Бүген Әдипләр: Галимнәр
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимнәр

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Равил Үтәбай-Кәрими
Равил Үтәбай-Кәрими

Уфада Равил Үтәбай-Кәримине искә алалар

Равил Үтәбай-Кәрими “Ихлас” мәчетен ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе, аның имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләмовны рухландыручы, киңәшләр бирүче булды
Башкортстанда күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәримине искә алуга багышланган чаралар башланды. Тәүге зур чара җомга көнне Уфадагы “Ихлас” мәчетендә үтте. Анда Мәскәүдән эш сәфәренә килгән “Россия ислам мирасы” бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Шәүкәт Авясов та катнашты.
Равил Үтәбай-Кәрими “Ихлас” мәчетен ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе, аның имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләмовны рухландыручы, киңәшләр бирүче булды. Бу хакта шушы мәчеттә оештырылган чарада Мөхәммәт хәзрәт мәчеткә килгән мөселман кардәшләргә тәфсилләп сөйләде һәм остазы хакында җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Хәтер чарасына килүчеләр алдында чыгыш ясап Мөхәммәт хәзрәт күренекле галим Равил Үтәбай-Кәримнең тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге хакында мәгълүматлар гына биреп калмады, ә аның рухына коръән аятьләрен дә сөйләп ишеттерде. Мәчеткә килгән башка диндәшләр дә Равил ага хакында ихлас истәлекләре белән уртаклашты, аның зур галим булганлыгын ассызыклады.
Тумышы белән Татарстанның Теләче районы Казаклар авылыннан иде Равил ага. Алтмышынчы еллар башында Уфага күчеп килә һәм хезмәт юлын мәгариф өлкәсенә башлый ул. Үзен дәрманлы җәмәгатьче итеп тә танытты Равил ага. Уфаның зур мәдәният сарайлары залларында, милли үзаң уяна башлаган чорда, аның ялкынлы чыгышларын беренче тапкыр сиксәненче еллар азагында тыңлап рәхәтлек кичерә башлады милләттәшләр.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең һәм башка татар мәдәни оешмаларының җыелышларында катнашып, милләт язмышына кагылышлы төпле фикерләрен яңгырата иде Равил ага. Менә шунда аның ни дәрәҗәдә бай эрудицияле, киң карашлы шәхес икәнлеген аңларга мөмкин иде! Ә аның соклангыч ораторлык сәләтенә, искитмәле хәтеренә бик сирәкләр генә тиңләшә аладыр. Әйе, чын дәрәҗәсендә кабатланмас оратор иде ул. Бернинди кәгазьгә карамыйча, сәгатьләр буе теләсә нинди темага мөнбәрләрдән чыгыш ясый ала торган зыялы һәм дәрманлы шәхес булды Равил Үтәбай-Кәрими.
Гомеренең күп елларын Уфада үткәргән күренекле галимне Башкортстанда да, Татарстанда да яхшы беләләр иде. Ике республикада да яшәүче татарларның газиз баласы булды ул. Әйе, аны Казанда да, Уфада да “аяклы энциклопедия” дип йөрттеләр. Белмәгәне юк иде аның. Шулай да аксакал галимебезне күпләр шәркыять вә исламият белгече буларак хөрмәт итте. Уфада профессор, академик дәрәҗәләрен йөрткән галимнәр дә аңа теге яки бу мәгълүматны алырга, киңәш сорарга килә торган булды. Чынлап та динебез ислам һәм шәрык дөньясы турында тирән белемгә ия иде Равил ага. Гарәп, төрек һәм алман телләрендә иркен сөйләште ул. Шулай ук төрки телләрнең һәммәсен “су урынына эчте”.
Равил Үтәбай-Кәрими үзенең татар һәм башкорт мәдәниятен, театр сәнгате тарихын яхшы белүе белән дә сокландырды. Күренекле шәхесләр турында сөйли башласа, әллә нинди вакыйгаларны искә төшереп, бай мәгълүмат бирә иде ул. Аксакал галим язган фәнни хезмәтләрнең исәбе-хисабы юк. Аларны туплап нәшер итсәң, берничә китаплык булачак. Равил ага гомере буе Татарстан һәм Башкортстан вакытлы матбугат басмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итте. Аның газета-журналларда төрле темаларга дөнья күргән мәкаләләре генә дә меңләгән.
Башкортстанда һәм Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдин хакында тәүге мәгълүматларны халыкка һәм матбугатка җиткерә башлаучыларның берсе күренекле галимебез, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай-Кәрими булды. Нәкъ менә ул иң беренчеләрдән булып безгә Ризаэтдин Фәхретдиннең бай мирасына ишекләрне ачты.
1984 елның гыйнварында Башкортстан Фәннәр академиясендә чыгыш ясап, Равил ага Ризаэтдин Фәхретдиннең исемен киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарды. Шул чыгышында тынгысыз милләттәшебез, барлык төрки халыклар галимнәренә мөрәҗәгать итеп, Ризаэтдин Фәхретдиннең гыйльми хезмәтләрен бөртекләп өйрәнергә, җиң сызганып эшкә керешергә чакырды. Равил Үтәбай-Кәрими үзе дә шушы юнәлештә биниһая зур эшләр башкарды. Әле исеме телгә алынырга рөхсәт ителмәгән елларда ук Ризаэтдин Фәхретдиннең рухи мирасын җентекләп өйрәнгән Равил агабыз аның дөньякүләм дәрәҗәдәге зур галим булуын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтә һәм исбат итә алды. Р. Фәхретдинннең архивын айлар, еллар буе берәмтекләп өйрәнеп, аның байтак хезмәтләрен татар, башкорт, урыс телләренә тәрҗемә итеп, матбугатка тәкъдим итте Равил Үтәбай-Кәрими.
Ырымбурда гомер иткән танылган милләттәшебез, халык галимәсе Мәдинә Рәхимкулова белән берлектә “Җәвәмигул кәлим шәрхе” китабын татар теленә тәрҗемә кылып нәшер итү шул тынгысыз хезмәтләрнең бер татлы җимеше булды. Казанда шушы китапны бастырып чыгару бәхетенә ирешкән Равил ага соңрак аны башкортчага да тәрҗемә иттереп, “Агыйдел” журналында да ташка бастырды. Уфада Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәнең беренче ректоры, мөдәррис һәм мөгаллиме булып эшләгән елларында аеруча бәяләп бетергесез игелекле эшләр башкарды Равил ага. Ризаэтдин Фәхретдиннең каберен эзләп табып, аны һәрдаим тәрбияләп торды ул. Анда үзенең шәкертләрен дә гел йөртә, аларга мәшһүр мәгърифәтченең тормышы һәм хезмәтләре хакында бай мәгълүмат бирә торган иде киң гыйлемле шәхес.
Равил ага үз фикерен кычкырып әйтергә курыкмаган зур һәм батыр йөрәкле шәхес иде. Менә шул туры сүзлелеген, акны - ак дип, караны - кара дип әйтә алу сәләтен соңгы көннәренә кадәр саклый алды олуг галим. Үз-үзенә хыянәт итмичә, милләтенә тугры калып, бакыйлыкка саф күңеле белән күчте Равил ага. Үзенең васыятенә ярашлы, күренекле галимне туган ягына – Татарстанның Теләче районы Казаклар авылына алып кайтып мәңгелек йортына күчерделәр. Хәзер аның рухына баш ию өчен, аны хөрмәт иткән кешеләр Уфадан да, Казаннан да барып тора галимнең туган туфрагына.
Казандагы “Милли китап” нәшриятында өч ел элек Равил Үтәбай-Кәримигә багышланган җыентык басылып чыкты. “Шәркыять илчесе” дип исемләнгән бу китап матур тышлыкта һәм яхшы кәгазьдә дөнья күрде. Ә былтыр Уфада рус телендә Равил аганың фәнни эзләнүләре кергән тагын бер китабы дөнья күрде. Шушы китапларны нәшриятка әзерләп тапшыруга һәм, гомумән, Равил аганың бай рухи мирасын тәртипкә салуга аның җәмәгате Маһинур Мөхлис кызы күп көч салды һәм әле дә зур эш башкара ул.

Фәнис Фәтхуллин.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013