Бүген Әдипләр: Наис Гамбәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наис Гамбәр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Наис Гамбәр
(1947-2007)

Шагыйрь һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Наис Гамбәр (Наис Гыймран улы Гамбәров) 1947 елның 25 августында Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында — башлангыч, күрше Үрәзмәт авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1966 елдан Мөслим район үзәгендә чыга торган «Авыл утлары» исемле төбәк газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Газетада өч елга якын эшләү яшь журналистның каләмен шактый чарлый: шул дәвердә ул авыл кешеләре тормышы һәм хезмәте турында кызыклы гына әдәби язмаларын, очеркларын, мәкаләләрен бастыра. Казаннан килеп, югары сыйныфларда бер ел әдәбият укыткан яшь романтик шагыйрь Рәдиф Гатауллиннан «шигырь җене» кагылып калган Наис бу елларда шигырь бабында да үзенең каләм тибрәтүен дәвам иттерә.
Әдәбиятка, шигырьгә мәхәббәт 1969 елда Наисне Казанга, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, яшь белгечнең матбугат өлкәсендәге дәвамлы һәм бәрәкәтле хезмәт юлы башлана. 1974—1978 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге редакциясендә мөхәррир булып эшли, шунда әдәби әсәрләрне басмага әзерләү эшенең серләренә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Аның мөхәррирлегендә «Татар халык иҗаты» күптомлыгының беренче дүрт китабы, Таҗи Гыйззәт әсәрләренең өч томлыгы, Мөхәммәт Гайнуллинның унтугызынчы йөз татар язучыларына багышланган тарихи-публи-цистик китабы кебек җитди эчтәлекле, катлаулы басмалар дөнья күрә. Алга таба мөхәррирлек эше матбугатның башка төрләре кысасында барса да, Н.Гамбәр «китапчылык» шөгылен озак еллар дәвам иттерә: килешү тәртибендә Татарстан китап нәшрияты һәм «Рухият», «Милли китап» кебек хосусый нәшриятлар белән хезмәттәшлек итеп, күптомлыкларның, шигырь һәм проза җыентыкларының текстларын редакцияләүдә иҗади ярдәм күрсәтә. Наис Гамбәр үзе редакцияләгән басмаларга еш кына кыскача кереш сүз яки китап авторының тулаем иҗатын анализлаган тәфсилле кереш мәкаләләр дә яза. Аның Равил Фәйзуллин биштомлыгының өченче томына урнаштырылган «Шигъри дөньяга сәяхәт, яки Өчтомлык фонында иҗади портретка штрихлар» дигән мәкаләсе киң әдәби җәмәгатьчелек фикеренчә дә, Р. Фәйзуллинның үзенең карашынча да шагыйрь иҗатына багышланган иң әтрафлы һәм фәнни-нәзари эчтәлекле хезмәт буларак бәяләнде.
Узган гасырның туксанынчы еллары башында берникадәр вакыт яңартылган «Татарстан» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшләп алганнан соң, Н. Гамбәр 1993 елның апрелендә «Казан утлары» журналына эшкә күчә. Ул анда әүвәл җаваплы секретарь вазифаларын башкара, аннары редакциянең фән һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Киң карашлы, тәҗрибәле иҗади шәхес буларак, ул журнал битләрендә тарихи-фәнни язмаларга, халык авыз иҗаты әсәрләренә, республика һәм халык язмышына кагылышлы мәкаләләргә киң урын бирергә тырыша; редакцияләгәндә, барыннан да бигрәк, тел-өслүп һәм эстетика-логика мәсьәләләренә зур игътибар итүне мөһим шарт дип исәпли.
Наис Гамбәр — татар әдәбиятын, халыкның рухи мирасын, телен һәм иҗтимагый фикер тарихын нечкәләп үзләштергән, шул нигездә бүгенге әдәби процессны бөтен катлаулыгында күзәтеп-өйрәнеп баручы сәләтле тәнкыйтьчеләрнең берсе. Аның Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Гәрәй Рәхим, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рәис Даутов, Зиннур Насыйбуллин, Фәннур Сафин, Фәрит Гыйльми, Акъегет, Розалина Шаһиева һ. б. әдипләр турында язган, рәссамнардан Илдар Әхмәдиевкә, нәфис сүз остасы Айрат Арслановка багышланган мәкаләләре, эссе-нәсерләре, иҗат портретлары, әңгәмә-уйланулары әдәби проблемаларның җитди куелышы, анализларның киң сулышлы һәм нечкә зәвыклы булулары белән аерылып торалар.
Наис Гамбәр — «Баш очымда — Кояш» (1991), «Көзләрем яфрак коя» (2001) исемле ике шигъри җыентык авторы. Шагыйрьнең бу өлкәдә сан ягыннан кумавының сәбәбе шунда булса кирәк: шигъри иҗатта ул — «аз сүзлелек — фикри киңлек» тарафдары. Бу яктан аны күпмедер дәрәҗәдә остазлары Дәрдемәнд, Хәсән Туфаннарның шигъри традицияләре кысасында иҗат итүче дип әйтергә булыр иде. Кыскасы, ул — гавами шагыйрь булудан битәр, кеше күңелендә рухи җәүһәрләр эзләүче «камерный шагыйрь».
Иҗатта һәм мөхәррирлек хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен Наис Гамбәр 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул — 1992 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Басма китаплары

Баш очымда — Кояш: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 726.— 3000.
Көзләрем яфрак коя: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 128 б.— 2000.

Библиография

Зөлфәт. Көз улы // «Баш очымда — Кояш» китабына кереш сүз.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 5—66. Хөснияр 3. Шигырь яза егетләр//Соц. Татарстан.— 1992.— 17 гыйнв. Зөлфәт. Уйный йөрәк... // Казан утлары.— 1997.— № 8.— 133 б. Сафин Ф. Күңелнең аяз тәрәзәләре // Мәдәни җомга.— 1998.— 17апр. Мәҗитов 3. Үзең була белү // Шәһри Казан.— 1998.— 14 гыйнв. Батулла Р. Качакның хәле ничек? // Мәдәни җомга.— 2001.— 21 сент. Сафи на Н. Аңлашылмас ташкын бу//Ватаным Татарстан.— 2002.— 12 апр. Нигъмәти И . Төнге сулар агышы//Шәһри Казан.— 2002.— 6 сент. ЗаһидуллинаД. Гомер чигеп кенә яши кеше... // Мәдәни җомга.— 2004.— 14 май.

Иҗаты турыңда каләмдәшләре

Шигырь үзе генә дә яши ала. Әмма шагыйрьдән башка ул дөньяга килә алмый. Без кайчагында, халык җырларын, бәетләрне кем язды икән, дибез. Аны барыбер шагыйрь язган. Шагыйрьдән башка халык җыры да, бәетләр дә тумаган. Бу шигырьләрне Наис Гыймран улы Гамбәр иҗат иткән, һәм алар шул кимәлдә иҗат ителгәннәр ки, инде үзләре генә дә яши алалар.
Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1994

Кайсы яклары белән кызыктыра соң безне Наиснең шигырьләре? Әлбәттә, һәр сүздән бөркелеп торган ихласлылык белән. Ул шигырьләрдәге манзаралар, шәхесләр, сөйгән ярларның толым җылысы, кыланып! лар, урман шавы, яландагы үләннәрне назлы гына сыйпап узган кичке җил назы — һәммәсе дә миңа бик яхшы таныш. Әйткәнемчә, без — якташлар. ...Әдәбият өлкәсендә галим кешеләр, гадәттәгечә, төгәл, бәхәссез һәм коры шигырьләр яза. Һәм үзен хаклы саный. Наис тә — әдәбият галиме. Әмма аның фәнни юнәлештәге язмаларын укыганда, үзеңне купшы сүз әйтү өчен түгел, шигъри язма укыгандай хис итәсең.
Зөлфәт, шагыйрь,

Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1 997 Күңел шайтан бит, тагын нәрсәдер өмет итә, безнең як шигъриятенә тагын нидер җитеп бетми кебек иде. Бактың исә, юкка гына кыбырсынып яшәлмәгән икән. Моны Наис Гамбәрнең «Баш очымда — Кояш» дигән шигырьләр җыентыгын укып чыккач кына аңлый алдым. Н. Гамбәр дә Мөслим ягыннан. Бүләк авылы егете. Ярсу Зөлфәт, салмак Харрас иҗаты янәшәсендә Наиснең гаҗәеп җылы шигырьләре җитеп бетмәгән ләбаса! Хәзер, Аллага шөкер, ул бушлык тулды шикелле. Мөслим төбәгендә Сәет — Түреш — Бүләк шигъри өчпочмагы хасил булды. Афәрин, егетләр!
Факил Сафин, язучы. 1998

Их! Шигырьне тулысы белән генә укырга кирәк шул! Аларны укыганда, әйтерсең лә йөрәк фәкать моңнан, сагыш, мәхәббәттән генә тора, калган бар матдә булырга мөмкин булган хисләр юкка чыга. Шигырь китабының һәр битен ачасы да укыйсы. Тик алай укып булмый, күзләрне талларга сарган пәрәвездәй моң сара, яшь каплый, җанга үкенеч урманнары үсеп чыга да үз җан урманыңа, язмышыңа кереп адашасың. Шигырьнең һәр юлы, һәр сүзе сине шигырьгә, шагыйрьгә якынайта, аны яраттыра, аның өчен җан атасың. Их син, Наис, нишләтәсең мине — җаннан күз яше булып хис сыгыла...
Нәҗибә Сафина, шагыйрә. 2002

Наис шигырьләреннән ялгызың калып укыганда гына җанга рәхәтлек табасың. Һ.әр юлын кайтып-кайтып укыйсың, укыган саен ул сиңа өр-яңа булып ачыла бара. Шундый шигырьләрне сәхнәдән укып аңлап буламыни?! Ул аларны Аккош күле буена урнашкан бакча йортындагы тынлыкта, урман шавына, күл камышлары пышылдавына кушылып, иң якын дусларына гына сөйләр. Шагыйрьне, чыннан да, нәкъ менә аның белән бергә, табигать белән йөзгә-йөз очрашканда гына тулырак, тирәнрәк аңларга мөмкин сыман...
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Көзге сулар шундый ямансулар,—
Таллар боек, түбән иелгәннәр,
Инде сап-сарыдан киенгәннәр.
Төнге сулар ага, төнге сулар...

Бер уйласаң, гап-гади табигать күренешен сурәтләгән инде шагыйрь. Төн. Көз. Су буе. Ләкин, тукта әле, нигә төнге су соң ул? Кеше гомере турында түгелме соң бу шигырь? Кешенең гомер көзе җиткән ич! Аның үз гомеренә хисап бирү чоры җиткән. Әмма сулар барыбер ага...
Ирек Нигъмәти, журналист. 2002

Хәлфәсеннән (Рәдиф Гаташтан.— Р.Д.) аермалы буларак, шәкерте аның аз сүзле. Сез аның сәхнәдә шигырь укыганын, артистланганын күрмәссез. Наистә — аналитик акыл, төпле белем. Һич арттырусыз, ул — коеп куйган редактор, китап нәшриятында классик татар редакторлыгы мәктәбенең могиканы Рәис Даутовтан сабак алган кеше. Сабак орлыклары, күрәсең, бәрәкәтле туфракка яткан. Наис Гамбәр редакциядә фән, сәнгать кебек үтә дә четерекле, белем һәм тәҗрибә, нечкә зәвык сорый торган тармакларны җитәкли.
Флүс Латыйфи, язучы. 2002


Наис Гамбәр

Без— балачак иленнән...

«Без — барыбыз да балачак иленнән!..» — дигән бер фикер иясе (ялгышмасам, атаклы француз язучысы, киң танылу тапкан «Нәни принц» повестеның авторы Антуан де-Сент Экзюпери). Шуның кебек мин дә — «балачак иленнән» Яшәү дигән олуг сәяхәткә чыккан алтмыш яшен тутырып килүче «сабыймын». Күпме күзәткәнем һәм ишеткәнем булды, шул ук вакытта еллар биеклегеннән торып раслый алам: Кеше дигән Олуг җан иясе үзенең барлыгын тоеп яши алган хәлдә, хиссеми фикерләү рәвешен югалтмаган очракта, картаймыш көннәрендә дә балачак хатирәләреннән аерыла алмый икән — Яшәүнең, ягъни фәлсәфи мәгънәдә тереклек итүнең тотрыклы вә эзлекле тоташ бер асыл хәрәкәт икәнлеге шуның белән аңлатыладыр да, күрәсең. Шулай булмаса, яшәүнең бөтенләй кызыгы калмас иде, мөгаен.
Көннәрдән бер көнне, истирахәт кылып сөйләшеп утырганда, әткәй мәрхүм (ул һәр сүзенә диярлек халык әйтемен-дәгечә, «улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән кебегрәк эчке бер мәгънә салырга ярата иде), сиксән яшьлек ил карты: «...Кызык бу дөнья, иртән ни-нәрсә ашаганымны онытуым мөмкин, ә балачакта ниләр булганын, уйнап-көлеп йөргән чакларымны кичәге кебек әле дә яхшы хәтерлим»,— дигән иде. Ул вакытта мин әткәй-картның, иртәгесе көнен онытып торып, еракта, бик еракта калган хатирәләрен барлап-сагынып утыруына, дөньяга күзе ачылганда күңеленә сеңеп калган бизәк-картиналарның җуелмас булуына хәйран калып тыңлап торган идем.
Кем әйтмешли, мин дә бүген иртәнчәк ни ашаганымны оныткан хәлдә дә бер гөнаһсыз бала чагымны, яшьлек елларымны сагынып яшим: «тәгәрәп-аунап буй үскән туган илем», исәнме, «чәч тузгытып җай искән таңгы җилем», исәнме, «йөгреп-йөгреп туктаган, яулык болгап сыктаган нәзкәй билем», исәнме?!
Әмма минем рухи уянуым, егетлеккә атлаган көннәрем, әйләнә-тирәдәге Олы дөньяга шигъри күзләр белән карый башлавым, кайдадыр язып үткәнемчә, Хәсән ага Туфанның көндәлек мәшәкатьләрне бар нәрсәдән өстен күреп, «өстән» җибәрелгән җәзалардан тәмам гаҗиз булып яшәп яткан татар мохитенә кабаттан әйләнеп кайткан көннәренә туры килде. Әле дә хәтерлим, 1964 елда булса кирәк, безнең авыл китапханәсенә Хәсән аганың шигырьләр җыентыгы кайтып төште. Мөдир булып эшләүче Мирфәез абый, рухи остазларымның беренчесе, шигырьләр языштыруымны һәм, гомумән, китап белән кызыксынуымны искә алып булса кирәк: «Менә, Наис энем, бу бөек шагыйрь белән дә танышырга кирәк сиңа»,— дип, шәмәхә тышлы, әле буяу исе дә бетеп җитмәгән калын гына бер китапны кулыма тоттырды. Мин исә, кош тоткан кебек, йөгерә-чаба өйгә кайтып кердем дә йотлыгып шигырьләр укырга керештем. Йа Хода, нинди таныш булмаган сихри дөнья бу, нинди тылсым бар бу шигырьләрдә — болар моңарчы мин УКЫП белгән Тукайныкына да, Җәлилнекенә дә, Кәримнекенә дә, Такташныкына да бер дә охшамаган лабаса! (Дөрес, Тукайның зурлыгын хәзер дә аңлау һәм аңлатып бетерү кыен анысы; бу Бөек рух иясенең халык күңелендәге урынын Шәхес һәм Гавам галактикалары киңлекләрендә генә билгеләргә мөмкин-дер, мөгаен.) Шул рәвешле мин, әдәбият укытучылары күрсәтмәсеннән башка гына, үзем өчен яңа бер шигъри дөнья ачтым. Ьәм шулай килеп чыкты ки, алар минем ул дәвердәге халәте рухиямә туры килгәннәрдер, ахрысы: Хәсән аганың күңелемә бикләгән бер яңа шигырен һәр очрашкан кичемдә «нәни мәгъшукама» яттан сөйли торган булып киттем, алай гынамы соң — мин аңа Туфанга ияреп «сеңлем» дип яратып эндәшә торган идем. Аңлашылса кирәк, Туфан укылып беткәч, үземнең шигырьләргә күчә идем. Нишлисең, мәҗбүрият!..
Хәсән ага белән күзгә-күз очрашу исә 1967 елның җәй айларында, район үзәгендә чыга торган «Авыл утлары» гәзитә-сенең редакциясе бинасында булды (бу вакытта инде мин редакциядә эшли башлаган идем): Хәсән ага, Ә. Еники, Г. Бә~ широв, Ф. Хөсни кебек бер төркем күренекле әдипләр белән берлектә, Мөслим җирлегендә әдәби атналык уздырырга килеп төшкән иде. Көннәрдән бер көнне алар, әдәбият сөючеләр белән очрашырга дип, редакциягә дә кереп чыгасы иттеләр. Әдәби мәҗлесне, әлбәттә, Хәсән ага Туфан үзе алып барды. «Тере» классикны мин бүлмә уртасында корсагын киереп утырган мич артыннан гына басып тыңлап тордым: какча гәүдә; озын-ябык чырай; тавышы бераз тоныграк икән; әмма күзләре тере вә ягымлы... Менә ул бер кәгазь битен кулына алды да укый башлады:
Бер туктамый шаулый арышлар
Мин үтәсе юллар өстендә;
Басу юлы — тузанлы юллар
Балачактан калган танышлар.
Бертуктамый шаулый арышлар.

Бәй, пәрәмәч, бу минем шигырьдән түгелме соң? Менә Хәсән ага «Арышлар шаулый» дип аталган шиг
ыремне укып бетерде дә, башын бер кырыйгарак салып: «Кызык... Кызык кына... Минемчә дә, минемчә дә түгел... Бу егет өметле генә күренә, минем аның үзен күрәсем килә, монда булса, әлбәттә»,— дип җанланып китте.
Мин, «качып» торган җиремнән, кыенсынуымнан бүртенеп халык уртасына чыгып баскан мәлемдә, үземне Гаврила Державин каршында имтихан тоткан лицеист Пушкин хәлен-дәрәк тойдым бугай һәм Хәсән ага «тагын берәр шигырь укы әле, канәтем» дигәч, үсендереп җибәрүенә буйсынып, авыз эченнән, көрмәкләнә-көрмәкләнә: «Сентябрь малае эзенә сентябрь яфраклар коя»,— дип мыгырданып алдым.
Әмма бу вакытта инде мин, эчтән ничек кенә каушап калуыма да карамастан, беренче чын Остазым — әле яңа гына Казан тикле Казан университетын тәмамлап, безнең Үрәзмәт мәктәбе балаларына әдәбият (һәм соңыннан аңлашылганча, тормыштагы әдәп) сабаклары да бирергә килгән хәлфәм Рәдиф Гаташтан «дәресләр» алырга өлгергән шәкерт идем.
Шуннан соңгы дәвердә Рәдиф Гаташның «Мөслим эпопеясы» турында күп язылды, күп сөйләнде; шулай да, Мөслим халкына ул алып килгән шигъри зилзиләнең уртасында кайнаган бер «кошчык баласы» буларак, җае чыккач бер-ике кәлимә сүз әйтеп китмәкче булам.
Гомумән алганда, Рәдиф абыйның безгә биргән «дәресләре» (турыдан-туры мәгънәсендә дә, кыеклатып әйтсәң дә) моңарчы без белгән педагогиканың бер калыбына да сыймаслык дәрәҗәдә сәер иде. Менә ул олы-олы атлап класска килеп керер, керә-керешкә класс журналын өстәлгә чөеп җибәрер (әлбәттә, ул дәрес беткәнче ачылмаячак), аннары башларыбыз өстеннән күзлек аша күз йөртеп алыр да, артистланыбрак: «Утырыгыз, тәкъсирләр!» —дип сөрән салыр. Һәм шуннан соң дәреснең «рәсми» өлеше дәвам итә; дәвам итә дип инде, ул мәҗбүрият йолаларын йөгертеп узуга ук тәмамланып та куя. Шуннан соң башлана инде тамаша: йә ул,— бала-чагага кызык кына булсын, узган сабакны гына сорамасыннар,— тавышын баса төшеп, кичә генә язган шигырьләрен укый яки алдагы көндә берәр француз йә инглиз романыннан өзелеп калган искитмәле вакыйгалар тезмәсен ялгап китә; инде дә булмаса — безгә (укучыларына!) тын гына утырырга куша да өстәлгә капланып шигырьләр язарга керешә. Шигырьне мондый да бирелеп, күпереп торган чәчләрен тузгыта-тузгыта язса да бер Такташ кына язгандыр. Әйе, яза алгандыр... Һәрхәлдә, безгә шулай тоела иде.
Чыннан да, мәктәп елларында безгә Рәдиф абый «Гаташ» кына түгел иде, ул үзебезнең «Такташ» та иде бит... Әйткәнемчә, аның «дәресләре» «кыңгыраудан кыңгырауга» хәтле генә бармады, алар (якыннары, каләм тибрәтергә хыялланган алгысак җаннар өчен) тәнәфесләрдә дә, мәктәп ишегалдында да, кичләрен төркем-төркем булып урам әйләнеп йөргән вакытларда да, бергәләп кызлар озатканда да... тагын әллә кайларда дәвам итте. Кем әйтмешли, без урам буйлап корыны бушка аударып йөрмәдек бугай — үзебезчә фәлсәфә саттык, бәхәсләштек, уйнадык-көлдек... һәм хәлфәбезнең дөнья әдәбиятыннан хиссеми кыйссаларын (уйга да, буйга да) сеңдереп, тыңлап үстек. Менә шундый «лимитсыз» дәресләр барышында без — күпләр, бик күпләр! — бер башка үсеп китеп, туган авылыбызның болын-кырларыннан арырак та Олы дөнья көтеп торганлыгын тоеп яши башлый идек: кара син аны, Хис дигәнең яшь күкрәккә сыймаса да, Хыялга сыя икән ләбаса... Рәдиф абый расписаниедән тыш үткәргән «дәресләрендә» без беренче тапкыр Байрон, Гёте, Шиллер, Мицкевич, Петефи кебек шагыйрьләрнең иҗатларыннан үрнәкләр белән таныштык; Бальзак, Стендаль, Мопассан, Гюго һәм Дюма кебек дөнья әдәбияты классиклары иҗатыннан кереш дәресләре үттек. Әйтергә кирәк, ул бигрәк тә гыйсъянчылык һәм хыялый матурлыкка корылган француз әдәбияты һәм сәнгате мирасын белә һәм үз итә иде булса кирәк. Шулай булмаса, хәтердә ич, ул Франциянең Сезанн, Моне, Ренуар кебек һәм башка, һәм башка импрессионист рәссамнар турындагы фикерләрен безгә — сала малайларына — очына-очына җиткерә барыр идемени?! Юк, болар коры вәгазь генә түгел иде, олы кешенең, үзе әйткәнчә, «яшь иптәшкә» киңәш-табыш бирүе иде. (Җәяләр эчендә генә әйтеп китим булмаса, шушы рухи эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, «Дуслык» дигән күмәк җыентыкта (1965) Рәдиф абыйның шигырьләре дә урнаштырылган иде. Без аның корректурасын кулдан кулга йөртеп укып чыктык. Мәҗмуганың редакторы Рәис Даутов тарафыннан язылган хат-юл ламадагы үсендер үле юлларны укып, хәлфәбез белән бергә без дә сөенештек. Безнең укытучыбызны Казанда да яраталар икән ләбаса!)
Аннары XX гасырның алтмышынчы елларында бик тә популярлашып киткән Франциянең «Фанфан-Тюльпан» дигән кинокартинасы турында дәресләрдә «ликбез» сәгатьләре үткәннән соң, авылга нәкъ шул кино килгәч, аны кат-кат (халык соравы буенча!) карый торгач, Рәдиф абыйның үзе кебек үк, Жерар Филипп белән Джина Лоллобриджидага гашыйк булып йөрдек түгелме соң? Ә Гамлет ролен кабатланмас Иннокентий Смоктуновский башкаруындагы «Гамлет» картинасы белән булган мәрәкә үзе генә дә ни тора?! Ул вакытта киномеханиклар кино куеп авылдан авылга күчеп йөри торган иде: «Гамлет» артыннан ияреп йөри торгач, без дә Үрәзмәттән шактый еракта урнашкан Әмәкәй авылына ук барып чыктык. Ә кайтышлый, Бүләк урманын чыккан вакытта, без барыбыз да агач кылычлар белән коралланган «Гамлет»лар идек: әй кылычлашабыз, мин сиңайтим, әй «фехтовать» итәбез, урта гасыр рыцарьларың бер кырыйда торсын!.. «Атның азгыны тайга иярә» дигәндәй, мондый «яу йөрүләрнең» башында, әлбәттә, Рәдиф абый үзе торыр иде. Әйе, авылдан авылга йөреп кон-церт-спектакльләр кую да, шигъри кичәләр үткәрү дә, Евгений Онегинга «суд» ясаулар да — берсе дә калмады бездән; ләкин аларның барысы да рухи эчтәлекле, тәрбияви мәгънәгә ия булган эш-гамәлләр булган икән.
Менә шигырь уты кабызып йөри торгач, Такташ әйтмешли, уйнап кына башланган эш чынга ашты лабаса: Рәдиф абыйның йөзләгән укучысы арасыннан (Үрәзмәт мәктәбендә ул укыткан чагында, ягъни 1964/65 уку елында, шигырь белән җенләнмәгән укучы бала юк иде; әйе, Үрәзмәт урта мәктәбе чын мәгънәсендә шигъри Мәккәгә әверелгән иде) өч профессиональ язучы чыкты — Зөлфәт, Фәрит Гыйльми, мин фәкыйрегез... Бер мәктәптән, бер ел эчендә бит бу!..
...Ниндидер бер эчке-символик мәгънәгә ия түгелмени: Рәдиф абый белән минем беренче очрашуыма быел нәкъ кырык ел тулды. Бүгенге көндә без аның белән «Казан утлары» журналы редакциясендә кара-каршы утырып эшлибез. Хәлбуки утырган урыннарыбыз «кара-каршы» булса да, рухи кыйблабыз бер юнәлешкә — Шигъри-әнкә тарафына юнәлгән. Һәрхәлдә, мин шулай дип беләм... Кайчак көннәр буена сузылган мөнәзарадан шул аңлашыла: менә бүген, олыгайган көннәребездә дә, баш очыбыздан нинди генә рәхимсез зилзиләләр очып үтмәсен, Яшәү дигән Олуг вә Гадел хакыйкатькә хыянәт итмичә, күкрәгебездә Шигырь утын саклаган хәлдә балачак илендә кала алганбыз икән бит.
Йә, бала булып — үзең булып кала алу үзе бер бәхет түгелмени?! 2004
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013