Бүген Әдипләр: Сәлисә Гәрәева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәлисә Гәрәева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Резеда Гобәева
Зөлфия Гыйниятова
Сәлисә Гәрәева Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1956 елда Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.
1962 елдан бирле С. Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул балалар бакчасында тәрбияче, Н. В. Гоголь исемендәге шәйәр китапханәсендә бүлек мөдире, аннары, 1969 елдан алып 1980 елның июленә кадәр, Орджоникидзе исемендәге Чиләбе производство берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы булып эшли. 1980 елдан бирле С. Гәрәева — Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор хезмәтендә. Ул—1975 елдан КПСС члены.
С. Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы «Ленин байрагы» битләрендә басыла, 1959 елдан аның исеме республика көндәлек матбугатында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын», «Казан утлары» һ. б.) күренә башлый. Кайбер шигъри әсәрләре (татарча ориганалында һәм рус теленә тәрҗемәдә) Татарстан һәм Көньяк Урал китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда («Яз күрке», Казан, 1961; «Җиңелмәс Вьетнам», Казан, 1966; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1968; «Солнце на ладони», Чиләбе, 1970; «Урал синекрылый», Чиләбе, 1971; «Монолог», Чиләбе, 1981; «Каменный пояс», Чиләбе, 1982; 1983) урын ала. 1979 елда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.
С. Гәрәева — үз шигъри биографиясе, җирлеге, алымнары булган шагыйрә. Аның бигрәк тә Урал тематикасына бәйле лирик шигырьләре тормышчан аһәңе, җанлы образлары белән истә кала. Мәхәббәт лирикасында да ул уй-хисләренең, кичерешләренең табигыйлегенә һәм үзенчәлекле яңгырашына омтыла. С. Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: завод цехларында, культура сарайларында, өлкә районнарында әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радио тапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша. Ул—1963 елда Чиләбе шәһәрендә М. Җәлил исемендәге өлкә татар-башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.
С. Гәрәева— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены. h4>БИБЛИОГРАФИЯ Уралым: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—96 б., портр. 2500. Рец.: С и р а й Д. Уралларны урап җыр кайта...— Татарстан яшьләре. 1980, 26 янв.
Совет Татарстаны язучылары, 1986


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013