Бүген Әдипләр: Тәлгать Галиуллин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Тәлгать Галиуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тимерхатмулла Габдуллин
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Таһир Гыйлаҗев
Тәлгать Галиуллин

Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Тәлгат Нәби улы Галиуллин 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Октябрь районы Кычытканлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне, аннан күрше авыл Әлмәттә (Яңа Әлмәт) унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә алюминий заводында электролизчы булып эшли. 1956 елда Казанга килеп В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның тарих-филология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, 1961—1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасын үти. Шунда эшләгәндә (1964) КПСС сафларына алына.

1965 елда Т. Галиуллинны Алабуга педагогия институтына күчерәләр. Анда аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку тапшырыла. Укыту белән бергә, 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда, «Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, аңа доцент исеме бирәләр. 1971 елдан Тәлгат Галиуллин — Алабуга педагогия институтының ректоры.

1981 елда Т. Галиуллин «1917—1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе» дигән тема буенча докторлык диссертациясе яклый, 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала. Тәнкыйтьче буларак, Т. Галиуллинның исеме матбугатта алтмышынчы еллар уртасында күренә башлый. Аның Сибгат Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын өйрәнүгә багышланган беренче җитди мәкаләсе 1964 елда «Казан утлары» (№ 2) журналында басыла. Аннары шул ук журнал битләрендә бер-бер артлы «Балладаларыбыз турында», «Поэманың барыр юллары», «Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша» кебек теоретик күзәтүләргә бай, авторның гражданлык пафосы белән өртелгән мәкаләләре дөнья күрә. Алтмышынчы еллар һәм җитмешенче еллар башы татар поэзиясенең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә багышланган бу тикшеренүләр соңыннан «Яңа үрләр яулаганда» һәм «Еллар юлга чакыра» исемле аерым җыентыкларында басыла. Җитмешенче елларда Т. Галиуллин үзенең гыйльми һәм тәнкыйть эшчәнлегендә төп игътибарны татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнүгә юнәлтә. Нәтиҗәдә аның «Социалистик реализм юлыннан» дигән мәкаләләр җыентыгы һәм рус телендә «Дыхание времени» исемле монографиясе {Казан университет нәшрияты басмасы) дөньяга чыга. Боларның беренчесендә автор, утызынчы еллар матбугатындагы бай материалга таянып, бу чор татар поэзиясенең халыкчан рух белән яшәвен, заманның шигъри һәйкәлен тудыруда үзеннән зур өлеш кертүен күрсәтергә омтыла, ә монографиядә гомумән 1917—1941 еллар арасындагы татар поэзиясенең үсеш этаплары бер-бөтен процесс буларак каралып, төп проблема итеп социалистик реализм методының татар поэзиясендә аякка басуы, ныгуы, камилләшүе мәсьәләләре үзәккә куела. Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, Т. Галиуллин бүгенге әдәби процесстан да читләшми. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Безнең заман — үзе җыр" дигән китабы нәкъ менә бүгенге көн татар поэзиясенең торышы-үсеше мәсьәләләренә багышланган. Т. Галиуллин— 1972 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яңа үрләр яулаганда: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.—Казан: Таткитнәшр., 1972.—151 б. 2000. Рец.: Бәширова И.— Татарстан яшьләре, 1972, 14 дек.; Урманчеев Ф. Глубокий анализ поэзии.— Сов. Татария, 1972, 20 дек.

Еллар юлга чакыра: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр.,. 1975.— 142 б. 2500. Рец.: ӘхмәтоваФ. Шигырьләр һәм шагыйрьләр.— Татарстан яшьләре, 1976, 12 февр.

Социалистик реализм юлыннан: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Шткитнәшр., 1977.—264 б. 1000. Рец.: Әгъзәмов Ф. Колач киңәйгәндә.— Соц. Татарстан, 1978, 30 дек.

Безнең заман — үзе җыр: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—152 б. 2000.

Современная татарская поэзия и народное творчество: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.— Казань: 1968.— 30 с. (Казан. гос. ун-т им В. И. Ульянова-Ленина).

Дыхание времени: (Вопросы становления и развития социалистического реализма в татарской советской поэзии до 1941 года).— Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1979.—304 с. 1250. Рец.: Махмудов А. Чувствуя дыхание времени.— Сов. Татария, 1980, 17 авг.; Соловьева Л.— Нар. образование, 1981, № 8, с. 91; Рамазанов Г. Поэзиядә заман сулышы.— Казан утлары, 1980, №6, 185—187 б.; Җәләлиева М. Дәвер сулышы.— Сов. мәктәбе, 1980, № 5, 58—59.

Становление и развитие метода социалистического реализма в татарской советской поэзии 1917—1941 годов: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. д-ра филол. наук.— Алма-Ата, 1981.— 43 с. 150.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013