Бүген Әдипләр: Ибраһим Гази
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ибраһим Гази


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Ибраһим Гази

(1907—1971)

Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, проза осасы, тәрҗемәче һәм актив җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 1919-1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала, шунда комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшен башлый. 1924 елда яшь егетне Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, И. Гази башта комсомолның Кукмара волость комитеты секретаре аннары Мамадыш кантон комитеты секретаре, 1929—1931 елларда исә комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер ук вакытта ул Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында редакторлык вазифаларын башкара. 1927 елда аны Коммунистлар партиясенә член итеп алалар. Шушы ук елларда И. Газиның әдәби иҗат эше башлана. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чан» һ. б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга. Шуннан соң иҗат ителгән «Кич алтыда» (1929), «Байраговның көнлек дәфтәреннән» (1930), «Көмеш сулы Нурминкә» (1930), «Бригадир кыз» (1931) кебек хикәя һәм кечкенә повестьларында автор шул чор эшче яшьләренең, комсомолларның производствода намуслы хезмәт итүләрен, аларның искелеккә, мораль тотнаксызлыкка, яңа тормыш тәртипләрен бозучыларга каршы көрәш алып баруларын реалистик картиналар аша сурәтләргә омтыла.
1931—1942 еллар арасында И. Гази башта Татарстан язучылар оешмасында, аннары Татарстан китап нәшриятында әдип, редактор һәм тәрҗемәче буларак актив иҗат һәм җәмәгать эшләре алып бара. Партия Њзәк Комитеты каршында марксизм-ленинизм әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итүчеләр курсын тәмамлап кайтканнан соң (1938), ул озак еллар нәшриятта редактор һәм тәрҗемәче булып эшли. Марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү һәм редакцияләү эшенә күп көч куюдан тыш, ул рус һәм дөнья әдәбиятының аерым үрнәкләрен татар укучысына җиткерү буенча да күп эшли. А.Чехов, М. Горький, М. Салтыков-Щедрин, Мопассан, Золя кебек классик язучылардан эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән И. Гази сугышка кадәр ук үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта.
1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр И. Гази — хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, шундагы кырыс шартларда күп санлы очеркларын, кыска хикәяләрен («Малай белән эт», «Ђхмәт бабай», «Авылдаш» һ. б.) һәм «Алар өчәү иде» (1944) исемле повестен яза. Бу әсәрләрдә совет кешеләренең сугыштагы батырлыгы, туган ил өчен, халык азатлыгы өчен үзләрен аямыйча явыз дошманга каршы көрәшуләре сәнгатьчә җыйнак әдәби чаралар белән, ышандырырлык итеп сурәтләнә. Ђдипнең 1946 елда язылган «Без әле очрашырбыз» исемле повестенда да совет солдатының Ватан сугышындагы тарихи батырлыгы, аның бөек гуманизмы һәм мораль-этик сыйфатлары үзәк проблема итеп алына.
Ибраһим Гази иҗатының иң югары ноктасы Ватан сугышыннан соңгы чорга — илленче һәм алтмышынчы елларга туры килә. Фашизмны җиңгән совет халкының тыныч хезмәттәге фидакярлеге, рухи гүзәллеге темасын яктырткан «Алмагачлар чәчәк ата» (1950) повесте, «Тургай картаямы икән?» һәм кечерәк күләмле башка әсәрләрдән соң әдип бу чорда киң колачлы эпик жанр — роман жанрында актив эшли башлый. 1955 елда ул Татарстан нефтьчеләренең батыр хезмәтен, нефть җирендә яңа кешеләр җитлегүен сурәтләүгә багышланган «Гади кешеләр» романын тәмамлый. Катлаулы сюжетка корылган бу роман үзенең төзелеше, җанлы образлары, типик характерлары һәм теленең байлыгы белән җәлеп итә.
Ибраһим Газинең эпик жанрдагы иң зур әсәре — «Онытылмас еллар» трилогиясе. Бу әсәр естендә әдип гомере буе эшли. Аның башлангычы «Балконлы йортта» исеме белән әле сугышка кадәр ук (1934) басылып чыга. 1940 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Авыл җыены», «Патшаны төшергәч», «Озын Миңнулла» исемнәре астында аның тагын аерым бүлекләре басыла. Сугыштан соң автор үз күңелендә күптәннән яшәгән, иҗади бөреләнеп җиткән бу зур әсәренә яңадан әйләнеп кайта һәм 1949—1966 еллар дәвамында бер-бер артлы аның өч кисәген «(Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак») бастырып чыгара. Трилогия аерым-аерым китаплар рәвешендә рус телендә дә дөнья күрә.
«Онытылмас еллар»—татар әдәбиятында тарихи-революцион жанрда язылган эпик әсәрләрнең матур бер үрнәге. Эчтәлеге белән ул татар халкы тормышындагы зур тарихи чорны иңли. Эпопеяның һәр кисәгендә Татарстан җирендә булган чын тарихи вакыйгалар һәм халыкның революцион көрәш эпизодлары тасвирлана.
«Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Газига 1969 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Ђдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнде.
Ибраһим Гази — зур җәмәгать-политик эш алып барган язучы. Ул күп мәртәбәләр Татарстан Язучылар союзының партия бюросы һәм идарәсе члены булып тора, 1968 елдан башлап гомеренең соңгы кеннәренә кадәр (И. Гази 1971 елның 21 февралендә йөрәк авыруыннан вафат булды) Татарстан Язучылар союзы идарәсенең председателе һәм РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре булып эшли. 1970 елда Бөгелмә сайлау округы хезмәт ияләре аны СССР Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. Партиянең XXXIV өлкә конференциясендә И. Гази КПССның өлкә комитеты члены һәм партиянең XXIV съездына делегат итеп сайлана.
И. Газиның күпкырлы әдәби иҗаты татар совет әдәбиятының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
И. Гази 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. 2 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1966—1967. Т. 1. Хикәяләр. 1966. 307 б., портр.—13 000. Т. 2. Гади кешеләр: Роман. 1967. 396 б. 10000.
Кич алтыда: [Хикәя]—Казан: Татгосиздат, 1931.—24 б. (Матур әдәбият масса к-ханәсе. № 1/10 000.
Көмеш сулы Нурминкә: [Хикәя]. Казан: Татгосиздат, 1931.—68 б. 5000.
Шул ук: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1933—85 б. 4100.
Бригадир кыз: [Хикәя].— Казан: Татиздат, 1932.—99 б. 5000.
Шул ук.—2-басма.—Казан: Татгосиздат, 1935.—168 б. 5 100.
Ике дус: Чын әкият.— Казан: Татгосиздат, 1933.— 18 б. 7000.
Шул ук 2-басма. Казан: Татгосиздат, 1936.—16 б. 10 000.
Ќилбәзәк Ярулла: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1935.—28 б.—(Баш-лап укучылар к-ханәсе). 15000.
Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 256 б. (Мәктәп сериясе). 10075.
Алар өчәү иде: (Хикәяләр).— Казан: Татгосиздат, 1945 — 48 б. 10 185.
Без әле очрашырбыз: Хикәяләр җыентыгы.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 152 б. 10165.
Шул ук: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—164 б. 9000.
Онытылмас еллар: [Повесть].— Казан: Татгосиздат, 1949.—292 6.10065.
Шул ук: [Ќыентык].— Тез. 2-басма.—Казан: Татгосиздат, 1953.—472 б., портр. 10 000.
Шул ук. Ике китапта.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—834 б.— 10 000.
Шул ук: 1—2 кит.— 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1970—1971. 1 кит. Малай чак. 1970. 302 б.; ил. 10 000. 2 кит. Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт: Роман. 1971. 511 б.; ил. 10 000. Рец- Хөсни Ф. Онытылмас китап.—Кит.: Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? Казан, 1974, 180—183 б.; Сверигин Р., Ђхмәдуллин А. Данлы еллар эпопеясы.— Соц. Татарстан, 1969, 13 апр.; Маннурова М. Ибраһим Гази —портрет остасы.— Казан утлары. 1968, № 4, 140—142 б.; Нуруллин И. Онытылмас еллар шаһиты.—Казан утлары, 1969, № 10, 140—147 б.; Хатипов Ф. «Онытылмас еллар» трилогиясенең жанр үзенчәлеге.— Кит.: Хатипов Ф. Эпик жанрлар. Казан, 1973, 124—143 б.; Ђдһәмова Г. И. Газиның «Онытылмас еллар» әсәреннән өзекне өйрәнү.— Сов. мәктәбе, 1980, № 9.
Алмагачлар чәчәк ата: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1951.—60 б. 5065.
Гади кешеләр: Роман.—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—296 б. 15 000. Рец. Ђмир М.—Кит.: Ђмир М. Њзебез турында: Ђдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1971, 163—174 б.
Катя Сорокина: (Бер ялгышуның тарихы).г [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1960.—60 б. 13 000.
Канатланыр чак: Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—391 б. ил. 75000.
Малайлыкта кунакта: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—152 б. 15 000.
Их было трое: Рассказы/Пер, с татар. Я. Винецкого.—Казань: Татгос-издат, 1947.— 32 с. 10 000.
Незабываемые годы: Повесть/Пер, с татар. Я. Винеңкого. Ч. 1.—Казань: Татгосиздат, 1950.—284 с. 10 105.
То же.—Испр. и доп. изд.—Казань: Таткнигоиздат, 1955.—295 с. 75 000.
То же. Детство: Повесть/Пер. Л. Лебедевой.—Казань: Таткнигоиздат, 1976.—280 с. 100 000.
За городом, за Казанью: Роман/Авториз. пер. с татар. Я. Винецкого.— М.: Сов. писатель, 1957.—288 с. 30 000.
То же.—2 е-изд. Казань: Таткнигоиздат, 1961.—288 с., ил. 8000. Хлеб, винтовка и любовь: Повесть/Пер, с татар. Я. Винеңкого.—Казань: Таткнигоиздат, 1967.—455 с., ил. 100 000. Рец.: Мельников А.—Сов. Татария, 1968, 30 марта; Рафиков М. Два крыла одной птицы.—Сов. Татария. 1968, 11 апр.; Мусин Ф. Истоки братства.— Лит. газ., 1973, 17 окт., с 2.
То же/Пер. Л. Лебедевой.—Казань: Таткнигоиздат, 1977.—487. с. 50 000. Когда крепнут крылья: Повесть/Пер. Л. Лебедевой.—Казань: Таткнигоиздат, 1975.—253 с. 100 000.
Два друга: Правдивая сказка.—Уфа: Башкнигоиздат, 1935.—На башк. яз.

Аның турында

Сафуанов С. Ибраһим Гази: Язучы турында китап.—Казан: Таткитнәшр., 1968.— 168 б., 1 б. портр. Библиогр.: 165—168 б. 2500.
Ахунов Г. Таләпчән художник: (И. Гази иҗаты).—Кит.: Ахунов Г, Ђдәби язмышлар. Казан, 1970, 65—93 б.
Иделле Г. Ибраһим Гази әсәрләре.—Кит.: Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. Казан. 1964, 77—105 б.
Хәйри X. Якты талант.—Кит.: Хәйри X. Язучы һәм тормыш: Ђдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. Казан, 1979, 247 — 254 б.
Нуруллин И. Онытылмас еллар шаһите.—Кит.: Нуруллин И. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы: Ђдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1983, 17—32 б.
Нуруллин И. Юк, тургай картаймый: (И. Газига 60 яшь тулу уцае белән).—Казан утлары. 1967, № 2, 32—33 б.
Ахунов Г. Гомер буе үзе булып калган кеше: (И. Газиның әдәби мирасы).— Казан утлары, 1972, № 1, 107—113 б.
Маликов Ђ. Ђдәбият һәм хезмәт.— Казан утлары, 1977, №2, 141— 142 б.
Елизарова М. Утлар-сулар кичкән дуслык.— Соц. Татарстан, 1983, 19 июнь.
Мустафин Р. Живые традиции.—В кн.: Мустафин Р. Образ времени: Статьи. Казань, 1981, с. 211—228. О творчестве И. Гази с. 216—221.
Липатов В. Добрые и зоркие глаза.—Лит. газ., 1971, 3 марта; с. 3.

Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013