Бүген Әдипләр: Мәгъсум Гәрәев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәгъсум Гәрәев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Мәгъсум Гәрәев
Журналист, язучы-публицист Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев 1935 елның 7 февралендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килә. Әти кеше укытучылык хезмәтеннән тыш иген игү һәм сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнгән, 1921 елда Шәледә Америка ашханәсе ачып, Питрәч төбәгенең күп кенә кешеләрен ачлык афәтеннән коткарып кала. Әмма авылда хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү кампаниясе башлангач, «совет сәясәтенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләп, 1930 елда Гәрәй Шакировны, бөтен мал-мөлкәтен конфискацияләп, үзен биш елга «хезмәт белән төзәтү» лагерена хөкем итәләр. Тырыш хезмәте өчен өч елдан иреккә чыгарылып, Шәлегә кайтып янәдән укытучылык эшенә керешсә дә, бу тыныч тормыш тагын озакка бармый: 1937 елның 11 октябрендә ТАССР НКВДсының «өчлеге» Гәрәй Шакировны кабат җавапка тарта һәм ун елга концлагерьга хөкем итә. Шул китүдән ул инде гаиләсе, балалары янына бүтән кайта алмый: 1944 елның 2 апрелендә Краснояр краенда тоткынлыкта вафат була. Атадан ятим калган дүрт баланы тәрбияләү бурычы тулысы белән әниләре Мәликә ханым җилкәсенә төшә.
Мәгъсүм Шәле урта мәктәбен тәмамлаган елда Сталин үлә, хакимияткә Хрущев килә. «Халык дошманы» балаларына әүвәлге кырыс мөнәсәбәт бераз йомшара төшә, һәм Мәгъсүмне ВЛКСМның Питрәч райкомына эшкә кабул итәләр. 1956 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Икенче курсны тәмамлаганда, аны Татарстан радиосына даими эшкә чакыралар.
Мәгъсүм Гәрәев — киң даирә җәмәгатьчелеккә үзен журналистика аша таныткан каләм иясе. Бу жанрга ул инде ярты гасырдан артык турылыклы хезмәт итә. Шушы дәвердә Татарстан китап нәшриятында заманның иҗти-магый-социаль мәсьәләләре, күренекле шәхесләре турында басылып чыккан дистәләрчә китап-җыентыкларның һәркайсында диярлек М.Гәрәевнең очеркларын, мәкаләләрен күрергә мөмкин.
2004-2005 елларда язучы-публицистның сайланма мәкаләләре, хикәяләре, иҗат портретлары, юмор-сатира әсәрләре һәм автобиографик язмалары-истәлекләре тупланган «Мин, Чуен Гәрәй малае» һәм «Җаның кыйбатмы, малыңмы?» дигән ике күләмле китабы дөнья күрә.
Мәгъсүм Гәрәев 1967 елда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына эшкә күчә, 1991-1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында икътисад бүлеге редакторы булып эшли, 1995-1998 елларда «Шәһри Казан» газетасында, 1998 елдан «Чаян» журналында әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 2000 елдан, төп эше белән бергә, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында да укыта. 1999-2001 елларда М.Гәрәев җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли. Аңа 2005 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
М.Гәрәев — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин, Чуен Гәрәй малае: автопортрет. — Казан: Идел-Пресс, 2004. — 528 б. — 3000 д.
Җаның кыйбатмы, малыңмы? — Казан: Идел-Пресс, 2005. — 655 б. — 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Т а в л и н Г. Картаямыни соң?! // Татарстан яшьләре. — 1995. — 23 февр.
ГыйлаҗевА. Нык тор, Мәгъсүм! // Ватаным Татарстан. — 1995. — 24 февр.
А х у н о в Г. Гаделлек юлдашы // Татарстан хәбәрләре. — 1995. — 25 февр.
А к м а л Н. Ачык йөзле китап // Татарстан хәбәрләре. — 1995. — 20 май.
Яруллин Ф. Игелек // М.Гәрәев. Мин, Чуен Гәрәй малае. — Казан: Идел-Пресс. — 2004. — 69-86 б.
ӘхмәтҗановР. Тере җанлы китап // Шәһри Казан. — 2005. — 7 февр.
Шәрәфиев Р. Мәгъсүмнең мәгъсүмлеге, яки белсеннәр кемлегемне! // Татар иле. — 2005. — № 6 ( февр.).
БәшировГ. Җырлы иҗат // Сөембикә. — 2005. — № 3. — 186. Садә Г. Гәрәй дигән аты бар... // Шәһри Казан. — 2005. — 4 март.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013