Бүген Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин)
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин)

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Габдрафыйков
Гаделшаһ бине Габдулла
Тимерхатмулла Габдуллин
Назил Газетдинов
Рөстәм Гайнетдинов
Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин)
Ленар Гобәйдуллин
Газиз Гобәйдуллин

(1887—1938)

Язучы һәм галим-тарихчы Г. Газиз (Газиз Салих улы Гобәйдуллин) 1887 елның 27 июнендә Казаи шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1895 — 1904 елларда Казанның «Халидия» (Зәңгәр мәчет) мәдрәсәсендә укый, аннары, сигез класслы гимназия курсы буенча өлгергәнлек аттестатына имтихан тотып, 1909 елда Казан университетының юридик факультетына кабул ителә. Бер елдан тарих-филология факультетына күчеп, аны 1916 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыга. Студент чагыннан башлап (1914) Октябрь революциясенә кадәр төрле татар мәдрәсәләрендә тарих фәне укыта, бер ук вакытта фәнни һәм әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Г. Газизнең беренче әдәби әсәре — «Марс, уян!» исемле хикәясе — 1907 елда «Казан мөхбире» газетасында басыла. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Бигрәк тә 1913 — 1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда «Аң» журналы битләрендә әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.

Г. Газизнең хикәяләре күләм ягыннан кыска булып, алар һәммәсе дә диярлек юмористик яки сатирик рухта язылганнар. Хикәяләрендә әдип егерменче йөз башы татар тормышындагы тискәре күренешләрне тәнкыйть итә. Үз файдасыннан кала дөньяда берни белән кызыксынмаган вак сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, кибет тотучылар, вак буржуа яшьләре, шәһәр мещаннарры, кадимче хәзрәтләр, хаҗилар, томана-сәләтсез мәхдүмнәр — язучының әдәби геройлары әнә шундый типлардан гыйбарәт. Язучы аларны көлке снтуацияләргә куеп сурәтли һәм төгәл, тормышчан детальләр аша аларның асыл сыйфатларын ачып бирә. Г. Газизнең юмористик, сатирик хикәяләре чынбарлыкны, кешеләрне һәм табигать күренешләрен гәүдәләндерудә кыскалыкка, гадилеккә омтылуы белән характерлы.

Октябрь революциясеннән соң Г. Газизгә үзенең гыйльми һәм педагоглык эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрергә мөмкинлек туа. Башта ул Зөя укытучылар семинариясендә директор булып эшли, аннары, Казан университетының тарих кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлап, 1925 елга кадәр Казандагы югары һәм урта мәктәпләрдә — татар-башкорт хәрби мәктә-бендә, Көнчыгыш академиясендә, Татар коммунистик университетта, терле курсларда тарих фәне укыта, Татарстан Ќир эшләре комиссариатында авыл хуҗалыгы буенча укыту идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкара. 1919 елда аны Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хәкыйкый әгъза итеп сайлыйлар. Укыту белән бергә, ул зур фәнни тикшеренүләр алып бара, гомуми тарих, татар тарихы, татар әдәбияты, мәдәнияты, ижтимагый фикер үсеше тарихына караган хезмәтләрен, дәреслек китапларын яза. «Татар тарихы» (1922, 1923, 1925 елгы басмалар), «Россия тарихы» (1919), «Татарларда сыйныфлар тарихы» (1925), «Татарларда сыйныфлар тарихы өчен материаллар» (1925), «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Рәхим белән бергә язылган, 1922, 1924, 1925 елгы басмалар), «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә» (Г. Рәхим белән бергә язылган, 1923) кебек китаплар, Ш. Мәрҗани, К. Насыйрига багышланган күләмле мәкаләләр, «Стенька Разин һәм татар крестьяннары» (1923), «Пугачев явында татар-башкортлар» (1923) исемле тарихи мәкаләләр әнә шундыйлардан.

Ђдип-галимнең рус телендә дә күпсанлы мәкаләләре һәм «Этапы социального развития приволжских татар» (1925) исемле зур хезмәте басылып чыга. Методологиягә бәйле аерым кимчелекләре булуга карамастан, бу хезмәтләр татар тарихын һәм әдәбиятын тикшерү юлындагы беренче гыйльми казанышлар булып санала.

1925 елда Г. Газиз төрки халыкларның тарихын җентекләп өйрәнү өчен Казаннан Бакуга күчеп китә. 1926 елда аны Баку университетының тарих кафедрасы доценты итеп билгелиләр, ә 1927 елның октябрендә ул шул ук кафедраның төрки халыклар тарихы буенча профессоры итеп раслана. Бакуда яшәү һәм эшләү чорында Г. Газиз әзәрбайҗан, үзбәк халыкларының тарихларына караган фәнни хезмәтләрен бастыра. Ќәмәгать эшләрендә актив катнаша, төрле гыйльми җәмгыятьләрнең һәм учреждениеләрнең — СССР Көнчыгыш халыклары фәнни-тикшеренү институтының, СССР Њзәк Башкарма Комитетының Коммунистик Академиясе каршындагы марксист-тарихчылар җәмгыятенең, Әзәрбайҗан дәүләт фәнни-тикшеренү институтының, Татарны өйрәнү (Татароведение), Көнчыгышны өйрәнү ассоциациясенең һ. б. хәкыйкый әгъзасы булып тора, марксист-тарихчыларның Бетенсоюз конференциясендә зур доклад белән чыгыш ясый.

Г. Газиз шул ук вакытта әдәби әсәрләр язуын да дәвам иттерә. Революциядән соң язган хикәяләрендә («Күмгән иде», 1921; «Әхмәт байның таһарәте», 1922; «Фаҗигале төннәрдә», 1923; «Бер көтүнең тарихы», 1927? «Дәҗҗал көткәндә», 1928; «Кәрим абзыйның хыялы», 1929; «Эчке эмигрант», 1929 һ. б.) әдип иске тормыштан «мирас» булып калган һәртөрле типларны сатира чыбыркысы белән камчылый. Язучының сайланма әдәби әсәрләре 1958 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Хикәяләр» исемле китабында урын алган.

Галим-тарихчы һәм үзенчәлекле хикәяче Г. Газиз 1938 елның 16 сентяндә вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Язу эше: Мәктәп ибтидаи шәкертләре өчен.— Оренбург, 1911.— 77 б.

Г. Газиз хикәяләре.—Казан: Гасыр, 1918.—155 б.

Милләтләрнең бәгъзы әсаслары.—Казан: Гасыр, 1918.—40 б.

Тарих гомумидән корун әүлия.— Казан: Сабах, 1918.—173 б.

Тарих әдьян. 1-җилд.— Казан: Корылтай, 1918.— 166 б.

Төрекме, татармы?—Казан: Милләт, 1918.— 11 б.

Ђхмәт батыр. Урманда: Хикәяләр.— Казан: Мәгариф, 1919.—15 б. Алкин Ш. Мескен песнәк; Газиз Г. Кечкенә зинданчы: Хикәяләр.— Казан: Мәгариф, 1921.— 15 б. 20000.

Татар тарихы. 1-бүл. Иң борынгы заманнардан алып 18 гасырга кадәр.— Казан: Татгосиздат, 1922.— 126 б.

Шул ук. — 2-басма. — Казан: Татгосиздат, 1923.— 152 б.

Шул ук. — М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1925. — 290 б.

Татар әдәбияты тарихы. 1-кис. Борынгы дәвер. 2-бул.— Казан: Татгосиздат, 1922. —242 б.

Шул ук. 1-җилд. Борынгы дәвер. 3-бүл.— Казан: Татгосиздат, 1922.— 184 б.

Шул ук. 1-җилд. Борынгы дәвер. 1-бүл. Мәдхәл. Казан, 1923. 176 б.

Шул ук. 1-җилд. Борынгы дәвер, 2-бул. — Казан: Татгосиздат, 1924.— 240 б. Г. Рәхим белән бергә язылган.

Шул ук. Феодализм дәвере. — 2-басма. — Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925. — 316 б. Г. Рәхим белән бергә язылган.

Борынгы болгарлар. — Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1924. —27 б. 5000.

Пугачев явы. — Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1924. — 19 б. 5000.

Татарларның килеп чыгуы һәм Алтын Урда. — Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1924.— 15 б. 5000.

Татарларда сыйныфлар тарихы. (17, 18 гасыр һәм 19 гасырның башында). — Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925. — 60 б.

Татарларда сыйныфлар тарихы өчен материаллар. — Казан: Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925. — 72 б.

Г. Газиз хикәяләре. [3. Гали кереш сүзе]. — Казан: Яңалиф, 1930.— 188 б. 5000.

Хикәяләр. [Тез. һәм кереш сүз авт. Р. Гайнанов]. — Казан: Таткитнәшр., 1958.—196 б. 9000.

Этапы социального развития приволжских татар. Казань, 1925. 300 с.

Развитие исторической литературы у тюркско-татарских народов. Баку, 1926. 21 с.

Пугачевщина и татары. Баку, 1927. 29 с.

Феодальные классы и крестьянство в Азербайджане в 19 веке. — Баку: Азербайджанский ун-т, 1928. — 56 с.

Богачи и крепостные крестьяне Азербайджана. Баку, 1927. На азерб. яз.

Материалы по истории узбекского народа. Самарканд, 1928. 71 с. На узб. яз.

Аның турында

Галим һәм язучы. — Соц. Татарстан, 1962, 16 окт.

Алишев С.Тарихчы, әдип. —Соц. Татарстан, 1977, 13 дек.

АлишевС. Газиз Губайдуллин как историк. — В кн.: Исследования по историографии Татарии. Казань, 1978, с. 46-53.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013