Бүген Әдипләр: Гамил НУР
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Гамил НУР

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Резидә Нәбиуллина- Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Мәкмүнә Нәҗипова Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Халидә Нәфыйкова Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух

Гамил Нур: Туйның максаты – дәгъвәт»

Гамил НУР
Гамил НУР 1970 елның 1 августында туган.

Кеше өчен иң күңелле бәйрәм ул – гомергә бер була торган туй көне. Бүген күпчелек милләттәшләребез бу истәлекле бәйрәмне шәригать законнарына туры китереп уздырырга тырыша.

Хәмерсез туйларның серләренә төшенер өчен без шоумен, журналист, дистәләрчә халыкара фестиваль оештыручы һәм алып баручы, дистәгә якын китап авторы, «Шәрык» клубын торгызучыларның берсе һәм активисты, «Супер Тамада» тәхәллүсе астында эшләүче Гамил НУР белән әңгәмә кордык. Соңгы елларда ул оештырган хәләл туйлар бик популяр.

– Гамил, сез ничек тамада булып киттегез һәм ни өчен хәләл туйларны сайладыгыз?

– Барысы да яхшылык эшләргә теләүдән башланды. Тамада – электростанция, кояш кебек кеше. Ул энергия, нур таратырга тиеш. Вампирлар тамада була алмый. Башта бер дустың сорый, аннары – икенчесе. Тик алар синең аек тормыш алып баруыңны аңлап бетерми. Аннары ул исерекләрдән туясың да җитте дисең. Мин дә бер заманны, «мулла кушмый» диеп, авызларын каплап җиңел генә котылдым. Монысы 1995 елда булды бугай. Баштарак елына бер туй була иде. Мин бит әле 2002 елга кадәр бушка, изге ният өчен эшләдем. Хәзер исә инде андый туйлар Казанда атна саен үтә. Исерекләр көен көйләү түгел инде, бик күңелле эш.

– Бүгенге көндә хәләл туй үткәрү гадәттән тыш күренеш кебек тоела. Элек – совет чорына кадәрге туйларда хәмер куелганмы?

– Диндарларда туй аракысыз үткәрелгән. Диннән ерак торган ярыммәҗүсиләр туенда исә ачы бал, уен-көлке, җыр булган. Хәлбуки, исереклеккә тыныч караучы галимнәр шулай яза. Ә миңа исә бернинди туй да булмаган кебек тоела. Нинди туй инде анда? Ашарына яки кияренә булмаган кеше ничек туй ясасын? Кызны урлап йә сорап алып кайтканнар да кечкенә генә никах ясаганнар, бетте китте вәссәлам. Бүгенге туй ул – «совок» (совет чоры) традициясе. Алтмышынчы елларда авыллардан шәһәрләргә, шахталарга күчеп килеп яшәп ятучы татарлар гармун һәм чәркә белән бәйрәмнәр ясый башлады. Җитмешенче елларда бу күренеш гадәткә әверелде. Шулай дәвам итә дә. Кайбер якларда үз гадәтләре өстәлгән. Туйны туганнары, ата-анасы сүзләр сөйләп, моң белән тутырса гына татарча формат туа. Ә мөселман туена исә дога, рухият кирәк.

– Мөселманча туйлар күбрәк авылда популярмы, әллә шәһәрдәме?

– Бик дини авылларда һәм зур шәһәрләрдә. Исерек авыллар өчен исә хәләл туй балет кебек үк ят нәрсә.

– Мәҗлесне хәмерсез уздырырга җыенып йөрүчеләрне иң борчыган сорау: хәләл туйлар күңелсез үтмиме соң?

– Салават концертларында яки «Мунча ташы»нда да сәхнәдән аракы өләшмиләр бит: күңелле була. Уңмаган артист исә, аракы эчертсә дә, халыкка ярый алмый. Тамада уңган булса, туй начар булмый ул. Хәзерге байлар туйда сүз сөйләтүдән курка бит. Исерек яки беркатлы туганнары ялгыш яки күп сүз сөйләп эшне бозар, диләр. Яшерер нәрсәләре дә була. Шуңа күрә кыйммәтле артистларны чакыралар да бәйрәм буена шуларны җырлаталар. Концерт туе, балаган, кәмит-шоу килеп чыга. Бу кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Хәмерсез туйда да кайберләре шулай иттереп аз сөйләтеп, күп кәмит ясауны сорый. Ә бит зурдан кубып өстәлләр әзерләнгән икән, димәк инде, туй матур булачак. Аны аек акыллы кешеләр берничек тә боза алмый. Тиле-миле сүзләр кычкырып туйның ямен җибәрүче исерекләр дә булмый.

– Хәмер эчүдән башка тагын нинди чикләүләр бар?

– Чикләүләргә килгәндә: кайбер туйда хатыннар аерым утыра, алар катнашмый. Йә бөтенләй аерым бүлмәдә булалар: ул вакытта безгә бик рәхәт. «Кеше хатынын сөйләштермә», – дип, ирләре дә бәйләнми, кирәкмәгән җирдә хатыннар да кысылып утырмый.

– Кунакларның яртысы диндар, кайберләре дөньявирак булырга мөмкин.

– Сирәк очракта гына яртысы диндар була. Гадәттә кияү белән килен, аларның берничә дусты гына намазлы. Калганнары гадәти руслашкан «совок» татарлары. Алар булмаса, мин дә эшсез калыр идем. Мине нәкъ менә ике арада күпер, дуслаштыручы итеп чакыралар да инде.

– Мондый очракларда нинди уртаклык табасыз?

– Беренчедән, алар кияү белән киленне ярата. Шуның бәрабәренә булса да, биш сәгать аракы эчмичә тора алалар. Дөрес, алкашлар кайбер вакытта урамдагы киоскка барып сыра эчеп керә, эчүченең авызын тегеп куеп булмый бит. Әмма кунакларның күпчелеге йә сабыр итеп, йә гыйбрәт алып утыра, аек итеп ял итү күнекмәләрен ала. Яхшы шок.

– Туйны шәригать кануннарын бозмыйча үткәрү – күбрәк яшьләрнең теләгеме, әллә ата-ана таләбеме?

– Яшьләрнеке, алар бит яңа карашлы. Кайбер ата-аналар, туй өчен акчаны без түлибез, бәйрәм безнеңчә булсын, дип миңа шалтырата. Иң курыкканнары: күршеләр, туганнар гаепләмәсме, саран димәсләрме, янәсе. Мин әйтәм, юк. Һәркем үз мәшәкате белән кысылмыйча яши бит хәзер. Туй ясамасаң да гаепләмиләр. Икенчедән, бик юмарт булсаң, җырчы Салаватны йә Хәнияне чакыр, дим. Яхшы альтернативамы аракыга? Бу аргумент аларны Брежнев чорыннан бүгенге заманга кайтара. Ата-аналарга аракының инде күптән «аутсайдер» (төшеп калган) кыйммәткә әверелеп баруын аңлатам. Аннары минем видеоларны карыйлар да тынычланып, риза булалар. Тик, дустым, күпчелек башкача хәл итә. Бездә бит ата-аналар сүзе закон түгел, а балаларныкы. Шул гадәтнең бу очракта файдасы була: ата-аналар баларына каршы килергә курка, күпчелеге баласының дини карашын хөрмәт итә.

– Сез туйлар ясаучы агентлыкларда «Мөселман туйлары» семинарларын да үткәрәсез.

– Гади халык безне таныш-белеше аша эзләп таба. Ә агентлыклар гадәти «мажориклар» яки «акчалы буратинолар»га хезмәт күрсәтә. Шуларга «нәрсә ул никах», «кызымның әти-әнисе татар, никахсыз бирмиләр, нишләргә», «муллага ничә сум түлисе», «Кол Шәриф»тә никах укыту күпмегә төшә» ише сораулар белән еш мөрәҗәгать итә башлаганнар. Кайберләреннән хәләл туй ясауны да сораганнар. Агентлыклар аптырашта. Семинарларда миңа шундый сорауларга җавап бирергә туры килә.

– Туйга сценарийны ничек уйлап табасыз? Уеннар үткәрүдә авырлыклар тумыймы, аларның кайберләре мөселманнарга туры килмәскә мөмкин бит?

– Бүген кешене гаҗәпләндерү авыр инде. Бары тик яхшы эчтәлек, җылы атомосфера белән генә бәйрәм ясап була. Туйны ток-шоу форматында ясыйм. Аудиториягә карап уеннар сайлыйм. Дөресен генә әйткәндә, көнбагыш чиерткән кебек җиңел эшлим, шулай күнеккән инде. Хәтта коры асфальтта, аппаратурасыз да мең кеше белән идарә итеп бәйрәм ясаганым бар. Тик алдан ук хәбәр итсәләр, һәр туйга соңгысы кебек яхшы итеп әзерләнеп барам. Ни теләсәләр, шуны оештырам. Йөз төрле кеше, йөз төрле зәвыкка эшлим. Кичә дәвамында кемнең нәрсәгә оста булганы да ачыклана. Туй бит балалар бакчасындагы «утренник» яки концерт түгел, сценарие шартлы гына була. Бар тәме – яңа туганнар белән уртак ачышлар ясауда, сюрпризлар китереп чыгаруда. Һәр туй үзе спектакль йә Андрей Малахов шоуы кебек килеп чыга.

– Сезнең, тамада буларак, хәләл туй алып баруның аерым кагыйдәләре бармы?

– Бар: максимум хәләл, минимум хәрам.

– Мин хәләл туй үткәрергә җыенып йөрим, ди. Чакырган кунакларга бәйрәм чарасының хәмерсез узачагын алдан хәбәр итәргәме, әллә ул сюрприз булып калсынмы?

– Андый сюрприз диннән ерактарак торучы туганнарыңнан битәр синең намаз укучы егетләреңне авыр хәлгә калдырырга мөмкин әле. Күз алдына китер: алар каршына ярымшәрә кыз туганнарың килеп утырса, нишләрсең? Бездә кызлар бәйрәмгә фахишә стилендә киенеп бара бит: телевизорда шулай күргәннәр. Шуңа күрә алдан ук кисәтеп куй: йә хиҗаб кисеннәр, йә тыйнак киенсеннар. Шулай ук «запой»дагы ир туганнарың килсә дә ямьсез: сулышлары – һаваны, кызыл борыннары кәефне бозачак.

– Иң мөһим сорауларның берсе: Сезнең хезмәт күпме тора?

– Нульдан алып илле меңгә кадәр. Мин француз социалистлары кебек эшлим. Бик күп чараны бушлай ясыйм. Әйтергә дә кыенсынам хәтта, барыбер ышанмассың. Сукырларга һәм тулы гарипләргә дә бушлай. Ә әрсезләрдән, киресенчә, югары бәя сорыйм. Ошамасалар, баш та тартам, ис китми. Менә әле генә берсе кыйммәтле ресторанда 150 кешегә 300 мең тәңкәлек менюга, беркемгә кирәк булмаган шарларга заказ биргән дә зар елап утыра. Банкрот, имеш. Әйттем: мин сезне үзем 50 меңгә пешереп ашатам, дидем. Ул очракта унбиш меңгә килеп сиңа мәдәни хезмәт тә күрсәтә алам. Ә синең 300 меңлек исраф рестораныңа 50 меңгә дә килмим, дидем. Ул безне ун меңгә кодаламакчы иде. Казанда яхшы тамадалар бригадасы, гадәттә, бу айларда 25 меңнән башлый.

– Гомумән, Сезнең карашка, ник туй үткәреп мәшәкатьләнергә?

– Кешенең өч туе бар. Бәби туен һәм җеназасын ул үзе оештыра алмый. Шуңа күрә кызыл туйны ясар өчен яшьләр аеруча тырыша, аның өчен борчыла. Бик күп чыгымнар да тота. Аеруча ашауга акча күп китә. Ә ашау, кызганычка, кешедән бер көндә чыгып бетә. Ул майонезлы салатлар, майлы итләр кешене үтләтә дә әле. Ә менә туйда алынган рухи кыйммәтләр, эмоцияләр исә мәңге истә кала. Хәтта кемнедер дин юлына китереп, яшь кияү һәм киленне җәннәтле дә итә ала. Мин дә аларга баштан ук төп максатны әйтеп куям: дәгъват (дингә чакыру, өндәү). Шул очракта гына туеңның кирәге бар.

Илдар ГАБИДУЛЛИН, Шәһри Казан




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013