Бүген Әдипләр: Галимнәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимнәр

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәмит Кави
Кадыйргали
Билал Канеев
Мәхмүд Кашгари
Гази Кашшаф
Тәүфикъ Кәримов
Ләйлә Кәримова
Габдрахман Кәрәм
Әбрар Кәримуллин
Ләйсән Кәшфиева
Низаметдин Корычи
Сөембикә Кудашева
Салихҗан Күкляшев
Әкъдәс Нигъмәт Курат
Әкъдәс Нигъмәт Курат
(1903-2001)
(Истанбул, 25 апрель, "Татар-информ", Рушания Алтай). Әкъдәс Нигъмәт Курат 1903 елның апрель аенда хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында дөньяга килгән. 1920 елда Бөгелмә урта мәктәбен тәмамлый. Ике елдан соң белем алуын дәвам итү өчен Алманиягә китә. Ләкин аңа анда озак тоткарланырга туры килми, 1924 елда Төркиягә килеп Истанбул университетына укырга керә. Әдәбият факультетының фәлсәфә һәм тарих бүлеген бетерә. Тәртипле, зирәк һәм тырыш егетнең фән белән якыннан кызыксынуын күреп, ул чорның иң атаклы галимнәреннән берсе булган Фуат Көпрүлү аны 1925 елда Төрки дөньясы тикшеренү институтына ассистент итеп чакыра. Шул көннән башлап Әкъдәс Нигъмәт Курат баш-аягы белән гыйлем дөньясына чума. Югары уку йортын тәмамлагач, Алманиянең Бреславль һәм Гамбург университетларында Көнчыгыш Ауропа, Византия тарихы, фәлсәфә һәм икътисад буенча белемен ныгыта. 1933 елда урта гасыр тарихы буенча доцентлык сынауларына катнашып, гыйльми дәрәҗәсен күтәрә. 1941 елда Әнкарә университеты тел, тарих һәм география факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укыта башлый. 1944 елда профессорлык дәрәҗәсен казана. 1954-1955 елларда Әнкарә университеты тел, тарих һәм география факультеты деканы була.

Әкъдәс Нигъмәт Курат, башка галимнәрдән аермалы буларак, чит илләрдә иң күп тикшеренү алып барган фән эшлеклесе буларак беленә. Алман, инглиз, француз, рус, поляк һәм швед телләрен белгән милләттәшебез АКШ, Англия, Алмания, Швейцария, Швеция кебек илләрнең дәүләт архивларында күп елларга сузылган эзләнүләр алып бара. Тикшеренү хезмәтләре 20 китап һәм 70 тән артык мәкалә буларак дөнья күрә. Аның "Русия тарихы: башлангычтан 1917 елга чаклы", "Төркия һәм Идел буе", "Төркия һәм Россия: XVIII гасыр ахырыннан бәйсезлек сугышы чорына кадәр төрек-рус мөнәсәбәтләре (1798-1918)", "IV-XVIII гасырларда Карадиңгез буендагы төрки кавемнәр һәм дәүләтләр" дигән китаплары бүген дә югары уку йортларының тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлекләре студентларына дәреслек буларак хезмәт итә.

Ләкин мөхтәрәм якташыбызның гомере озын булмый. Әкъдәс Нигъмәт Курат 1971 елның 8 сентябрендә юл фаҗигасе нәтиҗәсендә дөнья куя. Улы Юлуг Текин Курат та әтисе юлыннан китеп, тарих буенча профессорлык дәрәҗәсенә ирешә. Озак еллар Төркиянең иң абруйлы югары уку йорты - Урта көнчыгыш техник университетының тарих кафедрасын җитәкли. Ул 2001 елда вафат була.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013