Бүген Әдипләр: Галимнәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимнәр

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әлфәт Закирҗанов
Роза Закирова
Альберт Зарипов
Рәфхәт Зарипов
Чулпан Зариф
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
Рәшит Заһидуллин
Дания Заһидуллина
Мирфатыйх Зәкиев
Мөнирә Зәйнәгабдинова
Резеда Зәйни
Зәки Зәйнуллин
Фәиз Зөлкарнәй
Фарсель Зыятдинов
Фарсель Зыятдинов

Безнең авыл егете

Үзе әйтмешли, «чыпчык күзе кадәр генә булган» Качкын авылында туып-үскән Фарсель Зыятдиновка да 70 яшь тула икән...

1937 елның 1 июнендә Сәхәбетдин абый белән Мосаллия апаны сөендереп, дөньяга бер түгәрәк малай килә. Пар канат астында озак иркәләнергә туры килми аңа: Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә. Әнисенең тырышлыгы, балаларын ач итмәскә теләп, көн-төн бил бөгүе булачак шагыйрьнең күңеленә тирән уелган, күрәсең. Югыйсә, дистә еллар үткәч, мондый шигырь юллары тумас иде:



...Чаллы юлы буйлап авылгача
Күпме чакрым кайткач чыланып,
Әнкәй килеп ауды урын-җиргә,
Эчтән сыкрап, тыштан сызланып.
Авыр сулап шулай озак яткач,
Бирешкәндер, дидем күңелдән.
Ә уянсам... төн карасын ертып,
Фермага ул чыгып йөгергән.


Элекке нигез күршеләре Мәрьям апа әле дә искә ала: «Беркөнне әткәй төнлә тышка чыккан. Көз иде бу. Мосаллияттәйләрнең бәрәңге бакчасында кыштырдаган тавыш ишетеп, шунда кергән. Караса, урындыкка капчык куеп, Мосаллияттәй бәрәңге тутыра, шул рәвешле капчыкны җилкәсенә күтәреп, өйгә бәрәңге кертә икән».

Сугыш тәмамлана. Балалары бәхетенә, әтиләре сугыштан исән-сау кайта. Озак еллар авылда бригадир булып эшли. Сәхап абый үзе йөргән басулар, кырлар, аның белән бергә эшләгән кешеләр шигырь юлларына салыныр, дип уйламагандыр да.

...Мин үлдем дә онытылыр, диеп,
Берүк, әткәй, ялгыш уйлама.
Эзләреңә ятып тыңлыйм җирне -
Озын Куак һаман моңлана.

Авыр еллар әкренләп артта кала. Фарсель абый Зөбәердә җидееллык, Пучыда урта мәктәп тәмамлагач, белем алуын Тәтеш техникумында дәвам итә. Топограф булып Грузия, Азәрбайҗан тауларына күтәрелә. Тик үзенә һәрвакыт нәрсәдер җитмәвен тоя. Бу хәл аны университетка алып килә. Фарсель Зыятдинов 1965 елда Казан дәүләт университетын, 1966 елда М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Радиотапшырулар редакциясендә һәм телевидениедә хәбәрче булып эшли. «Авыл офыклары» тапшыруларын әзерләп, зәңгәр экранга чыгара.

1968 елда Фарсель Зыятдинов СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. Эштән аерылмыйча, аспирантурада укый. Укучылар аны авыл хуҗалыгына караган күп мәкаләләр һәм китаплар авторы буларак та беләләр.

Илдә үзгәртеп корулар башлангач, авыл кешесенең хәле шактый авырайды. Фарсель абыйның «Татарстан яшьләре» газетасында басылган «Авылга, Нәфисә апага» хатларын укып, күпме укучы сорауларына җавап тапкандыр. Шул чор проблемаларын, икътисадтагы буталчык хәлләрне гади укучы аңларлык итеп язуы белән үзенә җәлеп итте. Яшь дусларын да онытмады, «Ялкын» журналында әлеге өлкәгә караган сүзләргә аңлатмалар биреп барды.

Бүген дә авыл кешесенең төп киңәшчесе ул. Һәр якшәмбе көнне галим-агроном буларак, радио тыңлаучы бакчачыларга үзенең файдалы киңәшләрен биреп, чыгыш ясый. Ә дүшәмбе көнне бик күпләр үзләрен борчыган сораулар белән Фарсель абыйга зәңгәр экраннар аша мөрәҗәгать итә.

Әти-әнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылу сыйфатлары авылдашыбызны гомере буе озата бара. Фарсель абый Зыятдинов коры саннар, исәп-хисаплар белән эш итсә дә, әдәбиятка, шигърияткә булган мәхәббәтен бервакытта да сүрелдермәгән. Туган җире -аның илһам чыганагы. Шулай икәнлеген түбәндәге шигырь юллары раслый:

Татарстан - минем туган ягым,
Бу исемдә - минем балачак.
Бу исемдә - гүзәл яшьлегем,
Җырларым да анда туачак.

«Минем әни», «Белми белән Гыйльми», «Онытылмас авазлар» китапларын нәни авылдашлары бик яратып укый. Минем кулымда «Тагын язлар килде» исемле шигырьләр җыентыгы. Бу китабын автор мәктәптә үткәрелгән очрашуларның берсендә бүләк иткән, «Онытылмас авазлар»дан өзекләр укыган иде. Поэма сугыш елларында әнисенең тормышын, дусты Хәкимҗанның вакытсыз үлемен, авылдашларының язмышын сурәтли.

«Ике кат яшәми берәү дә, чәчәкләр бирегез кешегә», -дип язды якташыбыз Гамил Афзал. Бу яктан Фарсель абый бәхетле. Бик күп бүләкләргә, исемнәргә ия. Ул бүгенге көндә Казан финанс-икътисад академиясенең җитештерү икътисади кафедрасында һәм шул ук вакытта Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшли. Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, Петров академиясе академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Күп санлы фәнни хезмәтләр, монографияләр авторы. «Беренче карлыгачлар» (1969), «Минем әни» (1978), «Гыйльми һәм Белми» (1983), «Онытылмас авазлар» (1988), «Сөенделәр гөлләрем» (1996), «Тагын килде язлар» (1991), «Изге йорт» (1997), «Икътисад әлифбасы» (2000), «Безнең гомер» (2006) исемле әдәби китапларда Фарсель Зыятдиновның балалар һәм олылар өчен язылган шигырьләре, хикәяләре, повесте тупланган.

Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи, ди халык. Нинди генә югары исемнәргә ия булса да, авылдашыбыз Фарсель абый - искиткеч гади кеше. Авылга кайткач, бөтен якыннарын, туганнарын йөреп чыгар. Сумкасында һәрвакыт күчтәнәч һәм китап булыр. Әгәр инде үзеңә Казанга барып чыгарга, Фарсель абый белән очрашырга туры килсә, авылдашларының хәлен инәсеннән җебенә кадәр сораштырыр, нәрсәгәдер мохтаҗ булсаң, ярдәм итәргә тырышыр.

«Мин сине шундый сагындым» җырын белмәгән, яратмаган кеше юктыр. Аның сүзләрен Фарсель абыйның тормыш юлдашы, шагыйрә Фирая ханым язган. Фирая апа да, нәкъ ире кебек үк, ачык йөзле, гади, сөйләшеп туя алмаслык кеше иде. Мәктәпкә парлап очрашуларга киләләр, шигырьләрен укып, тыңлаучыларны сөендерәләр, китапларын бүләк итәләр иде. Мәктәп музеендагы Очрашулар китабына Фирая апа: «Качкын - ул минем туган авылыма тиң, мин сезне бик якын күрәм», - дип язып калдырган.

2006 елның көзендә инде Фарсель абый мәктәпкә ялгызы гына килде. Фирая апаның «Утның яшисе килә» дигән соңгы китабын истәлеккә бүләк итте. Култамганы Фарсель абый: «Кадерлем Фираяның соңгы иҗат җимешен сезгә истәлек итәм», дип язды. Без, авылдашлары, Качкын мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Фарсель абый Зыятдиновны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Язмамны Фирая апаның шигъри юллары белән тәмамлыйсыйм килә.

Син Кояшка эндәш, чәчәкләргә -
Җир җылысын кабат тоярсың.
Кояш күргән гөл чәчкәсе төсле,
Күңелеңдә өмет уянсын,
Һәммәсе дә булыр үз урынында,
Авырлыклар төшәр иңеңнән.
Язмыш сине җирдән аермасын,
Аермасын гына илеңнән.

Зәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Актаныш районы Качкын мәктәбенең тарих укытучысы, музей җитәкчесе. Файдаланылган әдәбият:
©"Мәйдан" журналы, 2007 ел, № 5. .

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013