Бүген Әдипләр: Гайсә Гатауллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гайсә Гатауллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Гайсә Гатауллин
(1948-2007)
Язучы-прозаик Гайсә Госман улы Гатауллин 1948 елның 14 февралендә Татарстанның Арча районы Казиле авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1965 елда Казанбаш урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку елларында балта остасы һөнәрен үзләштереп, 1966- 1970 елларда Казандагы 1 нче төзелеш трестының төзү-монтаж идарәләрендә слесарь һәм балта остасы булып эшли. Бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегендә белем эстәвен дәвам иттерә, өченче курстан көндезге бүлеккә күчеп, 1973 елда институтны уңышлы тәмамлап чыга. Берничә ай Татарстанның Балык Бистәсе районы Корноухово совхозында инженер-механик булып эшләгәннән соң, бер ел гаскәри хезмәттә булып кайта. Г.Гатауллинның шуннан соңгы хезмәт юлы, нигездә, үз белгечлеге буенча дәвам итә: Казан моторлар төзү берләшмәсендә — мастер, Арча нефть базасында һәм Арча юл төзү идарәсендә — механик, «Сельхозтехника»ның Арча бүлегендә инженер һәм районның башка төзү-җитештерү оешмаларында механик һәм инженер вазифаларын башкара. Берара Төньякта, Якутиянең тайга җирләрендә дә булып кайта. Бу якларның табигате, кешеләре, шул җөмләдән төп халкы саналган якут һәм эвенкларның гореф-гадәтләре, көнкүреше турында аның «Еракларга китеп...» дип аталган юлъязмалары — документаль повесте һәм балаларга атап язылган «Тайга сукмаклары буйлап» исемле хикәяләр циклы да бар. Гайсә Гатауллин яшь укучыларга хикәяләре, әкиятләре, юлъязмалары тупланган өч китабы белән таныш («Этнең койрыгы ник кәкре?», «Тавыш иле һәм батыр Черки», «Очар кошлар кебек»). Ул шигырьләр дә яза. Шигырьләре 2007 елда «Моң» дигән исемле китап булып басылып чыга. Язучы 2007 елда вафат була. Арча зиратына җирләнә. Г.Гатауллин — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Этнең койрыгы ник кәкре?: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 386.— 15000 д.
Тавыш иле һәм батыр Черки: әкият, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 326. —15000 д.
Очар кошлар кебек: повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 96 б. — 12000 д.
Моң: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 159 6. — 1000 д.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013