Бүген Әдипләр: Гөлшат Галиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлшат Галиуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Гөлшат Галиуллина

Исем - нәселнең йөзе

“Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул – синең нәселнең йөзе, байрагы”, - дип яза күренекле галим һәм мөгаллим Гомәр ага Саттаров.
Казан федераль университетының Хәзерге татар теле кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина кеше исемнәренә багышланган хезмәтләре, басмалары белән студентларга гына түгел, ә фән дөньясында да шактый танылган шәхес. Гөлшат Рәис кызы Галиуллинага кеше исемнәре мәсьәләсендә үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Чыннан да, кеше исеме нәсел байрагымы икән, шуны ачыкладык.
- Милләттәшләр арасында оныкка бабасының исемен кушу гадәте күзәтелә. Минем белүемчә, төрки-мөселманнар шәҗәрәсендә исемнәр кабатланмаган, нәселдә адашлар булырга тиеш түгел диләр. Галимә буларак бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
- Татарларда элек-электән бер нәселдә бер үк исемне кушу очраклары сирәк күзәтелә. Алар булмаган диярлек. Бу чын татар гадәте түгел. Руслардан килеп кергәндер дип тә әйтеп булмый. Бәлкем ул ниндидер модага иярүдер. Исем кешенең характерына тәэсир итә дигән төшенчә бар. Әмма без аны фәнни планда әйтмибез. Ул бераз гына фәлсәфи, модалы юнәлешкә кереп китеп бара. Бер үк исемне кабатлау, кешенең язмышын кабатлау кебек килеп чыга. Исемдә билгеле бер дәрәҗәдә язмыш кабатлана, диләр. Ләкин ул психологиядә булса да, фәнни яктан исбатланган әйбер түгел. Фәнни яктан караганда, татар халкының исем системасы - ул ачык система. Татар халкы һәрвакыт оригинальлеккә, яңалыкка омтылган. Бездә исем сайлау, исем уйлап табу традициясе бар. Революциядән соң чәчәк аткан әйбер инде ул. Без балаларыбызның исеме оригиналь булсын дип, үзебез исемнәр уйлап табабыз. Шуңа күрә дә ата-баба исемен оныкка кушу булмаган дип әйтә алабыз, чөнки аңа җирлек булмаган. Беренчедән, ул дини яктан тыелган итеп карала. Ул теләсә кайсы халыкта да шулай. Миңа калса, бер үк исемне кушу кирәк тә түгел.
- Үзгәртеп корудан соң, әти-әни кушкан исемнән канәгать булмыйча, исем алмаштыру бигрәк тә сизелә башлады... - Дингә кереп киткән балаларыбызда бик еш күзәтелә инде ул. Дөньяви исемнәрне йөрткән балаларыбыз үз исемнәрен чыннан да мөселман исемнәренә алыштыра. Мин аны уңай күренеш дип саныйм. Димәк, без үзебезнең традицион исемнәргә кайтабыз. Икенче юнәлеш тә очрый. Имеш, ислам динендә тыелган кайбер исемнәр бар. Мәсәлән, “нар” компоненты “тәмуг” дигәнне аңлата. Икенчесе - “ай” компонетлы исемне, дин әһелләре әйтүенчә, балага кушарга ярамый, чөнки ай - төн билгесе. Галимә буларак, мин моны дөрес түгел дип аңлатыр идем. Беренчедән, “Ай”га килгәндә, “Ай” исеме борынгы төркиләрдә ислам килеп кергәнче үк популяр булган исем компоненты, ул ир-ат исемнәрендә күбрәк кулланылган. Айтуган, Айбулат - бик борынгыдан килгән исемнәр. Айдар да. Ягъни мәҗүсилектән калган булып чыга. “Нар” өлеше катнашкан исемнәрне кушарга ярамый дигән әйбер, ул минем карашымча, дөрес түгел. Икенче бер тенденция дә күзәтелә: фарсы, гарәби чыгышлы исемнәрдә дә, бигрәк тә дөньяви характердагы исемнәр дип әйтик инде, кайбер исемнәр тыелган дип әйтәләр. Менә шул тыелганнарга “нар” компоненты булган исемнәр керә. Мәсәлән, Гөлнар, Гөлнара. “Гөл”- чәчәк дигән мәгънәне аңлата, “нар” ут дигәнне. Ягъни, “ут чәчәге” дигән исем йөрткән бала бәхетсез була, дигән караш яшәп килә.
- Гөлшат ханым, исем бер генә тапкыр кушыла, ул магик көчкә ия дип каралган...
- Әйе, элек ул бик нык сизелгән. Ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорында барлыкка килгән исемнәрдә идеаллаштыру бар. Балага “Сасы”, “Какай” дип тә исем кушканнар. Мәсәлән, Артык Бикә. Бу исемне әле XIX гасырда да очратырга мөмкин. Алар гаиләдә артык дигәнне аңлата, ягъни башка бала тумасын дигән теләкне белдергән. “Какай, Сасы” исемнәре инде җеннәр тимәсен өчен кушылган. Бу бала болай да ямьсез исемне йөртә, моңа җеннәр кагылмас инде, дип уйлаганнар. Менә шушы ышанулар бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Хәзер исем алыштыруда нәрсә күзәтелә? Беренчедән, Европа исемнәрен алыштыралар. Минемчә, исемне алыштыру кирәк тә түгел. Ул барыбер язмышны үзгәртә алмый.
- Мишәрләрдә исем кыскарту гадәте бар. Әйтик Фатыйма – Пати, Рамазан- Рамай, Хөснетдин – Көснак һ.б... Монысын ничек аңлатасыз?
- Исемнәрне кыскарту - татар милләтенә күптәннән хас, борынгыдан килгән әйбер. Безнең борынгы бабаларыбыз ислам диненә кергәнче кулланышта йөргән исемнәрнең күбесе кыска булган. Һәм менә шушы кыска исемнәрне саклау, аларны кулланырга омтылу ислам дине килеп кергәч тә үзенең актуальлеген югалтмый. Ислам дине килеп кергәч, безнең гадәттә ике компонетлы: Габдерәхим, Габделгазиз, Мөхәммәтәмин ише үрнәкләр тарала. Менә болар бик озын исемнәр һәм татар халкында, исемнәрне кыскартып Мөхәммәтдинне - Хәмәй, Шәяхмәтне - Шәйхи дип дәшүләр барлык татарларда да күзәтелә. Моның нигезе борынгы традицияләрдән килә. Борынгы төркиләрдә кулланышта йөргән исемнәр ислам дине килеп кергәндә дә безнең бабаларыбыз тарафыннан куелган. Алар бик кыска булып, нигездә ике-өч иҗектән тора. Һәм менә шушы хәл безнең аңыбызда калган код сыман халыкны исем кыскартуга “этәрә” дип әйтик. Моны телнең экономиягә омтылуы дип карарга кирәктер.
- Мишәрләрдә еш очрый торган тагын бер нәрсә - исем алдына “Мин” кисәкчәсен кую. Мәсәлән: Миңдамир, Миннаҗия, Минсәет.
- “Мин” дигән компонент баланың тәнендә миң булса кушыла. Татарларда шундый ышану бар. Әгәр дә бала туганда тәнендә билгеле бер тамга чыкса, бу аның исемендә чагылырга тиеш. Чөнки бу күренеш балага бәхет китерәчәк. Исем аның бу бәхеткә ия зат икәнен күрсәтә. “Миң” компонентын Мин дип үзгәртәләр. Бу берничек тә рус телендәге “Я” ны аңлатмый. Борынгыдан килгән әлеге традицияне куллану кирәктер.
- Соңгы елларда дин көчәеп китте. Мулла ата-ана сайлаган исемне инкарь иткән очракларны да беләбез.
- Менә мин фәнни эшемне язганда архивларда гына түгел, кешеләрдән дә социологик сорашулар оештырдым. Һәм миңа шунда шактый очраклар күзгә ташланды. Әти-әнисе үзләренчә, үзенчәлекле исем кушмакчы, әмма мулла кушмыйм, ди. Бу очракта ата-ана үз фикереннән ваз кичеп, традицион исемгә кайткан очракларны күзәттем. Бик сирәк очракта паспорт белән мулла кушкан исемдә аерма да очрый. Бу позицияне - дөресме-юкмы - мин хуплыйм. Балага без ниндидер экзотик исемнәр табып, үзебезнең традициядән качарга тиеш түгел. Безнең нәселебез, нигезебез, тарихыбыз шул исемнәрдә чагыла. Җиде буынга кадәр нәселеңне бел дигән таләп бар. Ул бит бабаларыңның исемнәрен дә бел дигән сүз. Чөнки синең кендек җебең шуңа бәйләнгән. Шунлыктан, ниндидер экзотикага омтылу, Европалашырга тырышу - ул баланың аңастын (подсознаниесен) каерырга омтылу. Бу ярамый, чөнки бабаларыбыз аны электән әйткән, җиде буын бабаңның исемен белергә кирәк. ХХ гасыр исемнәр системасын архивларда казынып фронталь рәвештә өйрәнеп чыктым. Менә шунда Трактор, Комбайн исемнәре кушканбыз икән, бу бит татарның фаҗигасе. Ислам Х нчы гасырда кертелсә дә, гарәп исемнәре кулланышта 16 гасырда гына киң чагылыш таба. Аңа кадәр төрки исемнәр йөри, чөнки халык борынгы ышануларыннан кисәк кенә баш тартмый. Ә менә Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алгач, ислам идеология чарасына әйләнә...
- Заманалар үзгәрә, исем кушу үзенчәлекләре дә бер урында тормыйдыр?
- Соңгы елларда, гасырлар арасында, исем кушуда өч юнәлешне аерып күрсәтер идем. Ул, әлбәттә, Европа исемнәре килеп керү, без аннан котыла алмыйбыз инде. Безнең дөньябыз глобальләшүгә бара. Һәм шуңа бәйле рәвештә татарның шундый кызык гадәте бар. Кайда нинди матур исем күрә, ишетә - шуңа игътибарын юнәлтә.Тагын бер юнәлеш - соңгы елларда төрки бабаларыбызда кулланышта йөргән исемнәрне кире кайтару. Бу шулкадәр гүзәл бер юнәлеш. Алар, әлбәттә, энҗе бөртекләре сыман аз, әмма, һичшиксез, булырга тиеш. Таңсылу, Алтынай, Байбулат, “бәк” компонентлы исемнәребез кайта башлады бит. Һәм өченче юнәлеш, безнең ислам исемнәрен кушу. Менә бүгенге көндә шушы өч юнәлеш яши. Тагын бер кызык әйбер күзәтелә: Европа исемнәрен алганда, соңгы ел тикшеренүләренә карап, кызыклы әйбергә тап булдык. Европа исемнәрен сайлаганда, татарның традицион исемнәре белән аваздаш исемнәрне сайларга тырышалар. “Карина - Кәримә” дип кушалар, икесе бер әйбер инде алар, диләр. Әлбәттә, алай түгел. Мәгънәләре төрле. “Камилла - Камилә”. Алар аваздаш кына бит. Яисә, “Адель - Гадел”.
- Гөлшат ханым, Сез бит үзегез дә әни кеше. Балагызга нинди исем куштыгыз?
- Минем Илһам исемле улым бар. Илһам исеме - гаҗәп исем. Нәрсәсе белән гаҗәп дигәндә, безнең ислам дине белән бергә ул исем дә килеп керә татарларга. Илһам чишмәсе ничә гасыр буенча, үзенең энҗе бөртеге сыман ялтырап баруыннан тукталмый. Ул электән дә уртача кулланылып килгән, артмаган да, кимемәгән дә. Үзенең уникальлеге белән дә, сирәклеге белән дә мәгънәви ягыннан да кызыктырды.
- Ономастика фәне шактый катлаулыдыр?
- Фәнара фән дибез. Анда бит тел дә, тарих та, дин дә, психология дә бар. Шәхсән мин үзем әлеге өлкәгә университетның 2 курсында укыганда кереп киттем. Исем - ул халыкның көзгесе. Мин һәрвакытта студентларыма да исем сайлауга бик җитди карарга кирәк дип әйтәм. Чөнки исем безнең үткәнебезне дә чагылдыра. Соңгы елларда шәҗәрәләр төзи башладык. Менә аларга күз салсак, монда инде исемнәр аша милләтнең фаҗигасе дә күренә, чөнки агач формасында үстерелгән шәҗәрәдә кайбер ботаклар, ябалдашлар гел руслашып беткән дә булгалый. Шунда безнең төрки, гарәп исемнәребезне дә чагылыш таба. Исем - ул халыкның уйлау процессы да. Ул халыкның индивидуаль дәрәҗәсен дә күрсәтә (халык бит аерым шәхесләрдән формлаша). Аерым кешеләрнең күзаллавы, милләтнең күзаллавын тудыра. Менә шул тарихи борылышлар татар исемнәре системасында тулысынча күрсәтелә. Бу фәннең төпсез кое икәненә инандым. Бу өлкәдә эшләргә дә эшләргә әле.
- Уңышлар, Сезгә!

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013