Бүген Әдипләр: Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Лерон ФАЗЛЫЕВ
Радик Фәизов
Әхмәт Фәйзи
Заһид Фәйзи
Мирхәйдәр Фәйзи
Амур Фәләх
Шамил Фәрхетдинов
Лилия Фәрхетдинова
Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ
Гарәф Фәхретдинов 1920 елны Бөгелмә өязе, Карабаш авылында туып үскән. Аның әтисе Кашафетдин агай, бөтен гаиләсен алып, 1937 елда Урта Азия якларына күченеп китә. Гарәф Фәхретдинов шуннан хәрби хезмәткә алына. Сугыш башлангач, Киев чолганышында каты яралана. Әсир төшеп, нимесләрнең нинди генә лагерьларын күрергә туры килми аңа. Кыю йөрәкле егет берничә тапкыр кача, тагын тотыла.

Идел-Урал легионында ул Муса Җәлил, Гайнан Кормашлар белән аралаша. Татар халкын мөстәкыйль дәүләтле итеп күзләгән Шәфи Алмаз белән дә таныша. Соңыннан ул француз партизаннары сафында фашистлардан Францияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Италия, Мисыр, Төркия аша ул, татлы өметләр белән, туган илгә кайтып егыла. Әмма монда да аның кешелеген изеп, гомер буе рәхәт күрсәтмиләр.

Гарәф аганы мин бер генә тапкыр күреп калдым. Журналист халкы белән очрашырга дип хәзерге “Идел-Пресс” нәшриятына килгән иде. Чибәр кыяфәтле, аз сүзле, әгәр язмышы тыныч-табигый елларга эләксә, менә дигән артист буласы кеше иде ул. Башыннан кичкәннәрен кәгазьгә төшереп, ул Казанга, редакцияләрнең берсенә юллаган булган. Ләм-мим хәбәр килмәгән үзенә. Кулъязма да эзсез югалган. Бәлки “югалтырга” теләүчеләр табылгандыр. Гарәф ага берничә ел көткән дә язмасының тагын бер нөсхәсен Казанга җибәргән. Нәшриятта ремонт вакытында, гадәттә, кулъязмалар кабинетлардан коридорга чыгарып торыла. Менә шундый мәхшәр чорында, мин, коридордан үтеп барышлый, аяк астында аунап яткан бер кулъязмага юлыктым. Кулъязманың башында авторның адресы һәм җибәрү датасы күрсәтелгән иде (90 нчы еллар бу). Ике ел буена җавапсыз яткан бу кәгазь бәйләменең акшар-тузаннарын коеп, битләрен актара башлагач, шаккатып калдым. Мондый кешегә карата нигә болай битарафлык күрсәткәннәр? Аның кыю фикерләреннән куркумы бу? Ни булса шул булгандыр, әмма мин кулыма эләккән бу кулъязмага битараф кала алмадым: Гарәф аганың “Кайда минем илем?” дигән аянычлы хатирәләрен әдәби эшкәртеп, әмма үземнән вакыйгалар өстәмичә, фәкать тел җәһәтеннән, сюжетын җыйнакландыру ягыннан гына каләм кертеп, бастырып чыгарган идем. Кызганыч, шундый кызыклы якташым белән очрашып, сөйләшергә туры килмәде. Хәзер мәрхүм инде ул.

Бу әсәр – сугыш тудырган мәхшәрдә нинди кыенлыклар кичереп тә, кешелегеңне, рухыңны саклап калу фидакарьлеге хакында.

Марсель Галиев

Кайда минем илем?

Березань сазлыгында

– Тор, улым, тор инде! Озак йокладың, кайнар тары коймагы белән чәй эч, укырга барырга соңга каласың!..

Әнкәйнең ягымлы тавышына иркәләнеп, уяныр-уянмас кына, урынымнан торырга теләмичә ятам, имеш. Чү! Каядыр еракта шартлау авазлары. Ара-тирә мылтык-автоматтан аткан тавышлар ишетелә түгелме?! Үлем ачысы белән кемдер: «За Родину!» – дип кычкырган кебек була. Сискә­неп күземне ачып җибәрәм. Баш очымда төпсез зәңгәр күк йөзе. Шул зәңгәрлекне томалап, вакыт-вакыт күз алдымнан аклы-каралы томан йөзеп үтә. Әллә нинди ямьсез тавышлы каргалар, киң канатларын җәеп, минем өстә әйләнә-тулганалар. Җылы кан исен сизенепме шулай шомлы карылдыйлар алар?

Ерактан килгән тавышлар да тынды. Нишләп соң әле мин монда ятам? Булып узган вакыйгаларны хәтерләргә тырышам. Ике мәртәбә атакага ташланып та чолганышны өзә алмадык. «Рама» дип аталган ике койрыклы нимес самолетлары бертуктаусыз бомбага тоттылар. Мин машинадан сикереп төшкәндә дошман самолетлары бер-бер артлы сызгырып, дәһшәтле үлем йөкләрен безнең өскә коя иде инде. Мин җиргә йөзтүбән капландым. Гәүдәм белән бергә җир тетри – мәхшәр башланды. Аннары... самолет гү­ләүләре тынгач, тирә-якта: «Ма... Мама... помогите... воды, братцы, воды...». Башымны, күтәреп карасам, миннән ике-өч адымда гына хәрби киемле бер хатын ята, ике аягы да бот төбеннән өзелгән, бөтен җире канга баткан, үзе күккә карап тирән сулыш ала, үзе кычкырмый да, су да сорамый. Янына барып ярдәм күрсәтим дип урынымнан тормакчы булам, юк, кымшана алмыйм, гәүдәмә авыр таш бастырып куйган шикелле. Терсәгемә көч-хәл белән таянып күтәрелгәндәй итәм, йа Хода, яткан җирем кан гына. Аяк-кулларымны капшап карыйм – исән шикелле, каян, нишләп кан ага соң әле?! Тагын хәлем китә. «Братцы, помогите... воды... әни!..».

Күпмедер вакыттан соң мин машина әрҗәсендә аңыма киләм. Янәшәмдә яралы солдатлар. Безне каядыр алып баралар. Берничә хәрби кеше яралыларга су бирә, тәмәке кабызып каптыра. Кемдер җан бирсә, машинаны туктатып, юл кырыенда сай гына чокыр казып күмәләр дә ары кузгалалар. Өметсез хәлдә дә кеше дигәнең нидер уйлый, борчыла икән. Мин политрукны үз яныма дәшеп китерәм:

– Мин үлгәч, чокырны тирәнрәк казып күмегез, – дим. – Күземне каргалар чукырлык булмасын. Кесәмдәге комсомол билетын, заем кәгазьләрен, өйдән килгән хатларны биреп, шул адрес белән языгыз,– дип үтенәм дә аңымны җуям.

Кабат аңыма килгәндә караңгы төшкән иде инде, мине куаклар арасыннан каядыр күтәреп алып баралар иде.

Менә хәзер мин сулы сазлык кырыенда, шәп-шәрә килеш плащ-палаткага төренеп ятам. Иртәнге салкын һава мине үлем исереклегеннән айныткан. Аяк-кулларым бинт белән бәйләнгән, алардан кан саркый. Тирә-ягымда сарык көтүе, йөзләгән сарыклар йөзтүбән ятканнар. Бу көтүне нигә монда куып китергәннәр, көтүчесе кая китеп олаккан? Тагын каргалар төркеме шомлы аваз белән тынлыкны кисә...

Кабат күземне ачканда кояш баеп бара иде инде. Янәшәмә шактый тирән кабер казыганнар. Күмәр алдыннан миңа су эчерәләр. Менә мин кабер эчендә йомшак булсын дипме, суык тимәсен дипме, аска-өскә берничә кат шинель салалар. Каберем кырыенда яралы ике солдат. Берсе хатын-кыз. Алар миңа карап торалар да:

– Прощай, братец! Мы еще вернемся, – дип китеп бардылар.

Кабер эчендә күпме ятканмындыр, таң беленгән иде, аяк бармакларымны нидер кимергәнгә уянып киттем. Аяк бармакларын кыймылдаткан идем, колак яфрагын кимерә башлады. Карасам, бәләкәй генә тычкан баласы икән. Нишләп соң әле бу тычкан баласы миңа тыныч кына үләргә ирек бирми? Кабер эченнән күккә багып, җем-җем килгән йолдызларга карап ятам. Малай чакта мин төн ката ат сакларга баргач, урман аланыннан шулай күккә карап ята идем. Бәлки, шушы мизгелдә авылымда кемнәрдер йолдызларга те­кәлгәндер. Кычкырсам, тавышымны ишетмәсләрме?.. Бәлки, су бирерләр...

– Коткарыгыз мине моннан! Су бирегез! Братцы, помогите!

Тавышымны ишеттеләрме, иртән янә теге ике солдат килеп, мине чокырдан күтәреп алды, шинельләрдән урын көйләп, кырыема ике-өч котелок су куеп, минем белән хушлаша башлады.

– Нигә мине ташлап калдырасыз, бармакларымны тычкан кимерә... Үлсәм, кем күмәр? – дип аларга карап ялварам.

– Тычканны үтердек, безгә китәргә, сазлык аша чыгып үзебезнекеләргә кушылырга кирәк. Без сине кечкенә генә утрауга чыгарып куйдык, монда сиңа куркыныч янамый инде... Ярый, прощай, братец! – дип ки­теп тә бардылар.

Соңыннан белүемчә, әллә кай ераклыкларга сузылган сазлык уртасындагы утрауда ятам икән. Шулай итеп көннәр-төннәр үтте, котелоктагы су да, азык-төлегем дә бетте. Көннәр суыта, иртә белән ап-ак кырау тө­шә башлады. Ә мин һаман үлем көтеп ята бирәм. Яра­лар тәмам сасып, тәнем бетләп чыкты. Тирә-як тып-тын. Көнчыгыш якта күк күкрәвенә охшаш гөрелте авазлары гына ара-тирә колакка чалынып куя. Сазлыкта бихисап сарык көтүе һаман ял итеп ята. Көтүченең чыбыркы шартлатканы да ишетелми.

Ә минем ашыйсым-эчәсем килә. Менә бит, янәшәмдә генә каберем әзер, үлем һаман көттерә. Ашыйсым ки­лә икән, димәк, мин яшәргә телим. Яшисең килә икән, димәк, хә­рәкәт итәргә кирәк. Котелогымны кулга алам да мүкәләп, ташбака кебек урынымнан кузгалам. Үзем яп-ялангач, муеныма бәйләгән плащ-палаткам җирдән сөйрәлеп бара. Су кырыенда солдат капчыклары ята, эчендә укмашып каткан сохарилар. Шул сохариларны саз суына чылатып, тәмләп ашап утырганда күзем төште дә сискәнеп киттем. Сарык көтүе дип уйлаганым – сазлык өстен­дә үлеп калган меңләгән солдат мәете икән ләбаса! Суда талгын гына чайкалып яткан кеше гәүдәләре...

Шулай итеп бу утрауда мин Робинзон кебек үз-үземне туйдырып яши башладым. Ашарыма бетсә, ауга чыккан иясез эт кебек, утрауны тикшерә башлыйм. Солдат капчыкларында ни генә юк, эчке ки­емнәр ди­сеңме, өр-яңа бинт төргәкләре дисеңме... Мин хәзер җылы киемнәр киеп алдым. Салкынга түзәргә була.

Бердәнбер көнне, тәмам батыраеп, бөтен утрауны барлап чыгарга уйладым. Бу бит минем утрау, мин – яралы «Робинзон» хуҗа монда! Үрмәләп, шуышып, мү­кәләп бара торгач, куак арасында яткан тере солдатка юлыктым. Ике аягы да гөбе кебек шешенгән. Моның хәле минекеннән мөшкелрәк иде шул. Янына килеп: «Нихәл, братец?!» – дигәч, ул, иренен көчкә кыймылдатып: «Воды... воды...» – дип кенә әйтә алды. Үрмә­ләп барып, аңа котелогымны тутырып саз суы алып килдем. Мәетләр чолганышында калган бу шыксыз утрауда иптәш табылуга сөенеп тә куйдым. Әмма аның исемен әйтерлек тә хәле юк иде. Шулай итеп мин – «Робинзон», ул «Җомга» булдык хәзер.

Утрауны берничә сәгать эчендә үрмәләп карап чыгарга була. Противогаз киеп, мәет­ләр арасында йөрсәң, җан асрарлык кирәк-яраклар табып аласың. «Җомга» янына көн дә бер мәртәбә үрмәләп барып кайтам. Ашарына бирәм, су калдырам. Янәшә генә ятасы иде дә бит, ул коточкыч сасыган, якын килмәле түгел.

Су кырыйлары юка боз элпәсе белән каплана башлаган бер көндә урман ягыннан, агач көймәгә утырып, кара сакаллы бер бәндә утрауга килеп туктады. Мин аңардан «Җом­га» белән икебезне сазлык аша урман ягына чыгаруын үтендем. Ул төксе генә:

– Мин монда барахло җыярга дип килдем, шуларны чыгарып куйгач, сезне алмага килермен, – диде.

Мин, аның сүзләренә ышанып, үземнең аска җәелгән шинельләремә хәтле биреп җибәрдем. Ләкин ул әйләнеп килмәде. Әллә алдады, әллә нимесләр кулына эләкте – Алла белсен.

Төннәрен бик суыта башлады. Суны да яр читендәге бозны ватып ала башладым. «Җомга» да бирешми әле, һаман үлем белән көрәшеп ята. Вакытны чамалыйм, 1941 елның октябрь азаклары җит­те булса кирәк.

Бер иртәдә уянып китсәм, каршымда су үткәрми торган комбинезон кигән бер тап-таза солдат басып тора. Пистолетын төбәгән дә: «Руки вверх!» – дип кычкыра. Минем чарасызлыктан битарафка әйләнгән җанымда кинәт ачу кабарды:

– Төкерәм мин синең пистолетыңа! Миңа хәзер барыбер. Бүген-иртәгә боз каткач, урманнан ач бүре­ләр чыгып безне ботарлап ташлаячаклар! Ат, әйдә ат! – дип ярсып кычкырам.

Солдатның пистолетлы кулы са­лынып төште. Кешечә сөйләшә башлады. Ул монда кием-салым җыеп кайтырга дип килгән икән. Җый­ган нәрсә­лә­рен хутор халкына илтеп, ашамлыкка алыштырмакчы икән. Мин аңардан «Җомга» белән икебезне дә бу утрау әсирле­геннән коткаруын үтендем. Ул риза булды. Миңа комбинезон кидереп, сазлык аша култык­лап алып чыкты. Аяклары бөтенләй йөрмәү сә­бәпле, «Җомга»ны алып чыга алмыйм, хутор ке­шелә­ренә әйтермен, килеп алырлар, диде.

Урман эчендә аны иптәшләре көтеп тора икән. Һәммәсе пистолет белән коралланган. Чолганышта калган офицерлар, ахрысы. Мине үз араларына утыр­тып җылы аш ашаттылар. Соңын­нан мине хутор кеше­ләренә калдырып киттеләр. Хәрбиләр биргән кием-са­лымны арбага төяде­ләр дә, шуның өстенә утыртып алып киттеләр. Әмма миңа җылы өй күрү насыйп булмаган икән. Мин моны Березань стансасы янындагы әсирләр лаге­реның капка төбенә барып җиткәч ке­нә аңладым. «Нигә мине концлагерьга тапшырасыз?» – дигәч, «Безгә шундый приказ бирелгән, кем дә кем со­вет солдатын хатасында яшереп тота, шуның бөтен гаиләсе атарга хөкем ителә», – ди­деләр.

И Аллам! Нигә мин теге утрауда Робинзон булып кына калмадым икән... Нигә үз вакытында үлмәдем икән!.. Нинди юл сайлады миңа язмыш...

Үлем лагеренда

Бу лагерь тимер юл буенда, ”Березань стансасы” дип атала. Зур ябык сарайның эчендә дә, тышында да тезелеп яткан яралы әсирләр. Көнгә бер литр чөгендер суы (баланда) бире­лә. Нимесләр лагерь эченә бөтенләй кермиләр, авыру йоктырудан куркалар, этләр белән тышта, чәнечкеле чыбык сузылган койма артында гына саклыйлар иде. Лагерьның үз кануны: комендант, полицайлар, табиб, поварлар – барысы да үз арабыздан иде. Аягына басып тора алган әсирләрне нимесләр капка төбеннән эшкә алып китәләр. Лагерьда ”ярдәм итә” алырдай бер генә төркем бар, аны ”капут командасы” дип йөртәләр. Болар – аягын сузганнарны лагерь тышындагы тирән чокырга ташып торучылар.

Бер дә бер көнне, аягында басып тора алган әсирләрне кызыл вагоннарга төяп, Киевтан ерак түгел бер шәһәргә алып киттеләр. Кырык беренче елның кышы иде бу. Хәрби аэродромнан калган баракларга урнашып, без лагерь тормышын башлап җибәрдек.

Борисполь лагере рәттән салынган дүртәр катлы кирпеч бараклардан тора. Әйләнәсе икешәр катлы тимерчыбык киртәләр белән тотылган. Монда тәртип үзгәрәк икән. Аягында йөри алганнар, котелогын тотып, баландага үзләре бара. Йөри алмаганнар исә үлемгә дучар ителгән. Теге лагерьда урында яткан авыр яралыларга баланданы үзе­безнең санитарлар китерә иде. Монда ул нәрсә юк.

Минем дә ачлыктан хәлсезләнгән тәнемдә яралар ачыла башлады. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән Әфләтун хәким. Юк, болай ятып булмый, сазлык уртасындагы утрауда ”Робинзон” булып, үрмәләп йө­реп исән калганны, монда, ке­шеләр арасында... Яшәргә булгач яшәргә! Кулыма таягымны алдым, таш баскычлардан артым белән шуып төштем дә сөйрәлеп киттем кухня тарафына. Анда черегән бәрәңге, чөгендер өйгәннәр икән. Якынрак килеп бераз эләктер­дем дә кесәмә салдым, комсызланып, шатыр-шотыр чәйнәп, үрдәк кебек авызны югары күтәреп йотып та җибәрдем. Шулай кесәмне һәм бүксәмне тутырып торганда ике әсир, яныма килеп, үзара сөйләшә башлады. Йа, Хода! Саташаммы әллә?! Авылыма кайткан кебек булдым. Теге әсирләр нәкъ безнеңчә, чын татарча сөйләшә ләбаса! Алар кырыена ук сөйрәлеп килдем дә таягыма таянып бастым:

– Якташлар түгелме, кордашлар?

– Без Әлмәттән булабыз.

– Бәрәкәч! Мин дә шуннан ерак түгел, Карабаш авылыннан инде...

Әнә шулай бер-беребезгә сораулар яудыра-яудыра гәпләшеп киттек. Баксаң, якташларым повар булып эшлиләр икән. Сиңа хәзер әйбәт ашарга кирәк, шул чакта гына яра­ларың төзәлер, безнең янга килгәләп йөр, диләр. Шул көннән соң ашау ягыннан минем эшләр хутка китте. Мин поварлар бүлмәсендә дневальный булып тора башладым. Өске катта санитар хатын-кызлар яши, кү­бесе минем кебек яралы. Алар белән дә дуслык урнаштырдым. Янга калган бәрәңгеләремне бирәм дә алар минем яраларымны юып, чиста марля белән бәйлиләр. Лагерьның базары кайнап тора. Әсирләр ду килеп алыш-биреш итәләр. Бә­рәңге-әпәең булса, хәтта яңа солдат киеме дә сатып алып була. Ике зур бәрәңгегә бер яңа гимнастерка тия. Сигез-ун бәрәңгегә – кирза итек. Минем монда тә­мәке тартмавым зур бәхет иде. Күпләр бер төргәк тәмә­кегә баландаларын алмаштыра килеп, соңыннан, шешенеп, дөнья куйдылар.

Инде мин таякка таянып, шәпләп йөри башладым. Якташларыма рәхмәт. Мин аларны үлгәнче онытмам. Аларның бүлмәсен сакладым, әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, кү­ңелләрен ачып яшәдем. Ләкин монда да озак яшәргә мөмкинлек бирмәделәр. Кем аягында йөри ала, этле сакчылар шундыйларны җыйнап барладылар да, кызыл вагоннарга төяп, Киев аша, Днепр­ның сул ягына алып киттеләр. Соңын­нан йөри алмаган әсирләрне бер чокырга тутырганнар, дип ишеттек.

Дарница лагере

Монда да ике кат чәнечкеле киртә белән уратып алынган мәйданда, элек яшелчә сакланган сарайларда яшибез. Такта сарайлар­ның берсендә – авыр яралылар, икенчесендә – җиңел яралылар, өченчесен­дә – авыр һәм җиңел яралы офицерлар. Тәне сау әсирләр исә ачык һавада, йомран кебек чокыр казып, шунда яши­ләр. Чокырларның бер кешелеге, ике-өч кеше­лекләре бар... Полицайлар әсирләр арасыннан куела, күбесе – хохоллар. Иртә таңда полицай һәм нимесләр, ярсу этләрен өрдерә-өрдерә, әсирләрне чокырларыннан чыгарып тезә­ләр дә, барлап, каядыр эшкә алып китәләр.

Минем өстә офицер киеме булганлыктан, яралы командирлар белән бергә такта сарайда ятам. Имеш, мин кече лейтенант. Монда да уңдым: комсоставка, бер литр баландадан кала, туксан грамм ипи белән чөгендер мармелады бирәләр. Бүтән сарайдагы га­дәти әсирләргә бер литр баланда – вәссәлам. Әле ул баланда да санитарлар кулы аша килә-килә шактый сыекланып бетә...

Тышта суык. Сарай эчендә әлегә түзәрлек, өч катлы нарларда таралышып ятабыз. Аста – иң авыр яралылар. Эт белән куа башласалар, мин ”авыр яралы”га әйләнәм, кирәк чакта өске каттан урын алып, ”җиңел яралы” булам.

Меңнәрчә әсирләр тупланган бу лагерьда көненә өч йөзләп кеше үлә, диләр. Аларны ”капут команда” чокырга ташып тора. Әгәр төнлә үлә-нитә калсаң, балтыр итеңне кисеп алып, ашап куярга мөмкиннәр. Әгәр кеше ите ашаганын сизсәләр, полицай нимесләр ул әсирне строй каршында асып куялар. Мондый хәлләр дә була: яңа гына үлгән әсирне ике яклап култыклыйлар да ашханәгә алып баралар, мәет­нең муенына асылган котелокка баланда салып алалар. Киредән алып кайтып сөяп куялар да баландасын бүле­шә­ләр. Үлек тәмам тораташ катканчы шулай кабатлыйлар.

Полицайларның кулында кургашлы чукмар таяк, шуның белән бер бирсә, гарипләнүең­не көт тә тор. Әнә оберполицай чукмарын күтәреп җикеренә:

– Ахтунг! Шнурайтесь! (Тезелегез!)... Сталинские соколы... С... вашу мать... – дип команда биргәннән соң ул сафларның алгы рәтен ике адым алга атлаттыра да авызын ачтырта. Кем алтын тешле, шул турыда туктала, инструменты белән тешне каерып ала да кырыеннан барган по­лицайның әрҗәсенә сала. Бу мәрәкәне камчылы нимес үткер күз белән күзәтеп тора.

Әйткәнемчә, лагерь ишегалдында йөзләрчә чокыр. Шул чокырлардан, йомран шикелле, әсирләр баш калкыткан. Әгәр инде чокыр-өннән ялкын-төтен күренә калса... нимесләр кисәтеп тормыйча ата башлыйлар яисә граната ыргытып, чокырны тигезләп куялар. Әсирләр барыбер үзе­некен эшлиләр, чокыр төбенә ут ягып җылына­лар, әмма шылт та төтенен чыгармыйлар. Моның сере нидә икәнен мин белә алмадым.

Минем хәлләр мөшкелләнә башлады бит әле. Күн итегемне салдырып алып, агач башмаклар кидерделәр. Мин шинель чабуын кисеп алдым да пилоткага колакчын, кулга бияләй, аякка оеклар тегеп кидем. Күпләр шулай эшләде. Койрыгын кискән әтәчләргә охшап калдык, нәләт төшкере!

Бер көе генә яшәп ятканда, баракны бет басты. Яралы офицерлар көннән-көн азая бара. Җитмәсә, санитарлар, аларны машиналарга төяп, каядыр озатырга тотындылар. Тукта әле, нишләп мин командир булыйм ди, русчаны да юньләп белмәгән килеш... Торам да хәзер гади солдатлар барагына чыгып китәм. Анда инде мин “кече лейтенант Федотов“ түгел, ә рядовой солдатка әвереләм. Язмыш тагын ниләр күрсәтер икән миңа? Үз алдыма җырлыйм да җыр­лыйм...

Мин китәрмен туган илгә,

Урман эчләре белән;

Бәйләп куйсалар да тормам

Ефәк очлары белән.

Әй, энем, энем... Кайда минем илем?!.

* * *

Минем илем як-ягын куе әрәмәлек баскан ямьле Зәй буенда иде. Бөгелмә белән Әлмәт арасында, “патша юлы“ өстенә урнашкан авылымның исеме Карабаш булыр. Утызынчы елларга кадәр анда биш йөзләп хуҗалык яшәгән. Бер таш, бер агач мәчете, алты кибете, биш күпере, бер мәктәбе булган. Гаҗәеп матур табигатен җыр­ларга гына салырлык иде. Карал тавы итәгенә урнашкан авылыбыз Олы урам, Төпле урам, Төбәк, Түбән оч дигән өлешләргә бүленеп йөртелә иде. Түбән оч Әлмәткә китә торган юл өстендә, язгы ташу вакытында өйләрнең билләре­нә кадәр су баса торган урында. Ташу сулары тәмам теңкәсенә тигәч, икенче якка, әрәмәлеккә күчеп утыручылар төбәген Котылдык дип йөртә башлыйлар.

Баттал бабайның улы Ягъ­фәр, аның улы Фәхретдин, аның улы, ягъни минем әти Кашафетдин 1889 елны шунда туган. Әтием мич чыгару, ка­лай-тимер, агач эше кебек һәммә төрле һөнәрне белә иде. Баш авыртса да, теш алдырырга дип тә тирә-яктан аңа киләләр иде.

1914 елгы сугышта әти гражданнар сугышында катнаша. Самара шәһәрендә кызылгвардиячеләр сафына эләгә. Шунысын да әйтергә кирәк: безнең Карабаш авылыннан иң хәтәр “сәнәкчеләр“ чыккан. Кызылгвардияче әти авылга кайтып төшкәч, бабай аңа тиз арада күздән югалырга куша. Икенче көнне сәнәкчеләр өйгә кереп тулалар, “Малаеңны кая яшердең?!“ – дип мич башыннан бабайны сөйрәп төшерә­ләр дә, әйтмәгәч, сәнәк белән кадап үтерәләр.

Ул елларда сәнәкчеләр: “Бетсен коммунистлар!“ – дип активистларны ат койрыгына тагып йөрткәннәр, бәкегә салганнар, баганага бәйләп җәза­лаганнар. Балалар укытучысы буларак, минем әни дә сәнәкчеләрдән авылдан-авылга качып йөргән. Әнием Габдрахман авылында затлы гаиләдә туган. Кышның озын кичләрендә әнкәй китап яисә Коръән укый башласа, әти авызын ачып, исе китеп карап утыра иде. Әнинең тәэсире миңа да йоккан, күрәсең, мин бәләкәйдән үк көйләп догалар укырга өйрәнгәнмен. Үсә төшкәч инде җырлый, бии, такмаклар әйтә идем:

Литтер-литтер литтата,

Чуар тавык кем сата?

Кил, апаем , кәнфит бирәм,

Тутаң кемне ярата?

Әткәйнең Бөгелмә базарына киткән чаклары аеруча истә калган. Ишегалдында җигүле ат тора. Арбага ул бакчабызда үскән кыяр, кавын-карбызлар төйи, үзе ясаган чиләк-комган, тас, соскы ише әйберләрен дә җайлап урнаштыра. Без әткәйне озатып калабыз һәм тизрәк кайтуын көтә башлыйбыз. Әллә нинди хуш исләр ияртеп әткәйнең базардан кайтып ке­рүе үзе бер бәйрәм була торган иде. Әнкәй шакмаклы ашъяулыкка базар күчтәнәчләрен тезеп куя, табынга җырлап торган самавыр килә. Әткәй олы шакмаклы шикәрне алып вата башлый, аннары һәммә­безгә берәм-берәм өләшеп чыга:

– Мә, улым Гарәфетдин, бусы сиңа, ә менә бусы Нәфис улыма, иң матуры – Әгъдәс улыма, бусы инде әнкәгезгә, ә бусы...– дип ул ашъяулыктагы вак шикәр комын учына ала да, башын чөеп, авызына каплый...

Без, өч малай, шикәрнең тәмен саркытып кына, озаграк сакларга тырышып, аны тел астына кыстырабыз. Әмма озак түзеп була димени, шикәр эри дә бетә... Күзләрне елтыратып тагын әткәйгә киләбез.

– Чоланда тәпәне белән кәрәзле бал тора, шуны ашагыз,– дип әти битәрләгән сыман итә. Ә безгә шикәр тансык, балдан туйганбыз.

Онытырлыкмыни: төнге ат саклаулар, Зәй буеның карлыганлыклары, ярышып йөзә-йөзә су коенулар, төнбоеклы күлләр, каз-үрдәкләрне йотарлык чуртан балыкның сикереп уйнавы... Безнең яктагы кебек итеп кошларның ярсып сайрауларын бүтән бер җирдә дә күрмәссең.

Менә мин хәзер туган ил­дән еракта, ачка киселеп, әнкәйнең майда йөзгән тары коймакларын сагынып утырам. Йа Хода, никләр мине болай каһәрләдең икән? Нигә дип кенә миңа мондый язмыш юрадың икән? Югыйсә бит үз гомеремдә берәүне дә рәнҗеткәнем, кимсеткәнем булмады, әткәм-әнкәмә һәрчак тыңлаулы булдым, олыны – олыга, кечене кечегә санадым. Чит җирләрдә кол булырмын дип үскән идеммени!

* * *

– Ахтунг! Шнурайтесь, погание!

Нимесләрдән дә явызрак полицайлар, этләреннән та­ла­та-талата, безне плацка чыгарып тезделәр. Балык кебек шыплап машиналарга төяде­ләр дә каядыр алып киттеләр. Каядыр дигәнебез Киев лагере булып чыкты. Салкын җелек­ләргә үткәнче туңып, яңа урынга килеп төштек. Киев белән Житомир арасында канау казып, кабель сузарга тиеш икәнбез. Бу шартларда ике генә юл бар: йә эшләп үләсең, йә булмаса качып котыласың. Ә нигә качмаска?! Бу җирләрнең һәр карышы миңа таныш ич. 1940 елны Бохарадан хәрби хезмәткә алынуга, мин шушы Украина якларына эләктем. Киевны калдырып чигенгән чактагы күре­нешләр әле дә күз алдымда. Тәрәзәләре ватык, ишекләре ачык, эчтәге әйберләре таланган, урамда трамвайлар аударылган, китаплар өеме төтәп ята, кәгазь­ләр очып йөри – мәхшәр. Днепр­ның сул ягына чыгар өчен бер генә күпер калган иде. Без чыгуга, аны да үзебезнекеләр шартлатты.

Ярның аргы ягында калганнар инәлеп җылый башлады, йөзә белгәннәр күпләп суга ташландылар. Бу вакытта инде Киевкә нимесләр ике яклап бәреп керә башлаган иде (1941 елның 18 сентябре).

Мин рота командирының элемтәчесе һәм тән сакчысы идем. Кулымда нимес автоматы, билемдә дүрт граната һәм нимес хәнҗәре – кыскасы, бу корал белән мин яу кырында үземне юлбарыс кебек хис итәрлек идем. Әмма безнең полкларны нимесләр җирдән дә, һавадан да туктаусыз тупка, бомбага тотып, боткага әйләндереп бетерделәр. Березань сазлыгына җитәрәк мин тугыз җирдән бомба ярчыгы белән яраландым һәм контузия алдым. Яраларымны бәйләп машинага салганнары исемдә, аннары инде аңымны югалтканмын.

Мондагы һәр сукмак, һәр агач миңа таныш булгач, нигә качып китмәскә, әсирлек тозагында барыбер көн күрсәтмәячәкләр... Шундый уйлар белән эшләп йөргәндә, якындагы бер йортның капкасы кысылып кына ачылды, аннан кул күренде, «бире кил» дигән кебек ишарәли иде ул. Ни буласын уйлап та бетермәстән, мин ашыгып килеп шул капкага «чумдым». Минем арттан тагын ике ачыгавыз йөгереп килеп җит­теләр. Эчтә ни күрик: ике нимес офицеры безгә карап тыныч кына басып тора. Аннары тиз генә капканы яптылар да чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган бер сарайга безне бикләп куйдылар. Монда нимесләрнең комендант взво­ды икән, үзлә­ренә утын кисеп әзерләр өчен утызлап әсир тоталар икән. Шул әсирләрнең икесе үлгән, берсе качып киткән. Менә шулар урынына без, өч әсир, үз аягыбыз белән килеп кердек тә капкын эчендәге капкынга эләктек.

Яраларым ачылуы сә­бәпле мине утын кисү эшеннән азат иттеләр. Минем вазифам – мич ягу иде. Бер нимес офицеры буш вакытларында кече калибрлы мылтыктан чыпчыклар кыра, мин аларны җыеп алам да, пешекләп, йонын йолкып, шулпа пешерәм. Баландага кушып ашарга чыпчык шулпасы да ярап тора икән... Җә­рәхәтләрем бөтенләй ачылып, утын да китерә алмый башлагач, карап эшлә­түче нимес офицеры, мәрхә­мәте килепме, мине шәһәр лазаретына илтеп тапшырды. Табибларга: “Әгәр качырсагыз, аның урынына сезне алып китәрмен“, – диде. Әмма миңа әйбәт шартларда озак ятарга туры килмәде. Ул чакта кулдан-кулга күчеп торган Харьков шәһәреннән бик күп нимес яралыларын шушы лазаретка китереп тутырдылар. Шулай итеп мине әсирләр лазаретына китереп ташладылар. Савыгып килгән тән яраларым монда тагын ачылып, коры сөяккә калдым. Янбаш сөякләрем тирене тишеп чыкты. Күпләр шундый иде. Ишегалдына һава суларга чыгарсалар, җирдә эскәк белән чүпләрлек тә үлән калмый, тамырына кадәр корытып бете­рәләр иде. Кич­ләрен, тәрәзәгә карап:

И, Ай туган,

алтын булсаң,

Алкалар ясар идем;

Ай булганчы

икмәк булсаң,

Туйганчы ашар идем, –

дип эчемнән генә җырлый идем.

* * *

1942 елның июнь башында лазаретта үлем алалмаган әсирләрне бер көнне машинага төяделәр дә яңадан Дарница лагерена китереп ташладылар. Без инде өметне кисеп, “туганнар каберле­ге“нә дип уйлаган идек. Ни гаҗәп: иң әүвәл безне сафка тезеп, ашарга алып бардылар. Пычкы оны кушылмаган өч йөз грамм ипи, бә­рәңгеле куе тәмле аш бирделәр. Мондый “сый-хөрмәт“­кә хәйраннар да калдык. Әллә соң “Кызыл хач“ безгә кулын суздымы, “минем әсирләрем юк, сатлык җаннар гына бар“ дигән Сталин бабабыз йомшаганмы әллә? Ашап чыкканнан соң милләтне милләткә аеру башланды. Урыслар, Дон ка­заклары, кавказлылар, фин-мордвалар – һәммәсе аерым. Мин азиатлар төркеменә эләктем. Безне Ромны лагерена китерделәр. Монда инде тәртип башка... чә­нечкеле чыбыктан уратылган киртә­ләр дә кү­ренми, автоматлы нимес сакчылары да юк. Лагерь капкасы янында беләкләренә яшел бәйләгән үзе­безнең әсирләр кизү тора. Элеккеге ко­мандирларны яңадан түрә итеп куйдылар. Хәзер инде без аларга “сугфюрер“, “компанейфюрер“ дип кенә эндә­шәбез. Хәер, компанейфюрерлар безнең белән бик вакланып тормыйлар, нимес офицерлары бе­лән генә сөйләшәләр. Әллә каян гына ак чалмалы, яшел чапанлы мулла да пәйда булды. Ашау байдан, үлем Ходайдан, ди­гәндәй, көненә өч мәртәбә шәп кенә сыпыртып куябыз. Мулла моңлы тавыш белән дога укып җибәргәндә без дә кулны кушырып амин тотабыз. Гүя без үлеп те­релгәнбез дә оҗмах аланнарында ис­тирәхәт кылып йөрибез. Ризык үзгәртә шул кешене, күпләрнең эчке асылы ачылды да китте, эчке һәм тышкы төсләр үзгәрде...

Мин күбрәк ашау ягын кайгыртам. Тән-тазалыкны ны­гы­тып, тизрәк качарга кирәк моннан. Үзем кебек иреккә омтылган бер мишәр егете белән дуслашып алдым. “Хәйдәр Кадыйров, бывший учитель-биолог“, – дип таныштырды ул үзен. Ә мин Дим Алишев булып алдым.

– Димка, кайгырма! Бераз тынабыз да, потом сызабыз,– дип, ул зур соры күзләрен уйнатып, сары чәчен сыпырып мишәрчә әйтеп куя. Мин аның сәләмә өс-башын карап, үземнекен күз алдымнан ки­черәм: өстемдә керләнгән, умырылган хатын-кыз бәйләм күлмәге, теткәләнгән чалбар... Икебезгә бер “параш“ (кечкенә чиләккә охшаган), баланданы шуңа салдырып алабыз. Менә шулай, суярга әзерләгән мал кебек ашатып яткан бер вакытта безне, Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләрне, аерып алдылар да шәһәрнең икенче ягына илтеп тупладылар. Бу – “Идел-Урал“ легионына әзерли торган “карантин лагере“ икән. Монда инде милләтләр чуарлыгы алай ук күп түгел: татар-башкортлар, чирмеш, ар, удмурт, чуаш һәм тагын башка халык вәкилләре иде. Командирлар, әлбәттә, татарлардан иде. Лагерь башлыгы “сугфюрер“ Волков фамилияле татар нимесчәне дә су кебек эчә, гел тегеләрнең офицерлары бе­лән сөйләшеп йөри иде.

Беркөнне полицай Волков барыбызны да сафларга тезде дә көтелмәгән сорау бирде:

– Арагызда мулла бармы?

Каккан казык кебек катып калдык. Саташамы бу әллә?.. Монда күбесе социализм төзе­гән яшьләр, нинди мулла булырга мөмкин? Мин үзем коммунист булып атакага барган сугышчы.

Теге нәләтнең тавышы тагын да катырак яңгырады:

– Кем мулла, ике адым алга, марш!

Сафлар дәшми, бер-бере­безгә аптырап карашабыз, Хәйдәр колагыма жуылдый:

– Димка, син сказкаларны яхшы сүлисең, может, азанны да беләсең? Вота ул чакта ашап күрсәтер иек, муллага өстәмә пурсы бирәчәк тә бирәчәк инде...

– Кем вакытлыча мулла эшен башкара ала?!

Шул мәлдә тоттым да алга чыгып бастым. Сәләмә кием­нән, яланаяк, кыяр түтә­лендәге карачкы сыман басып торам. Кара күн перчаткалы, камчылы нимес офицеры, җир кортына караган шикелле чирканып кына миңа күз атты да, полицайга нидер мыгырдады. Полицай әшәке калын иренен җәеп елмайды да миңа дәште:

– Син чынлап та мулламы, дога укып күрсәт әле!

– Мин мулла түгел, әмма мулла укыган чаклы гына беләм, – дидем. Һәм шикләнеп тә куйдым. Әгәр бу җүнсез бәндә Коръәнне белсә, әнә нимес тә камчы сабын елтыр итек кунычына суккалый башлады. Рәт-рәт тезелгән әсирләр тын да алмый карап торалар. Дустым Хәйдәрнең карашы “бетерделәр малайны...“ дигән шикелле кызганулы... Шалишь, брат! Әнкәй мине малай чагымнан ук күп нәрсәгә өйрәтте. Кирәге булмады тормышта, ләкин аз-маз булса да кайбер догалар истә калган. Нишләп әле мин бу мокытлардан куркып торам? Боларның берсе дә гарәп телен белми ич. Мин үзем дә укыганымның нәрсә аңлатканын белмим... Мар­шировкаларда җырлап чарланган тавышым белән укып җибәрдем, агай...

Бисмил-лаһир-рахманир-рахим. Әл-хәмдү лил-ла-һи Раббил галәмин. Ир-рахманир-рахим. Малики яумиддин. Иййакә нәгъбүдү вә иййакә нәстәгыйн. Иһдин әс-сирател мөстәкыйм...

Полицай авызын ачкан, нимеснең күзе челт-челт йомыла, әсирләр чүгеп калдылар. Шулай бер-бер артлы белгән догаларымны укыйм, әмма белүем чамалы гына. Полицай тагын, тагын укуымны сорый, нишләргә, белмим, дип, туктап калуы да уңайсыз... Әһә... Туктап калырга ярамый, мин сүзләрен үзем дә аңлап бетермәгән төрле сүрәләрдән алынган өзекләрне тезәм генә...

– Әл-хәмдү лил-ләһи раббил гәләмин. Әр-рахманир рахим. Сталин умер, Гитлер карт мөртәтин, – дип, кулны кушырып күтәрдем, әлбәттә, соңгы юлларны авыз эченнән мыгырданыбрак төгәлләдем, шулай итеп, “Аллаһу әкбәр“ дип амин тотам, йөзләгән әсирләр дә миннән күрмәкче, кулларын күтәреп амин тоталар. Бу мәрәкә тәмам булгач, полицай нимес офицерына борылып алман телендә нидер ләңгелдәде дә, безнең якка карап:

– Бүгеннән башлап менә бу (миңа төртеп күрсәтә) мулла булыр. Үзеңә ярдәмче ал. Баланда аңа ике порция би­ре­лергә тиеш.

Соңыннан мин Хәйдәр яны­на килеп:

– Син минем ярдәмчем булырсың, – дидем. Мишәрем күзләрен тасрайтып карады да:

– Анаңны орган нәрсә! Азанчы икәнеңне белгән булсам, якын да килмәгән булыр идем! – дип ярып салды.

– Авызыңны яп! – дим тегеңә. – Мулла абзаң бе­лән әдәпле генә сөйләш... Баланданы кешеләрдән күбрәк ашап, аякка баскач, моннан тайганда миңа рәхмәт әйтерсең әле...

Хәйдәрем бу сүзләрдән соң йомшап калды. Ярдәмче буларак мин аннан бернинди дә файда күрмим, баланда чөмереп бүксәсен тутыра да: “Әйдә, поп, кәртле уй­ныйбыз“, – дип кенә тора.

Иртәнге намазга соңга калынган. Монда бит әтәчләр кычкырып уятмый, каян бе­лә­сең вакытны? Барактан чыктым да нидән башларга белмичә торам. Кран янына килеп, үземчә тәһарәт алган булдым. Башка әсирләр дә нәкъ минемчә кыланалар. Шуннан соң мин ташландык әбрәкәй башына мендем дә көйләп жибәрдем. – Аллаһү әкбәр... Аллаһү әкбәр... Әшһәду әл-лә иләһә илләллаһу...

Түбәнгә карыйм, йөзләрчә әсирләр, учларын кушырып, авызларын кыймылдатып нидер укыган булалар. Хода бәндәләре, болар кичәге коммунизм төзүчеләр бит инде, югыйсә...    

Көннәрдән бер көнне яныма олырак яшьтәге бер әсир килде дә:

– Син, иркәм, муллалык эшен белеп бетермисең, кү­рәм, – диде. – Баландаңнан өлеш чыгарсаң, өйрәтергә була...        

– Нигә соң алай булгач башта ук үзең мулла булмадың?!

– Теләмәдем...

Шулай итеп минем хәзер нахлебникларым икәү булды. Берсе дин гыйлеменә өйрәтә, икенчесе авыз ту­рында кашык уйната.

Беркөнне лагерь кайный башлады. Әсирләрне мунча кертеп, нимес киеменә киен­дерәләр икән, димәк, чын легионерларга әйләнәбез. Чукынып китсен мунчасы, мулласы, төкердек барысына да. “Кырык ел тавык бу­лып яшәгәнче, кырык көн әтәч булып яшә!“ – дигән Әфләтун хәким, безгә ирек кадерлерәк. Шушы мәхшәрдән файдаланып сыдырттык без Хәйдәр белән. Урман-кырлар аша Көнчыгышка – үзебезнекеләр ягына... Әмма без ачлык белән азатлык тәмен бергә кушып озак бара алмадык, хохол полицайлар тиз эләктерделәр. Йа Хода, миңа тагын Хорол шәһәрендәге лагерьны да күрергә язган икән әле. Качып килеп, әллә никадәр юл үткән кебек булабыз, юк, һаман шул Украина җир­ләреннән ычкынып булмый. Бераздан язмыш безне Белая Церковь лагерена китереп ташлады. Монда инде ур­та һәм югары белемле әсирләрнең исем-фамилияләрен язып алдылар. Германиягә эшкә алып китәләр икән дигән сүзләр дә таралды. Ә безнең иреккә сусаган җанда гел качып котылу кайгысы.

Беркөнне ССчылар килеп әсирләрне тезделәр дә егерме биш-утызлап әсирне машинага төяп алып киттеләр. Болар арасына мин дә эләктем. Хәйдәрем моң­суланып: “Прощай, браток!“ – дип озатып калды.

Урман читенә килеп җит­кәч, безне машинадан тө­шерделәр дә чокыр казырга куштылар. Тирәнлеге бер метр булгандыр, шулай казыгач, барыбызга да чишенергә куштылар. Нимесләрнең “Юда! Юда!“ дип җикеренү­ләреннән мин бер нәрсәне аңлап алдым. Яһүдләр арасына эләккәнмен ләбаса. Борыным да аларныкына ох­шаган, сөннәтем дә бар... менә сиңа “капут“ сәгате сукты... Безне чокыр кырыена тезеп бастырдылар, мин ни кылырга да белмим, чарасыз калдым. Мишәр дустым әйт­мешли, вота, Гарәф Фәхрет­динов, синең өчен дөнья бетте... Нинди суык көн иде, югыйсә, анадан тума ба­сып торабыз, гүя кар түгел, ә кайнар көл ява, бөтен тән ут эчендә.

Минем кырыйда басып торучы, бөтен тәнен кара бөдрә йон баскан әсир кычкыра башлады:

– Их нихт юда, их бин әрмән, Кавказ!

Әрмәнне сафтан тартып алдылар да, киендереп, ки­редән машинага утырттылар. Минем дә юкка үләсе килми бит, каһәр төшкере! Нишләп болай иманга оеп торам соң әле?.. Мин дә җан ачысы белән кычкырып җибәрдем:

– Их нихт юда, их бин мугаметан!.. Татариш!

Арырак торган офицер-полицайлар төркеме арасын­нан чалма ураган казахмы, кыргызмы калыкты. Бер поли­цайның җиңеннән алып, миңа төртеп күрсәтә: “Осы бәндә нугай гуй, мөселман гуй!“ – дип офицерларга да төшендерә башлады. Ул арада мине чакырып алдылар, киемнәремне биреп, арт ягыма шап итеп тибеп, маши­нага менгезеп утырттылар. Теге әрмән яны­на утырып киенгәч кенә эчкә суык төшә башлады. Калганнарны атып, чокырга ташлаганны күрмәс өчен мин кү­земне каплап, башымны түбән идем.

Кичен минем кайтуымны зарыгып көтеп торган Хәйдәр белән лагерьда күрештек. Икенче көнне безне, ур­та һәм югары белемле “интеллигентлар“ны яшел ва­гоннарга утыртып, Польшаның Кельце шә­һәренә алып киттеләр. Бу җыйнак кына шәһәрдә яу кырыннан кайтарылган нимес яралылары, лазаретлар бик күп икән. Безне кирпеч заводыннан ерак түгел бер бай йортының ишегалдына машина китерде. Тора торган урыныбыз “секция“ дип аталачак икән. Ике катлы карлар, салам белән тутырылган матраслар, хәтта одеял-мендәрләр дә бирделәр. Лагерь чәнечкеле тимерчыбыклы киртә бе­лән әйләндереп алынмаган, капкада безнең кебек үк әсирләр дневальный булып тора, “старшина“ да үз арабыздан. Җиңенә свастика билгесе таккан ике нимес көнаралаш килеп, тикшереп китәләр. Ашау яхшы. Көн саен лекцияләр тыңлыйбыз.

Монда Россиянең бик күп милләтләре “укып“ ята. Без, ачыгавызлар, большевикларга, имеш, кол булган­быз. Милли байлыкларыбызны яһүдләр талап яткан икән. Әнә шулай, кинофильмнарга кадәр күрсәтеп, безгә милли тәрбия бирәләр. Безгә нәрсә, “бүрене күпме генә ашатма, барыбер урманга карый...“ Без бит Ленин-Сталин фанатиклары, якты киләчәк төзүчеләр, алай гына туры юлдан тайпылдыра алмассыз!..

Без мишәр дустым Хәйдәр белән “юнга“ сигаретын тө­тәтеп, тәмле ашап, урысларга “господин“, татарлар­га “әфәнде“, нимесләргә “хиер“ булып, милләт сыбызгысын сызгыртып, качарга план корып ятабыз.

Безнең татар секциясендә дә төрле кеше бар. Бик наданнарны нимесләр чүпләп алып, каядыр озата то­ралар. Без Хәйдәр белән бик белемле кыяфәт чыгарып йөргән булабыз. Көнгә бер сигара, өч сигарет бирсен­нәр дә... сигара тө­тенен буржуйларга охшатып, түшәмгә өреп ят та... ничек инде әфәнде булмыйсың?!.

Көн дә стенага зур карталар элеп, лекторлар сандугач кебек сайрыйлар: “Идел–Урал җөмһүрияте – берләшкән татар мәмләкәте... Дон елгасыннан алып Тын океанга, Татар бугазына чаклы җирләр синең ту­ган илең. Синең бар мөлкәтең, байлыгың большевиклар кулында. Совет дәүлә­тендә большевиклар һәм яһүдләр генә рәхәт яшиләр. Калганнар – кол...“

Милли тәрбия озакка бармады. Беркөнне ач яңаклы, пеләш башлы, елтыр күзлекле, бик зыялы, русчаны әйбәт сөйләшә торган нимес килде. Моның яраннары да Берлинның үзеннән иде (берсе дә хәрби түгел). Боларга «яхшы» билгесенә имтихан тапшырганнарны шәп киендереп, порт­фель тоттырып каядыр алып китәселәр, имеш...

Хәйдәр сүгенеп: «Мин большевик булып тудым, боль­шевик булып үләчәкмен! Имтиханда шуны ярып салам!» – дип кызышып йөри.

Имтиханга кергәч, миннән: «Син интернатта тәрбия­ләнгәнсең, димәк, большевик тәрбиясе алгансың. Партия­дәме?» – дип сорадылар. «Элек комсомол идем, аннары одеял урлап тотылгач, комсомолдан чыгардылар», дим. «Анысы әйбәт икән», – ди болар.

Икенче көнне минем кебек «ачыгавыз»ларны чыгарып тезделәр дә вокзалга алып киттеләр. Тагын кызыл вагоннарга төйиләр икән безне.

Вагон идәненә җәелеп утыр­ган Хәйдәр көлә:

– Бире кил, браток Димка! Утыр яныма... Хәзер син әфәнде түгел инде... Йомшак вагон да, эшләпә-галстук та, фашист паспорты белән портфель дә тю-тю!

Икенче көнне без Польшаның Висла елгасы буена урнашкан Демблин кальгасына килеп җиттек.

Әй, энем, энем... Кайда минем илем?!.

* * *

Демблин кальгасы Екатерина II заманында корылган, диләр. Дивары биек, кызыл кирпечтән төзелгән, өстән ток уздырылган чәнечкеле чыбык үтә... Кальганың тышкы әйлә­нәсенә тирән канау казылып, эченә су җибәрелгән. Тимер капкасы каршында биниһая калын чылбырлар белән кү­тәрелә торган күпер. Моннан качып чыгу турында уйларга да куркыныч...

Борынгы таш җәелгән ишегалдында агач башмак­лар белән дагалы ат кебек шыкы-шыкы йөрибез. Тәртип бик каты. Әз генә кыек бассаң да сине карцер көтә. Бөтен тирә-юньдә чисталык, бер генә чүп заты да күрмәссең. Бу да «Идел-Урал легионы»на хә­зерли торган «карантин лагере» булып чыкты. 1943 ел башыннан монда Казан, Әстер­хан, Төмән, Оренбур татарларын һәм башкорт, мари, чуаш, удмуртларны җыйганнар икән. Яңа килгән әсирләр төркеме арасыннан нимесләр комиссар, яһүд, чегән кебекләрне чүпләп алалар да теге дөньяга озатып торалар.

Буш вакытларында әсирләр ни генә эшләмиләр: агачтан яисә ак тимердән шәп тәмәке савытлары дисеңме, саламнан яисә агачтан шкатулкалар, уенчык елан-ба­лыклар, чәчәк бәйләмнәре дисеңме – тагын әллә нәрсәләр! Боларны нимескә биреп, әпәйгә алмаштыралар. Безнең халыктан да һөнәрле, юкны бар итә белгән халык тагын бар микән, дип уйлап, мин хәйраннар кала торган идем. Шәхсән үземнең күзгә күренеп торган һөнәрем юк та... әмма миндә әкият, шигырь сөйләрлек тел бар, киерелеп җыр­ларлык моң бар.

Нарга ятып җырлый башлыйм да... яныма әсирләр җые­лы­ша башлый, «тагын берне, әйдә, тагын берне генә», дип һаман-һаман мине җыр­лата­лар.

Бервакыт яныма кечерәк буйлы, коңгырт йөзле, аскы ирене бераз очлаеп, алга чыгыбрак торган әсир килде. Ул да агач башмактан иде, сул иңенә противогаз сумкасы аскан (анда котелок белән кашыгы булса кирәк). Миңа елмаеп карады да бу:

– Иркәм, тагын нинди җыр­лар беләсең? – диде.

– Күп көйләр беләм дә, тик сүзләре онытылган.

– Алай булгач, менә бу шигырьне ал әле, берәр көйгә сала алмассыңмы? – дип, ул латин хәрефе белән язылган, «Висла» дип исемләнгән шигырьне кулыма тоттырды.

Висла! Синең  көчле агымыңны

Борып булса иде кирегә,

Дулкынына төреп  бу гәү­дәмне,

Илтер иде туган илемә.

Шигырьне азагынача кычкырып укып та чыктым. Яңа танышым шулчак үзен «Гумеров» дип таныштырды. Кә­газь-каләме булганнар шигырьне тизрәк күчереп калырга ашыкты. Бераздан мин шигырьне «Эшче» операсындагы ария көенә шыңшып карадым, аннары Гумеров алдында җыр­лап та күрсәттем.

Мин теләдем тормыш дулкынында

Колач җәеп иркен йөзәргә.

Тик чикләнде  гомерем коллык белән,

Бу хурлыкка  ничек тү­зәргә...

Мин Гумеровка ошап киттем, ахрысы. Ул үзенең Казаннан икәнен әйтте. «Мин Үзбәкстаннан, Дим Алишев. Казанда бер дә булганым юк», – дидем. «Сүзләрен белмәгән җырларыңа мин үзем язып бирермен», – дип, ул янымнан китеп барды. Шул көннән соң миңа баланданы тутырыбрак бирә башладылар. Хәтта поварлар да «Казан артисты» дип эндәшәләр иде.

Гумеров көн дә диярлек минем янга килә. Мин җыр­лаганны тыңлап сагышланып утыра, кайбер җыр­ларны үзе сорап җырлата иде. Ләкин аның белән күп аралашырга туры килмәде, бер атнадан аны каядыр алып киттеләр. Соңыннан поварлар аның хакында, «Казанның танылган шагыйре», диделәр. Алар һәр һөнәрле кешене югалтмаска, саклап калырга тырышалар иде бугай. Поварлар Гайнан Кормаш белән Зиннәт Хәсәнов алдан ук олы максатка әзерләнгән булганнар, күрәсең.

Һөнәр дигәннән... Унбиш яшемдә мине әти-әни Урта Азия якларына алып китте. Әткәй анда калайчы булып, вагон түбәләрен ямауда эшләде. Мине дә үз һөнәренә өйрәтмәкче иде, теләмәдем, Бохарада педучилище бетереп, мө­галлим булып, үзбәк балаларын укытам. Бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар... Әткәйнең тальяны кулда... Үзем уйныйм, үзем җырлыйм, кирәк чакта биеп тә җибәрәм – тирәмдә кызлар бөтерелеп ке­нә йөри. Мөгаллим булгач, почет та бар, ул чакта гади укытучы да профессор кимә­лендә иде. Табында беренче касәне миңа сузалар, ашның өрелесе, урынның түрдәгесе иде. Менә бит әле каһәр төшкән лагерьда да ким-хур түгелмен...

– Азанчы булдың, әфәнде булдың, артист булдың, инде хәзер тагын кем булырсың икән? – дип көлә Хәйдәр.

1943 елның яз башында номер-исемнәребезне әйтеп мәйданга чыгарга куштылар. Хәйдәр артымнан: “Прощай, браток!..“ – дип калды. Без, унөч әсир, машинага төялдек. Стансага алып килделәр дә безне пассажир вагоннарына утырттылар. Башта без Радом шәһәрендә тукталдык. Аннары безне ике-өч чакрым ераклыктагы Едлино лагерена алып киттеләр. Табигать хозурында утырган бу ла­герьның урам һәм барак ти­рәләре матур бизәлгән, пөхтәләп чәчәкләр утыртылган иде. Барак дигәне дә икешәр кешелек бүлмә­ләрдән тора. Уртада – солдат ашханәсе, аның ишек башына “Зольдатенхаем“ дип язылган. Татарга сүзне бозарга гына булсын, без аны “солдаткаем“ дип йөртә башладык. Шуннан ерак түгел генә радио бүлеге бар, аннан көне буе татарча тапшырулар бара. Мәйдан уртасында озын колгага яшел байрак күтәрелгән. Байракта сары ука белән чигелгән ук һәм җәя билгесе. Байракны югары күтәргәндә “Идел-Урал гимны“н (“Тукай маршы“) оркестр уйный, “солдаткаем“ янәшәсендә культвзвод барагы, аның бер ягында муллалар, икенче ягында артистлар тора. Без урнашкан барактан ерак түгел генә зур клуб бар, анда кино-концертлар була, төрле милли уеннар, кичәләр үткәрелә. Лагерьның көнья­гында нимес һәм татар офицерларының казиносы, шунда ашап-эчеп, кәеф-сафа коралар.

Едлинодагы “Идел-Урал легионы“ның башын җитмеш яшьлек нимес фон-барон Зеккендорф тора иде. Ул 1937 елга кадәр Мәскәүдә Германия­нең хәрби атташесында хезмәт иткән, шуңа күрә рус телен әйбәт белә иде. Аның ярдәмчеләре – нимес офицерлары, аларның ярдәмчеләре татар офицерлары иде. Легионерлар бар да нимес киемендә, җиңгә сары укалы ук белән җәя төшерелгән яшел бәйләнгән иде. Эмблемага “Идел-Урал легионы“ дип язылган.

Шулай итеп, безнең хәлләр мондый: командалар нимесчә, ашау-эчү нимесчә, яшәү рәве­ше нимесчә, калганы – татарча.

Культвзводны озын буйлы, кәкре борынлы, күзе эчкә баткан нимес фельдфебеле җитәкли, аның урынбасары – Тө­мән татары, старшина Гәрә­ев. Ул элек укытучы булып эшлә­гән, аккордеонда шәп уйный, чибәр егет иде. Тора-бара ул нимес фельдфебелен тәмам үзенә буйсындырып бетерде.

Без, “яңа артист“ларның, мондагы “иске артистлар“ бе­лән танышуы, гадәттәгечә, “Син кайдан?“ “Мин шуннан“ кебегрәк булды. Арабызда шагыйрь һәм язучылар Гайнан Кормаш, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал да булгач, “иске артистлар“ бик тә куандылар. Танышып алуга, безгә нимес солдатларына бирелә торган блюдо китерделәр. Каяндыр поляк “бимбер“е (самогон) да табылды, аның янына “шнапс“ килеп утырды. Шулай кызышып утырганда берәү:

– Кайсыгыз филармония артисты? – дип сорады. Чыраена кызыллык йөгергән Гайнан Кормаш, күзләрен кысып елмайды да миңа төртеп:

– Менә ул егет – Дим Алиш, – диде. Әлеге егет минем янәшәмә килде:

– Казаннан күптәнме? Син чын артистыр инде?! – дигәч, мин:

– Мин Казанда гына түгел, мич башында да артист булып җырлаганым бар,– дидем.

– Сез чын артист икәнсез, күренеп тора,– дип, ул миңа маймылга караган кебек исе китеп төбәлде.

Бераз кызып алгач, китте сөйләп Абдулла Баттал шигырь һәм мәзәк хәлләрне. Ул Казан зыялылары дөньясын якыннан белә икән. Ул кызлар, рестораннар, артисткалар, Маркиз утраулары турында китте тезеп...

Бер почмакта музыка кораллары өелеп тора икән. Тотындык боларны сайратырга... “Баламишкин“, “Барыня“, “Каз канаты“, “Әпипә“ – берсе дә калмады. Әмма мин шуны сизеп алдым: бу музыкантлар әле “аксаклабрак“ уйныйлар, шомармаганнар. Аккордеон, баян, скрипка, гитара, мандолина кебек кораллар монда җитәрлек. Башкорт егете Салаватов хәтта үз кураенда башкорт көйләрен дә гыж-гыж китерә.

Мәҗлес кыза төшкәч, кул чабып, минем җырлавымны сорадылар. Мин урынымнан кубып, баш иеп, чыгып бастым. Күпме татар-башкорт көйлә­рен әйтеп карадым, әмма җөрьәт итеп уйнап торучы музыкант табылмады. Ниһаять, скрипкасын тотып Кәрим чыкты, минем арттан уйнап торырга булды. Мин төрле спектакльдән җырлар, опералардан арияләр (“Наемщик“, “Зәңгәр шәл“, “Бишбүләк“ һ.б.) җырладым. Бара торгач, “Кара урман“ да, “Җирән кашка“ да калмады. Кайчандыр музыкадан дәрес биргән Шакир абый белән Галимә апага үзем эчтән генә рәхмәт укыйм. Менә бит, артист иткәннәр малайны...

Җыр арасында Абдулла Баттал чыгып шигырьләр укый. Соңыннан инде дәртле биюләр башланды. Аяк табаннарыннан ут чәчелә. Гүя без үлем алдыннан дөньяны онытып, бер күңел ачып калабыз. Җырлап үлә торган халык шул без – татарлар...

Икенче көнне безгә француз киемнәре кидерттеләр, аннары, мунчадан соң нимес киемнәре өләштеләр. Шулай итеп мин “Идел-Урал легионы“ның баш җырчысы һәм баш биючесе булып киттем. Без зур концерт куярга ду китереп әзерләнә башладык. “Артистлар“ым, алай ук профессиональ булмаса да, бик ипле, тәртипле егетләр иде. Болар, бәлки, яшерен оешма өчен кирәкле кешеләр булганнардыр, Ходай белсен. Чөнки конспирация бик көчле, “Кая бардың, ни эшләдең?“ – дигән сорау берәүгә дә бирелми иде. Без мәчеткә йөрмибез, баракның үз мулласы бар, форточкадан башын тыгып кына азан әйтә. Капельмейстерыбыз Рушад Хисаметдинов аңа:

– Суликов, к...ә бармагыңны тыгып кычкырсаң, чебеннәргә (нимесне “чебен“ дип атыйбыз) яхшырак ишетелмәсме? – дип үрти иде. Без одеял астында шаркылдап көлешәбез.

Легион муллалары элекке партия органнарында эшләгән кешеләр иде, садакадан кергән акчаны «бимбер»гә җибәреп, кәефләнеп яттылар.

Легиондагыларга без марш, төрле җырлар өйрә­тергә тиеш идек. Совет илендә җырланган җырларның да «партия, комсомол, колхоз, коммуна» кебек сүзләрен алыштырып кулланышка кертә идек. Һәр эштә башлап йөрүчеләрнең кайберләре исемдә калган: ике мулланың берсе – Сабирҗан, баш пропагандист Мичурин, аның ярдәмчесе Сәйфел­мөлеков, баш рәссам Шамбазов. Тагын әле музыкантлар арасында Киевтән Борис Попов, Ленинградтан Розенштейн дигән яһүдләр бар иде.

Легионның башка батальонына концерт белән барганда безгә нимес күзәтүчесе тагыла. Хәтта ялга чыгарып, каядыр барганда да «чылбыр»сыз йөрмәдек. Фәкать Берлинда яшәп, «Миттельштелле»да («Идел–Урал» комитеты) эшләүчеләр генә нимес паспорты белән ирекле йөргән ди­деләр.

Бервакыт, «Идел–Урал» ле­гионының бер баталь­онын большевикларга каршы сугышка озату тантанасы уңае­ннан, зур концерт би­рергә тиеш идек. Берлиннан комитетның «культура министры» килүен көтәбез. Олы түрәләр, килеп төшеп, казинода ашап-эчеп ял иткәннән соң гына безгә күренделәр. Министр дигәнебез Демблин кальгасында танышкан Гумеров әфәнде булып чыкты. Бу юлы инде аның кыяфәт башка иде. Өстендә шәп костюм, ак күлмәк, яшел галстук, фетр эшлә­пә, аягында ялтырап торган туфлиләр. Янәшәсендә сәркатибе – яхшы портфель тоткан яшь егет, фамилиясе Фәтхул­лин икән. Алар килеп керүгә, без урыныбыздан кубып, үрә катып, «Ахтунг!» командасы астында каршы алдык. Команданы нимес офицеры бирә иде. Гумеров барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Гайнан Кормаш белән Зиннәт Хәсә­новка ул бик җылы караш ташлаган кебек булды. Минем турыга җиткәч: «Ә, Казан артисты, нихәл, иркәм?» – дип кенә куйды. Гумеров әфәнденең Му­са Җә­лил икәнен мин ул чакта белми идем әле.

Болар килгәч, безнең эшләр җанланып китте. Репе­ти­цияләргә дәртләнеп йөри башладык. Нинди дә булса берәр көйне белми­чәрәк торсак, Гумеров әфәнде мандолинаны кулына алып, үзе уйнап күрсәтә, онытылган сүзләрне дә тиз генә кәгазьгә язып, кулыбызга тоттыра иде. Сәркатибе дә яхшы гына җырлый икән.

Ашыгабыз. Репертуарны баету өстендә эшләп ятканда, Берлинның үзеннән олы тү­рәләр килеп төште. Шул ук көнне «солдаткаем»да кунаклар катнашында «камрадшафт» (дуслык кичәсе) уздырылды. Мәҗлестә Көнчыгыш («Ост») легионнары командиры фон-барон Зеккендорф та катнашты. Ул озын буйлы, пеләш башлы, алтын кысалы күзлек кигән, русчаны яхшы белгән илле яшьләр тирә­сендәге генерал иде. Янында – тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк йөзле, сап-сары нимес (хәрби түгел) фон Менде – Көнчыгыш эшләре буенча Гитлерның ки­ңәшчесе. Болар янында «Идел–Урал дәүләте»нең беренче президенты Шәфи Алмаз-Габдрахман ага, аңа илле ике яшьләр булыр, уртача буйлы, чандыр гәү­дәле, озынча йөзле, шадралары беленеп тора, чәче си­рәкләнгән, бик затлы киен­гән. Хатыны Гайшә ханым тулы гәүдәле, түгәрәк битле, алтын кысалы күзлектән.

Ул ун-унике яшьлек кызын култыклаган. Киләчәк дәү­лә­тебезнең «тышкы эшләр министры» Гариф Солтанов чи­бәр, римлән кыяфәтле, ни­месчәне яхшы белә. Түрдән урынны, әлбәттә, фон-барон Зеккендорф алды. Үзе җит­диләрдән булса да, хатыны яшь күренә, утыз-утыз бишләрдә булыр, алгы тешләре чыгыбрак торган юка иренле ханым. Болар янында «культура министры» Гумеров, аның сәркатибе Фәтхуллин һәм легионның башка татар офицерлары, баш мулла, пропагандистлар, мәдә­ният-идео­логия хезмәткәрләре һәм арырак без – культвзвод капелласы әгъзалары.

Тәүге сүзне баш пропагандист, тамада Мичурин «тышкы эшләр министры» Гариф Солтановка бирде. Ул туган илебез – «Идел–Урал»ны большевиклардан азат итү, үз байлыгыбызга хуҗа булу хакында нотык тотты. «Мөстәкыйльлек өчен, ур-ра!» – дип сүзен бетерүгә, гимн уйналды. Барыбыз да тост кү­тәрдек. Аннан соң фон-барон Зеккендорф торып басты, алдан язып бирелгән кәгазьдән карап, ватып-җимереп булса да, татарча укыды. «Сез большевикларны җиңеп, үз илегезгә үзегез хуҗа булырга тиешсез!» – дип сүзен тәмамлады. Кулына фужер тотып баскан башка кунаклар да «Идел – Урал» халкының килә­чәге, аның сә­ләтле интеллигентлары, кодрәтле сол­датлары хакында тост әйтеп, кызыл авызлы боль­шевикларны бетереп, үз илегезгә хуҗа булырга тиешсез, дип теләк теләделәр. Өстәлдә ром, шнапслар агыла гына. Шулчак үзе­безнең түрә-офицерлар арасыннан бер селәгәе яныма килеп, кулымны кысып: «Илемдә дә мондый «камрадшафт» күргәнем юк иде, менә кайда икән Казан», – дип, мине кочаклый ук башлады.

Кунак нимесләр үз казиноларына киткәч тә әле без хәтсез күңел ачтык. Ашау байдан, үлем Ходайдан, бер типтереп калыйк, ичмасам! Какча, авыру йөзле Мичурин, тамада буларак, табынны шәп тота, русча да, татарча да сайрата гына. Чират җиткәч, мин дә җырлап җибәрдем:

Урал таулар,

 биек таулар,

Ерак таулар, кар таулар;

Ир-егетләр корал алып,

Мәйданда ирек даулар.

Бусы беткәч, кул чабып, сорап, «Карурман»ны җыр­лат­тылар. Шуннан соң китте бию­ләр, уеннар... Бераздан президентыбыз Габдрахман ага мине үз янына чакыртты. Кыза төшкән, мине кочаклап, үбеп алды, кул аркасы белән күкрәгемне чәбәкләп:

– Әй, энем, синең күкрә­геңә Урал таулары сыйган икән, – диде. – Шул кызыл чүпрәклеләрне юк итеп, илебезне азат итсәк, Урал байлыклары безгә генә түгел, бездән соңгыларга да җитә әле, – дип балавыз сыгып алды. Фрау Гайшә ханым дәшми, затлы сигарет капкан, помадалы ирен­нәре арасыннан төтен алкалары чыгарып елмая гына.

Татар-башкорт көйләренә дәртләнеп биедек ул төнне, аяк тузаннарын кагып алдык, күңелдәге юшкыннарны хә­мер белән эретергә тырыштык.

Икенче көнне легионның тагын бер батальонын сугышка озаттык. Берлин кунаклары да кайтып китте. Культура министры Гумеров белән сәркатибе генә оештыру эшләре белән калдылар.

Атна-ун көн эчендә концерт әзер булды. Тукайның “Шүрәле“ интермедиясен дә сәхнәләштердек. Мин – Шүрәле, Кәрим утын кисүче егет ролендә, Кормаш вакыйганы сөйләп тора. Гумеров әфәнде сәркатибе белән Берлинга барып-кайтып йөри. Кай көннәрдә казинога китми, безнең янда кунып кала, төннәр буе сөйләшеп ятабыз. “Алтынчәч“ либреттосын ничек язганы, ничек сәхнәгә куелуы турында сөйләгәне хә­тердә калган. Сугыштан соң мин ничә мәртәбәләр Казанда булдым, бик теләсәм дә, “Алтынчәч“не күрергә насыйп булмады, форсат чыкмады. Ул язып биргән җыр өчен сүзләр – “Таң маршы“, “Кайту маршы“, тагын бик күп шигырьләр хәтеремдә ятланып калган. Мин аларны соңыннан Татарстан Язучылар союзына, Гази Кашшафка тапшырдым. Моабит дәфтәреннән тыш, мин алып кайтканнарыннан җиде шигырь “Совет әдәбияты“ журналында 1957 елда басылып чыкты. Янә 1974 елны “Кругозор“ журналында дүрт шигыре дөнья күрде. Шуның белән вәссәлам. Калганнары кү­ренмәде.

* * *

Берлинда “Идел–Урал легионы“ декадасы. Гумеров әфәнде җитәкчелегендә без бу декадага ныклап, ашкынып әзерләнергә тотындык. Европаның олуг шәһәрендә без Идел буе халыкларының тормыш-көнкүреш үрнәкләрен, культурасы һәм сәнгатен күрсәтергә тиеш идек. Монда инде артистлардан кала рәссамнар, макетчы осталар, төрле һөнәр ияләре, тегү­челәр, кыскасы, кемнәр генә тартылмады. Күргәзмә әсбап­лар әзерләнде. Легионда тамаша күрсәтеп чирканчык алганнан соң Гумеров әфәнде Берлинга кайтып китте. Ул анда безне каршы алырга тиеш иде.

Безне яхшы, йомшак вагоннарга утыртып Варшава аша Берлинның үзенә алып киттеләр. Башкалада Гумеров әфәнде җитәкләгән бер төркем – комитет хадимнәре безне каршы алды. Аннары машинада “Александрплац“ка килеп төшеп, шуннан ерак түгел генә кинога урнаштык. Өс-башыбызны карап, бераз ял итеп алганнан соң ресторанга алып киттеләр. Шуның алдыннан Гумеров әфәнде безне бер залга җыеп, декадада үз-үзебезне ничек тотарга тиешлегебез турында әңгәмә үткәрде. Як-якка каранмыйча салмак кына атларга... кулны бутамыйча, шаркылдап көлмичә, тыныч кына сөйлә­шергә... кулны каты кысмыйча, күзгә туры карап күрешергә... Ресторанда туры утырырга, чәнечке-пычакларны тәртибе белән генә алырга... Авызны чәпелдәтмичә ашарга...

Алманнар безне культурасыз, кыргый халык дип уйлый. Сынатмыйк, алардан да өстен булыйк, диде Гумеров әфәнде. Без, әлбәттә, әдәп сакларга тырыштык... Берлинның музейларын күрдек, Рейхстагны, Бранденбургны тамаша кылдык. Күрмәгән җирләр калмады. Мондагы чисталыкка, тәртипкә искитмәле иде. Безнең илдән матур ил юк, дип үскән безләргә шушы кадәр контрастны күрү күңелгә авыр иде...           

Ресторан-кафете­рийларында шпинат белән флэешьләренә (бака үләне белән бака ите) кадәр ашарга туры килде. Егерме-егерме биш яшьлек егетләр бит без, шәп ашап-эчеп алгач, кан кызыша башлый, күзнең ачылган чагы... Немкаларның ирләре фронтта... Кыюланып китеп алман хатыннарын да караштырырга туры килде.

Беркөнне без Берлинның аристократлары өчен зур бер казинода концерт бирдек. Монда нимес артистлары да катнашты.        

Декаданы уңышлы гына уздырганнан соң безне Балтыйк диңгезе буена, Узедом дигән ял йортына озаттылар. Бу ял йорты бик матур урында, концерт һәм бильярд заллары бар, су коенырга, көймәдә йөзәргә була. Берлиннан комитет җитәкчеләре гел килеп-китеп тора. Костюмын иңенә салып, ак күлмәктән Абдулла Алишның да берничә көн ял итеп киткәне күз алдымда тора. Башкала кунаклары күбрәк килгәндә милли концертлар биреп “камрадшафт“ үткәреп алабыз.

Монда Шәфи Алмаз да үз гаиләсе белән ял итәргә килде. Габдрахман ага мине үз янына чакыртып алды. Өстәл төрле ризык һәм эчемлекләрдән сыгылып тора. Фрау Гайшә ханым кече кызы белән янәшә утырган, хуш исле сигарет төтенен алкаландырып утыра. Габдрахман ага борынгы халык көйләрен җырлавымны үтенде. Мин аккордеонны кулга алдым. Үзем уйныйм, үзем җырлыйм. “Карурман“ның искесе дә, яңасы да калмады, “Зиләйлүк“, “Зәңгәр шәл“, “Салкын чишмә“ “Әллүки“ләрне дә җырладым. Ара-тирә ша­гыйрьләр үз шигырьләрен сөйләп куялар. Гумеров әфәнде дә монда. Аның “Сыра залында“, “Томаулы гыйшык“ кебек шигырьләре нәкъ менә шушы “Узедом“да язылды бугай.

Балтыйк диңгезендә үз суыбыз кебек итеп коенып (ни дисәң дә үл безнең илебез белән тоташа ич), ун көнләп ял итеп алганнан соң без тагын Берлинга юл тоттык. Моннан инде Алманиянең башка шә­һәрләренә дә барырга тиеш идек. Әмма нимесләрнең каушап калган чагы иде бу. Инглизләр Берлинны бик каты бомбага тотканнар икән. Безне башкалага кертмәстән, юлны борып, тиз генә легионга кайтарып җибәрделәр. Нимес­ләр безне “Идел –Урал интеллигентлары“ дип йөртсәләр дә, күбебезгә әле культурага ирешү өчен, ай-һай, күп кирәк иде. Совет илендә безне әдәпкә бигүк өйрәтмәгәннәр икән шул. Мәгънә белмәвебез кайда да үзен сиздерә: урамда сигарет төпчеген теләсә кая ату дисеңме, урынын белмичә төкерү, борын сеңгерү, алман хатын-кызларына аю кебек ябышу, шнапсны артык нык төшереп болагайлану – тагын әллә ниләр... Нимесләр безнең культура ягы түбән дәрәҗәдә икәнен һәрчак искәреп тора шикелле, шуңа эчке бер оялу кичерә идем мин. Европаның кайсы гына илендә булмадым, һәркайда үз милли культурасы. Кешеләренең әдәпле­ле­генә, сәламәт рухына сокланып йөрдем.

Легионга кайтып ике-өч көн тордык микән, Берлиннан Гумеров әфәнде белән сәркатибе Фәтхуллин артыбыздан килеп тә җиттеләр. Аларның тел төбеннән шул аңлашылды: нимесләр легионда милли идеология эшләрен кыздыра башлаганнар шикелле.

“Солдаткаем”да күргәзмә әсбапларын яңадан буш залларга тезеп куйдык. Монда “Идел-Урал төбәгендә яшәгән татар-башкортларның көндә­лек тормышта кулланыла торган әйберләрен, эш коралларын күрергә мөмкин. Эреле-ваклы картиналар татарлар­ның өй-кураларын, милли ки­ем­дәге хатын-кызларны, уклы сугышчыларны, сабантуйларын чагылдыра иде. Бу рә­семнәрне Җәүдәт Шамбазов, Хәмиев һәм тагын бер чибәр, каратут йөзле егет эшләделәр. Аш залына зур итеп Сөембикә манарасын ясап куйдылар. Астына мондый юллар язылган иде:

Сөембикә манарасы кебек

Күкләргә чыкмыш башың.

Беләм, татар, яшерсәң дә,

Юкка түгелә яшең...

Кичләрен “солдаткаем”да мәҗлес үткәрүләр ешайды. Элек Берлиннан кунаклар килгәндә генә зурдан куба идек, “камрадшафт”ны хәзер гади легионерлар комсостав белән аралашып үткәрә башладылар. Гадәти кичләрдә дә “солдат­каем”да кайнар чәй белән ром бирелә, ягъни бер йомры чәйгә егерме биш грамм ром салына. Теләгән кеше егерме биш пфен­нигка сатып ала да эчә. Һәр легионерга ун көн саен поляк акчасы белән ун злотых хезмәт хакы түләнә. Тагын бер литр шнапс, нимес солдаты белән бер итеп, көнгә өч сигарет яисә бер сигара бирелә. Ашау-эчүдә дә аерма юк: 300 г ипи, ике йомырка, май-шикәр, кофе, беренче, өченче порцияләр...

Шунысы хәтеремә уелып калган: бер мәҗлестә ниндидер татар офицеры, Гумеров әфәндегә мөрәҗәгать итеп:

– Әфәндем, әйтегез әле, Сөембикә манарасы астына язылган шигырьнең мәгънәсе нәрсәдә? – дип сорады. Гумеров аңа елмаеп карады да:

– Аны, иркәм, үз илен яраткан һәр кеше үзенчә аңларга тиеш инде,– диде.

Баштагы чорда “Идел-Урал гимны”н (“Тукай маршы”) оркестр гына уйный иде, хәзер шул көйгә җырлар өчен сүзләре дә язылды:

Туган илем, Идел–Урал, син, Кояшым, бик гадел.

Бәйсезлек син алсын өчен улларың сафта хәзер.

Гасырлардан сине буган богауларны ватарлар.

Ил дошманын тар-мар итеп, туган илгә кайтырлар.

Идел-Урал, син матурсың, тугансың, бик якынсың,

Киләчәктә бетмәс шатлык белән тормыш корырсың!

***

Легионерларга фронт хәлләре турында лекцияләр сөйлиләр. Муллалар вәгазь укый – пропаганда бара. Гайнан Кор­машның “Үч” дигән пьесасын сәхнәгә куярга әзерләнеп йө­рибез. Премьерага “миттельш­телле”дан (комитет) кунаклар килеп төште. Клубка ле­ги­онның идеология бүлегеннән бер-ике нимес офицеры да кереп утырганнар иде дә, бераздан чыгып киттеләр. Аларга кызыгы булмады, ахрысы...

Бу спектакльдә мин баш рольне уйнадым. Әсәр совет солдатларының хокуксызлыгын, исерек командирларның тупас кылануларын һәм төрле әшәкелекләрен чагылдыра. Гади солдатларны легионерлар килеп коткаралар, имеш.

Концертлар, гадәттә, Салих Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин маршлары белән башлана, аннары җыр-биюләр китә. Шул чорда үзем җырлаган йөзләрчә җырлар әле дә хәтеремдә.

Без кайтырбыз туган илгә

Таулар-елгалар аша.

Йә җиңәрбез шушы юлда,

Йә үләрбез шушы юлда,

Йә ясарбыз тамаша...

Сугыштан соң бик күп җыр­ларны Ташкентның яшь бер композиторына яздыртып алдырттым. Әмма Казанда кызыксынучы табылмады. Мондый җырларны ишеткәнебез юк, диделәр белгечләр. Ишеткән булмагач, язып алырга кирәк иде бит югыйсә...

Гумеров әфәнде, озакка сузмыйча гына, үзенең “Шүрә­ле” дигән музыкаль пьесасын язып бетерде. Эчтәлеге гади генә, күбрәк ул татар-башкорт җырларыннан, такмакларыннан тора иде. Сюжетка Тукай­ның “Су анасы” да кертелгән иде. Дөресен әйткәндә, Гумеров әфәнде моны безнең кебек “артистлар”га чамалап язган булса кирәк. Ләкин әсәр гади генә булса да, аны сәхнә­ләштерү безнең өчен авыр булды. Күп җырларны “артистларыбыз” – Әстерхан, Нижгар, Себер, Алма-Ата татарлары белмиләр иде. Җитмәсә, спек­такльдә биш-алты кыз да катнашырга тиеш. Аларны каян табасың? Әмма без, бернигә дә карамыйча, репетицияләр алып барабыз. Үз арабызда язучы-шагыйрьләр булгач, ком­позиторлар да табылды. Яңа көйләр чыгара башладык. Туган илебез еракта, сөйгән кызларыбызны өзелеп сагынабыз, үзебез коллыкта... Шушы бетмәс-төкәнмәс сагыш-әрнү, күкрәкләрдән җыр-моң булып, үзеннән-үзе бәреп чыга.

“Шүрәле”не кую озакка сузылды. Музыка һәм җырларны өйрәтүне Гумеров әфәнде үз өстенә алды. Һәр көйне ул мандолинада үзе уйнап күрсә­тә иде. Беркөнне ул капеллага биш-алты кыз китереләчәген белдерде. Ул кызлар каядыр Берлин янындагы эшчеләр лагеренда икән. Әсиргә төшкән Татарстан-Башкортстан кызлары үз милләттәшлә­ре­без, ди. Аларның тиздән легионга киләчәкләрен белгәч, без чиксез шатланыштык, әки­яти гү­зәлләр итеп, төшләре­бездә кү­рә башладык. Безнең күзләрне каплаган куанычны сизеп, Гумеров әфәнде, җитди итеп:

– Әгәр кызлар монда килгәч, берәр ярамаган эш кылсагыз, алар киредән лагерьга озатылачак,– диде.

Әлбәттә, без инде ярамаганны кылмаска антлар иттек, ә үзебез эчтән генә: “Килсеннәр ие әле, йөзләрен генә булса да күрсәк ие... кулларын гына тотып карар иек, чәчләрен генә иснәп карар иек... И Ходаем, кайчаннар күрергә насыйп булыр икән ул кызларны...” – дип Фатих Әмирхан хи­кәя­сендәге гашыйк Габделбасыйр хәленә калдык. Кызлар да ки­лә­се булгач, дәртләнебрәк эшкә тотындык, рольләр дә җиңел бирелә башлады.

Сәхнәгә төрле табигать кү­ре­нешләре, кое сиртмәсе, чалгыдыр-чиләктер, чыбыктан үр­гән кәрзиннәр, тула оек-ча­баталар, түбәтәй һәм эшлә­пәләр кирәк иде. Мондагы ос­таларга хәйран калырлык иде: юкны бар итәләр. Китте эшләр гөрләп, әйтерсең лә каядыр ашыгабыз, бөтен культура хезмәткәрләренә, макетчыларга, рәссамнарга, тегүчеләргә бетмәс-төкәнмәс эш табылды.

Идеология эшләрен җайга салгач, Гумеров әфәнде сәркатибе Фәтхуллин белән Берлинга китеп барды. Их, икенче ки­лүендә үзе белән кызларны да алса икән, “солдаткаем”да ме­нә дигән “камрадшафт” үткә­рер идек.

Чулпан йолдыз күктә яна,

Айлы төндә кыз бала;

Бик сагынсаң мине, җанкай,

Якты Айга син кара.

Гумеров әфәнде китеп озак та тормастан, капеллага комитеттан кара чемоданлы офицер килде. Барыбыз белән дә күрешеп чыгып, дустанә сөйләшеп утырды. Артистлар кичке ашка әзерләнеп, “солдат­каем“­нан чыгып барганда Гайнан Кормаш мине алып калды. Ишек янында күз-колак булып торырга кушты. Мин күз кырые белән генә боларны күзә­тәм. Чемодан эчендә төргәге белән “Идел-Урал” газетасы иде.

– Миңа өч-дүрт кеше бирсәгез яхшы булыр иде, шоферлар булса, бигрәк тә әйбәт,– диде Кормашка әлеге офицер. Алар пышылдашып тагын ни­ләрдер хакында сөйләштеләр дә, чемоданны ябып, нар астына тыгып куйдылар. Шуннан соң без өчәүләп кичке ашка киттек. Ашап алгач, кайнар чәй белән ром да төшердек. Икенче көнне теге чандыр татар офицеры безнең баракта юк иде инде. Аны “миттельштелле” ха­диме Габделсаттар диде­ләр. Хактырмы, аның бе­лән бергә дүрт-биш кеше легионнан качып киткән дип ишеттек.

Атна-ун көн үткәч, Гайнан Кормаштан мин, шул офицер хакында хәбәр юкмы, дип сораштым. Ул миңа: “Аңардан хәбәр алырга ике ай вакыт бар әле”,– дип кенә куйды.

Легионда әзерләнгән икенче батальонны фронтка озатырга әзерләнә башладылар. Ләкин бу юлы инде Көнчыгышка түгел, ә Көнбатышка җибәрәчәкләр икән. Анда Икенче фронт ачылачак, дип ишеттек. Көнчыгыш фронтка озатылган беренче батальон­ның язмышы, ниһаять, ачык­ланды. Исән калганнарын кире кайтарып, легион киемнә­рен салдырып алып, концлагерьларга озаттылар. “Милли батырлар“ аз булып, андыйларны тәре һәм башка нимес орденнары белән бүләкләде­ләр. Бер төркемен, “цвайте бельшевистен“ (икенче большевиклар) дип сүгеп, штрафнойга озаттылар.

Гумеров әфәнде, ягъни Муса Җәлил турында исемдә калганнар шул: концерт белән башка шәһәрләрдәге баталь­оннарга барганда ул һәрчак сәркатибе Фәтхуллинны ияртеп йөрде. Кайда да аның таныш командирлары бар, концерттан соң “камрадшафт“ уз­дырып күңел ачып алуларыбыз хәтердә калган. Соңгы ки­лүендә, артистлар кичке ашка киткәч, тагын тышкы якта күз-колак булып тордым. Эчтә Кормаш, Гумеров, Хәсәнов, Хисаметдиновлар нидер сөйләште. Шунда гына ниндидер яшерен оешма барлыгын чамаладым.

Күпмедер вакыттан соң Абдулла Баттал берәү белән Берлинга барып, комитетта басылган прокламацияләр алып кайткан икән. Гайнан Кормаш чакырып алып миңа укып күрсәтте. Шатлыгы йөзенә чыккан иде. Шуны әйтергә кирәк, бу яшерен эшләрнең үзем сизгән, чамалаганын гына язам. Чөнки бик каты конспирация булганга, анык кына сорашу мөмкин түгел иде. Яшерен оешма барлыгы тора-бара тулысы белән ачыкланды. Бердәнбер көндә Гайнан Кормаш мине үз бүлмәсенә чакыртты. Легионның баш күтә­рәчәге турында әйтте. Ул чакта синең урының казинода, диде. Андагы рацияне кулга төше­реп, нимес хезмәткәрләрен сак астына алу эше белән Мичурин җитәкчелек итәргә тиеш икән. Ә бөтен легион белән командалыкны Зиннәт Хәсәнов башкарачак, диде. Без Польша партизаннарына кушылып, үзебезнең Кызыл Армиягә ярдәм итәргә тиеш, шулай эшли алмасак, илдә безне кичермәсләр, диде Кормаш.

Легионны күтәргәндә кем кайда нәрсә эшләргә тиешлеге алдан тәгаенләп куелган, күрә­сең. Элеккеге офицер-политруклардан рота командирларына кадәр билгеләп чыгылганын да белдем. Минем авылдаш Гомәр абзый Сәйфиев политрук булып хезмәт иткән кеше, аны бер ротага комиссар итеп билгеләгәннәрен Гайнан Кормаш үзе миңа әйткән иде. Соңыннан Гомәр абзый исән-аман илгә кайта алган, ун елга хөкем итеп, аны Себергә озат­каннар...              

1943 елның 11 август кө­нендә капелланы “солдатка­ем“га чакырттылар. Без, музыка коралларын алып, көндәлек репетициягә барган шикелле, берни сизмичә атлыйбыз. Репетиция залына барып керүебез булды, барлык тәрәзәләрдән дә автомат көпшәләре сузылды. Нимесләр безне чолгап алганнар икән. Тылмач ияртеп кергән нимес офицеры иң әүвәл Гайнан Кормашны икенче бүлмәгә чакыртты. Аның артыннан Зиннәт Хәсә­нов, Рушад Хисаметдинов, Абдулла Батталларны чакыртып, чишендереп тентеделәр дә, сак астында машиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Аннары нимес офицеры Хайст (шулай исемдә калган), безнең янга кереп:

– Дизе алле большевистен! – дип төкерекләрен чәчеп сүгенде.

– Алар һәммәсе дә большевик, илен саткан, алар сезгә дә каршы. Хыянәтчеләргә үлем! – дип тылмач аның сүзләрен аңлатып бирде.

Берничә сәгатьтән безне баракларга кайтардылар. Бө­тен җирдә тәртипсезлек, тентү узган, матрас-ятакларның һәр саламына кадәр санап чыкканнар иде. Кулга алу вакытында Гумеров әфәнде легионда кү­ренмәде. Башлап йөрүче күпләрне нимесләр кулга алып, Варшава төрмәсенә япканнар, дип ишеттек. Шулай итеп, билгесезлек болыты баскан көннәр башланды. “Шүрәле“ пьесасының кулъязмасы Кормашта китү сәбәпле, репетиция­ләргә йөрмибез. Берлиннан көткән кызлар да килмәде, чукынып китсеннәр инде, койрыксыз әтәч кебек калдык. Нимесләр хәзер безгә кырын карый башлады. “Цвайте большевистен, коммен!“ – дип бармак төртеп кычкыралар. Җит­мәсә, шундый хәбәр таралды: фронтка җибәрелгән легионерлар, нимесләрне кырып, партизаннарга кушылган икән.

Кулга алынганнар урынына капеллага Демблин лагереннан өстәмә “артистлар“ китерелде. Араларында чыннары да бар икән. Киев солисты Борис Попов тенор тавышлы, неаполитан җырларын әйтте­рә генә. Милләте яһүд, татарча чуртым да белми, нимесләр өчен “әнисе татар, әтисе урыс“. Без аны Барый Кәримов дип мөселман­лаштырдык. Скрипкачы Розенштейн – Ленинград артисты, ата-анасы “чын татар“, имеш. Без аңа Хәбибуллин фамилиясе бирдек. Аларның яһүд икәнен нимесләргә бер татар да сатмады, шулай итеп, борынгы халыкның ике улын крематорий юлыннан саклап калдылар. Әкренләп капелланы яңадан-яңа артистлар белән тутырып, репертуар төзеп, концертка әзерләнә башладык. Барый Кәримов миңа неаполитан, ә мин аңа татар көйләрен өйрә­тәм. Һәр көнне ул миңа күпмедер вакытын бү­леп, пианинода уйнарга өйрәтә башлады.

Берлиннан Гумеров әфәнде урынына куелган яңа “культура министры“ Ягъфәров Кыям абзый легионга килде. Ул үзе язган “Ирексездән табиб булган“ дигән пьесасын алып килгән икән. Барыбыз белән дә танышып чыккач, ул пьесасын кычкырып укыды. Кыям абый бик гади кеше иде, ачык чырайлы, пөхтә киенгән. Яше буенча бездән күпкә өлкәнрәк. Пьесасын сәхнәләштергәнче режиссер вазифасын башкарып, ул гел безнең арада булды. “Казан артисты“ буларак, баш рольне, әлбәттә, миңа бирделәр. Минем уйнаудан Кыям абзый канәгать калды.

Әнә шулай капелланың эше тагын җанланып китте. Киев яһүде Барый миңа неаполитан көйләрен өйрәтә. Сүзләрен татарчага аударып чыгабыз. “Санта Лючиа“ җырын да татарчалаштырдык.

Көймәм бик җиңел,

авыр ишкәгем,

Санта Лючиа,

Санта Лючиа...

Барыйның моңа кадәр татар җырларын ишеткәне булмаган икән. Көйләребезнең моң­­лы­лыгына, киңлегенә хәйран кала. Үзе өчен ул яңа дөнья ачып, йотлыгып татар көйлә­рен өйрәнә башлады. Язмыш китереп кыскач, татар телен дә тиз үзләштерә икән адәм баласы...

Франция. 1943 елның кө­зендә безне, легиондагы калдык-постыкларны, вагоннарга утыртып, Варшава һәм Алманиянең төрле калалары аша Көнбатышка алып киттеләр. Имеш, без поляк телен бе­лә башлаганбыз, иркен сөйлә­шеп, якыннан аралашып китмәгәек, дип безне белмәгән-күрмәгән җирләргә илтеп ташлыйсылар икән. Вагоннарга нимес сагы куелса да, тәрәзә­дән карап баруны беркем дә тыймый иде. Германия кырлары бик күркәм, пөхтә, бездәге кебек ташландык җирләр кү­ренми иде. Авылмы ул, шәһәрме, жыйнак, матур – беркайда фәкыйрьлек, пычраклык күрмәссең.

Арабыздан кемдер:

– Коммунизмга җиткәч, безнең дә менә шушындый кырлар булачак, – дип куйды. Көләргә­ме, еларгамы бу сүзләргә... Ниш­ләп соң әле дошман җиренә ­сокланып барган булабыз...

Франция кырлары да кәртинкә кебек икән. Матурлыктан күз арый, кая ул безнең кычытканлы, алабуталы чокыр-чакырларыбыз! Безнең стансаларда, гадәттә, мазутка баткан шыксыз цистерналар тезелешеп тора, ә монда шәраб тутырылган имән цистерналар адым саен. Тукталышларда безнекеләр бу затлы эчемлекне чиләк-чиләк чәлдереп ме­нә­ләр. Франциянең көньягы гел йөзем кырларыннан тора икән. Хуш исле йөзем согында “йөзәбез” генә, су эчүне бөтенләй оныттык.

Шулай итеп, без кайчандыр китаплардан гына укып белгән Франциянең Югары Луара департаментындагы Ле-Пюи ди­гән шәһәренә килеп төштек. Үзәктән ерак түгел генә “Испали” дип аталган хәрби казармага легионны урнаштырдылар. Культ­взводны бөтенләй бүтән урынга, ике катлы бинага китереп кертте­ләр. Күрәсең, нимесләр һәммә­безне бер урында тотарга шикләнә иде. Поляк партизаннарыннан ераклаштырып, фран­цуз партизаннарына каршы сугышырга алып килделәр безне, дип ычкындырды пропаганда башлыгы Мичурин.

Тыштан гына беркатлы кү­ренгән татарның карурманлы күңелен тиз генә аңлый алам димә. Татарга тылмач кирәкми, диләр бит. Без ачык йөзле французлар белән икенче көнне шатырдатып сөйләшә башладык. Алар безнең кем икәнне белеп алгач: “Парти маки!” – (качыгыз партизанга!) дип ке­нә елмаеп сүзне бетерәләр. Без элек нимесләрне “чебен” дип атый идек. Французлар аларны “алэмэн” дип йөртәләр икән. Болардан күрмәкче, без дә хәзер нимесләргә “алама” дигән кушамат тактык.

Легионерларга нимесләр Наполеон мылтыгы таратты. Бу шөкәтсез нәрсә колга озынлыгы булып, магазинына баш бармак юанлыгындагы өч патрон сыя икән. Атамы-юкмы, анысын Ходай үзе генә белә... Янә һәр ротага иске француз пулеметы бирелде.

Капелла эшне кабат башлап җибәрде. Концертларны хәзер легионерларга да, французларга да күрсәтәбез. Яңа пропагандистлар билгеләп, культура-идеология эшен тагын җайга салдылар. Муллалар, Коръән үптереп, вәгазь сөйләп мәш киләләр. Болар барысы да элеккеге совет командирлары иде бугай. Мичурин эшне алып бара, йоклап ятмый, күрәсең...

Менә легионның берничә ротасын француз партизаннарына каршы беренче операция­гә җибәрделәр. Шунысы хикмәтле... бу һөҗүмдә нишләптер нимесләр үлеп калды, легионерлар исән-сау кайтып төште...

Легионерлар берән-сәрән генә булса да француз партизаннары ягына тая башлагач, Берлиндагы комитеттан ниндидер әфәнделәр ияртеп, “тышкы эшләр министры” Гариф Солтанов үзе килеп төште. Арадан кайберләре безне ­концлагерьдагы сыман тезеп, барлап, күзгә сынап карап, “бу большевик түгел микән”, ­ди­гән сыман, сафлар буйлап йөрде. Бу чорда да “Идел-Урал” газетасы чыга һәм күпләп таратыла иде.

Нимесчә дә, үзебезчә дә сөйләнгән нотыклардан соң шундый ритуал китә: муллалар һәммәбезгә чиратлап Коръән суза. Аны да, “Идел-Урал”­ның яшел байрагын да үпкәннән соң, кылыч үптерәләр. Кайбер усал телле легионерлар: “Бу чебеннәр моны үптер­гәннән соң астагысын да үптер­мәсәләр ярый инде...” – дип көлеп куйды.

Легионерлар өчен махсус фәхеш йорты ачылды. Нимес­ләр аны “пуфф” дип йөртә, французлар – “бордель”. Яхшы хезмәт иткән “чын татар”га аусвайс (увольнительный) би­релә, аңа өчәр гуми (презерватив) тоттыралар һәм алар бордельдә шампанмы, ром-коньякмы, төрле сортлы сырамы эчеп, аяк бармакларын селкетеп кайталар.

Культвзводны нимесләр янына казинога күчерделәр. Хәзер без шунда ашап, мәҗ­лесләрне шунда гына үткәрә башладык. Казиноны милли рәсемнәр белән бизәп куйдык. Мондагы милли эшләр белән бер нимес ханым җитәкчелек итә иде. Һәртөрле лекцияләрдән соң мин шундый уйга кала идем: “милләтче” итеп безне болар бик соңга калып тәрбия­лиләр түгелме соң?.. Халыкларның тигез хокуклылыгы турында бөтенләй бүтәнчә уйлаганбыз лабаса...

* * *

Бишенче корылтай. 1944 елның яз башы иде. Хәрбиләрчә тиз генә җыенып, “Идел-Урал”ның бишенче корылтаена катнашырга дип, “Гроссен Дойчланд”ка (Бөек Германия) китеп бардык.

Берлин бусагасында поездыбыз биш-алты сәгатькә тукталып торды. Англия самолетлары башкаланы бик каты бомбага тотканнар икән. “Җиңел­мәс” нимесләрнең шәһәрне мондый хәлдә безгә күрсә­тә­селәре килмәде, ахрысы, урау юл белән безне Балтыйк диңгезе ягына, Грейфсвальд шәһәренә алып килделәр. Шул ук көнне Берлиндагы комитеттан да делегатлар килде.

Корылтайны Гариф Солтанов ачты. Гимн уйналды.

Көчле алкышлар яңгыра­ды. Менә мөнбәргә “президент” Шәфи Алмаз күтәрелде. Габдрахман ага алдагы корылтайларның Кытайда, Теркиндә, ә бу бишенче корылтайның Алман илендә ачылуы хакында әйтте. Халкыбызның тарихына тукталды. Илебезне кызыл чүпрәклеләрдән азат итә­чәкбез, мөстәкыйль дәүләт тө­зеячәкбез, яшәсен Идел-Урал дәүләте, дип сүзен тәмамлады. Президиумнан нимес кунаклары да чыгып сүз әйттеләр. Соңыннан инде Гариф Солтанов татарча һәм нимесчә нотыклар сөйләп, корылтайны япты. Тагын гимн уйналды.

Корылтайдан соң зур концерт булды, интермедияләр уйналды. Берлин комитетыннан килгән татар хадимнә­ренең күбесе хатыннары бе­лән иде. Теге вакытта капеллага килергә тиешле татар кызларын комитет хадимнәре үзләренә бүлешеп алган икән. Бу ханымнар затлы кием­нән бик матур күренә (кеше ­хатыны күркә булып күренә инде ул), араларында фрау Гайшә ханым – тутырган тавык кебек, үзе һаман элеккечә сигарет төтәтә.

Икенче көнне безне, Дойчланд культурасын күрсәтергә дип, Дрезден каласына алып киттеләр. Анда без атаклы картиналар галереясын күрдек. Аннан соң Чехословакиягә барып Прага шәһәрен тамаша кылдык. Нимес артистлары бе­лән бергә шәһәр казиноларында концертлар бирдек. Сәхнәдә миңа бер яшь татар ханымы белән бию бәхете эләкте. Репетиция вакытында кулга-кул тотынышып, тәннәрне якынайтсак та, бер үбәргә дә насыйп булмады үзен. Мин­нән алда Мичурин ул ханым алдында “әтәч” булып өлгер­гән иде инде. Кайда да шул инде: хатын-кызы да беренче җитәкче кешегә эләгә...

Чехлар белән аралашып, без фронттагы хәлләрне белдек. Кайтышлый Берлинга кергәч, Рейхстаг алдында “Сталинград матәме”н чагылдырган күргәзмәне тамаша кылдык.

Безне Берлиннан тиз генә Потсдамга китерделәр. Бу шә­һәргә әлегә бер генә бомба да төшмәгән иде. Хәтта безгә нимес марҗалары янына барырга да рөхсәт ителде. Элекке закон буенча, немка белән тотылган башка милләт кешесен ­концлагерьга илтеп тыгалар иде. Хәзер инде хәл башка... нимес тә күп кырылды, кеше санын арттыру кирәк. Татар орлыгы кайсы гына милләттә дә тук башак бирә шул... Ниш­лисең бит, Потсдамның нимес марҗалары белән танышып, кинолар карап, бассейннарда коенып, аяк бармакларын селкетеп йөргән булдык инде... Хәзер инде без, кая гына барсак та, нимесләргә җыры җыр­ланган милләт вәки­ле итеп, җиңеп килгән ил вәки­ле буларак, алар­га өстәнрәк карый башладык. Кемнең арбасына утыр­саң, шуның җырын җыр­лыйсың, дигән мәкаль бар татарда. Нигә аны, кем арбасына утыр­саң да, үз җырыңны җыр­ла, димәгәннәр икән? Югыйсә бит башка милләт ке­ше­ләре кайда гына булмасын, кем бе­лән генә аралашмасын, үз горурлыгын саклап, үз җырын җырларга тырыша...

Урал таулар, биек таулар,

Ерак таулар, кар таулар;

Ир-егетләр корал алып,

Мәйданда ирек даулар.

Легионда әзерләнгән икенче батальонны фронтка озатырга әзерләнә башладылар. Ләкин бу юлы инде Көнчыгышка түгел, ә Көнбатышка җибәрәчәкләр икән. Анда Икенче фронт ачылачак, дип ишеттек. Көнчыгыш фронтка озатылган беренче батальон­ның язмышы, ниһаять, ачык­ланды. Исән калганнарын кире кайтарып, легион киемнә­рен салдырып алып, концлагерьларга озаттылар. “Милли батырлар“ аз булып, андыйларны тәре һәм башка нимес орденнары белән бүләкләде­ләр. Бер төркемен, “цвайте бельшевистен“ (икенче большевиклар) дип сүгеп, штрафнойга озаттылар.

Гумеров әфәнде, ягъни Муса Җәлил турында исемдә калганнар шул: концерт белән башка шәһәрләрдәге баталь­оннарга барганда ул һәрчак сәркатибе Фәтхуллинны ияртеп йөрде. Кайда да аның таныш командирлары бар, концерттан соң “камрадшафт“ уз­дырып күңел ачып алуларыбыз хәтердә калган. Соңгы ки­лүендә, артистлар кичке ашка киткәч, тагын тышкы якта күз-колак булып тордым. Эчтә Кормаш, Гумеров, Хәсәнов, Хисаметдиновлар нидер сөйләште. Шунда гына ниндидер яшерен оешма барлыгын чамаладым.

Күпмедер вакыттан соң Абдулла Баттал берәү белән Берлинга барып, комитетта басылган прокламацияләр алып кайткан икән. Гайнан Кормаш чакырып алып миңа укып күрсәтте. Шатлыгы йөзенә чыккан иде. Шуны әйтергә кирәк, бу яшерен эшләрнең үзем сизгән, чамалаганын гына язам. Чөнки бик каты конспирация булганга, анык кына сорашу мөмкин түгел иде. Яшерен оешма барлыгы тора-бара тулысы белән ачыкланды. Бердәнбер көндә Гайнан Кормаш мине үз бүлмәсенә чакыртты. Легионның баш күтә­рәчәге турында әйтте. Ул чакта синең урының казинода, диде. Андагы рацияне кулга төше­реп, нимес хезмәткәрләрен сак астына алу эше белән Мичурин җитәкчелек итәргә тиеш икән. Ә бөтен легион белән командалыкны Зиннәт Хәсәнов башкарачак, диде. Без Польша партизаннарына кушылып, үзебезнең Кызыл Армиягә ярдәм итәргә тиеш, шулай эшли алмасак, илдә безне кичермәсләр, диде Кормаш.

Легионны күтәргәндә кем кайда нәрсә эшләргә тиешлеге алдан тәгаенләп куелган, күрә­сең. Элеккеге офицер-политруклардан рота командирларына кадәр билгеләп чыгылганын да белдем. Минем авылдаш Гомәр абзый Сәйфиев политрук булып хезмәт иткән кеше, аны бер ротага комиссар итеп билгеләгәннәрен Гайнан Кормаш үзе миңа әйткән иде. Соңыннан Гомәр абзый исән-аман илгә кайта алган, ун елга хөкем итеп, аны Себергә озат­каннар...              

1943 елның 11 август кө­нендә капелланы “солдатка­ем“га чакырттылар. Без, музыка коралларын алып, көндәлек репетициягә барган шикелле, берни сизмичә атлыйбыз. Репетиция залына барып керүебез булды, барлык тәрәзәләрдән дә автомат көпшәләре сузылды. Нимесләр безне чолгап алганнар икән. Тылмач ияртеп кергән нимес офицеры иң әүвәл Гайнан Кормашны икенче бүлмәгә чакыртты. Аның артыннан Зиннәт Хәсә­нов, Рушад Хисаметдинов, Абдулла Батталларны чакыртып, чишендереп тентеделәр дә, сак астында машиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Аннары нимес офицеры Хайст (шулай исемдә калган), безнең янга кереп:

– Дизе алле большевистен! – дип төкерекләрен чәчеп сүгенде.

– Алар һәммәсе дә большевик, илен саткан, алар сезгә дә каршы. Хыянәтчеләргә үлем! – дип тылмач аның сүзләрен аңлатып бирде.

Берничә сәгатьтән безне баракларга кайтардылар. Бө­тен җирдә тәртипсезлек, тентү узган, матрас-ятакларның һәр саламына кадәр санап чыкканнар иде. Кулга алу вакытында Гумеров әфәнде легионда кү­ренмәде. Башлап йөрүче күпләрне нимесләр кулга алып, Варшава төрмәсенә япканнар, дип ишеттек. Шулай итеп, билгесезлек болыты баскан көннәр башланды. “Шүрәле“ пьесасының кулъязмасы Кормашта китү сәбәпле, репетиция­ләргә йөрмибез. Берлиннан көткән кызлар да килмәде, чукынып китсеннәр инде, койрыксыз әтәч кебек калдык. Нимесләр хәзер безгә кырын карый башлады. “Цвайте большевистен, коммен!“ – дип бармак төртеп кычкыралар. Җит­мәсә, шундый хәбәр таралды: фронтка җибәрелгән легионерлар, нимесләрне кырып, партизаннарга кушылган икән.

Кулга алынганнар урынына капеллага Демблин лагереннан өстәмә “артистлар“ китерелде. Араларында чыннары да бар икән. Киев солисты Борис Попов тенор тавышлы, неаполитан җырларын әйтте­рә генә. Милләте яһүд, татарча чуртым да белми, нимесләр өчен “әнисе татар, әтисе урыс“. Без аны Барый Кәримов дип мөселман­лаштырдык. Скрипкачы Розенштейн – Ленинград артисты, ата-анасы “чын татар“, имеш. Без аңа Хәбибуллин фамилиясе бирдек. Аларның яһүд икәнен нимесләргә бер татар да сатмады, шулай итеп, борынгы халыкның ике улын крематорий юлыннан саклап калдылар. Әкренләп капелланы яңадан-яңа артистлар белән тутырып, репертуар төзеп, концертка әзерләнә башладык. Барый Кәримов миңа неаполитан, ә мин аңа татар көйләрен өйрә­тәм. Һәр көнне ул миңа күпмедер вакытын бү­леп, пианинода уйнарга өйрәтә башлады.

Берлиннан Гумеров әфәнде урынына куелган яңа “культура министры“ Ягъфәров Кыям абзый легионга килде. Ул үзе язган “Ирексездән табиб булган“ дигән пьесасын алып килгән икән. Барыбыз белән дә танышып чыккач, ул пьесасын кычкырып укыды. Кыям абый бик гади кеше иде, ачык чырайлы, пөхтә киенгән. Яше буенча бездән күпкә өлкәнрәк. Пьесасын сәхнәләштергәнче режиссер вазифасын башкарып, ул гел безнең арада булды. “Казан артисты“ буларак, баш рольне, әлбәттә, миңа бирделәр. Минем уйнаудан Кыям абзый канәгать калды.

Әнә шулай капелланың эше тагын җанланып китте. Киев яһүде Барый миңа неаполитан көйләрен өйрәтә. Сүзләрен татарчага аударып чыгабыз. “Санта Лючиа“ җырын да татарчалаштырдык.

Көймәм бик җиңел,

авыр ишкәгем,

Санта Лючиа,

Санта Лючиа...

Барыйның моңа кадәр татар җырларын ишеткәне булмаган икән. Көйләребезнең моң­­лы­лыгына, киңлегенә хәйран кала. Үзе өчен ул яңа дөнья ачып, йотлыгып татар көйлә­рен өйрәнә башлады. Язмыш китереп кыскач, татар телен дә тиз үзләштерә икән адәм баласы...

Югары Луара. Алмания­нең культурасы, сәнгате белән танышып, булачак “Идел-Урал“ дәүләтенең бишенче корылтаен үткәреп, сәяхәтләр кылып, ниһаять, Франциянең Югары Луара департаментына кайтып төштек. Кайту белән Идел-Урал төбәгендә яшәгән татар-башкортлар тормышын, көнкүрешен чагылдырган әсбаплардан Ле-Пюи шәһәре кешеләре өчен күргәзмә оештырдык, концертлар бирдек. Аннан соң Леон шәһәренә күчеп, декада үткәрдек. “Шү­рәле“ интермедиясен французлар бик тә яратты.

Буш вакытларыбызда шә­һәр белән танышып йөрдек. Ничек булса да французлар белән якынаерга, партизаннарга кушылып, фашистлардан үч алу теләген гамәлгә ашырырга иде.

Көтмәгәндә Рушад Хисаметдиновны төрмәдән чыгарып легионга китерделәр. Ярты ел-дәвер эчендә ул бик нык ябыккан, бетеренгән иде. Шуңа күрә аны легионның лазаретына салырга туры килде. Имеш, Рушад Хисаметди­новның большевиклар белән бернинди дә элемтәсе юк икән, аның куеныннан чыккан прокламация дигәне дә догалык булып чыккан икән... Имеш, ул хәзер дә бөти тагып йөри. Ходай каршында иң ышанычлы бәндә икән.

Чынлыкта, Хисаметдиновның илдә хатыны, улы барлыгын белгән яшерен оешма әгъзалары аны яклап калган.

Капеллада тагын көтелмә­гән хәл булды. Жонглер Абдулла кыска вакытлы ялга чыгып, шәһәрдә йөргән вакытта, нимес офицеры бәйләнә, ни сәбәп табыптыр яңагына суга. Сөлек кебек егет бу җирән ниместән нишләп суктырып торсын соң әле, татар кайнарлыгы бәреп чыга Абдулланың, киерелеп торып ул офицер­ның яңак төбенә утырта, ко­бурасы-ние белән револьверын каерып ала да күтенә тибеп җибәрә тәкәббер фашист­ның. Бераздан Абдулланы эләктереп алалар. Карцерга ябып бераз тотканнан соң, шәһәр читенә алып чыгалар да, баганага бәйләп, өстенә керосин сибеп, ут төртеп яндыралар.

Янә бер егетебез корал алып, легионнан качарга уйлаган, таш коймадан сикергән вакытта аягын каймыктырган да аны нимесләр тотып алган. Дарга астылар егетне. Бу хәлләр безгә бик каты тәэсир итеп, чиксез нәфрәт тудырды. Егетләрнең түземлеге соң чиккә җитте. Җитмәсә, “Наполеон колгасы“н кичкә җыеп алып, нимесләр көчле сак-каравыл куя башлады.

Баш пропагандист Мичуринның аерым бүлмәсе бар, шунда ул нимес приемнигыннан төннәр буе яңалыкларны тыңлый, ярдәмчеләре Маликов белән Сәйфиев яңа хә­бәрне легионга тараталар иде. Шуңа күрә без Икенче фронтның кайчан ачылачагын да белеп тордык. Шул чорда тагын бер куркыныч хәбәр таралды: француз партизаннары нимесләр бе­лән легионерларга бер үк карашта тора икән. Безгә ки­чекмәстән француз партизаннары белән ныклы элемтә урнаштырырга кирәк иде. Шуны күздә тотып, яшерен оешма партизаннарга парламентарийлар җибәрде. Тиз арада мин, Мичурин булышлыгы бе­лән, капелладан ротага күчтем. Анда рота писаре Әмир Үтәшев белән дуслашып киттек. Үтәшев французлар белән аралаша, телләрен дә өйрәнеп маташа иде. Аның планы буенча, бөтен ротаны күтәрергә дигән исәп барып чыкмады. Нәкъ шул качу көне билгеләнгән көндә рота каравылга куелды. Әмма Үтәшев югалып калмады, гайрәтле егет икәнлеген күрсәтте.

Китәр алдыннан мин, лазаретка барып, Рушад Хисаметдинов белән хушлаштым. Ул, бичара, мине дә үзегез белән алыгыз, дип үтенде. Аның хәле мөшкел иде шул, савыга тор, бераздан килеп алырмын, дип аның белән саубуллаштым.

Төнлә без, ачкыч яратып, складтан кораллар алып (миңа француз пулеметы эләкте), унсигез егетне тревога белән күтәрдек тә үзебезне көтеп торган партизан отряды тарафына юл алдык. Болай кү­мәкләп качу нимесләрне аптырашта калдырган икән. Соңыннан качкан егетләр: “Дим Алиш, синең баш өчен нимесләр ун мең марка тәкъдим итәләр, рәсемең шәһәр диварларында эленеп тора“, – диде. Ярый инде, әлегәчә бер тиен тормаган башны шулай бәяләгәч...

Әмир Үтәшев белән бик дуслашсак та, аның яшерен оешмадагы эше, Муса Җәлилләр белән бәйләнеше хакында берни дә әйтә алмыйм. Французлар аны капитан Александр Николас дип белә иде. Командир була­рак ул күп батырлыклар күрсәтте, француз партизаннарының нимесләргә каршы көрәш тарихында кү­ренекле эз калдырган шәхес иде ул. (Бүген Әмир Үтә­шев Казанда яши.)

Мин үз отрядым белән ни­месләрне кысрыклап барып, Дижон шәһәрен азат итүдә катнаштым. Аннары безне француз отрядына куштылар. Парижга бәреп керер алдыннан безне урыс отряды дип түгел, ә французлар дияргә тәкъдим ясадылар. Без моңа риза булмадык, сыртларыбызны кабартып, тизрәк туган илебезгә җибәрегез, дип даулаштык.

Югары Луара партизаннары Ле-Пюи, Сога, Баинс, Ружак, Клермон-Ферран, Капурони кебек авыл һәм шәһәрләрне азат итүдә катнашты. Француз командирларыннан капитан Сегель (Баинс шәһәрендә ул шоферы белән нимесләр кулына эләгә һәм аны җәзалап үтерәләр), тагын капитан Коала, Антони, Хпистиан, Тарзана истә калган.

Икенче фронт ачылгач, без тагын да кыюлана төштек. Илгә кайту турындагы таләпләрне катгый куя башлагач, французлар безне үз машиналарыбызда (нимесләрдән кулга төшергән биш машинабыз бар иде) Испания чигенә үк илтеп ташлады. Алар вакытны сузарга, контрактка кул куйдырып, үзләренә хезмәткә күчүебезне тәгаенләргә телиләр иде. Лә­кин без тиз арада яңадан Дижонга кайтып төштек. Чит җир­ләрдә сугышып туйдык, алтын бирсәгез дә ризалыгыбыз юк, илебезгә кайтып, үз армиябез составында сугышны төгәлләргә телибез, дип кистереп әйттек.

Шулай итеп, без американнар кулына эләктек. Елмайса елмая, көлсә көлә белгән американнарның һәркайда иркенлек, хөрлек сизелә иде. Аларның киң күңеллелеге урысларныкы кебек сүздә ге­нә түгел, гамәлдә дә чагыла иде. Безне хәйран кунак ит­теләр. Сыйлап, үз солдатлары кебек шәп киендереп, менә кайтасыз, менә кайтарабыз, дип күпмедер тоттылар да бер көнне инглизләр кулына тапшырдылар. Тегеләр дә кимен куймады. Марсель шәһә­ренә алып бардылар, кунак итеп ашатып-эчертеп, үзләренчә әйбәт киендереп, ял иттерделәр дә тагын безне Америка атта­шесы кулына тапшырдылар. Союзниклар әллә юри инде безнең белән футбол тубы кебек уйныйлар. Илеңнән бер аерылгач, кайтулар тиз түгел икән шул.

Поляк Иванны тәрҗемәче итеп алып Марсельдә Дижонга, аннан Парижга барып совет консуллыгын эзләргә тотындык. Ләкин эзләвебез бушка булды, сугыш бетмәү сәбәпле, консуллык әлегә Италиядә икән. Шуннан соң без ике машинаны французларга саттык та кесә тулы акча белән шәһәрләр шәһәре Парижда бер-ике көн “әйттереп“ алдык.

Марсельгә кайткач, калган өч трофей машинаны, авто­мат-пистолетларыбызны фран­цузларга сатып, кайту ягына күз төби башладык. Патриот буларак, өч урыс карабинын үзебездә калдырдык. Чит ил­нең культурасы башка икән шул: кулыңда нинди әйберең бар – ул синеке, аңа беркем кагыла алмый. Совет илендәге кебек артык әйбереңне тартып алмыйлар.

1944 елның ноябрь башы иде. Американнар безне Марсель портына китерде. Монда эшләүче элеккеге легионерлар шактый икән. Алар контракт белән американнарга хезмәт итә иде. Безнең илгә кайтасыбызны белгәч, затлы шоколадтыр, консервлардыр, әллә нинди тәм-томнарны сумка тутырып китерделәр. Кайсылары: “Өстегезгә җылы ки­емнәр алыгыз, Себердә бик суык, диләр“, – дип шаярткан булды. Буржуйлар коткысы сеңгән боларга, дип андыйлар­ны кызганып саубуллаштык.

Марсель портыннан Англия корабына утырып, Урта диңгезгә кереп киттек. Корсика белән Сардиния арасыннан үтеп, бишенче ноябрь иртә­сендә Неапольгә килеп туктадык. Шуннан безне егерме биш чакрым ераклыктагы, Урта диңгез буена урнашкан Салерно шәһәренә китереп, урыс консуллыгына тапшырдылар. Безне каршы алган консул Богомолов ачык чырайлы адәм иде. Ул без урнашасы палаткаларны күрсәтте. Уналты кеше ике палаткага бүленештек. Күпләр кайтмыйча Франциядә калды.

Диңгез яры буйлап ак палаткалар тезелгән. Пересельной пункт икән бу. Ауропаның бөтен төбәкләреннән җый­налган совет әсирләре шушы “курорт“ аша үтә икән. Инглизләр “Кызыл хач“ күчтә­нәчләрен таратып йөри. Пөхтә капларда нинди генә тәмле ризык юк, хәтта кырыну приборыннан алып кулъяулыкка кадәр сыйдырганнар.

Икенче көнне Богомолов күпсанлы әсирләрне җыеп нотык сөйләде:

– ...Кадерле туганнар, ил­дәшләр! Сез фашист коллыгында күп җәфалар күрдегез. Тиздән менә туган илгә кайтырсыз... Ата-аналарыгыз, хатыннарыгыз, сөйгәннәрегез, бала-чагаларыгыз белән кү­решерсез... Анда сезне зарыгып көтәләр... – дип кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртте. Мондый җылы сүзләрдән соң безнең дә күңелләр тулды.

Кем элек совет офицеры булган, аларга погоннар тактылар. Безгә ун көнгә ун доллар бирелсә, аларга командирларча... Үткер күзле “особист“лар да күренә башлады. Берәм-берәм чакыртып, кая кайтасыңны, ни эшләячәгеңне йомшак кына сорап, язып алалар болар. Кайбер легионерлар шиккә төшеп, лагерьдан тая да башлады. Күбебез, ни күрсәк тә, илдә күрербез, дип чарасыз хәлдә, сугымга әзерләнгән маллар кебек ятабыз.

Инглизләрнеке булгач, ашау шәп, тәмлетамакка әйлә­неп, йокы симертәбез, футбол уйныйбыз. Неаполь шәһәренә сәяхәт кылабыз, Везувийны карыйбыз. Помпей ул вакытларда археологлар тарафыннан күп казылмаган иде әле, шулай да анда көн уздырырга була иде. Шоферлар дәртле неаполитан җырларын җырлап кына безне теләсә кая илтәләр. Шаулы рестораннарда кочак җәеп кенә каршы алалар. Италиянең борынгы урыннарын карап йөргәндә Корсика марҗаларына гыйшык тотып алырга да була. Тик акчаң гына җитсен...

1944 елның 2 декабрендә безне пассажир поездына утыртып, Италиянең көнь­ягындагы Торонто шәһәренә китереп төшерделәр.

Анда озак тоткарланмадык, Англия корабы безне бортына алып Александриягә юл тотты. Аннан Порт-Сәиткә тукталып, аннан инде Каһирә каласына килеп төштек. Бу союздаш илләр безнең ватанга кайтуны һаман сузалар, алда коточкыч михнәтләр күрәсе­безне белгән шикелле, төрле мәмләкәтләр күрсәтеп, безне рәхәттә йөздереп калырга уйлыйлар иде бугай...

Күпләребез ятып калды французлар җирендә.

Ана баласын көткәндер, белмичә каберен дә.

Ул илләрдә булсагыз, берәр кабер күрсәгез,

Тезләнеп дога кылыгыз, ул бит татар, белсәгез.

Кайталмыйча туган илгә бик күп җирләр кичтек без,

Франция, Италия, Мисырга да җиттек без...

Кайтырга ашкыну, кү­ңелдә сулкылдаган билгесез сагыш әллә нинди шигырь юлларына этәрә дә, кулга каләм аласың.

Әй, энем, энем... Кайда минем илем?!.

* * *

Мисырда. Каһирәнең көнба­тыш ягында, өчәр-дүртәр кешегә бүленеп, палаткаларда яшәп ятабыз. Безне батальоннарга, рота һәм отделениеләргә бүлеп, әсирлектән чыккан офицерлар командалык итә. Каяндыр алтын погонлы чын офицерлар да күренеп ала, боларның кайсысын тотып ашарга микән, дигән сыман бик сынап, караштырып йөриләр. Алар теге хәтәр оешмадан иде, ахры.

Шулай да әлегә кысу сизмибез, автобус алып шәһәргә чыгабыз, паркларны иңләп-буйлыйбыз, серле пирамидаларны тамаша кылабыз. Монда төпләнгән Россия һәм Польша иммигрантларына кунакка баргалыйбыз. Туп тибәбез, үзеш­чән сәнгать түгәрәклә­рендә катнашабыз. Шәһәрдән инглиз һәм гарәп артистлары килеп безгә концерт күрсәтеп китә­ләр.

Каһирә – чуар халыклы шәһәр. Гарәпләрнең күбесе бик ярлы яши. Шәһәр читендә көн күрүчеләре бигрәк тә сәләмә. Өйләренә керсәң, шып-шыр ялангач, күз элә­герлек бер нәрсәләре дә юк. Идәнгә җәйгән камыш өстендә таракан кебек яталар. Әмма үзләре кунакчыл, кабарына ризыгы булмаса да, мөселманча хөрмәт итәргә тырышалар. Ул вакытта Мисыр Англиянең колониясе иде. Мөстәкыйль дәүләтле булалмаган милләтнең эшләгән көче җилгә китә, ул иртәгесен кайгырта алмый, диләр. Мин моңа үз күзләрем белән күреп ышандым. Әлбәттә, бу безнең бәхетле совет илендә яшәгән халыкларга кагылмый иде...

Шәһәрдә гарәпләрнең байлары да күренә. Кызыл фәсле, тук чырайлылар. Болар инде ак виллаларда гына яшәп, үз машиналарында, гәүдәне вә­карь тотып кына йөриләр иде.

Без дә үзебезгә күрә әйбәт шартларда яшәп, шәп киенеп йөргән булабыз, асылда исә сират күперен кичә алмыйча азапланган әрвахларны хәтерләтәбез. Күңелләр нидер си­зенгән кебек пошынулы. Каһирәнең кадими музейларын, могҗизаи зоопаркларын карап, бордельләрдә аяк бармакларын селкетеп йөрсәк тә, болай яшәү туйдыра башлады. Туган якка тизрәк кайтасы килә иде.

* * *

Ниһаять, юлга. Инглизләр безгә өр-яңа киемнәр, һәр кешегә икешәр киндер капчык (анда икешәр йон одеял, артык киемнәр, затлы продуктлар тутырылган иде) биреп, 1945 елның март азакларында поезд белән Порт-Сәиткә китерде. Англия корабы, безнең шәйле ике мең ярым кеше төялгәч, кырмыска оясына ох­шап калды. Янәшәдә тагын бер Англия корабына нәкъ безнең шикелле үк инглиз хәрбиләре формасы кигән поляклар төялә иде. Күбебез полякча белгәнгә, якын арадан сүз ыргытышып алдык.

– Кая юл тотасыз? – диләр поляклар.

– Илебезгә кайтабыз. Ә сез кая? – ди безнекеләр.

– Без дә илебезгә кайтабыз, – диләр поляклар.

– Сезнең илегез хәзер безнең якта, әйдәгез бергә! – ди безнекеләр.

– Себерегезне күрдек, рәхмәт. Колыманы сезгә калдырдык, – диләр поляклар. Шуның белән сүзебез өзелә. Кузгалабыз.

Урта диңгезне кичеп, Дарданелл бугазына җитәбез. Аннары – Босфор. Корабыбыз Истанбул портында ремонтка туктала. Без мәчет манараларын күзәтәбез, колакка азан тавышлары ишетелә.

Иртә белән рота командирлары барлау үткәрде. Кемнәрдер, калырга теләп, суга сикергәннәр, имеш. Халык чуар. Берәүләр тизрәк кайтып җитеп, сугышның соңына эләгеп, үзен акламакчы. Икенче берәүләр бар булган әйберләрен бүтәннәргә өләшкәннәр, чиста кырынып, ике кулын кесәсенә тыгып кына палубада йөренәләр. Болар инде эшафотка менәргә мораль яктан әзер. Минем шикелле ачыгавызлар, тагын ни күрербез икән, дигән шикелле билгесез­лектән башларын кашып кайта.

Менә төрек боцманы безнең корабны Кара диңгезгә “этеп“ кертә дә үзенең кечкенә хәрби көймәсенә утырып кайтып китә. Үзебезнең күпме зарыгып көткән йозаклы чиккә керер алдыннан соңгы тапкыр артка борылып карыйбыз. ­Озакламый совет хәрби көймә­се каршы ала, кич белән кораб Одесса портына килеп туктый. Икенче көнне иртә белән, ягъни 1945 елның 30 мартында безне оркестрның тантаналы маршы астында, исемлекне барлап, траптан тө­шерә башладылар. Җиргә аяк баскан беребез ятып туфракны үбә, җылый иде. Бак­саң, безнең корабка бер Мисыр эте дә адашып эләккән булган икән. Безнең белән бергә ул да җылый... Бөтен тәне калтырый, мөлдерәп караган да: “Нигә мине мондый да салкын илгә алып килдегез?!“ – дипме, әллә безне кызганып, әллә каргап, бөгәрлә­неп-бөгәрләнеп үкси иде ул...

Одессаның ниндидер мәйданында бер депутат, трибуна менеп, шактый тәэсирле нотык сөйләде. Аның сүзләре өзек-өзек булып хәтердә калган:

– Кадерле туганнар!.. Сезне өйләрегездә көтәләр... Тиздән сугыш бетә. Илгә эшче-игенче куллары җитешми. Җимерек­лекләрне торгызып, илне кабат аякка бастырырсыз... Хуш кайттыгыз!!!

Без аның сүзләрен чиксез куанып, авыз ачып тыңладык. Алкышларга күмдек. Бер-беребезне кочаклап, сөенечле елашып алдык. Оркестр дәртле көйләр уйный – менә ул безнең туган ил!

Бераздан кулдагы әйбер­ләребезне машиналарга төя­деләр, үзебезне җәяү генә алып барасылар икән. Әлеге депу­татның сеңдереп сөйләгәнен тыңлап, ашау кайгысы да онытылды. Ул турыда кайгыртучы да юк иде. Хәер, илгә кайткач, нинди тамак кайгысы ди ул, тиздән өйләрегездә булачаксыз, дип депутат кистереп әйтте бит. Караңгы төшә башлагач кына кузгалдык. Әллә нинди тимер капкалар аша үтеп, кирпечтән салынган калын стеналы казармаларга кертеп урнаштырдылар безне. Тамак ач иде. Кулдагы бәләкәй сумкалардагы ризыкны бүлешеп ашадык. Илгә кайту шатлыгыннан күпләр тамактан язган иде. Соңгы вакытта чит илнең йомшак мендәрләрендә генә ятып бозылганбыз икән, такта сәндерәләрдә йокы алмый, сөйләшеп ятарга гына җай калды.

Иртән юынырга дип тышка чыксак, ни күрәбез... Йа Хода! Ихатабыз икешәр катлы тимер чыбык киртәләр белән уратып алынган лабаса! Вышкалардагы пулеметлы сакчылар да таныш... Бу бит... Гүя без тагын фашистлар концлагеренда...

Ашханәгә алып барып, әче кәбестә суы бирделәр. Кап-кара ипиләре ләчтә кебек, кыссаң суы чыга. Тамактан үтми генә бит, каһәр төшкере! Калган ризыкларны үзебезне саклаучы яшь солдатларга бирдек. Рәхмәт әйтеп ташландылар бичаракайлар, боларны да туйганчы ашатмыйлар икән бит. Махсус бү­лектән килгән алтын погонлылар тагын күренә башлады. Сораштыралар, хәлгә кергән булалар. Барлык әйберләре­безне дә тартып алдылар. “Сез хәзер совет солдаты булдыгыз, кулыгызда артык әйбер булырга тиеш түгел...“ – диләр. “Өйләребезгә алып кайтасы күчтәнәч бит ул“, – дигәч, “Сез үзегез күчтәнәч“,– диләр.

Италиядә, Мисырда безнең белән җитәкчелек иткән командирларыбыз берәм-берәм югала башлады. Кулларын артка куйдырып алып китәләр дә... берсе дә кире әйләнеп кайтмый.

– Нигә безне фашистлар кебек сак астында тотасыз? – дип сорыйбыз.

– Чит кешеләр кереп таламасын өчен, – диләр.

– Бөтен әйберләребезне алып бетердегез бит инде, – дибез.

– Өстегездә яхшы киемнәр, кесәләрегездә, бәлки, кыйммәтле нәрсәләр дә бардыр... Алтын-көмеш... – диләр.

Сакчылар да тупасланды. Яныбызга килеп сөйләшмиләр. “Молчать!“ – дип кенә кычкыралар. Шулай итеп, әкренләп совет тәртипләренә күнегә барабыз. Беркөнне безне стансага илтеп, мал вагоннарына төяп, көнчыгыш тарафка алып киттеләр. Беребезнең дә әйберләрен кайтарып бирмә­деләр. Чукынып китсен лә әйбере! Без бит туган илдә хәзер, кая алып барсалар да бер түгелмени, дөнья күреп калабыз, ичмасам.

* * *

Алкин лагере. Уфага җит­мәстән, Башкортстанның бер стансасында төн уртасында вагоннардан төшерделәр. Без­не зарыгып “көткән“ лагерьда зур-зур землянкалар казылган иде. Шуларга бүлеп чыктылар да... Кулларны баш астына мендәр итеп салып нарларга тезелешеп яттык.

Иртән йомран шикелле чы­гасың да землянкалардан, чә­нечкеле тимерчыбык киртәләргә, автоматлы сакчыларга шаккатып карап торасың. Фашистлардан өйрәнгәннәрме соң әллә? Юк, киресенчә, фашистлар егерменче елларда ук большевиклардан өйрәнгәннәр лагерь корырга, ди бер акыллысы. Әйе, тәртипләр монда катырак... Аерма шунда: фанердан барабан ясатып, шуны каккан тавышка маршировать итеп, “Сталин гимны“н өйрәтеп җәфалыйлар.

Тора-бара аңладык: бу Алкин лагереннан бәхетлеләр генә исән-аман котылачак икән. Көн буена дыкыңны чыгарып эшлә­тәләр, ашарга арпа болгатылган кәбестә суы. Кичен бөгәрләнеп ятуга, уятып, допроска алып китәләр. Аннан иртән генә кайтып егыласың. Сораулар гел бер юнәлештә, аларга җавап бирә-бирә үҗәтләнә барасың:

– Ник кайттың?

– Сине күрергә дип.

– Нишләп үлмәдең?

– Миңа үләргә иртә әле.

– Кемнәрне беләсең, сатлык җан?

– Кемне күргән булсам, барысын да беләм!

– Исемнәре?!

– Кәлимулла, Иван, Әхмәтша, Федор, Сидор, Пидыр...

– Фамилияләре?!

– Белмим. Анда фамилиянең кирәге юк!

– Син аферист.

– Мин офицер түгел, мин простой солдат.

– Акчаңны чыгар! Сәгатең, алтының, нәрсәң бар?

– Барысын да тартып алып бетердегез ич.

– Молчать!

Бет эзләгән кебек, бөтен киемемне тагын бер кат капшап чыгалар. Ә бер көнне, аерым взводларга тезеп, өстебездәге инглиз киемнәрен салдырып алдылар да совет солдаты ки­емнәрен тараттылар. “БУ” (бывшие в употреблении) дип аталган иске, ямаулы бу киемнәр яшел буяуга манылган иде. Чиркангыч нәрсәләрне өскә кигәч, яшел буявы тәнгә күчә.

Бухенвальдларың бер кырыйда торсын, Алкин лагерендагы изүгә, мәхшәргә түзә алмыйча акылдан язучылар булды, кемнәрдер асылынды, кан тамырын кисте, вышкадагы пу­леметка каршы барып, күкрәгенә пуля алды. Ә минем яшисем килә, кайтып туганнарыңны күрмичә үлү егетлекмени, миңа бит әле нибарысы егерме дүрт яшь.

Сугыш бетү турындагы хә­бәр лагерьга яшен тизлеге бе­лән килеп җитте. Комендант һәм аның яраннары тантаналы нотык сөйләде. Алар җиңү кө­не белән бер-берен котлашып, кочаклашып үбешкәндә, безнең яңаклардан үкенечле яшь тә­гәри иде: фронтка барып өлгерә алмадык, акланмаган килеш, фашистлардан үч ала алмыйча, “сатлыкҗан” сыйфатында яшәр­­гә язган микәнни безгә?..

Инде килеп сугыш беткәч, ил­не аякка бастыру өчен миллионнарча арзанлы, хокуксыз эшче көчләр кирәк иде. Безнең кебек репатриантларга, суд мә­рәкәләре ясап тормыйча гына, 58 нче статья чәпәп, шахталарга күмер чабарга, тайгаларга агач кисәргә, тимер юл салырга, нефть чыгарырга ме­ңәрләп-ме­ңәрләп җибәрә башладылар. Шулай итеп, туган йортка кайту турындагы өметләр киселде. Сәләмә өс-башларыбыз да адәм күзенә күрсәтерлек түгел. Анысына гына түзәр дә идең, Муса Җәлил әйтмешли, тик булса иде ирек...

Язмас иде бу каләмем,

Акка кара таммаса.

Таммас иде җиргә яшьләр,

Тамдыручы булмаса.

Өметсез шайтан гына, ди­ләр. Үрмәләп кенә булса да, әткәм-әнкәм, туганнарым янына кайтып җитәсе дә башны газиз туфракка куеп үләсе иде...

Әй, энем, энем... Кайда минем илем?!

* * *

Баку. Көчле сак астында кызыл вагоннарда Баку шәһә­ренә китерделәр. Французча “баку” “өлкән” дигән сүзне аңлата. Әлбәттә, очраклы рә­вештә генә яң­гырашлары тәң­гәл килгән сүздер бу. Аптыраганнан уйлануым гына. Безне ротага аерып, Бакуның бер читендәге поселокка китереп ташладылар. Икенче көнне тезеп, санап, кемнең нинди һө­нәргә ия икәнен белешеп чыктылар. Боларны бигрәк тә балта осталары, слесарь кебек кул белгән адәмнәр кызыксындыра икән. Минем кебек һөнәрсезләрне бурильщик итеп билгеләделәр. Шулай итеп, буровойда бер тәүлек эшләп, ике тәүлек ял итеп алабыз. Ашарга талон бирелә, ит урынына балык, паспорт урынына белешмә. Бакудан ары беркая китәргә рөхсәт юк. Ун көнгә бер “кунак”ка чакыртып, тикшереп торалар.

Франциядә бергә булган Норлат егете белән бер сменада эшләп йөрибез. Бер көнне шыпырт кына килеп әйтә бу:

– Мин бер балалы хатынга вакытлыча өйләнергә булдым. Син башкода булып барырсың, сүзгә осталыгың бар, җырлый да беләсең. Хатынның самогоны шәп, ашау – мулдан. Туй сыман нәрсә ясап алырбыз,– ди.

– Ярый, – мин әйтәм, – рөхсәт алырбыз да... Буйдак булсаң да, паспортың юк ич синең, ничек ышана ул хатын? – дим.

– Аңа паспорт түгел, бүтән нәрсә кирәк,– ди бу. Алда ике тәүлек ялыбыз бар иде, рөхсәт алдык та электричка белән киттек без Бузавны поселогына. Туйда кеше күп түгел, өчәү генә идек. Төне буе ду килдек. Туй йокысы шәп була бит ул, икенче көнне төш вакытларында хуҗабикә безне төрткә­ләп уята:

– Торыгыз! Әнә сезнең кебек әсир-солдатларны мылтык тотып җыйнап йөриләр,– дип шом салды. Бер дә чыгып ки­тәсе килми бит. Өстәл тутырып ризык, самогон... Бу нигъмәтне ничек инде ташлап китәсең. “Кияү балакай” да елмаеп кына өстәл янына килеп утырды. Кул селтәдек тә тотындык, мин сиңай­тим, бераз төшереп алгач, ­дөнь­я­лыкның мәшәкать­ләре онытыла бит ул. Янә бер кичкә кунарга калдык. Иртән баш төзәтеп, эшкә килсәк, безне “особист” арлы-бирле йөре­неп көтеп тора иде. Тиз генә машинага утыртып алып та киттеләр.

Без туйлап утырган көннәрдә КГБның ашыгыч мероприятиесе булып узган, безнең кебек меңнәрне җыеп, егерме биш елга каторгага хөкем итеп, Карело-фин округына урман кисәргә озатканнар. Түрәләре­без дә боларны озата киткән. Безнең икебезне генә аерым сак белән җибәреп мәшәкать­ләнмәделәр, шушында эшләргә калдырдылар. Бә­хетебезгә булгандыр, күрәсең, чөнки урман эшенә киткәннәрнең бик азы гына исән кайта алган.

Бәла аяк астында, диләр. Минем баш очында булып чыкты. Җил-яңгырлы бер көндә ­вышкада электр лампасы беркетеп азапланганда ток сугып, егылып төштем. Башым тишелеп, кабыргам сынган. Мине ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр, боль­ницада өч ай ятып чыгарга туры килде.

Аннан савыгып чыккач, мине “сторож” итеп куйдылар. Монда акчасы бик аз төшә икән, гариза язып, трестның коммуналь бүле­генә күчтем. Кайчандыр әнкәйгә мичкә ягарга утын ваклаганда гына балта тоткалаганым бар иде, монда мине “балта остасы” иттеләр. Аннары маляр... Һө­нәрләрне бер-бер артлы чиклә­век урынына вата торам.

Бервакыт мине бер оста белән мич төзәтергә җибәрделәр. Төне буе моңа кирпеч биреп, измә ясап торам. Шунысы кызык: оста мичне сүтте сүтүен дә... таң атып килә, ки­редән җыя алмый гына бит. Ашханә миче бит бу, иртәнге ашка ике мең ярым эшче килеп керәчәк, аңынчы ничек тә өлгерергә кирәк. Оста һаман азаплана, шунда мин түзмә­дем, прорабтан: “Рөхсәт итсә­гез, үзем эшләп карар идем”, – дип сорадым. Ул ым какты. Сәгать ярым эчендә хәл иттем мичне, чөнки оста сүткәндә бик игътибар белән карап торган идем. Шуннан соң кемнең миче бозыла, ваграк түрә, министр өенәме – мине алып китәләр.

Шулай төрле һөнәрләрне үзләштереп, эт тибенкесендә яшәп ятканда “белгечләрне армия хезмәтеннән бушатырга” дигән приказ чыкты. Минем дә педагог икәнемне искә төшергәннәр, Ходайның рәхмәте. 1947 ел иде бу. Июль аенда кайтып төштем Үзбәкстанга. Менә шатлык! Әти-әнием исән. 1924 елгы энем дә яраланып, сугыштан әллә кайчан әйләнеп кайткан. 1930 елда туган энем үсеп, буйга җиткән, армиягә китәргә әзерләнә. Мине инде күптән тормыштан “сызган” булганнар. Исән икә­немне күргәч, шаккатып торалар.

Мин тагын элеккеге эшлә­гән җиремә барып, үзбәк балаларына белем бирә башладым. Миңа егерме җиде яшь. Буйдаклык­ның тәмен татып каласым килә, тоткынлыкта үткән елларыма үч итеп... Ә миңа тизрәк өйләнергә кушалар. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит. Бик матур кызны димләп тә куйдылар үземә. Озакка сузмыйча, туй ясап өйләнештек. 1949 елның 15 февралендә кызыбыз дөньяга килде. Аңа Рита исеме куштык.

Инде шулай матур гына яшәп киттек дигәндә, 1949 ел­ның 10 маенда мине эштән чыгарып ташладылар. Әсирлектә булган “саткын”нарга тәрбия эше ярамый икән... Минем кара күләгәм хатыныма да төште, аны да эшеннән бушаттылар. Икебезне дә беркая эшкә алмыйлар. Аптырагач, ачка үлмәс өчен, вакытлы эш алып шө­гыль­ләнергә туры ки­лә иде. Хатыным өйдә тегү машинасы бе­лән фуфайкалар те­гә, шуны базарга алып чыгып сата, мин ан­да-санда төзү-ко­ру эшләрен тапкан булам. Безне һәр көнне “теге” йортка чакыртып сорау алалар. Ачтан үлмә­вебезгә аптырыйлар. “Урлау хисабына яшисеңме?!” – дип юк бәла такмакчылар.

1951 елда малаебыз туды. Үз илем булмаганга күрә, малаема Ил дигән исем куштырдым...

Кайчан килеп алып китәрләр дип курку астында болай яшәп булмый иде, гаиләм бе­лән саубуллаштым да, кая барасымны үзем дә белмичә, бернинди документсыз китеп бардым. Күрмәгән, гизмәгән җирем калмады, тау араларындагы рудникларда да эшлә­дем.

Хатынымны көнаралаш чакыртып, мине таптырып, гаҗиз иткәннәр тәмам. Шулай итеп, мин үземне генә түгел, хатыным, балаларымны да бәхетсезлеккә дучар иттем. Сабырлык бир миңа, Ходаем...

1952 елның гыйнвар ае иде. Бер таңда яшеренеп кенә өйгә кайтып төштем. Таныш вербовщик аркылы язылып, шуннан Алмалык шәһәренә киттем. Таш­кенттан сиксән чакрым ­ераклыкта, Курамин таулары эргәсендә төсле металлургия комбинаты һәм шунда ук Алмалык шәһәре салына икән. Минем кебек документсыз коллар монда шактый иде, арзанлы эш өчен иң кулае без булып чыктык. Мине арматурщик итеп эшкә алдылар. Ярый, кул белә, эштән курыкмыйбыз. Бераз хәл алгач, саман кирпечләр сугып үземә куыш өлгерттем. Бик шауламыйча гына хатыным һәм балаларымны да китерттем. Гөж килеп яши башладык.

1953 елда “атабыз бөек Сталин” үлде. Һәркайда кайгы митинглары, ә безнең кебекләр эчтән генә аңлап, шатланышып күз кысыша. Хәлләр үзгәрәчәк болай булса!..

Чынлап та шулай булды: хәрби комиссариатка чакыртып, безгә хәрби билет, паспорт, хәтта “За победу!” медале дә бирделәр. Паспортка әсирлектә булган, яралы түгел, дигән сүзләр язылган язылуын да... Хәер, анысы вак мәсьәлә. Шатланып, кәҗәгә кыңгырау таккан шикелле, медальне тагып, гаиләм янына тупылдап кайтып кердем, агай...

Өем бар хәзер, бакчам бар, тавык-кәҗә асрыйбыз, батырып эшләп йөрим, миннән бә­хетле кем бар дөньяда! Нәрсә ди әле казахлар? “Казах халкы – җәйләү­дән җәйләүгә кымыз эчеп, ит ашап йөргән халык, җир өстен­дәге эшне татарлар гына бетереп йөргән”,– диләрме? Ә урыс нәрсә ди? “Лопата, кирка и лом, вот тебе татарский диплом!” – диме? Ярый, көлсеннәр, сабыр итеп эшлә­сәң, бер рәхәтен барыбер кү­рә­сең аның...

Кичләрен эштән бушаган арада, эч пошмас өчен, мин Германиядә “артист” булып йөргән чакларны искә төше­рәм, кайбер шигырь-җырларны язып Казанга, Язучылар союзына юллый торам. Аннан да миңа хатлар килә башлады. Гази ага Кашшаф, хат белән генә чиклә­неп калмыйча, Алмалыкка ике мәртәбә үзе килде. Төннәр-көннәр буе мине сөйлә­теп, Муса Җәлил хакындагы хикәятлә­ремне язып алып китте. Бераздан минем исемне дә кертеп газета-журналларга яза башладылар. Корреспондентлар ки­лә, фотога төшерә­ләр, Мусаны күргән, аның янә­шәсендә булган дип, экспонат итеп, мине телевизорлардан күрсәтәләр. Хатыным Халидә каршында да дәрәҗәм үсеп китте:

– Син саткын түгел, патрит икәнсең, – ди. “Патриот” сүзен шулай кыскартып әйтә...

* * *

Казан. Муса Җәлилнең үте­релүенә 15 ел тулганда (1959 елның августы) миңа Казаннан, Язучылар союзыннан чакыру кәгазе килде. Ниһаять, үз гомеремдә беренче тапкыр Казанны күрү бәхетенә ирешәм икән. Ял алдым да тизрәк аэропортка юнәлдем. Җәлилчеләр турында белгәнемне сөйләргә дип самолетта юл буе хатирәләргә бирелдем.

Самолет башта Куйбышевка төште. Аэропорт күнәкчә­сеннән мин, рейс номерын әйтеп, Казанга хәбәр җибәрдем. Икенче көнне генә Казанга очтык. Аэропортта мине Гази ага Кашшаф бер төркем иптәшләре белән каршы алды. Язучылар союзы­ның “Победа” машинасында шәһәргә кереп киттек.

– Без сине тәгаенләп чакырмаган идек, фәкать әзерләнә торырга гына кушкан идек... Ярый, килеп төшүең әйбәт булган,– диде Гази ага.

– Соң... Язуны кулга алгач... күзгә ак-кара күренмәде... Тиз­рәк юлга чыктым...– дип мыгырдандым мин.

“Казан” кунакханәсендә ял итеп алганнан соң, икенче көнне Гази ага мине үзләренә кунакка алды. Фатиры иске бер йортның аскы катында иде. Хатыны, улы ачык чырай белән каршы алды. Гази аганың хатыны да Мусаны бик белеп, кызыксынып сорашты.

Чәйләп алгач, Гази ага мине үз бүлмәсенә алып керде һәм нәрсәдер язарга утырды. Мин бүлмәне күздән кичердем. Стена буенда китаплар күп, бер иске тимер карават та язу өстә­леннән башка мебель күренми. Бу бүлмә студентларның утызынчы еллардагы тулай торак бүлмәсенә охшаган иде.

– Казанда Муса турында төрле урыннарда чыгыш ясарга туры килер, ниләр сөйлә­мәкче буласың? – дип сорады Гази ага.

– Күргән-белгәннәремне сөйләрмен инде, – дидем.

– Алай да... Менә сиңа ки­ңәш йөзеннән, чама белән ни­ләр сөйләргә икәнен яздым, шуңа карабрак сөйләргә тырыш, рамкадан чыкма! – дип кисәтте Гази ага.

Казанда очрашулар күп булды. Мин кәгазьгә карап сөйлә­гәндә, гәҗиттән укыган кебек, уңайсызлык тоям. Ачыктан-ачык сөйләр идем, Муса белән бергә үтерелгәннәр турында да әйтергә иде халкыма... Ләкин ул хакта кәгазьгә язылмаган. Монда бары тик Муса гына – “один в поле воин”. Халык минем “чамалы кәгазьдән” карап сөйлә­вемне чын күңелдән тыңламыйдыр шикелле иде.

Партия мәктәбендәге чыгышымнан соң залдан берәү торып:

– Илгә кайткач, “шәхес культы” чорындагы язмышыгыз ничек булды? – дип сорау бирмәсенме! Кәгазьдә моңа җавап юк иде, мин аптырап, Гази агага карадым. Ул елмаеп: “Әйт дө­ресен”, – дип пышылдады.

– Репрессиягә эләктем...

“Бик яхшы әйттең...” – дип Гази ага соңыннан кулымны ­кысты. Шул очрашуда мин, ни­һаять, беренче тапкыр үз сү­земне әйттем.

Татар язучылары мине, якын итеп, Аккош күлендәге дачаларына алып китте. Көн матур иде. Уртада түгәрәк гөмбәз тү­бәле беседка. Әдипләр мине төреп алып Муса Җәлил турында сораштылар. Гази ага:

– Син, Гарәф иптәш, бар белгәнеңне яшермичә сөйлә, монда чит кеше юк,– диде. Әлбәттә, мин “рамкадан” чыгып сөйләдем, әмма барыбер чаманы югалтмадым, язучы халкы да бертөрле генә түгелдер, араларында “тегеннән” кем дә булса бардыр, дип уйладым.

Шул көнне Афзал Шамов мине, бер төркем язучылар белән бергә, үз өенә кунакка чакырды. Хатыны, ике кызы бик хөрмәт белән безне татар ашлары белән сыйлады. Ашап-эчкәннән соң, чәй алдыннан тәмәке төтәтергә дип болдырга чыктык. Шунда берәвесе күршедән килеп:

– Афзал абый, кайчан получка була?– дип сорады.

– Иртәгәләргә булыр,– диде Афзал ага. Язучыларның акча турында сөйләшүе миңа мәзәк тоелды, болар да безнең кебек хәерчеләр, ахрысы, дип уйлап куйдым эчемнән.

Шулчак ерак түгел генә дача җирендә кулы лайга баткан, ап-ак түгәрәк йөзле, зур күзле бер ханым тураеп басты да: “Ник кайтмыйсың, Сибгат?!” – дип Сибгат Хәкимгә эндәште. Кемдер минем колакка: “Сибгат хатыны...” – дип пышылдады. Их, мин әйтәм, эчемнән генә, Сиб­гатның акчасы мул булса, мондый матур хатынын балчыкка батырып эшләтмәс иде... Ул чорда язучылар дачасында бик каты төзелеш бара иде шул.

Казанны иңләп-буйлагач, без Арчага киттек. “Победа”да Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, тел остасы Фәйзи Йосыпов һәм мин. Арттагы икенче машинада – артистлар.

Арчада укытучыларның август конференциясе барган вакытлар иде. Алар каршында чыгыш ясарга туры килде. Тәнә­фестә Фәйзи Йосыпов белән басып торабыз шулай, берәү яныбызга килде дә кинәт:

–Аягыгызга ничәлене киясез? – дип сорау бирде. Мин сискәнеп киттем: “Монда сүзне генә түгел, аякны да үлчиләр, ахры...” “Кырык икеле” дигән җавабымны алып китеп барды да теге, бераздан әйләнеп килеп, кулыма чигүле кәвеш тоттырды. Бүләк бирмәкче икән, бахыр, соң, аны йомшаграк итеп сораса ни булган, бигрәк кистереп куйды бит...

Аннан соң Чүпрәле районына, бер миллионер колхозга баруыбыз хәтердә калган. Төш вакыты иде. Кырда хатын-кызлар сугылган борчак чүмәләсе ти­рәли тезелеп ята. Без килгәнне күргәч тә урыннарыннан кузгалмадылар, “ни пычагыма йө­риләр инде болар”, дигәндәй, күз кырые белән генә безне күзәтеп яталар.

Колхозның председателе элеккеге укытучы икән, яшь егет иде, безгә өчәр метр би­еклектә үскән кукуруз басуын күрсәтеп йөрде. Бер арада мин янәшәмдәге колхозчыдан:

– Колхозыгыз миллионер булгач, барыгыз да миллионердыр инде? – дип колагына иелебрәк сорадым.

– Персидәтел белән бухалтир миллионер, калганнар чабата ямый, – диде бу.

Колхозның мактанычы булган кукуруз кырларыннан кайткач, авыл үзәгендә бер карчык килеп:

– Түбәдән яңгыр үтә, үземнең ябарга көчем җитми, ирем дә, малаем да сугышта үлеп калды. Тиздән көз җитә, беркем ярдәм итми, – дип Сибгат Хә­кимгә мөрәҗәгать итте.

– Рәисегез карамыймыни? – диде Сибгат Хәким.

– Аның сөйләшергә дә вакыты юк шул, – диде әби. Ул арада председатель яныбызга килеп: “Барысын да эшләтербез!” –дигән булып, әбинең иңеннән кагып озатты.

Концерттан соң авылның ку­накханәсендә чәйләп алдык. Председатель бот арасына кыстырып шешәләрне җәлт кенә ача да, стаканнарга койгач, ше­шәне аяк астына куя иде. Бусы миңа мәзәк тоелды.

Икенче көнне мин Ташкентка очтым. Шуннан бирле Муса Җәлил юбилейларына мине чакырып торалар, китапларга исемемне кертә башладылар.

1954 елда туган кызыма Хәлфия дип исем кушкан идем. Хә­зер инде балаларым үсте, икесе инженер, берсе экономист, оныкларым өчәү, барысы да янымда. Әйтегезче, миннән бәхетле кем бар тагын бу дөнь­яда?! Чү, күз тидерә күрмә бүгенгеңә... Әйе, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса, дип – юкка гына әйтмәгән икән борынгылар.

1975 елда мине Ташкентның хәрби комиссариатына чакырттылар. Сугышта катнашканлыкка бирелгән таныкнамәне дә, медальләремне дә китереп тапшырырга куштылар. Мин – “үзем теләп әсир төшкән, большевикларга каршы көрәшкән” икәнмен. 58 нче статья яңадан “телгә” килде, мин яңадан “сатлык җан”­га әйләндем. Минем өчен тагын кара көннәр башланды. Язучы-корреспондентлар тирәмдә кү­ренми башлады, якын дусларым да суынды. Элек хөрмәт белән караган күпләр кырын карый башлады. Мин аларга үпкәлә­мим, һәркем үз тереклеген карый, һәркемгә үз күләгәсе кадерле, шундый тәрбия бирелгән җәмгыятьтә яшибез.

1989 елның 29 июненә ка­дәр, тулысынча акланганчы, мин тагын хокуксыз яшәдем. Ходай сабырлык бирсә бирә икән кешегә.

Сындырып сыный дөнья. Үз гомеремдә күпме лагерьлар күрмәдем, адәми затлар тарафыннан күпме вәхшилекләр татымадым. Кеше дигән зат җиргә сөяр-сөелер өчен, иген үстереп, киләчәккә варис-балалар калдыру өчен яратылган. Әмма төрле сәясәтләр уйлап чыгарып, ил башында торучы бер төркем бәндәләр халыкны изү-сытуның яңа төрләрен уйлап чыгара, буйсындыра торалар. Димәк, аерым кешенең көчсезлеге белән халык көчсезлеге бердәй дәрәҗәдә. Ул үз өстеннән һәртөрле экспериментлар ясауны туктата алмаячак. Безнең иң зур хатабыз – ил ияренә менгән очраклы юлбасарларны Аллага тиңләп, сукырларча табыну булды. Хак Тәгалә моны кичермәс, аның җәмгыятькә иңдергән җәзасы бу гасырга гына сыя алмас әле.

Иң хәтәре: мең ел буена Җир йөзендә миллиардлаган кеше­нең әхлак чисталыгын, пакьлеген, әдәплелеген, аң-белемен саклап һәм үстереп килгән динебезне бер төркем явыз хакимият ияләре рәхәт яшәсен өчен уйлап чыгарылган идеологиягә алмаштырдык һәм “канлы мәхшәр”гә кушылып киттек.

Әмма шунысы хак: иртәме-соңмы, рухи чистарыну юлына чыгарга тиешбез. Изгелек канатын сындырганбыз икән, аны төзәтә-савыктыра да белик. Шунсыз без кеше дигән атыбызны җуячакбыз...

Әсәр язучы Марсель Галиев тарафыннан әдәби эшкәртелеп бирелде
"Ватаным Татарстан", 2010 ел, 16, 22, 23, 29, 30 июнь, 6, 7, 13, 14, 20, 21, 27, 28 июль, 3, 4, 10, 11 август саннарында басылды.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013