Бүген Әдипләр: Рәшит Гаязетдин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәшит Гаязетдин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Рәшит Гаязетдин
Мин, Рәшит Гаязетдин, 1959 елда Пермь өлкәсенең Гремячинск исемле кечкенә каласында дөньяга беренче авазымны салганмын. Бала гаиләсендә нәрсә күреп үссә, шуңа бик тиз ияләшә һәм башкача яши алмый, диләр. Бу күзәтү дөреслеккә килә торгандыр. Әти-әнием артык белемле булмасалар да, алар белән һәр вакытта төрле нәрсәләр турында сөйләшеп була иде. Алар мине бик кечкенәдән үзләре белән тигез рәвештә әңгәмә корырга һәм бәхәсләшергә өйрәттеләр.
Чит җирләрдә яшәп туйганнан соң, алар туган телебезне, моңыбызны, халкыбызның бишеге булган, үзләренең кендек каны тамган Татарстаныбызны сагынып бүтән чит җирләргә чыкмаска диеп ант биреп кайттылар. Минем мәктәп елларым Сарман районының Татар (Базар) Карамалысы авылында узды. Белемне елга аша гына урнашкан Александровка урта (урыс) мәктәбендә, ел ярымны Җәлил бистәсенең икенче урта мәктәбендә алдым. Белгән туган телем газиз әти-әниемнең тырышлыгы җимеше диеп әйтә алам. Татар теленнән дәресләрнең мәктәбебездә булмавы әлеге вакытларга чаклы үзен нык сиздерә. Белемем буенча мин нимес һәм инглиз телләре укытучысы. Мавыгуларым буенча- санап бетермәслек түгел, күп нәрсә мине кызыктыра.
Без бәләкәй чакларда авылыбызга килгән бер татарча тамашаны да калдырмыйча карап бардык. Озак еллар өебезгә «Казан утлары» белән «Азат хатын» басмаларын, төрледән төрле гәҗит алдырдык, бай гына гаилә китапханәбез бар. Кичләрен җыелышып укыган әсзрләр турында сөйләшә торган идек. Алардан миңа иң зур мирас булып Мөһәммәт Мәһдиев белән Аяз Гыйләҗев иҗатына гашыйк булуым, башкаларны тыңлатып тора алырлык итеп сөйләшү һәм әңгәмә кора алуым калды.
Моннан егерме биш еллар элек татар гәҗитләренә мәкәләләр языша башлаган идем. Аларда язылганнарны күнегелгәнчә гаиләдә «уртага куеп» сөйләшә торган идек. «Татарстан яшьләрендә» басылган ике мәкәләм минем үземә үк «пешеп җитмәгәнлекләре» һәм андагы редакторларның кулы белән фикерләремнең кыйбласы үзгәрүе белән ошамады. Район гәҗитендә басылганнары исә башка шундыйлары кебек үк түрәләребез алдында «куштанлануга» кайтып калды. Моннан унбиш еллар элек, ул вакытта әле яңа гына басыла башлаган «Мәгърифәт» гәҗитендә бер-бер артлы бик кыска, әмма ул көн өчен үтемле ике материалым чыкты. Шуны да әйтергә урынлы булыр: андагы язмаларым «минемчә», бозылмыйча, бирелде..
Үз гoмеремдә башка эшләр белән беррәттән мин күптираҗлы гәҗиттә һәм КамАЗ социологиясендә эшләп алдым. Болар миңа күпме дер дәрәҗәдә дөньяны яхшырак танырга этәргеч бирделәр. Моннан ун елдан артык вакыт элек үзем яшәгән Җәлил бистәсендә өч ел рәттән Сабан туе программасын төзеп алып барышырга да насыйп булды.
«Әдәби әсәрләр» язырга тотынуым үзем өчен генә булды. Аларның байтагы чиле-пешлерәк булып үземнең кулым белән юкка чыгарылды. Берничәсе техник сәбәпләр аркасында (компьютер сафтан чыгып) югалды һәм аларга кире кайтылмады. Ахырда берничә танышымның азган нәрсәләрем турында матур гына фикерләрен ишеткәннән соң, мин аларны әкренләп сезнең сәхифәгезгә биреп барырга батырчылык иттем.
Бүгенге көндә мин Әлмәт каласындә сәяхәт компанияләренең берсендә эшлим. Моннан тыш инглиз һәм нимес телләреннән тәрҗемә эшләренә дә алынгалыйм. Алга таба, Алла боерган булса һәм күңелем сүрелмәсә, язарга җыенган әсәрләрем булырга тиеш әле.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013