Нурия Зөфәр кызы Сәлманова 1957 елның 4 августында Лениногорск районы Яңа Шөгер авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия училищесына укырга керә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шактый еллар мәктәптә «Иҗат» түгәрәген җитәкли, балаларга халык иҗатын, туган як тарихын өйрәтә, милли тәрбия бирә. Соңрак мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.
Нурия Сәлманова шигырьләр, балалар өчен хикәяләр яза. 1997 елдан бирле «Чишмә» әдәби берләшмәсенә йөри, әсәрләре район газетасында басыла.
2004-2009 елларда ул Әлмәт шәһәрендәге Р.Фәх-реддин исемендәге мәдрәсәдә укый, мөгаллимә дипломы ала. Дин кануннарыннан башка тәрбияне дөрес алып бару мөмкин түгел дип саный, иҗатында әдәп-әхлак темаларына өстенлек бирә. Гаиләсе белән Яңа Иштирәк авылында яши.
Сабыйларга
И сабыйлар, үсәсез дә,
Тик үрнәкләр юк сезгә...
Юллар алда, кайсы туры -
Сайларга үзегезгә...
Зурларның эшләре каты,
Бары акча эзлиләр...
Әз генә авырлык килсә,
Анысына да түзмиләр...
Әнкәйләр белмиләр хәзер
Нәрсә киеп-салырга...
Әткәйләрнең уйлары бер:
Тик машина алырга.
Әби-бабай намаз белми,
Акча санау - эшләре...
Йокларга яткач та шуны
Күрсәтәдер төшләре...
И сабыйлар, үсегез сез,
Туры юлны эзләгез...
Уегыздан, телегездән
Аллаһ сүзен өзмәгез...