Бүген Әдипләр: Галимнәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимнәр

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
РӘҮФӘ УРАЗМАНОВА
Фатих Урманчиев
Фатих Урманчиев Фатих Ибраһим улы Урманчиев 1936 елның 28 маенда Ом өлкәсенең Азов районы (хәзер Таврия районы) Кызыл Маяк авылында крестьян гаиләсендә туган. 1955 елда педагогия училищесын, 1960 елда Ом дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендәге Сосновка урта мәктәбендә ике ел тарих фәне, рус теле һәм әдәбияты укыта. 1962 елда Казанга килә һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны тәмамлагач, 1965—1969 елларда шул ук институтның халык иҗатын һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1968 елны «Татар совет халык авыз иҗатында төп жанрларның үсеш юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1969—1971 елларда ул — Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында башта ассистент, соңыннан укытучы-доцент хезмәтендә. 1971 елның апреленнән бирле Ф. Урманчиев Алабуга педагогия институтында эшли: дүрт ел буе читтән торып уку бүлеге (ОЗО) проректоры, ә 1975 елның октябреннән институтның уку-укыту буенча проректоры вазифаларын башкара. 1980—1984 елларда ул Венгриянең Әгер шәһәре педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты булып эшләп кайта. Ул— 1967 елдан КПСС члены.
Ф. Урманчиев фольклористикага караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән көндәлек матбугатта алтмышынчы еллардан күренә башлый. Фольклорчы-галим буларак, ул татар халык поэтик иҗатын җыю, барлау, жанрларын ачыклау, бигрәк тә аның бәет, дастан, риваять, йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләренең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Аның бу мәсьәләләрне тарихи һәм теоретик яктан тикшергән дистәләрчә мәкаләләре һәм «Халык авазы», «Татар халкының дастаннары» исемендә татар һәм рус телләрендә күләмле монографик хезмәтләре басылды.
Әдәбият тәнкыйтьчесе буларак исә Ф. Урманчиев әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына, X. Туфан, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Ф. Хөсни, С. Хәким, Н. Фәттах, М. Мәһдиев кебек күренекле язучыларның иҗатларына яки конкрет әсәрләренә багышланган мәкаләләре, рецензияләре һәм гомумән тәнкыйть жанрының бүгенге татар әдәбиятындагы торышы, үсеш тенденцияләре, идея-эстетик сыйфатлары турында полемик характерда язылган теоретик хезмәтләре белән билгеле.
Ф. Урманчиевның фәнни һәм тәнкыйди хезмәтләре, Татарстан көндәлек матбугатыннан тыш, «Дружба народов», «Советская тюркология», «Советская этнография» кебек үзәк журналларда еш басыла.
Ф. Урманчиев—1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013