Бүген Әдипләр: Илсөяр Иксанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илсөяр Иксанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова (Гарипова)
Илсөяр Иксанова (Илсөяр Вазыйх кызы Гарипова) 1966 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Сараланы авылында дөньяга килә. Зыялы, тигез-тату гаиләдә төпчек бала булып үсә.
Илсөяр башлангыч сыйныфларда укыган­да ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре төбәк газета­сы «Кама ягы» битләрендә басыла, соңга таба яшь, өметле автор буларак «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газетала­ры белән даими элемтәдә тора, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби конкурсларда катнаша, җиңүче булып та таныла.
1983 елда И.Иксанова Казан дәүләт университетының татар филоло­гиясе бүлегенә укырга килә. Студент елларында университетның М.Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә актив йөри, иҗат эше белән җитди шөгыльләнә, шигырьләре көндәлек матбугат битләрендә еш күренә. 1988 елда университетны уңышлы тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшри­ятында корректор булып эшли башлый, соңга таба «Яшь ленинчы» (1989-1991), «Шәһри Казан» (1991-1997) газеталары, «Ялкын журналы (1997-­1998) редакцияләрендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара, журна­лист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында языл­ган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша үзен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1999-2001 елларда ул — «Салават күпере» жур­налында эшли. 2003 елдан — «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире хезмәтендә.
1991 елда шагыйрәнең «Ышанасы килә» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, «Кышкы канәферләр» дип исемләнгән икенче ки­табы 1999 елда, «Син — язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда басыла. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәк­ләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.
И.Иксанованың шигъри иҗаты 2006 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.
Шагыйрә шигырьләр белән беррәттән чәчмә әсәрләр — хикәяләр дә язгалый. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып торалар.
И.Иксанова — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлегендә.
http://www.sptatar.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013