Башка проектлар














Безнең дуслар



Әйтер сүз
Безнең рейтинг
|
|
|
|
Ринат Әхмәтгали улы Нәбиев
БАССРның Чакмагыш районы Имәнлекүл авылында 1950 елның 13 сентяберендә туган
Ринат Әхмәтгали улы Нәбиев – Казан (Идел буе) федераль университетының тарих һәм сәясәт кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, 200дән артык гыйльми хезмәт авторы. 1997-2006 елларда – Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасы рәисе.
Ринат Имәнлекүл авылында биш балалы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтгали – Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан.
1969-1971 елларда хәрби хезмәтне Казан шәһәрендә үтә. Хәрби бурычын үтәгәннән соң, 1971-72 елларда Казан дәүләт университетының әзерлек курсларында укый, аннары тарих-тел факультетында белем ала. Укуны тик яхшы билгеләренә тәмамлап, комсомол секретаре булып эшләгән яшь белгечкә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр.
Бу җәһәттән университетның үтә дә таләпчән, гадел һәм яшь белгечләр хакында аталарча кайгыртучан ректор Михаил Нужин аспирантурага кабул ителүчеләр белән очрашуда шәхсән аңа төбәп әйткән: “Казан университетына тик бер генә тапкыр киләләр”, — ди. Нәбиев остазының сүзләренә тугры булып кала.
Кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклап, югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән галимнең интеллектуаль потенциалы, җитәкчелек тәҗрибәсе дәүләт органнарында да таләп ителә. Тәүдә Ринат Нәбиевның кандидатурасы Русия Федерациясе Президенты Хакимиятенең Сәяси репрессия корбаннарын яклау бүлегенә җаваплы вазыйфага тәкъдим ителә. Дәүләт дәрәҗәсендә таныткан белгечне арытаба Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре шурасы рәисе итеп тәгаенлиләр. Әлеге җаваплы вазыйфаны ул 1997 елдан 2006 елга кадәр башкара һәм республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга Шура рәисе буларак зур өлеш кертә.
https://tt.wikipedia.org/wiki/
|
|