Бүген Әдипләр: Исмәгыйль Гаспралы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Исмәгыйль Гаспралы


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Исмәгыйль Гаспралы
(1851-1914)
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский 1851 елның 8 (иске стиль — 21) мартында Кырымда Гаспра авылында җир хуҗасы бәк гаиләсендә туа. Симферополь гимназиясен тәмамлагач, Мәскәүдә гаскәри мәктәптә укый, аны тәмам итмичә чыга. 1871 елда Парижга китә, Сорбоннада укый, И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873-1875 тә Истанбулда. 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәре башлыгы. Чит илдән кайткач, Кырымда Бакчасарай шәһәрендә 1883 елдан вафатына чаклы (1914) «Тәрҗеман» исемле гомумтөрки газетасы чыгара. Газетасы безнең бу тарафларда, үзебездә газета чыгарудан элек, шактый нык тарала, язышучылары да күп була. Бер үк вакытта Гаспринский 1880 еллардан алып Кырымда яңа метод белән укыта торган мәктәпләр — ысул җәдид мәктәпләре ача, үзе дә укыта һәм ысул җәдид мәктәпләренә мөгаллимнәр әзерләшә. Бу тип мәктәпләр Идел-Урал буенда, Әзәрбайҗанда, Урта Азиядә дә нык таралалар. И.Гаспринс-кий Россия туфрагында яшәгән төрки халыкларны бер милләт итеп оештыру, барысы өчен уртак гомум әдәби тел булдыру идеясе белән канатланып йөри. Россия мөселманнары арасындагы милли буржуа азатлык хәрәкәте башында торып, рус кадетлары партиясе карашларына якын торган «Иттифакъ-әл-мөслимин» партиясе җитәкчеләреннән берсе булып таныла. 1907-1908 елларда Мисырда, 1911 елны һиндстанда була, бөтендөнья күләмендә Мөселманнар конгрессы җыйнау фикере белән йөри. Каһирәдә (Мисыр) гарәп телендә газета чыгара. Тоталитар режим чорында исеме дә, иҗтимагый, мәдәни эшчәнлеге дә бары тик кире яктан гына телгә алынып килгән Исмәгыйль Гаспринский соңгы елларда, ниһаять, үзенең тарихи гадел бәясен, лаеклы абруен казана башлый.
1914 елның 11 сентябрендә Бакчасарайда вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абдуллин Я. Исмәгыйль Гаспралы һәм җәдитчелек хәрәкәте // Шәһри Казан. — 1991. — 5 апр.
Аетдинов Э. Гаспринский идеяләре яктылыгында хәзерге Рәсәйдә этникара мөнәсәбәтләр // Казан утлары. — 2001. — № 12. — 191 б.
Ахунов А. Исмәгыйль бәй Гаспралы: Россия империясендә «үги халык» язмышы // Татарстан. — 2003. — № 4. — 44-48 б.
Госманов М. Исмәгыйль Гаспралы вә Шәркый Төркестанда яңа уйгур мәгарифчелеге // М.Госманов. Гасырдан — гасырга. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 184-1906.
Исмәгыйль Гаспринский: тарихи-докум. җыентык / төз. С.Рәхимов. Җыен, 2006. — 544 б. — 2000 д.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Исмәгыйль Гаспралы вә Шәркый Төркестанда яңа уйгур мәгарифчелеге

Исмәгыйль Гаспралынын программ әһәмияткә ия шигарьләренең берсе: «Телдә, фикердә, эштә берлек» дигән мөһим шигарь иде. Тел берлеге мәсьәләсендә аның хыялы, якты өмете ул терки кавемнәр өчен Босфор кимәчеләреннән алып, Шәркый Төркестан кәрванчыларына кадәр аңлаешлы бер гомум уртак төрки әдәби тел барлыкка китерү иде. Төрле иҗтимагый, сәяси сәбәпләр аркасында гуманист фикер иясенең тел турындагы бу хыялы ахыргача тормышка аша алмады. XX йөз башында җирле шивө-диалектлар нигезендә Россия төркиләренең күпчелегендә һәр кавемнең үзләренә хас милли әдәби телләр барлыкка килде.

Әмма Исмәгыйль бәк Гаспралының төрки халыклар арасында яңача аң-белем, җәдитчә тәгьлим-тәрбия тарату хакындагы теләкләре тарихи җәһәттән кыска вакыт эчендә киң таралды, мул җимешен бирде. Мәсәлән, XIX йөз ахыры белән XX гасыр башында Кырым вә Казан татарларының, Кавказдагы азәриләрнең, Урта Азия төрки кавемнәренең мәктәп-мәгарифе Гаспралы фикерләре тәэсирендә яңару, тамырдан үзгәрү кичергәнлеге хәзер яхшы мәгълүм. Иҗтимагый, мәдәни хәятебезнең бу чоры бүген нигездә яхшы өйрәнелгән. Хәтта совет дәверендә, төрки халыкларның тарихына, җөмләдән И.Гаспралы мирасына карата да рәсми даирәләрдә начар мөнәсәбәтләр булуга карамастан, бөек фикер иясенең эш-чәнлеге бөтенләй онытылмады диярлек1.

Дөресен әйтү мөмкин булмаган хәлдә дә, тәнкыйть иткән кыяфәт белән булса да, Гаспралының булганлыгын, нәрсәләр эшләгәнлеген искәртеп торуга тырышылган иде. Советлар берлегендә «перестройка» башлангач, бигрәк тә СССР таркалгач, Исмәгыйль Гаспралы эшчөнлеген, аның мирасын тәкъдим итү, өйрәнү яңадан җанланып китте. Аның хакында яңадан-яңа гыйльми хезмәтләр, публицистик мәкаләләр чыгып торды; Гаспралы тууга 140, 150 ел тулуга багышланган махсус чаралар күрелеп, халыкара конференцияләр оештырылды.

Ләкин төрки дөньяның бер мөһим өлешен тәшкил иткән бай тарихлы Шәркый Төркестанда, ягъни уйгурлар арасында, Исмәгыйль Гаспралы мирасына карата булган мөнәсәбәтләр яхшы якка һаман үзгәрә алмады, моның өчен уңайлы вәзгыять тумады, дип әйтергә кирәк. Чөнки төрки халыкларның тарихына, җөмләдән И.Гаспралы эшчәнлегенә, аның бай мирасына карата XX гасырның 30—80 нче елларында СССРда хөкем сөргән тискәре мөнәсәбәт коммунистик Кытайда һаман да дәвам итеп Килмәктәдер. Моның шулай икәнлеген 80—90 нчы елларда уйгур мәгарифчелегенә багышланып, Шәркый Төркестанда нәшер ителгән кайбер гыйльми хезмәтләрдән дә күрергә мөмкин. Мисалга күренекле уйгур галиме Абдулла Танинның 1990 елда чыккан «Уйгур мәгарифе тарихыннан очерклар» исемле китабын күрсәтергә мөмкин2.

Бу китапта бик борынгы чордан алып, XX гасырның урталарына кадәр уйгурлар арасында уку-укыту, мәгарифчелек эшләренең торышы карала. Уйгур мәгарифчелегенең Күктөрекләр, Уйгур каганлыгы, Кара-ханилар дәүләте, Монгол империясе һәм Чыгытай Олысы дәверләренә караган өлешләре нигезендә уңай тәэсир калдыра3. Бу сәхифәләрдә автор Европа тюркологиясенә аз мәгълүм булган кайбер исемнәр һәм фактлар китерә. Аларны галим соңгы дәверләрдә өйрәнелә башлаган кытай чыганакларыннан алган булырга охшый.

XVII гасырда, Европа илләрендә мәгарифчелек эше бик нык тәрәккый иткән заманда, уйгурларда, киресенчә, җәһаләт чоры - аң-белемдә, фикердә караңгылык чоры башлануы да, кыскача булса да, кызыклы итеп язылган4, һәрхәлдә, Уйгурстанда һи-диятулла хуҗа (Аппак хуҗа) хөкем сөргән караңгы чор киләчәктә җентекләп өйрәнүгә мохтаҗ.

Әмма А.Талип китабының яңару, ягъни җәдитчелек чорына багышланган зур өлешендә бәхәсле, хәтта дөрес булмаган раслаулар да урын алган. Мәсәлән, тарихтагы «ысуле саутия» (язуга, хәрефләргә аваз нигезендә өйрәтү) һәм «ысуле җәдидия», ягъни «җәдитчә» — яңача укыту дигән төшенчәләрнең Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан тәкъдим ителүе, гамәлгә ашырылуы белән дөньяга мәгълүм факт5. Шулай ук, тәгълим-тәрбия мәсьәләсендәге бу яңалыкның иң элек Кырымда барлыкка килүе, аннары Идел буенда, Кавказда таралуы, шуннан соң Урта Азия өлкәләренә үтеп керүе һәм аннары Шәркый Төркестанга барып җитүе дә яхшы мәгълүм6. Ләкин А.Талип исә уку-укытуда җәдитчелек дигән тәгълиматның һәм җәдитчә укыту ысулының башын ни өчендер мәгълүм Җәмаледдин Әфгани (1838— 1897) фикерләренең тәэсире, дип күрсәтергә тырыша7. Бу һәм башка сәхифәләрдә, уйгурлар арасында җәдитчә мәктәпләр ачылуын тасвирлаган чакта, автор Исмәгыйль Гаспралы исемен бер дә телгә алмый. Әйтерсең лә андый шәхес бөтенләй булмаган тарихта!

Фикеребезчә, А.Талипның мондый гамәле коммунистик Кытайда хөкем сөргән сәяси вәзгыять белән аңлатылса кирәк. Әгәр Советлар берлегендә төрки халыкларның тарихын бозып күрсәтү, Исмәгыйль Гаспра-лыны русларның һәм, гомумән, башка халыкларның дошманы булган тар милләтче, шовинист рәвешендә тасвирлау рәсми сәясәттә СССР таркалганчы дәвам иткән булса8, шундый хәлнең коммунистик Кытайда һаман да яшәп килүендә шик юктыр.

Абдулла Талип китабының мондый үзенчәлеген авторның тарихи фактларны белмәве, дип уйларга урын юк. Мәсәлән, ул уйгурлар арасында, иң элек Кашгар-Артыш якларында беренче дөньяви мәктәпләр ачылуда агалы-энеле Хөсәен (1844— 1926) һәм Баһаветдин (1851—1928) Мусабайларның күп көч куйганлыкларын, Төркиядән, Россиядән мөгаллимнәр чакыртуларын, мәгариф эшенә күп байлык түгүләрен, яңача белем алыр өчен уйгур яшьләрен чит илләргә җибәрүләрен нигездә дөрес яктырта9. Бертуган Мусабайлар чыннан да уйгур халкына игелекле хезмәт күрсәткән фидакарь затлар иде. Зур сәүдәгәрләрдән булып, Шәркый Төркестан уйгурларында милли сәнгать үсүгә, милли капитал туплануга да Мусабайларның мөһим өлеш керткәнлеге бәхәссез. Аларның эшчәнлегенә тиешле игътибар биреп, А.Талип һичшиксез дөрес эшләгән. Әмма уйгур җирләренә «ысуле җәдидия» идеяләренең килү юлын билгеләгәндә, автор берьяклы һәм дөрес булмаган юнәлеш белән киткән.

Мәгълүм булганча, Россия төркиләре арасында мәктәп-мәгарифне реформалау фикерен иң элек Казан татарлары XIX йөзнең 60 нчы еллар башында күтәреп чыккан иде. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең фикердәше Хөсәен Фәезханның үз халкы өчен гимназия яки лицей кебегрәк яңа рухтагы дөньяви уку йорты проектын тәкъдим итүе шул яңа хәрәкәтнең бер мисалы10. Х.Фәезхан тәкъдиме татарлар арасында көчле бәхәсләр, талаш-тартышлар чыгуга да сәбәп булган иде. Бу бәхәс хакындагы хәбәрләрнең Казан татарлары арасыннан читкә китеп, Кырым, Кавказ,'хәтта Урта Азия якларына да барып җиткәнлеге мәгълүм. Мәсәлән, чын-чьшлап үзенең реформаларын башлаудан, газета чыгарудан элек Исмәгыйль Гаспрапьшың махсус рәвештә Казанга килүе, анда Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар зыялылары, алдынгы карашлы байлар, сәүдәгәрләр белән очрашуы, Казанда үзенә фикердәшләр табуы мәгълүм факт. Димәк, Исмәгыйль бәк Казандагы фикер хәрәкәтен белеп, үзенә фикердәш табуга ышанып килгән була. Ниһаять, «ысуле саутия», «ысуле җәдидия» тәгълиматының иң элек вә киң рәвештә Россия мөселманнары — Россия империясендәге төрки кавемнәрдән Кырым вә Казан татарлары арасында таралуы да бәхәссез. Чөнки Исмәгыйль бәк үзенең фикерләре, хезмәтләре белән иң элек Россия төркиләренең мәгыйшәтләрен яхшыртуны максат итеп куйган, шуның өчен дәвамлы көрәшкән шәхес иде. Моны аның русча язылган «Рус мөселманнары» һәм «Рус-Шәрык килешүе» («Русское мусульманство», «Русско-Восточное соглашение») исемле махсус хезмәтләреннән дә ачык күреп була11. Димәк, Шәркый Төркестандагы уйгурларга җәдитчә укыту, дөньяви мәктәпләр ачу идеясе Һиндстан, Әфганстан яки Иран аша Төркиядән түгел, бәлки Казакъ-стан, Үзбәкстан җирләре аша, иң элек Россиядән, төгәлрәк әйткәндә, Кырым вә Идел буйларыннан, тагын да ачыграк әйтсәк, Бакчасарайдан һәм күбрәк очракта Казаннан, Уфа вә Оренбурглардан килгән иде. Чөнки мәгърифәтчелек фикерләрен күтәреп чыккан, киң тараткан «Тәрҗеман» газетасы да уйгур җирләренә Россиянең мөстәмләкәсе булган Кырымда чыгып, Идел дәрьясын кичеп килгән һәм бу эшкә казанлы татарлар актив катнашкан иде. Моның шулай икәнлеген «Тәрҗеман» газетасының үз материаллары да ачык күрсәтә. 1883 елда чыга башлаган «Тәрҗеман» газетасын уйгур җирләренә беренчеләрдән булып 1874 елдан Шенҗаңдагы Чүгүчәк шәһәрендә имам-хатыйб вә казый булып торган казанлы зыялы Корбангали Халиди (1846—1913) алдыра башлый12. Бохарада югары дини белем алган, төрле илләргә сәяхәт кылган киң белемле бу кеше шул якларның узганына караган тарихи риваятьләрне, язма чыганакларны мул җыеп, «Тәва-рих-и җәридәи җәдидә» вә «Тәварихи хөмсәи шәркыйә» исемле кызыклы китаплар язып, аларны бастырып чыгарган иде. Уйгурларның тарихын, мәдәниятләрен яхшы белгән бу зат ул якларда «Тәрҗеман» газетасының таралуы өчен дә тырышкан һәм үзе дә, газетаның даими хәбәрчесе буларак, «Тәрҗеман»га даими рәвештә мәкаләләр, хәбәрләр җибәреп торган13. Мондый язмаларда ул яклардагы мәктәп-мәдрәсә хәлләре, яңача укыту мәсьәләләре дә хәбәр ителгән14. Бер хәбәрдә, мәсәлән, мәктәп укучыларының яхшы дәрәҗәдә имтихан тапшырулары һәм балаларның болай тиз арада белемгә ия булуларында «ысуле саутия» методын эшләп чыгарган, аны киң тараткан Исмәгыйль бәкнең (Гаспралының!) хезмәте зур икәнлеге махсус тәкъдир ителә15.

Идел буеннан чыккан татар сәүдәгәрләренең, зыялыларының Шәркый Төркестанда, Чүгүчәккә караганда да күбрәк җыелган, актив сәүдә иткән, тәгълим-тәрбия эшләре белән шөгыльләнгән җирләре, һичшиксез, Голҗа шәһәре иде16. Мәсәлән, 1900 елгы тулы булмаган мәгълүматларга караганда, Голҗада 170 тән артык казанлы татар кешесе яшәгән һәм аларның күпчелеге сәүдә белән шөгыльләнгән икән17. Монда яшәгән татарларның балалары уку-язуга башта гаиләдә өйрәнгәннәр. Әмма 1900 елда казанлылар үзләренә аерым мәсҗед бина кылып, аның янында башлангыч белем бирерлек кечкенә мәктәп тә ачалар. Имамлыкка һәм мөдәррислеккә 1899 елда Голҗага чакырылган казанлы Кәшфеләсрар хәзрәт Ваһаб (1858—1957) билгеләнә18. Бу яңалык хакында да «Тәрҗеман»га язалар һәм яңа мәктәптә «ысуле саутия» кулланыла башлавын да хәбәр итәләр19.

Казанлы Вөлишаһ Галиәкбәревның 1899 елның 10 декабрендә хәбәр итүенә караганда, Кашгар вә Голҗаларда фабрикалары, сәүдә эшләре булган Хөсәен Мусабай 1898 елда «ысуле саутия» методына өйрәнеп кайтыр өчен Россиядәге Оренбург шәһәренә, андагы җәдитчә татар мәдрәсәсенә, Абдул-көрим әфәнде дигән уйгур кешесен күндергән була. Менә шул Абдулкәрим, бер елдан артык Оренбургта торып, «ысуле саутия» буенча тәҗрибә туплап, «бу көннәрдә» Голҗа аркылы үз ватаны булган Кашгарга кайтып киткән була. Хат язучы Вәлишаһ Хөсәен Мусабайның фәгалиәтенә югары бәһа бирә20.

Күп тә узмый, Хөсәен Мусабай тагын бер кешене — Хаҗи суфи угылы Мәхсум әфәнде дигән уйгурны, җәдитчә ысулны ныграк өйрәнеп кайту өчен, Бакчасарай шәһәренә җибәргән була. Бу Мәхсум әфәнде Кашгарда һәм Голҗада җәдитчә тугыз мәктәпнең даими эшләп торуын хәбәр итә. «Тәрҗеман» газетасы да үз нәүбәтендә Х.Мусабайның тырышлыгын махсус рәвештә тәкъдир итә21. Шулай ул Голҗадагы җәдитчә мәктәпләрдә 500 дән артык бала укуы, аларның имтиханнары исә ачык һәм тантаналы рәвештә киң җәмәгатьчелек алдында уздырыла башлавы хәбәр ителә22.

Россиядәге 1905 елгы инкыйлабтан соң андагы төрки кавемнәр арасында да, Шәркый Төркестан уйгурларында да җәдит мәктәпләре тагын да киңрәк канат җәя. Моңа җәдитчелек идеологиясе тәэсирендә милли-азатлык хәрәкәтенең көчәюе дә сәбәп булган иде. Бу елларда уйгур җирләренә демократик рухлы татар мөгаллимнәренең дә күпләп чакырылуы, яки үз ихтыярлары белән килүләре билгеле бер әһәмияткә ия. Мәсәлән, мәгълүм уйгур мәгърифәтчесе Максут Мөхити 1909 елда Казанда булган чакта Уфада туган, ул чакта Казанда яшәгән Хәйдәр Сайрани (1886—1943) дигән кешене Шенҗаңга мөгаллимлек эшенә чакыра. Шул елдан Х.Сайрани Турфанда, аннары Әремчедә мәктәп-мәгариф һәм оештыру эшләрендә була; соңрак ул репрессиягә эләгә һәм төрмәдә җәзалап үтерелә23. 1916— 1917 еллар арасында шул Х.Сайраниның чакыруы буенча Мөхибулла әфәнде Хәбибул-лин, аның ханымы Гөләндәм абыстай, Хисам Бавин, Хәсән Фәһими, Гали Ибраһим, Шаһи Шәрәф дигән тагын алты казанлы укытучылар уйгур җирләренә мөгаллимлек эшенә киләләр24.

Әмма Казан якларыннан Шенҗаңга килеп эшләгән, зур нәтиҗәләргә ирешкән мөгаллимнәрнең иң мәшһүр вәкиле дип, бөек татар мәгърифәтчесе, И.Гаспралының тугрылыклы дәвамчысы Габдулла Бубины (1871—1922) атасак, һич тә ялгышмабыз. 1911 елда атаклы Буби мәдрәсәсен жандармерия япкач, бераз төрмәдә утырган һәм 1913 елда патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып, Голҗа шәһәренә килгән Г.Буби андагы татар мәктәбен нигездән яңартып үзгәртүгә, аны чын җәдитчел дөньяви мәктәпкә әйләндерүгә һәм татар байларыннан мәктәп өчен ике катлы яңа бина салдыртуга ирешкән иде25. Сүзнең чын мәгънәсендә яңача, европача булган бу уку йортына «Мәктәби нур» дигән исем бирелә һәм анда татар балалары белән бергә уйгур, казакъ, кыргыз, үзбәк, кытай телле дүңгән, хәтта бер-ике манчжур телле шибә-сулан балалары да белем алалар. Г.Буби һәм аның мәктәбенең абруйлы булуын күрсәтә торган бер мөһим факт бар. 1916 елда хәзерге Төркия җирләреннән Шәркый Төркестан якларына сәяхәт ясап, Голҗада булган төрек кешесе Адил Хикмәт Бәй ул вакытта анда яшәүче белән махсус очраша, озак әңгәмәләшә; аерылышкан чакта: «ВиЫпш е11епш оргак үе сМк», — дип яза26.

Кытайда коммунистлар хакимияте урнашканчы, Г.Буби нигезләгән Голҗа татар мәктәбе бөтен Шәркый Төркестандагы иң атаклы уку йортларының берсе иде27.

Голҗада Г.Буби ирешкән казанышларның иң мөһиме сыйфатында 1914 елда ук Шәркый Төркестан җирләрендә беренче-ләрдән булып урта белем дәрәҗәсендәге кызлар мәктәбен ачу дисәк, һич тә ялгыш булмас28.

Мәгърифәтченең шушы гамәлләре 20 нче елларда уйгур кызлары өчен дә башлангыч дәрәҗәдәге кызлар мәктәбен ачуга үрнәк була һәм бу юнәлештә югарыда исеме аталган казанлы Гөләндәм абыстай Хәби-буллина зур тырышлык күрсәтеп, халык тарафыннан «мәгърифәтче ана» дигән мактаулы исемгә лаек була29. Уйгур җирләрендә урта белем бирә торган кызлар мәктәбе бары 30 нчы еллар башында ачыла30. Чөнки ХУП йөздән бирле мөтәгассиблек, дини фанатизм тәэсирен нык татыган уйгур җәмәгатьчелеге күпкә кадәр җәдитчә белем бирүне бик авырлык белән кабул итә. Кызлар өчен махсус мәктәпләр ачу исә аерата көчле каршылыкка очрап тора. Бүген махсус тасвирлап тормасак та, җәдитчә — яңача аң-белем бирүнең уйгур җирләренә зур кыенлыклар белән үтеп керүе бәхәс тудырмаса кирәк. Димәк, җыеп әйткәндә, борынгы бай төрки мәдәниятләрнең төп ватаннарыннан берсе булган Шәркый Төркестанда заманча дөньяви мәгарифчелек тамыр җибәрүгә Исмәгыйль бәй Гаспралы күтәреп чыккан җәдитчелек фикеренең әһәмияте, тәэсире бәхәссез рәвештә көчле булган икән.

Төрки кавемнәр тарихының мөһим сәхифәләреннән берсен тәшкил итә торган Шәркый Төркестан тарихы да бу җәһәттән киләчәктә җентекләп өйрәнелергә, тулыландырылырга, ялгышлардан, махсус эшләнгән хаталардан азат ителергә тиеш.

---------------------
Искәрмәләр: 1 Дөрес, совет чорында И.Гаспралы хакында дөньяга яңа хезмәтләр чыгару мөмкинлеге булмады. Шулай да безнең галимнәребез аның хакында казандылар тарафыннан элек язылган хезмәтләрдән (Җамал Вәлиди, Габдрахман Сәгъди, Газиз Гобәйдуллин әсәрләреннән) һәм Төркиядә чыккан кайбер китаплардан (мәсәлән, профессор Надир Дәүләт китабыннан) файдаланып килделәр. И.Гаспралы хакындагы гыйльми әдәбиятның кыскача библиографиясен карагыз: Исмаил бей Гаспринский. Россия и Восток. — Казань, 1993, с.123—131.
2 Аbdulla Taliр.
3 Шунда ук, 58—71 б.
4 Шунда ук, 77—79 б.
5 Nadir Davlet. — Аnкаrа, 1988.
6 Миркасыйм Госманов. Төрки-татар мәгърифәтчелек тарихында Исмәгыйль Гаспралы. Бер идеянең тантанасы һәм фаҗигасе // Казан утлары, 2001, № 3, 164—178 б.
7 Абдулла Талип, 81—82 б.
8 Мондый гаепләүләрнең яла икәнлеген карагыз: Л.И.Климович. На службе просвещения //Звезда Востока, Ташкент, 1987, № 8, с.173—179.
9 Абдулла Талип, 84—100 б.
10 Миркасым Усманов. Заветная мечта Хусаина Фаизханова. — Казань, 1980.
11 Исмаил бей Гаспринский. Россия и Восток. — Казань, 1993, с.17—78.
12 Бу шәхес хакында карагыз: Миркасыйм Госманов. Ябылмаган китап. — Казань, 1996, 62—63 б. (Алга таба: Ябылмаган китап...)
13 К.Халидиның газетага җибәргән материалларыннан кайбер үрнәкләр // Тәрҗеман, 1889, 5 ноябрь; 1890, 28 октябрь.
14 Тәрҗеман, 1899, 20 декабрь; 1901, 23 июль һ.б.
15 Тәрҗеман, 1902, 21 июнь.
16 Бу хакта карагыз: Та1аг1агшп Ызкаса 1апЫ. Зипсап Һа1к пекпап. (Цгита, 1988), 39, 17—18, 32—33, 48—55 (агар һагйеп Иеп); Ябылмаган китап, 24—28, 44—48 б.
17 Тәрҗеман, 1901, 23 июнь; 1902, 15 сентябрь.
18 Ябылмаган китап, 63—65 б.
19 Тәрҗеман, 1900, 27 сентябрь.
20 Тәрҗеман, 1900,16 гыйнвар. Абдулла Талип китабында бу кешенең исеме Кәримахун рәвешендә бирелгән һәм ул Казандагы «дарелмөгаллиминдә» укыган дип языла (86 б.). Әмма бу елларда Казанда татарча «дарелмөгаллимин» булмавы мәгълүм. Димәк, «Тәрҗеман»дагы мәгълүмат дөреслеккә якынрак. 21 Тәрҗеман, 1902, 3 август.
22 Тәрҗеман, 1901,29 апрель, 7 июль (Голҗадан); 1901, 23 июль; 1902, 21 июнь (Чугучактан). Кашгар якларында да имтиханнарны җәмәгатьчелек каршында алу гадәткә керә башлый: А.Талип, 88 б.
23 Ilci Sayrani. . Бу Хәйдәр Сайрани хәзер Шинҗаңдагы мәгълүм җәмәгать эшлеклесе һәм әдип Уйгур Сайраниның атасы була; мәкалә авторы Илче шул Уйгурның кече энесе, ул Урүмчедәге татар җәмгыятенең рәисе А.Талип китабында Х.Сайранины Мәскәүдән килгән, дип ялгыш күрсәтелә. (108 б.)
24 Ilci Sayrani, S.61; Талип китабында бу кешеләр ялгыш рәвештә «Мәскәү университетын тәмамлаган», дип күрсәтелә (108 б.). Бу санап чыгылган шәхесләрдән башка уйгурлар арасында мөгаллимлек иткән күпләгән казанлылар хакында карагыз: Таtarlarnin kiskaca tarihi. — Urumci, 1988, 8.29—40; Ябылмаган китап, 70—74 б. 25 Ябылмаган китап, 65—70 б.
26 Аdil Hikmet Веу. Аsуаdа Вез Тurk. Otuken, Istanbul, 1999, 3.203—209.
27 Таtarlarnin kiskaca tarihi. — 1988, s.26—29.
28 Ябылмаган китап, 66—68 б.
29 А.Таliр, S.108—110; Турсун Каһһаri. Гөләндәм — мәгърифәтче ана //Сөембикә, 1991, №9. 30 Ябылмаган китап, 72 б.

Миркасыйм ГОСМАНОВ,
тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

"Мәйдан" № 7, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013