ул, олы яшьтәге ир-атка да әверелде. Бала-чага булып та карады, үләлмичә яткан карт бабайга да әверелде...Ул иң соңыннан бай, акчалы Егеткә һәм ярлы кешегә әверелеп карады.
Нигәдер аңа бай һәм акчалы Егет булу бик тә ошады.
Шулай итеп, Егет Аллап ярдәме белән төрле-төрле кешеләргә әверелеп, аларның ни-нәрсә уйлаганнарын, борчуларын, шатлыкларын, чирләрен белергә өйрәнде.
Шуннан, ул акчалы бай Егет булып шәһәргә китте. Шәһәргә килгәч базардан төрле тәм-том алып, таксига утырып авылга кайтып китте.
Күрше-тирәдәге карчык-корчык Егетнең шулай җиңел машинада гына йөрүен күреп: "Бу мөртәт бөтенләй ычкынып бара ахры", - дип куркыша-куркыша гайбәт саттылар. Ләкин алар аз гына ялгышалар иде. Хәзер Егет акчага да, байлыкка да, дан-шөһрәткә дә кызыкмый иде. Чөнки Егет үзенең "ча-шу" үнәре ярдәме белән әллә нәрсәләр майтара алганын аңлый башлаган иде инде.
Егет бер көнне "Умартачыга ярдәмлек" китабының соңгы битен ачты. Китап телгә килде дә әйтте:
- Кеше эшләүдән дә, картаюдан да үлми. Үлсә дә физиологик яктан гына үлә. Ә аның җаны исә тәненнән аерылып мәңгелеккә күккә аша. Кеше үлми, ул - мәңгелек. Аллаһ Тәгаләнең язылмаган кануны шундый.
Шуннан Егет икенче китабының соңгы битен ачты. Китап телгә килде дә әйтте:
- Кеше күпме генә юлда йөрсә дә арып егылмый, күпме генә авариягә эләксә дә үлми. Үлсә дә физиологик яктан гына үлә, ә аның җаны исә тәненнән аерылып мәңгелеккә күккә аша. Аллаһ Тәгаләнең язылмаган кануны шундый.
Егет өченче китабының соңгы битен ачты. Шуйда, китап телгә килде дә әйтте:
- Кешене күпме генә кыйнасалар да, хәтта кыйнап үтерсәләр дә ул үлми. Үлсә дә физиологик яктан гына үлә, ә аның җаны исә тәненнән аерыльш мәңгелеккә күккә аша. Аллаһ Тәгаләнең язылмаган кануны шундый.
Егетнең яңа тылсымлы үнәр үзләштерүе турындагы хәбәр күккә ашып Аллаһка барып ирепгге.
- Алай икән, - диде Аллаһ Профессорга. - Егет артыннан күзәтүеңне арттыр. Шәһәргә барып милли хәрәкәткә, берәр сәяси партиягә кушыла күрмәсен, рэкетирлар белән дә әшнә булып китүе бар. Тегеләре белән дә, болары белән дә бәйләнешмәсен! Егет алар кулында коралга гына әйләнәчәк. Сакла аны! Аллаһның әмере шундый.

Көннәрдән беркөнне Егет Горбачевны ярата, якын итә башлаганын аңлады.
Егет үзенең бу юләрлегенә шаккатты: "Ничек инде ир-ат кеше ир-ат кешене ярата икән", - дип уйлады. Шуннан соң, ул үзенчә нәтиҗә ясады: "Юк, бу чаклы ук җүләрләнергә ярамый, кешеләр көләр. Иң әйбәте - аның кызын яратырга кирәк. Шулай шул! Берәр миңа калган кызы бардыр әле!
Ул үзенең Горбачевны һәм аның кызын ярата башлавы турында Кремльгә хат язарга булды.
Бу вакытта аны Профессор күзәтеп тора иде. Ул эшнең зурга китүен сизеп, шушы хәбәрне күккә ашырып Аллаһка тапшырды:
- Егет хат яза, - диде ул.
- Язса, ни булган? - диде Аллаһ бер дә гаҗәпләнмичә.
- Ничек "Ни булган?" Кремльгә яза бит ул хатны.
- Нәрсә дип яза соң ул анда? - дип Аллаһ хат белән кызыксына башлады.
- Нәрсә дип булсын? "Горбачев, миң сиңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым", - дип.
Шуны ишеткәч, Аллаһ чак тәхетеннән сикереп тормады.
- Ул ахмак әллә бөтенләй туарылып ычкындымы?!
- Исерде ул шактый гына.
- Алай икән, - дип Аллаһ азрак тынычланды. Аннан Профессорга катгый итеп:
- Күп эчмәсен! - дип боерды.

Егет Горбачевка хат яза башлады. Ул: "Сәлам, Горбачев бабай!" - дип куйды да, уйга калды. Чыннан да, Егет Горбачевны "бабай" дип олылап яза иде. Чын күңеленнән. Ә элеккеге "бабайлар"ның барысын да ошатмаган, яратмаган иде.
Ленинны кысык күзе белән астыртын карап торганы өчен яратмады. Мондый карашлы кешедән теләсә нинди этлекне көтәргә була. Чыннан да, Ленинның беркатлы бәндәләргә коры мандат кәгазе тоттырып чит җирләргә революция ясарга җибэрттерә торган кабахәт гадәте бар иде. Горбачев, әнә, Әфганстанга керткән гаскәрләрен чыгарттырды. Ә Ленин, 17нче союздаш республика турында Хыялланып, Пакистанга 100 мең кешедән торган гаскәрен керткән булыр иде.
Сталинга да охшамаган иде Горбачев бабай. Сталин кеше белән сөйләшкәндә гел трубкасын тарта торган иде. Әйтерсең лә, тәмәке төтене белән кешене агуларга тели. Җитмәсә, 58 нче маддасе белән илдәге бар кешенең котын алып бетергән иде.
Хрущевны да ошатмады Егет. Хрущев, хакимияткә килү белән, кешеләрнең авызларыннан актык ризыкларын тартып алып, кулларына кукуруз чәкәне тоттырды. Витамин, янәсе.
Шуларны исенә төшергәч, өзелгән хатын дәвам итте: "Горбачев бабай, мин сине беренче күрүдә үк ошаттым. Яхшы кеше икәнеңне күңелем-җаным сизгән иде. Их, Горбачев бабай! Авылда бөтенесе сине күрәлмиләр. Алар аңгыралар. Бер нәрсә дә аңламыйлар. Син бит аларга иң зур нәрсә - Ирек бирдең. Михал бабай, син аларга үпкәләмә, чөнки аларны синең урында торган элекке денсез җитәкчеләр шулай тәрбияләде. Михал бабай, мин сине яратам. Синең анда берәр калган кызың юкмы? Кызың булса, аңа өйләнер идем. Чорын үтеп, ул кадәр чибәр булмаса да ярый. Курыкма, мин ул чаклы әшәке җанлы кеше түгел. Мин кызыңны кыйнамам, хатын-кызны кыйнарга түгел, кочакларга гына кирәк аны. Син бу юлларны укыгач, уйлыйсыңдыр инде: минем кызга ияләшеп, Кремльгә якынаерга тели, дип, Брежневның кияве Чурбанов сыман. Мин алай уйламыйм, Михал бабай, ипидер менә. Алай уйласаң, үпкәлим. Үзеңә дә, кызыңа да".
Шул сүзләрне язып Егет йокыга китте. Профессор Егет янына килеп хатны алды да, күккә ашырып Аллаһка тапшырды. Аллаһ Тәгалә, хатның эчтәлеге белән укып танышкач, "Горбачев исерекләр язган хатларны укып тормый, моныкын да укып тормас", -дип уйлап хатны үзендә калдырды.

Егет иртән йокысыннан торды. Кичә язган хаты исенә төшеп, аны эзли башлады. Эзли-эзли дә тапмагач: "Күрәсең, почта ящигына илтеп салганмындыр", - дип уйлады. Шуннан, уйлады-уйлады да, Горбачевның кызын барып күрергә булды.
Мәскәүгә килеп төшү белән, Кызыл мәйданга такси белән сыпыртты. Таксист:
- Мавзолейга Ленинны карарга барасыңмы? - дип сорады.
Егетнең: "Шул үләксәне карап йөрергә ахмакмыни мин, лутчы Горбачевның кызын караштырам", - диясе килде, ләкин берни әйтмәде.
Таксистның үзе турында "тиледер" дип уйлавыннан курыкты. Шуңа күрә, Егет таксистка:
- Әйе, Ленинны карарга барам, - дип алдашты.
Егет, Кызыл мәйданга килеп Ленин мавзолеена керергә теләп озын чиратка баскан кешеләрне күргәч: "Бу ахмаклар шул нәрсәне карар өчен чират торганчы, колбасага чират торсалар, ашказаннарына ризык булыр иде, ичмаса", - дип уйлады.
Менә Егет Кремльгә килде дә, ничек эчкә үтәргә икән, дип баш вата башлады. Уйлады-уйлады да, Горбачевның кызы янына ата мачыга әйләнеп керергә булды. Аның хыялы Горбачев кызының алдында азрак мачы сурәтендә сырпаланып алу иде.
Хөрмәтле укучы, үзең дә беләсең бит кызларның мәчеләрне алларына куеп сыйпап, иркәләп утырырга яратканнарын. Егет тә мачы сурәтенә кереп кызлар алдында сырпаланып ятса әллә ни гаеп булмастыр, шәт.
Менә Егет "ча-шу" үнәре ярдәмендә ата мачыга әверелде. Мачы форточка янына килеп эчкә узарга гына маташкан иде, мачыны КГБ этләре сизеп алды. Сизеп алдылар да, һау-һаулап куа да башладылар. Мачы җәһәт кенә чормага менец тайды, ләкин тегеләр дә калышмадылар. КГБ этләреннән тиз генә котылып буламыни?! Шуннан, мачы, бик тә куркып, чыпчыкка әйләнде, әйләнде дә һавага күтәрелеп:
- Чирик, чирик, - дип очып китте.
КГБ агентлары:
- Бу бездән чырык-чырык көлә, - дип наганнарын чыгардылар, чыпчыкка төзәп шарт-шорт ата башладылар. Чыпчыкның йонын коеп тәненә пулялар ышкылып оча башлады. Чыпчыкның йөрәге алынып: "Төз аталар дошманнар, ну ничауа. Мин чебенгә әйләнсәм, тидерә алмаячаксыз", - дип уйлады да, "ча-шу" үнәре ярдәмендә чебенгә әверелде. КГБ агентларының чебенгә тидерерлек осталыклары юк иде. Каян булсын ди ул чаклы осталык аларда. Чебенгә тидерү бит ул ике адымнан халык дошманнарын стенага терәп ату түгел.
Егет Горбачевның кызын күрергә чебен кыяфәтеңдә керергә булды. Хәзер Егетнең исәбе Горбачев кызының колак йомшагын әз генә тешләп чыгу иде.
Егет чебенгә әйләнеп Кремльгә кереп китте. Кремль сакчылары бер нәрсә дә сизмәделәр. Чебен кабул итү бүлмәсенә генә үткәч, ят безелдәүне Раиса Максимовка сизеп алмасынмы?! Әй тотынды Раиса Максимовка чебенне дихлофос белән сиптереп куарга.
Чебен-Егет аның кулындагы дихлофосның нәрсә икәнен бик яхшы белә иде. Шуңа күрә, ул үзенең "ча-шу" үнәре ярдәмендә противогаз кигән чебенгә әверелде.
Раиса Максимовка чебенне үтерә алмагач: "Дихлофос урынына буш һава тутырганнар бугай", дип уйлады. Шуннан, ул чебенне чәбелдек белән куа башлады. Чебен шундук, Раиса Максимовка күрмәсен дип, тузан бөртегенә әйләнде. Тузан-Егет шунда: "Хәзер тузан бөртеге булгач, берәрсенең аягына ияреп Горбачев кызы янына керергә була", дип уйлады. Егет аяк киеменә тузан бөртеге булып иярә иярүен, ләкин тузан бөртеген ишек төбендәге юеш чүпрәк белән сөртеп аталар...
Аллаһ, моның интеккәннәрен күреп, үзенең теләген күктән җирдәге Егеткә җиткерде: "Егет, Горбачев кызы күптән кияүдә бит инде, борыныңны теләсә кая тыгып йөрмә. Югыйсә, үзеңне КГБшниклар тузан бөртегенә әйләнгәнче төярләр", - дип кисәтте.
Егет исә, Аллаһның теләгенә каршы килеп булмаганын аңлап, янәдән шул бәрәңге Татарстанына кайтып китте. Кайтты да чәй куйды. Егетнең чәй эчәсе килә иде. Озак та тормый чәй кайнап чыкты. Чәй пешерергә уйлаган иде, чәе беткән икән. Ул кибеткә китте.
- Бер кап чәй бир әле, - дип сатучыга акча бирмәкче булган иде, ләкин тегесе:
- Талонга гына, - диде.
- Ничек?
- Ничек булсын, кеше башына айга ике пачка чәй.
- Нишләп алай соң ул?
- Мин уйлап чыгарган талон түгел, беләсең килсә, Горбачевтан барып сора. Сатучы шулай дигәч, Егетнең бик тә ачуы килде. Ул шул ачудан Һиндстанга барырга булды, һинд чәе алып кайтырга инде. Барганда Һиндстан гражданины кыяфәтендә самолетка утырды, таможня хезмәткәрләре бернәрсә сизмәделәр. Ә кайтканда исә, Россия гражданины кыяфәтендә, бер төенчек һинд чәе тотып, самолет белән кайтты. Монда да таможня хезмәткәрләре берни сизмәделәр. Егет Аллаһ ярдәме белән чәйле дә булды. Ул тирләп-пешеп чәй эчкәч, елга буена чыгып ятты. Елгага карап ята торгач, аның су буйлап агып китәсе килде. Егет күп уйлап тормады:
- Ча-ча! - дип чуртанга әйләнде дә, елга уңаена агып китте. Ага бу елга буйлап, ага, һаман ага. Шулай агып бара торгач, чуртан бер елга тамагына килеп җитте. Агып барудан туктады да чуртан, яр буена чыгып азрак хәл җыеп ятарга булды. Күпме шулай яр буенда яткандыр, анысын Аллаһ Тәгалә генә белә.
Менә бер дә бер мәлне каршыдагы өянке төбенә бер кыз белән бер егет килеп чыкмасынмы? Алар өянке төбенә килеп кочаклашып утыра башладылар. Егет белән кыз шулай төн урталарына чаклы кочышып утырдылар да, төн таңга авыша башлагач кайтып киттеләр.
Чуртан-Егет икенче көнне дә бу урынга килде. Икенче көнне өянке төбенә килгән кыз үзе булса да, егете икенче иде. Алар төн урталарына кадәр икесе өянке төбендә кочышып утырдылар да, төн таңга авышкач кайтып киттеләр.
Чуртан-Егет тә теләр-теләмәс кенә кайтып китте. Хәзер Егетнең дә инде бу кызны кочаклап карыйсы килә башлады. Теге чүлмәкчедән күрмәкче сыманрак.
Өченче көнне чуртан-Егет өянке төбенә килде. Өянке төбендә кыз бүген берүзе генә булмасынмы?! Чуртан-Егет шунда: "Бәрәч, Аллаһның хикмәте, бүген кызны кочакларга минем чират җиткән ахры", - дип бик тә куанды.
Егет "ча-шу" үнәре ярдәмендә алтын чуртанга әйләнде дә, кыз янына йөзеп килеп:
- Әй, кызый, миңа утырып йөзәргә телисеңме? - дип сорады.
Кыз шундук риза булды. Кемнең инде алтын чуртанга утырып йөзәсе килмәсен, ди. Менә Егет кызны сыртына утыртты да, елга уртасына йөзеп китте. Хәзер кызның бу алтын чуртанны үзенә ияләштерәсе, үзенеке генә итәсе килә бит. Ул Чуртан-Егеткә карап:
- Әй, чуртан, йөзеп арымадыңмы әле? - дип сорады.
- Юк әле, - дигән булды Чуртан-Егет.
- Арыгансыңдыр инде. Әйдә безгә чәй эчәргә кайтабыз.
Алтын чуртан шундук риза булды.
Алар икесе кызның өенә кайтып киттеләр. Егет белән кыз өйгә керделәр дә, кара-каршы утырып чәй эчә башладылар. Шул чак ишек алдында мотороллер тырылдаганы ишетелде. Кызның атасы белән анасы сыерларга курмы алып кайтканнар икән.
Тавышка Кыз белән Егет тә ишек алдына чыктылар. Егет күз ачып йомган арада мал курмысын сәндерәгә өеп тә куйды. Әби белән бабай Егетнең шулчаклы җитез булуына шаккаттылар, хәтта бабайның дулкынланудан кулы калтырый башлады. Бабай әбинең колагына гына:
- Бу Егетнең ниндидер тылсымы булырга тиеш, гади егет түгел бу, - ди.
- Шулай шул, кулга төшерәсе иде шуның тылсымын! Бабайның баш азрак эшли - ир-атта хатын-кыз башымыни.
- Моны үзебезнең кияү итәргә кирәк, яисә йортка кертергә. Йортка кертсәң тагы да яхшырак, - диде.
Бабайның бу сүзе белән әби шундук килеште.
- Кыз янына йортка кертергә дисеңме? Шәп! Җитәр! Кыз да күп егетләр белән йөрде. Югыйсә, авылда сүз таралуы бар.
Кыз аларның сүзенә катышмады. Ул эчтән генә: "Егет кулга эләксә, мин аны нишләтергә белер идем... Уч төбендә генә биеп торыр иде", - дип уйлады.
Әби, бабай, кыз Егетне капкага чаклы озата чыгып:
- Иртәгә дә кил, - дип елмаеп артыннан карап калдылар.
Булган хәлләрне Профессор күккә ашырып Аллаһка тапшырды.
- Егетнең бер кызга күзе төште, - дип.
- Төшсә, ни булган?
- Ничек, "төшсә ни булган"? Кызның атасы белән анасы аның башын ашаячаклар бит!
- Ә кыз үзе кем соң?
Нәфесен тыялмаган бер азгын кызый шуңда.
Аллаһ уйга калды. Азрак уйлап торгач, Профессорга:
- Егетне кыз янына җибәрми тор, - дип боерды.

Шулай итеп, Егет көн дә кызны күрергә йөри башлады. Бабайның үзенең дә умарталары бар икән. Егет аюга әйләнеп, бабайның умарта кортларын карады. Бабай рәхәткә тиенде хәзер. "Карл Маркс язган коммуңизм шушы буладыр инде", - дип шатланып куйды.
Әбигә дә ошый башлады Егет. Чөнки бабай хәзер аңардан акыра-акыра аракы таптырмый, Егетнекен генә эчә.
Профессор Егет белән бер-бер төрле сәер хәл булганын аңлады. Егет хәзер теләсә нәрсәгә әверелеп җүләр сатып йөрми. Әйләнсә дә аюга гына, яки акчалы Егеткә генә әйләнә башлады.
Профессор Егетнең тел төбен тартып карарга булды. Ул Егеттән:
- Бабай ниндирәк соң? - дип сорады.
Егет уйлап та тормыйча җавап бирде:
- Яхшы кеше. Гел миңа карап елмаеп кына тора.
- Әбиең нинди?
- Әби дә яхшы кеше: көне буе аларда эчеп ятабыз, бер сүз дә әйтми. Берәр җүнсез хатын булса күптән участковыйны чакырткан булыр иде.
- Кызы ничегрәк?
Егет җавап бирмәде.
- Умарталарны карыйсы бар, - дип Профессор яныннан торып китте.
Профессор әлеге сөйләшүне күккә ашырып Аллаһка тапшырды.
- Егет теге кызга гашыйк булган ахры, - дип.
- Кыз Егетне яратамы соң?
- Юк.
- Яратмагач, Егет аңа нигә?
- Кулга алып кол итү өчен.
- Әби Егетне яратамы соң?
- Юк.
- Яратмагач, Егет аңа нигә?
- Кулга алып кол итү өчен.
- Бабай Егетне яратамы соң?
- Юк. - Алайса Егет аңа нәрсәгә?
- Кулга алып кол итү өчен.
Аллаһ Профессордан шул хәбәрне ишеткәч, уйга калды. Тәк... өч кеше бер кешене кулга альш кол итәргә уйлыйлар. Тукта әле, тукта! Мондың нәрсәне аның җир шары тарихында очратканы бар иде бит. Ләкин кайчан һәм кайда? Әһә, искә төште! Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында. Ул чакта Россияго каршы Германия, Австро-Венгрия сугыш башлаган иде, Россияне кулга төшереп кол итү өчен. Ләкин Россия Англия һәм Францияне юлдашы итен алды да, сугышта җиңеп чыкты. Янәдән икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Россиягә Германия, Италия, Япония сугыш башладылар. Монда да Россия Англия һәм АКШны юлдашы итеп алды да, сугышта җиңеп чыкты...
Аллаһ Профессордан алган хәбәрне уйлап, әлеге хәлләр белән чагыштырып карады һәм: "Әллә нинди катлаулы хәлләр дә юк кебек, ләкин тегеләрнең Егетне кулга төшерү мөмкинлеге зур, чөнки Егетнең кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе җитешми", дигән карарга килде.
Шуннан Аллаһ Профессорга:
- Егетне ничек тә кыз янына җибәрмәскә тырыш. Артыннан аек вакытта тәккә-юкка тагылып йөрмә. Чөнки аның җаны аек вакытта минем, ягъни Аллаһ теләгендә була, ә исерек вакытта исә аның җаны миннән китеп Иблис теләгенә күчеп тора. Исерек вакытта аннан бер тотам да калма! Егетне сакла! Аллаһның кодрәтле теләге шундый! - дип боерды.
Хәзер Профессор, Аллаһның теләгең үтәп, Егет исерек чакта гел аның артыннан тагылып йөри башлады.

Бердән бер көнне Егет әби белән бабайларга барып, кыз янына якынлашырга маташкан иде, Профессор аны шундук сизеп алды. Сизеп алды да солдаттан кайткан әзмәвердәй әрмис кыяфәтенә кереп, юри әбинең кызын кочаклап тора башлады. Егет шунда кызның әрмис егете белән кочышып торуын күргәч: "Әбинең кызы янына килергә минем чират җитмәгән икән", - дип уйлап төшенке генә үзенең умарталарын сакларга урманга чыгып китте.
Профессор Егетне шул хәйләсе белән һәрвакыт кыз янына җибәрми тотып кала иде. Ләкин беркөнне Егет Профессорның каядыр югалып торуыннан файдаланып, кызга:
- Әйдә, бүген тал төбендә очрашабыз, - диде.
Егет шулай дигәч, кыз аның сирәк-мирәк йон баскан иягенә, пеләшкә калган такыр башына чирканып карады: "Бигрәк кыяфәтсез!" - дип эченнән генә әйтеп куйды. Шулай да кыз:
- Ярар, очрашырбыз, сәгать җидедә, - диде.
Үзе: "Очрашудан баш тартсам, Егет үпкәләр", - дип эченнән генә уйлады.
Профессор Егетнең кыз белән очрашырга йөргәнен сизеп алды да бу хәбәрне күккә ашырып Аллаһка тапшырды.
- Егет кыз белән кушылырга чамалый. Сәгать кичке җидегә очрашу билгеләде.
Аллаһ:
- Егетне кыз янына җибәрми тор. Аннан соң үзең бабайның, әбинең, кызның төгәл холыклары турындагы язманы сәгать өчкә миңа җиткерерсең, - дип боерды.
Профессор Егеткә карады. Егет олы соры аю кыяфәтендә, өянке башында бер зур умарта күче җыя иде. Профессор шуннан чамалап: "Әле Егет умарта күче белән бер сәгатьләп маташыр - күчне җыясы бар, яңа умарта әзерләп, аны анда утыртырга кирәк. Димәк, Егет бер сәгать эчеңдә беркая да китмәячәк. Ә миңа шул бер сәгать эчендә бабайның, әбинең, кызның кем икәнен төгәл белеп, Аллаһ каршында җавап тотарга кирәк!" - дип эченнән генә кайгырды. Үзе Егет кыяфәтенә керде һәм бабайларга китте.
Бабайларның ишек алдында әбинең кызы шалтыратып табак-савыт юып маташа иде. Егет кыяфәтендәге Профессор кызга бер генә карады, һәм өч секунд-эчендә кызның йөзендәге, гәүдәсендәге аерым, үзенә генә билгеле чалымнар аркылы аның үткән төндә таза гына егет кочагында булганын белде.
Бераздан мунчадан әби килеп чыкты. Аның кулында яңа гына юган керләр иде. Егет кыяфәтендәге Профессор әбинең моң-зар тулы күзләренә карады. Өч секунд та үтмәгәндер: "Әбинең дөнья байлыклары турында хыялланып каны агуланган", - дигән карарга килде ул.
Әбинең кем беләндер сөйләшүен ишетеп ишек алдына бабай чыкты. Егет кыяфәтендәге Профессор бабайга карады, бабайның бер дә кәефе юк сыман күренә иде. Ул бабайдан:
- Нишләп кәеф юк? Нәрсә булды? - дип сорады.
- Әнә, участковый, паразит, матайны алып калды, - диде бабай.
- Исерек булгансыңдыр.
Шунда, Егет кыяфәтендәге Профессор бабайның кара янган йөзенә карап: "Бу картның эче тулы кабахәт кара кан икән", - дип шаккатып уйлады. Шунда ул Егетнең бик тә юмарт икәнен исенә төшереп:
- Әйдә, аракы эчәсеңме? Коньяк, - дип бабайга салкын гына елмаеп карады.
- Бармы соң?
- Миндә беткәне бармыни?
Өйгә кереп коньякны эчтеләр. Бабайның бөтенләй кәефе күтәрелеп китте.
Кыз, әби, бабайның холкы турындагы мәгълүматларны профессор күккә ашырып Аллаһка тапшырды.
Аллаһ акка кара белән язылган мәгълүматларны укырга тотынды. Беренче төгәл мәгълүмат бабай турында иде: "Бабай бер алкаш. Ул гомер буе булган акчасын эчте дә, айныгач шул эчеп бетергән акчаларын кызганып җылый торган иде. Җитмәсә ул кара-көнчел һәм куркак җан. Бу ягы белән ул Иван Грозныйны хәтерләтә. Мондый холыклы кешеләр җансыз һәм кансыз булалар".
Әбинең холкы турындагы мәгълүмат болай язылган иде: "Әбинең бөтен каны да, җаны да, байлык турында хыялланып агуланган. Ул бу ягы белән королева Елизаветага охшаган. Мондый холыклы кешеләр кансыз һәм җансыз булалар".
Аллаһ кызның холкы турындагы мәгълүматны укыды. Анда түбәндәгеләр язылган иде: "Кыз бик шаян нәмәстәкәй. Хәзерге көндә ул солдаттан кайткан әрмис егетләр белән булыша. Аның хатын-кызлык гамәле русларның Екатерина патшабикәсенә тартым. Мондый кешеләр кансыз һәм җансыз булалар".
Аллаһ Профессорның гади генә кешеләрне дә тарихтагы олы шәхесләр белән чагыштырып каравына ачуланмады. Чөнки Профессор дурдомда кайбер җүләрләрне өйрәнгәндә, аларның аерым чалымнарын тарихи шәхесләргә охшата иде. Ул бер тапкыр җүләрләр йортындагы искиткеч бер хәтерле җүләрне Наполеон дип атады. Икенче җүләрне исә Петр Беренче дип йөртте, чөнки ул җүләр бик тә озын булуы өстенә, каударланып йөри, җитмәсә, үзендә йөрәк өянәге дә бар иде.
Аллаһ Профессорга:
- Әлегә Егетне теге денсез янына бармаска үгетләп кара, дип боерды.
Профессор Егет янына килеп, аңарга:
- Әйдә, бер стакан бренди эчәбез, - диде.
Егет күч җыеп арыган иде. Шуңа ул төшенке генә:
- Әйдә соң, - диде.
Берәр стаканны эчеп куйгач, Профессор:
- Ул кыз яныңа барың йөрмә. Анда сиңа ни калган. Начар кыз ул, - дип кызны яманларга тотынды.
Ләкин Егет:
- Булсын, - дип кенә җавап бирде.
Шуннан Профессор әбине яманлады:
- Әби янына барма. Карун бит ул. Ата карак. Бөтен ферма малының курмысын киндер капчыгы белән өенә ташып бетерә торган. Нәкъ күсе кебек...
Ләкин Егет аны бу юлы да кырт кисеп:
- Булсын, - дип кенә җавап бирде.
Профессор шуннан соң:
- Бабай янына барма. Ул саран, кара көнчел кеше... - дип әйтә генә башлаган иде, Егетнең:
- Булсын! - дип кычкырганын ишеткәч туктап калды. Профессор тагы нәрсәдер әйтергә уйлаган иде, ләкин Егетнең бренди шешәсен кисәк кенә тартып алып:
- Кия! - дип шешәне ватуын күргәч, яңадан сүз сөйләп торуның мәгънәсезлек икәнен аңлады.
Профессор әлеге сөйләшүне күккә ашырып Аллаһка тапшырды:
- Егетне кыз янына җибәрмәү кыенрак, - дип.
- Нишләп?
- Теге өч денсез Егетне сихерләгәннәр бугай. Гел әйткәнне аңламый.
Профессор шулай дигәч, Аллаһның аңа бик тә ачуы чыкты. Шулай да Аллаһ Профессорга:
- Әгәр алай булса, Егетнең тылсымлы үнәрләрен алдап-йолдап ал. Егет теге өч денсез кулына эләксә, тылсымлы үнәреннән башка гына эләксен, - дип, яңадан Профессорга боерды.
Профессор Аллаһ ярдәме белән әбинең кызы сурәтенә керде һәм Егет янына килеп:
- Саумысез, - дип, Егетнең кулына үзенең кулын исәнләшергә дип сузды. Егет Әбинең кызы кыяфәтендәге Профессорның кулын учына алды, ләкин ул кинәт кызган тимер тоткандай үзенең кулын тартып алды да, тилергән кешедәй акырып җибәрде:
- Син әбинең кызы түгел! Аның кызы сурәтенә кергән карт сихерчесең!
Әбинең кызы кыяфәтендәге Профессор аны тынычландырырга теләп юмакайларга тотынды. Ләкин аны Егет шундук танып алды.
- Син кыз түгел. Кыз сурәтенә кергән Профессор. Син кыз сурәтенә кереп, алдалап мине кыз янына җибәрмәскә маташасың, - дип Профессорның бугазыннан алды. Профессорның куркуыннан җаны бугазына чак килец җитмәде.
- Җибәрсәнә!.. Үтермә!.. - дип Егеттән шәфкать сорарга тотынды ул.
- Үтермим. Әгәр дә ник болай алдашып йөргәнеңне әйтсәң.
- Ни бит...
- Әйт тизрәк, югыйсә башыңны бәреп ватам.
- Нәрсә дип әйтергә инде...
- Әйт, нигә алдашып йөрисең? Җаныңмы, сүзеңме?
Егет Профессорның бугазын бар көченә шатырдатып кысты. Хәтта тегесенең бугазына килеп җитте.
- Үтермә генә! Барысын да әйтәм.
- Әйдә әйт!
- Аллаһ сине әбинең кызы янына җибәрмәскә тели. Әгәр дә аның янына очрашуга барсаң, тылсымлы үнәрләреңне миңа алып калырга кушты. Чөнки ул синең юха елан кулында колга яисә коралга әйләнүеңне теләми.
Профессор шулай дигәч, аны тимер кебек кулларыннан азат итте.
- Бар ычкын, хәшәрәт! Югыйсә, бәреп үтерәм! Аллаһка әйт: "Егет үзенең үнәрләрен Аллага да, муллага да бирми", - диген. Кукиш аларга!
Профессор Егетнең кулыннан ычкынып тау башына йөгерде. Ул соңгы тапкыр Егетне акылга килергә чакырып тау башыннан кычкырырга тотынды.
- Кызлар янына әллә нинди үнәрләр беләм дип кәпрәеп бармыйлар. Алар янына җиңел генә киенеп, артык-портык әйберләрне бер җиргә җыеп куеп баралар. Син дә үзең өйрәнгән үнәрләреңне, аның янына барганда таллыгыңа калдырып бар. Кызлар янында аларның кирәге юк. Кызларга аларга әллә нәрсә кирәк түгел, таза, сау, сәламәт егетләр генә кирәк. Дурак!
Егетнең Профессорны, соры канэчкеч бүрегә әйләнеп, ботарлап ташлыйсы килде. Ләкин ул бүрегә әйләнә алмады. Чөнки ул аракы эчә-эчә зиһене чуалып "ча-шу" үнәрен хәтереннән чыгарган иде.
Егет ачуына буылып Профессорга:
- Күп лыгырдасаң, бәреп үтерәм хәзер, - дип акырды.
Шуннан Профессор Егетне үгетләп торуның бөтенләй мәгънәсез икәнен аңлады. Ул әлеге хәбәрне күккә ашырып Аллаһка тапшырды:
- Егетнең тылсымлы үпәрен алып булмады, - дип.
- Нишләп?
Егет әбинең кызын уйлап эчә-эчә акылыннан шашкан бугай.
- Ничек?
- Өйрәнгән үнәрләремне беркемгә дә, хәтта муллага да, Аллага да бирмим, кукиш аларга, дип акыра.
Шул сүзләрне ишеткәч, Алдайның ачуы чыкты. Аның җиргә төшеп Егетнең башын төя-төя миен чәчрәтәсе килде. Ләкин бүген Аңа Татарстан җиренә төшү бик тә куркыныч иде, Аллаһ Татарстан җиренә төшкәч, үзен татар милләтчеләре тотып алып: - Аллаһ безнең белән! Безнең юл хак Тәгалә юлы! - дип Казанның Ирек мәйданына барып котыра башлауларыннан, сәясәткә кертүләреннән курыкты.
Чыннан да бу вакытта татарларның төрле милли оешмалары: "Азатлык", "Суверенитет!", "Ирек!" - дип акырып йөриләр иде. Ләкин алар күпме генә кычкырышып йөрсәләр дә Суверенитетка да, Азатлыкка да ирешә алмадылар. Күрәсең, Аллаһ араларында булмагандыр инде. Ә без читтән, балконнан карап тордык - татар идек.
Аннан, Аллаһ Татарстан җиренә төшсә, халыкара хәлнең катлаулануыннан борчылды. Әгәр татарлар Аллаһны Татарстан җирендә күрсәләр, аларның: "Аллаһ татар милләтеннән! Аллаһ татар кешесе!" - дип котыра башлауларыннан курыкты. Татарлар болай сөйләшә башласа, мөселман дөньясы кырмыска оясына таяк тыгып бутаган кебек булачак иде. Аллаһ гарәпнеке дә, төрекнеке дә, татарныкы да... Гомумән, барча милләтләрнеке иде.
Аллаһның болай уйларга нигезе бар иде шул. Чөнки хакимият башына М.С.Горбачев килгәч, татарлар: - Горбачевңың хатыны Рәисә Мәгьсүмовна татар хатыны икән, - дип кәпрәергә тотындылар.
Ул вакытта Аллаһ шаккатып: "Татар хатынын урыс патшасы кочаклап ятканнан бу татарларга ни куаныч икән", - дип уйлап, татарларның ахмаклыгына шаккаткан иде.

Шуларны уйлады да Аллаһ, җиргә төшмәскә булды. Ә Егетнең җанын алырга Газраилне җибәрергә карар итте.
Газраил авылга Егет янына килеп җиткәндә, сәгать төп-төгәл дүрт иде. Димәк, кыз белән Егетнең очрашуына артык та, ким дә түгел, өч сәгать вакыт калган.
Газраил, гадәтенчә, Егетнең артына чыгып, үзенең үлем чалгысы белән Егеткә кизәнде. Ләкин Егет үзенең кояштан төшкән күләгәсенә карап, арттан кизәнүләрен сизеп алды һәм Газраилнең үлем чалгысыннан читкә тайпылды.
Егетнең арттан килеп үзен мәкерләрчә үтерергә теләүләренә җен ачулары чыкты. Менә ул һавага чөелде дә, "Кия!" дип чиелдап-акырып, җан көче белән Газраилнең үлем чалгысына китереп типте. Үлем чалгысы берничә урыннан сынып, Газраилнсц шөкәтсез, сөяктән генә торган кулыннан ычкынып җиргә коелды.
Газраилнең мондый хәлне күргәне юк иде әле - күзе маңгаена менде. Ул тиз генә кулында калган чалгы сыныгын ташлап якындагы чокырга качты.
Профессор да Егетнең Газраилне чак кына бәреп үтермәвен күреп, Аллаһның үзеннән ялварып ярдәм сорарга булды. Ул бу хәбәрне калтырый-калтырый күккә ашырып Аллаһка тапшырды:
- Э-э-ш-лә-ә-р би-ик ха-ра-а-п, - дип.
- Нәрсә булды?
- Егет Газраилне коралсызландырды.
- Нәрсә?!
- Теге тиле, тибеп, үлем чалгысын чәрдәкләде.
Аллаһ аптырап: "Егет белән разборка ясау өчен үземә төшәргә туры килер микәнни?" - дип уйлады. Ләкин аңа бүген берничек тә җиргә төшәргә ярамый иде - очкычыңа утырып җиргә төшәрсең төшүен, ә җирдә чакта очкыч багыннан керосинны урласалар нишләрсең? Җитмәсә, бүгенге көндә Россиядә генә түгел, Татарстанда да ягулыкка, инергәнәсителләргә кытлык. Нефть Татарстаннан Рәсәйгә чыккач та нәсителгә әйләнә. Бөтен заправкаларда да керосин булса, май булмый, май булса, керосин булмый торган бер вакыт иде. Чөнки Татарстан җитәкчеләре чит илләр белән, аеруча Россия белән башта төзегән килешүләрне өзүдән куркып, бөтен булган нифтене, мазутны чит илгә җибәреп яталар иде.
Кая анда Аллаһка бер заправкалык керәчен булсын, Татарстанның үз гражданнары да машиналарына бензинны Самар губернасына чыгып, стакан белән генә җыеп йөриләр шул.
Аллаһ шуларны күз алдыннан үткәргәч, Газраилне элемтәгә керү өчен тапшыргыч янына чакырды да:
- Менә нәрсә - Егетнең җанын алу операциясе синең өстә. Минем теләкне үти алмыйсың икән, башың белән җавап бирәчәксең, - дип, Газраилгә боерыкларын бирә дә башлады. - Егетнең төп дошманы - аракы. Исертеп егыгыз, аннан кыйблага каратып суярсыз. Үзе аягыннан егылмыйча көч куллана күрмәгез. Хәзер ул бик куркыныч көчкә ия! Беренчедән, ул акылыннан шашкан. Икенчедән, аның җаны, аракы эчеп, минем теләктән Иблис теләгенә күчте. Өченчедән, аның рухында үлемсез "кия-кия" үнәре калды... көч куллана күрмәгез! Көч куллансагыз, икегезне дә ботарлап ташлаячак. Профессор аны үз уйларына бирмичә гел сөйләндереп торсын. Егетнең үз уйларына бирелеп янәдән гаять көчле тылсымга ия "ча-шу" авазын искә төшерүе бар.
Профессорга Газраил:
- Егетне эчертеп исертергә аракы кирәк. Бар, кибеттән аракы алып кайт, - диде.
Профессор Газраилнец әмерен үтәп кибеткә чапты. Ул сатучыдан:
- Ике литр вудка! - дип сорады.
Сатучы Профессорга җүләргә караган кебек шигәеп карады да:
- Нинди аракы? - диде.
- Вудка.
- Бетте бит.
- Нишләп? Әле кичә генә кибет тулы иде бит.
- Шулай, бетте.
"Әһә, - дип уйлады Профессор, - бәясен күтәрәләр икән тагын", һәм, вакытны монда тиккә-юкка әрәм итмәс өчен, аракыны берәр пенсионер карчыктан сатып алырга булды.
Профессор Газраил янына кайтып:
- Аракы алып кайттым, - диде.
Газраил аңа:
- Тиз генә Егетнең яшьлек дусты кыяфәтенә кер, - диде.
Профессор Егетнең яшьлек дусты кыяфәтенә керде. Газраил аның җилкәсенә аркылы озын сөлгене кыйгачлап билдән бәйләп куйды. Янәсе кыз сорарга баручы яучы егете.
Болар икесе дә ак аракыны салып куйдылар. Газраил, эшнең тыныч кына җайлана баруын күреп, болар янына килә башлады. Ләкин Егет, Газраилнең үзләренә таба килүен сизеп алды һәм, дошманын үтергәнче кыйнарга уйлап, урыныннан кузгалды.
Егетнең ниятен "яшьлек дусты" сизеп:
- Тимә Газраилгә, хәзер ул сине берни дә эшләтә алмый, чөнки коралы юк аның, - диде.
Егет шул сүзләрне ишеткәч, тынычлана төште. Урынына барып утырды. Газраил дә болар янына килеп чүмәште.
Газраил белән танышу хөрмәтенә дип берәр стакан эчеп куйдылар.
Газраилнең аракы эчкәне юк иде әле. Башта аның эчәкләре аркылы кайнар су пешереп үткәндәй булды. Аннан ул кайнарлык бөтен тәненә таралды. Аракының градусы бөтен тәненә таралгач, Газраилгә бер төрле җиңел, рәхәт булып китте. Әйтерсең лә, ул Кара диңгез яр буенда кайнар комда кызынып ята.
Икенче стаканны эчкәннән соң, Егет үзенең яшьлек дустын ике итеп күрде дә, шаккатып акырып җибәрде:
- Сез икәүмени?!
Профессор аның бу соравына гаҗәпләнмәде. Чөнки җүләрләр йортында кайбер белогорячкалар үзләренең яшьлек дусларын ике генә түгел, ә егерме итеп тә күрәләр иде.
- Икәү, икәү, - дигән булды Профессор тыныч кына. Газраил эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алды да, Егет янына килеп, аның колагына гына:
- Алар икесе дә синең яшьлек дустың түгел, ә берсе - Профессор. Ул синең дустың кыяфәтенә кереп тылсымлы үнәрләреңне алырга тели, - диде.
Егет котырган күзләре белән Газраилгә карады.
- Кайсы минем дустым?! Кайсы алдакчы Профессор?
Шунда Газраилнең күзендә ач, оятсыз шатлык очкыннары .ялтырап китте.
- Мин сиңа алдакчы, кабахәт Профессорны танып алып үтерергә ярдәм итәм, - диде ул. - Ләкин бер шарт белән.
- Нинди шарт белән?
- Тулысы белән миңа ышанасың һәм бары тик минем боерыкларга гына буйсынасың.
Егет уйлап та тормыйча:
- Ярар! -диде. Газраил:
- Ал бер шешәне! - дип әмер бирде.
Егет шешәне алып Газраилгә күрсәтте.
- Бәреп ват икенче кулың белән шул шешәне!
Егет шешәне бәреп ватты. Шешә муены аның икенче кулында бер очлы пыяласы белән пычакка охшап калган иде.
Газраил аның ватык шешә муены тоткан кулын Егетнең үз корсагына терәттерде дә:
- Егет! Профессорның корсагына пыяла пычагыңны терәдең, аны төртеп тишәсе генә калды, - диде.
Егет үзенең корсагына җан көченә басты. Егетнең кoрсагы тишелеп һавага сасыган аракы исе таралды. Таралмый ни, бик күп аракы эчкәннәр иде бит!
Газраил Егетнең үз корсагын гел уйламый да тишкәнен күреп, Профессор тавышы белән юри чәүчәләкләнеп акырырга тотынды:
- Үте-ер-ә-әл-ә-әр... ду-ур-рак үте-ер-рә-ә, - дип.
Егет бу сүзләрне ишеткәч, тагы да дәртләнеп үзенең корсагын ерткалый башлады... Шулай итеп, Егет үз-үзенә исерек килеш харакири ясап һәлак булды. Ул үлгәндә, җиде туларга өч минут кына калган иде. Газраил әлеге хәбәрне күккә ашрып Аллаһка тапшырды:
- Егет үтерелде.
- Ярар, булдыргансың, - диде Аллаһ. - Профессорның хәле ничек?
Газраил Профессор ягына борылып карады да:
- Яхшы! - диде. - Ул ләх исерек. Монда эчеп ята-ята тәмам алкашка әйләнеп беткән.
- Аны да үтер! - дип Аллаһ Газраилгә яңа боерыгын иңдерде. - Мөселман кешегә эчә-эчә азып-тузып йөрү бер дә килешми.
Аллаһ тәмләп чәй эчкән арада, күмү бюросы хезмәткәрләре ике алкаш мәетен мәртханәгә китерделәр. Аллаһ үзен әзме-күпме борчуга салган бу ике адәмне соңгы тапкыр күреп чыгарга булды.
Ул Егет мәете янына килде - Егетнең йөзе мәетләрнеке кебек саргылт сүрән булса да, җан әсәре сыман бер нәрсә калган иде. Аллаһ аның күз кабагын күтәреп карады. Егетнең күзе мәетнеке кебек төссезләнеп пыялаланмаган. Ул игътибар белән Егетне карый торгач, шуны шәйләде: әйтерсең лә Егет кан дошманын үтергән дә, шул ләззәттән рәхәтләнеп сизелер-сизелмәс кенә йоклап ята. Шуны күргәч, Аллаһ: "Егет әле үлеп бетмәгән, - дигән нәтиҗә ясады.
- Сволочь! Нинди яшәүчән", - дип эченнән генә Егетнең ныклыгына шаккатты.
Аллаһ тәхетенә кайтып утырды. Җиргә карап уйлана башлады. Уйлары Егет турында иде. Ул аның "ча-шу" үнәре ярдәмендә барлык җәнлекләргә һәм төрле кешеләргә әверелеп караганын күз алдыннан үткәрде. Шунда Аллаһ аның бары тик өч төрле кешегә генә әверелеп карамаганын капылт исенә төшерде. Бу өч төрле кешеенең берсе хатын-кыз көчләп йөрүче, икенчесе кеше үтереп йөрүче зобани, ә өченчесе кеше ашаучы вәхши иде. Аллаһ аптырап: "Егет нигә бары шушы өч кешегә генә әйләнеп карамады икән?" -дип уйлады. Һә! Әллә ул аларның дөньяда бар икәнен онытты микән? Онытмагандыр. Егетнең хәтере яхшы иде бит. Онытса да, ничек өчесен берьюлы онытырга мөмкин, һе! Бәлки Егет ул кешеләргә әйләнеп карау турында планлаштырган булгандыр, һе! Беләсе иде: планлаштырдымы, әллә хыялланды гынамы?" - дип аптырады.
Аллаһ, билгеле бер карарга килеп, урылышын торды да мәртханәгә китте.
Мәртхаңәдә кизү хезмоткәргә: - Егетнең мәетен суыткычтан алып, җәррәххагәгә алып килегез, - дип боерды.
Мумияне сүттеләр. Егет анадан тума шәп-шәрә калды. Аллаһ аның янына килеп күз кабагын күтәреп карады, Егетнең күзе һаман пыялаланып мәетнеке төсенә кермәгән иде әле. Аллаһ игътибар белән Егетнең күзенә карады, аның күз карашыннан үзенә ниндидер җылы агым килгәнен сизде: "һаман үлмәгән", - дип уйллды ул.
- Егетнең ми капчыгын ачыгыз!
Баш җәррах ми капкачын ачты. Аллаһ тагы аңа:
- Егетнең миендә, ми сырларында хатын-кыз көчләүгә, кеше үтерүче зобанига, кеше ашаучы вәхшигә әйләнергә дигән хыялы булмады микән? Шуны бел! - дип боерды.
Баш җәррах үзенең өч миллион тапкыр зурайта торган микроскобы белән Егетнең миендә, ми сырларында күпме актарынса да аның көчләүчегә, кеше үтерүчегә, вәхшигә әйләнергә телшчж уен да, хыялын да таба алмады.
Ул гаепле кеше сыман:
- Андый хыялы монда юк, - диде.
- Ничек юк?!
Аллаһ Егетнең мондый уе да, хыяллары да булмаганга гаҗәпләнде. Ничек инде шундый кодрәтле "ча-шу" үнәренә ия була торып, бер кызны көчләп карамаска? Ничек инде берәр кешене үтереп карамаска яисә суеп ашамаска? Аллаһ Егетнең башында шундый уйлары булмаганга шаккатты.
Аллаһ аптырап тагын Егетнең күз кабагын ачып, тереклек эзе сүнмәгән күзенә карады, Егетнең күзе зәп-зәңгәр, ләкин бер почмагында яшел тап бар иде. Аллаһ шунда: "Бәрәч, мин бит Егеткә балачагында ук үземнең өйрәтүләрем турында, бер ак сакаллы карт аркылы яшел тышлы китап бирдерткән идем", - дип куйды.
Бу китапның беренче бите:
- Бер вакытта да, үзеңнән көчсез җенес булган хатын-кызны көчләмә, - дип өйрәтсә, икенче бите исә:
- Бер вакытта да кеше үтермә! - дия иде. Өченче бите исә:
- Ач булсаң да, кеше суеп ашама! - дип боера иде. Китапның калган битләре Аллаһның Ислам дине кануннары турында иде.
Аллаһ Егетнең үткән гомерен күз алдыннан кичерде. Ул Егетнең үз өйрәтүләре буенча гына яшәве турында уйлап: "Егет минем китапны өйрәнеп хак мөселман булып бетә язган бит, харап иткәнмен", - дип уфтанып уйлады һәм билгеле бер карарга килеп хирургка:
- Егетнең тәнен һәм канын хәмердән чистартырга, - дип боерды.
Баш Җәррах Егетнең тәнен һәм канын хәмердән чистартты. Аллаһ Егет янына килеп иснәштереп карады. Хәмер исе килә иде.
Аллаһ:
- Исе дә калмасын, - дип боерды.
Баш җәррах Егетнең тәненнән һәм каныннан хәмер исен алып ташлады. Шуннан Аллаһ:
- Миеннән, ми сырларыннан, аңыннан аракы турындагы уйларын, хыялларын, планнарын алып ташла, - дип боерды.
Баш җәррах Егетнең хәтереннән аракы турындагы истәлекләрен, уйларын, хыялларын, аракы аркасында күргән җәфалары турындагы хәтирәләрне алып ташлады.
Эш беткәч, Аллаһ аңардан:
- Беттеме? - дип сорады.
- Бетте.
- Хәзер Егетнең ми сырларындагы аңын әби, бабай, кыз турындагы борчулары, шатлыклары, кайгылы уйларыннан... гомумән, барча алар турындагы Хәтирәләреннән арындыр.
Баш җәррах Егетнең башыннан әбинең кызы турындагы уйларын, хыялларын көчкә чистартты. Аллаһ аның кыз турындагы уйларына, хыяллануына шаккатты. Шаккатмаслык та түгел иде шул! Егет миенең ярты ягыннан күбрәк өлеше бу кыз турындагы уйлардан, хыяллардан гына тормасынмы?! Егет кызны шулкадәр уйлап, үзенең үнәрләрен, дусларын, туганнарын, гомумән, бар нәрсәне башыннан чыгарып бетерә язган. Егет башта әбинең кызын эләктереп Ташкент щәһәренә качарга уй корган була. Аннан ул Ташкент шәһәрендә Ислам Кәримовның бронированный автомобилен чәлдерергә уйлый. Хөрмәтле укучы! Егет Ислам Кәримовның бронированный автомобилен чәлдереп, Кыз алдында үзенең Егетлеген күрсәтергә маташкандыр, дип уйлыйсыңдыр, ләкин син болай уйласаң, ялгышасың булыр. Чөнки ул Ислам Кәримовның автомобиле белән аэропорт территориясенә керергә исәпли. Ә президент машинасын аэропорт сакчылары тикшереп-нитеп тормыйча гына аэродромга кертә торган булалар... Шуннан шул, хөрмәтле укучы, Егет аэродромга кергәч самолет куып алып китүче террористка әйләнергә дә кыз белән бергә Австралия кырыендагы кеше яшәми торган утрауга очарга хыялланган була. Ә инде Егетнең андагы, ягъни утраудагы планнарын да, хыялларын да сиңа, хөрмәтле укучы, сөйләп тормыйм. Чөнки син барыбер акылыннан шашкан бер адәмнең планнарына да, хыялларына да ышанмаячаксың...
Аллаһ Егетнең бу гөнаһлы хыялларын кичерде. Чөнки бу хыяллар да, планнар да Егетнең үзенеке түгел, ә юха еланга әйләнгән әбинең нәфесле кызының хыяллары иде. Әбинең кызы Егетнең башына бу хыялларны үзенең сихерле карашы белән кертеп тутырган иде.
Баш җәррәх Егетнең тагын бер уен Аллаһка күрсәтеп аптырап калды. Чөнки Егет үзенең уй-хыялында әбинең кызы белән көн саен кайнар мунчада парланып, чабынып яту турында хыялланган була. Аллаһ баш җәррахка:
- Егетне әбинең кызыннан башка гына мунча керә торган ит. Элек гел берүзе, я дуслары белән керә иде бит. Ничу хатын-кыз елмая дип, көн саен мунчада җүләрләнеп яту турында хыялланырга, - дип боерды.
Баш җәррах Аллаһ боерыгын шундук үтәде - Егетне әбинең кызыннан башка гына мунча керә торган итеп планлаштырды.
Шунда Аллаһның Ислам динен пропагандалаучы хезмәткәре:
- Ий Аллаһы, бер генә сүз әйтергә ярыймы? - дип Аллаһтан сорады.
- Ярый!
- Егетнең ми капкачын бер ачкач, Коръәндәге аятьләрне башына тутырыйк... - дия башлаган иде, Аллаһ кашын-күзен җимереп карагач, шып туктады. Аллаһ операционныйдагы хезмәткәрләр ишетерлек итеп:
- Аллаһ бер вакытта да Ислам диненә кешеләрне көчләп ышандырмады. Ислам диненә зомбилар түгел, ә үз ирекләре белән килгән кешеләр кирәк.
Аллаһ Егет гәүдәсенә карап уйланып торды да, операционныйның бер хезмәткәренә:
- Егетне терелтергә кирәк. Үле һәм тере суы алып кил, - дип боерды.
Аллаһ Егетнең маңгаена кулын куйды. Ул кулын маңгаена кую белән Егетнең зиһене йокыдан уянып эшли башлады. Егетт башына төрле сизгечләр беркетелгән иде. Компьютер экраны исә Егетнең аңы уянганны күрсәтеп, аның уйларын экранга язарга тотынды. Егетнең уе мондый иде: "Бу өч денсез мөртәт янына йөреп, күршедәге туганны да онытканмын, йокыдан уянгач, аның янына керәсе булыр. Сагынып беткәндер..."
Икенче уе мондый иде: "Баш авырта. Теге үлән төнәтмәсен эчәсе булыр". Ә өченче уе мондый иде: "Шәһәрдәге бер туганга автомобиль көпчәкләре алып кайткан идем. Шуларны илтәсе булыр".
Аллаһ компьютер экранындагы Егетнең уйларын укып:
- Егетнең аңы үзе тереләчәк. Үле һәм тере суының кирәге булмый, - диде дә кулын Егетнең йөрәге турына куйды.
Егетнең күкрәгенә йөрәк тибешен белү өчен шулай ук бик күп сизгечләр беркетелеп, алар шнурлар белән икенче компьютерга тоташтырылган иде.
Аллаһ Егетнең корсагын сыйпаганнан соң, өч секунд та үтмәде, компьютер экранында Егетнең өзелгән эчәкләре, кан һәм йөрәк тамырларының бер-берсенә ялгана башлаулары күренде.
Аллаһ Егетнең организмы бөтенләй терелә башлавын күреп:
- Тереләчәк, яшәячәк! - дип куйды.
Аннан соң Аллаһ, санитар хезмәтен үтәүче хезмәткәргә:
- Егетне җиргә төшереп, кеше аягы басмаган карурманның чәчәкле бал исе килеп торган аланына куегыз. Егет өч көннән соң үзе торып китәр, - диде.

Аллаһ тыныч кына үзенең кабинетына чыгып китте. Ул тәрәзә янына килеп җиргә карады. Карурманның яшел аланында Егет хәрәкәтсез ята иде. Планетаның икенче бер урынында, өянке төбендә әбинең мут кызы Егетне көтә иде. Ул өч сәгать буе Егетне көтеп утырды-утырды да:
- Һәй бу таз тәре! Алдакчы кабахәт икән! - дип сукрана-сукрана өенә кайтып китте.
Шуның беләң әкият тә бетте.
1993 ел
"Аргамак" журналы № 5-6, 1996.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013