Бүген Әдипләр: Галимнәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимнәр

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Мартемьян Иванов
Рәүф Игъламов
Галимҗан Идриси
Кадрия Идрисова
Илтани Илялова
Мөҗип Имамов
Мидхәт Исламов
Рамил Исламов
Дамир Исхаков
Сәгадәт Исхакый (Чагатай)
Фәрит Йосыпов
Фәрит Йосыпов Без – яшь галимнәр һәм педагоглар – янәшәдә акыллы сүзе, саллы киңәше белән ярдәм итәргә атлыгып торган, авыр чакларда җилкәсен куярга һәрчак әзер булган олы буын шәхесләребез алдында баш иябез. Шәхсән минем педагогик һәм гыйльми эшчәнлегемдә генә түгел, бәлки шәхси тормышымда да зур роль уйнаган шундый фидакарь затларның берсе булып филология фәннәре докторы, профессор, халкыбызның күренекле улы, мәгърифәтчесе Фәрит Йосыф улы Йосыпов тора. 15 май көнне күренекле тел белгече үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фәрит Йосыпов 1939 елның 15 маенда Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Карауҗа авылында туа. Ике бабасы да шул якларның иң алдынгы кешеләре булган, кечкенә малайга бигрәк тә сугышта ятып калган әтисе ягыннан бабасы Камалиның тәэсире зур була. Камали агай бу төбәкнең буыннардан тапшырылып килгән тарихи вакыйгаларны да, гыйбрәтле хәлләрне дә бик еш искә алган, аның янына хәтта тарихчы галимнәр, этнографлар да килгәләгән. Бабасы саклап калган хәтирәи материаллар арасында Олы Карауҗа авылының барлыкка килүе, авыл кешеләренең Сөембикә-ханбикә токымына барып тоташуы турында истәлекләр дә бар. Күрәсең, бабасының гадәт-холкы оныгына да күчкәндер: үз төбәгенең тарихы, теле, энографиясе белән кызыксыну Фәрит Йосыповны Казан дәүләт университетына алып килә. Икенче курста вакытта ул танылган галимә Диләрә Тумашева җитәкчелегендә Себер татарларының телен өйрәнүгә багышланган фәнни экспедициядә катнаша, шуннан диалектиалогик экспедицияләр аның гомерлек шөгыленә әверелә. Дөрес, диплом эше итеп биш ел уку дәверендә фәнни җитәкчесе булган Әнвәр Әфләтунов аңа фаҗигале репрессия корбаны Галимҗан Шәрәфнең фәнни мирасын барлау, галимнең данлы исемен халыкка кайтару эшен тапшыра. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре булып эшли башлагач та, университетта башлаган эшен дәвам иттерә. Әмма фән дөньясына кереп киткәнче, яшь егеткә әле журналист һөнәрен үзләштерергә туры килә: ул Кама Тамагында чыга торган “Кызыл байрак” газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли.

Институтта ике ел эшләгәч, ниһаять, 1964 елда фәнни оешманың тел белеме бүлегенең мөдире Ләйлә Таһир кызы Мәхмүтова Көньяк Урал һәм Урал арты территориясендә таралган татар сөйләшләрен фәнни яктан өйрәнүне аңа – Фәрит Йосыповка тапшырылганын игълан итә. Шуннан башлана инде галимнең татар урнашкан җирләрне аркылыга-буйга иңләп йөрүе.

Фәрит абыйга үзенең төп шөгыленнән еш кына аерылып торырга да туры килә. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң, Алабуга педагогия инстиуты ректоры Тәлгат Галиуллин уку йортындагы фәнни кадрларны яңарту һәм яңа белгечләр ачу эшен башкару барышында институтка бик күп яшь, талантлы галимнәрне эшкә чакыра. Фәрит Юсуповка исә биредә чит телләр факультетын үстерү бурычы куела. Унике ел дәвамында декан булып эшләгән дәвердә ошбу факультет ил масштабында да алдынгы уку-укыту үзәкләренең берсенә әверелә. Авыллардан килеп укыган кызлар һәм егетләр шул чорда ук Германия, Англия, хәтта Америка уку йортларында белемен күтәрә алу бәхетенә ирешә. Оештыру эшчәлегенә игътибар итеп, Ф.Йосыповны 1984 елда Татарстан Милли мәктәпләр институты директоры итеп күчерәләр. Әлеге вазифада эшләү сыйфатында ул Татарстанда (алай гына түгел, хәтта татарлар күпләп яши торган башка төбәкләрдә дә) милли балалар бакчалары, мәктәпләр ачу, татар балалары укыган рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кертү буенча гаять нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Яңа җитәкче еллар буе алып барылган руслаштыру сәясәтеннән арындыру эшен балалар бакчасыннан башларга, аларны милли тәрбия учагы итәргә кирәклекне бик яхшы аңлый. Алабугада үзләштерелгән илләр арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру тәҗрибәсе Фәрит абыйга “тимер пәрдәләр” ачылгач бигрәк тә кирәк булып чыга. Нәкъ менә Милли мәктәпләр институты директоры булып эшләгән елларда ул Төркиягә юл ачучыларның берсе булып таныла. Фәрит абый беренче булып Татарстан балаларын Истанбулга алып чыга. Балалар андагы шартларга күнегеп җиткәнче өчәр ай дәвамында алар белән яши. Төркия җәмәгатьчелеге безнең галимнең тугандаш халыкларны якынайтудагы хезмәтен югары бәяли, аның эшчәнлеге төрекләрнең үзләре тарафыннан хәтта С.Максуди, Г.Исхакый эшчәнлекләре белән чагыштырыла.

Гомумән, Ф.Юсупов татар һәм төрки халыклар язмышына бер дә битараф кала алмаган чын милләтпәрвәр шәхес. Аны Себер, Урал, Кырым һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез үз туганнары итеп якын күрәләр. Чөнки ул бу якларда гомер кичерүче татар халкы турында фәнни хезмәтләр язып, аларны бөтен дөньяга таныткан, телләрен, яшәү-көнкүрешләрен ачкан, фольклорын өйрәнгән галим һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның шәхесен ача торган тагын бер вакыйгага тукталасы килә. Шул ук сиксәненче еллар уртасында, күп халыклар милли азатлык ала башлаган дәвердә СССРда иң җәберләнеп яшәүче кавемнәрнең берсе – Кырым татарлары проблемасын хәл итәргә алыналар. Ул чакта тышкы эшләр министры булып эшләгән Андрей Громыко җитәкчелегендә Дәүләт комиссиясе төзелә. Шул комиссиянең халык мәгарифе мәсьәләләре белән шөгыльләнүче төркемнең җитәкчесе итеп Фәрит Йосыпов билгеләнә. Безнең галим беренче эш итеп Кырым татарлары яши торган төбәкләрне ачыклый. Баксаң, үзебезнең җитәкчеләр тарафыннан ук куып җибәрелгән халык Казахстан, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстанда күпләп гомер кичерә икән. Тиздән бу төбәкләрдә дә кырым-татар балалары үз телләрендә белем ала башлый, тарихларын өйрәнә, шул ук программа-дәреслекләр, “Әлифба”лар басылып чыга. Кыскасы, КПСС Үзәк Комитеты вәкиле (Фәрит абыйга шундый вәкаләт бирелгән була) үз вәкаләтләреннән рәхәтләнеп файдалана. Бүгенге көндә дә Кырым татарларының зыялылары аны “туганыбыз” дип танулары юкка түгелдер.

1995 елдан Фәрит абыйның киңкырлы эшчәнлеге Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты белән бәйле. Милләтебезгә хезмәт итү максаты белән армый-талмый хезмәт итүче олы галим биредә дә бер урында гына утырып тора алмый. КДУның Яшел Үзәндәге филиалында татар филологиясе һәм тарихы бүлеген оештыруда әйдәп йөри, беренче җитәкчесе була. Факультетыбызда берничә ел торгынлыктан соң диалекталогик практикаларны торгызып җибәрүче дә ул. Елына икешәр-өчәр тапкыр Төркиягә, Себергә, Уралга сәфәр кылу бәхетенә ия сирәк затларыбызның да берсе ул. Әнә, ел башында гына Мәскәү мэры Юрий Лужков белән Төркиядә булып кайтса, яңарак кына шуннан Төркия Президенты белән янәшә бер өстәл артында төрки халыклар турында сөйләшеп кайтырга өлгерде. Дөрес, бу хакта ул күпләр кебек, күкрәген киерә-киерә, мактанмый, аннан алган тәэсирләрен иң якын дуслары, хезмәттәшләре белән генә бүлешә. Табигый тыйнаклык “гаепле” моңа.

...Фәрит Юсупов кебек шәхесләр турында сөйләгәндә, алар халкы, милләте өчен яши һәм эшли, диләр. Татар тел белеменең күптөрле тармакларында, халык мәгарифе, фольклор, этнография, педагогика һәм методика фәннәре өлкәсендә җиң сызганып эшләүче галим, саллы-саллы монографияләр, балалар бакчалары, урта мәктәпләр өчен программа һәм дәреслекләр, уку әсбаплары авторы, соңгы елларда дини китаплар чыгаручы, Диния Нәзарәтендә дә ниндидер комиссияләргә керүче Фәрит Йосыповның исеме бөтен татар кешесенә якын һәм таныш булырга тиеш дип уйлыйм. Без, яшьләр, аның һәр эшкә теләп тотынуын һәм ахырына җиткереп эшләвен күзәтеп, көннәр буе өстәл артында студентлар белән утыруын күреп, һәм кызыгабыз, һәм гаҗәпләнәбез, һәм сокланабыз.

Радик Сабиров

ҮЗ ХАЛКЫҢА ХЕЗМӘТ ИТҮ ГЕНӘ ЗУР ДӘРӘҖӘЛӘРГӘ ИЛТӘ...

Яшел Үзән районы – татар халкына бик күп шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән төбәк. Бу яктан атаклы язучылар да, шагыйрьләр дә, төрле фән өлкәләрендә эшләгән абруйлы галимнәр дә аз чыкмаган. Бер Каюм Насыйриның исеме генә дә ни тора! Моны, миңа калса, шушы төбәкнең искиткеч гүзәл табигате, суларының шифалылыгы, һавасының сафлыгы белән аңлатырга кирәктер. Мондый урында яшәгән кешеләрнең дә күңелләре саф, киң һәм иркен була. Бары шундый кешеләр генә илгә үз халкы өчен җан атучы, талантлы шәхесләр бүләк итә ала. Ләкин монда тагын бер хикмәт бар. Яшел Үзән кешеләре, беренче карашка ук, гадилеге, кунакчыллыгы, һәм иң мөһиме, зыялылыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Чөнки алар – татар халкына Сөембикәне биргән данлыклы Йосыф мирза ыруының дәвамчылары. Ханбикәләре белән шушы төбәккә күчеп, җирле татарларның да иң асыллары белән генә кушылганнан соң ничек бу җир, бу халык мәшһүр шәхесләр тудырмасын?! Шушы матур төбәкнең иң гүзәл авылларының берсе булган Олы Карагуҗада туып-үскән атаклы тел галиме, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Фәрит Йосыф улы Йосыпов шушы көннәрдә 70нче язын каршылый. Фәрит абый – олпат галим, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, дөньякүләм «Төрек лингвистик җәмгыятенең» член-корреспонденты, 500дән артык фәнни хезмәт авторы, бөтен гомерен татар теленә, татар халкына багышлаган шәхес. Фәрит ага катлаулы тормыш юлы үтә. Аның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Авылның иң мәртәбәле, иң абруйлы кешеләреннән булган әтисе Йосыф абый сугышта батырларча һәлак була. Әнисе Асия апа, балаларының бәхете өчен, көн-төн үзен-үзе аямыйча эшли. Барлык балаларын да укытып чыгара. Нарасыйлары, тормышта үз юлларын табып, абруйлы затлар булып ирешә. Үз халкының теле, тарихы, этнографиясе белән кызыксыну Фәрит Йосыповны Казан дәүләт университетына алып килә. Бу кызыксынуны аның күңеленә дәү әтисе Камали бабай салып калдыра. Бөтен тирә-якка даны таралган бу бабай туган төбәгенең, халкының тарихын бик яхшы белә. Ул сөйләгән риваять һәм легендаларны язып алырга аның янына галим-голәмә махсус килә торган була. Бабасының сөйләгәннәре кечкенә Фәритнең күңеленә бик тирән уелып калган, күрәсең. Университетта укыганда Фәрит Йосыпович укытучыларыннан уңа. Ул Наҗия апа Борһанова, Латыйф ага Җәләй турындагы җылы истәлекләрен шәкертләренә сөйли, аларны сагынып искә төшерә. Студент елларының II курсында булачак галим Диләрә Тумашева җитәкчелегендәге фәнни экспедицияләргә катнаша башлый. Бу эш аның бөтен гомере буена сузыла. Җитмеш яше якынлашуга карамастан, Фәрит абыйның экспедициягә чыкмаган берәр елы булды микән?! Ул бөтен Себерне, Курган, Чиләбе, Свердловск, Оренбург өлкәләрен, Башкортстан, Марий Иле республикаларын, Пермь, Киров, Әстерхан өлкәләрен студентлар белән дә, ялгыз гына да әйләнеп чыга. Ул татар халкының тормышын китаплардан укып кына белми, ә һәр татар авылын, анда күргән кешеләрнең һәммәсен хәтерендә бик яхшы саклый. Бу экспедицияләр яшь галимнән мәртәбәле диалектолог ясый. Татар теленең диалектлары галимнең гомерлек мәхәббәтенә әверелә. Университетны тәмамлаганнан соң Фәрит Йосыпов СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Монда эшләгән елларда галим, булачак диссертациясенә материал эзләп, Көньяк Урал һәм Урал арты якларына чыгып китә. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән сафакүл, эчкен, нагайбәк татарлары кебек татар халкының мөстәкыйль этник төркемнәренең даны бөтен дөньяга тарала. Фәндә моңа кадәр билгеле булмаган сөйләш үзенчәлекләре, гореф-гадәтләр, халык авыз иҗаты әсәрләре киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Соңыннан бу материаллар Казан, Мәскәү, Петербург, Төмән, Уфа архивларының мәгълүматлары белән ныгытыла. Нәтиҗәдә, башта бу мәгълүмат татар халкының диалектологик атласын төзүдә кулланылса, соңрак, 1972 елда, «Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре» темасына кандидатлык диссертациясе туа. Аны язган вакытта ук инде автор татар диалектологиясендә әле кулланылышка кермәгән лингвистик география методын файдалана. 1988 елда «Татар фигыльләрен ареал ысул белән өйрәнү» исемле докторлык диссертациясе һәм аннан соң басылып чыккан хезмәтләре инде тулысынча шушы методика белән башкарылалар. Шуңа галимне татар ареология фәненә нигез салучы дип тә атый алабыз. Үз гомерендә Фәрит Йосыповичка төрле җирләрдә эшләргә туры килә. 1972-1984 елларда Алабуга педагогия институтында чит телләр факультеты деканы, 1984-1995 елларда Татарстан Милли мәктәпләр институты директоры вазифаларын башкара. Берничә ел Төркия университетларында һәм Төркия Чит илләр министрлыгында эшли. 1995 елдан – Фәрит Йосыпов Казан дәүләт университеты профессоры. Яшел Үзәндә Казан дәүләт университетының филиалы ачылгач та, галим анда татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырып җибәрә һәм озак еллар аның белән җитәкчелек итә. Фәрит Йосыпович бүген дә филиалда якташларына белем бирә. Яшел Үзән мәктәпләрендә фәнни консультант булып тора. Укытучыларга да, укучыларга да лекцияләр укый, районда үткәрелгән конференцияләрдә, семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә актив катнаша. Яше олы булуга карамастан, профессор ел саен егермешәр көнлек экспедицияләргә чыгуын дәвам итә. Халык авыз иҗатын, тел үзенчәлекләрен җыю серләрен яшь буынга өйрәтә. Җыелган материаллар берсеннән-берсе калынрак 10 монографиядә дөнья күрде. Фәнни хезмәтләреннән тыш, Фәрит Йосыпович эшчәнлегенең милли мәгариф өлкәсенә караган юнәлеше дә бар. Мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтү өлкәсенә караган 15 дәреслеге басылды. Бу дәреслекләр белән инде ничә буын балалар белем алып чыкты. Мәктәпкәчә балалар өчен галимнең (берничә башка авторлар белән берлектә) «Гөлбакча», «Балалар бакчасы» кебек җыентыклары чыкты. Монда авторлар, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, гүзәл бишек җырлары, балалар фольклоры үрнәкләре, татар балалар язучыларының иң уңышлы әсәрләрен бергә туплап бирде. Татар телле нарасыйлар өчен мондый җыентыкның әлегә кадәр чыкканы юк иде әле. Болар барысы да – Фәрит Йосыповичның «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР Законын тормышка ашыруның практик үтәлешенә керткән зур өлеше. Фәрит абый – ислам динен халкына җиткерү өлкәсендә дә күп көч куйган кеше. Аның дин өлкәсенә караган китаплары бүген дә актуальлеген югалтмый. Аларда ислам тәгълиматлары гади, кеше аңларлык итеп бирелә. Фәрит Йосыповичка кырым татарлары да бик рәхмәтле. Ул аларны туган җирләре, Кырымга кайтаруда зур өлеш керткән шәхес. Әлеге хезмәтләре өчен, профессор Фәрит Йосыпович Йосыпов «Намуслы хезмәт өчен», Д.М.Ушинский исемендәге медальләр белән бүләкләнде. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы, Бөтенроссия укытучылар съезды делегаты. Галимебез – Тюркологлар комитеты, Шәрыкне өйрәнү ассоциациясе әгъзасы, Казан дәүләт университетында, Россия милли мәктәпләр институтында, Дагыстан педагогия университетында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советлары әгъзасы. Кеше турында сөйләгәндә аны шәхес иткән сыйфатлар турында әйтмәсәң, тулы картинаны биреп булмас иде. Фәрит Йосыпович – киң күңелле, кунакчыл кеше. Ул – оста оратор һәм хикәяче. Аның сөйләгәннәрен сәгатьләр буе армыйча тыңлап була. Бер кешеме, тулы бер залмы – әһәмиятле түгел. Фәрит абый – чын дус. Ул – дуслаша, дуслыкка тугрылык саклый белә. Аның дуслары арасында чал чәчле аксакаллар да, яшь егетләр дә бар. Ул аларның барысын да тигез һәм тиң күрә. Кирәк вакытында кырыс та була белә, кирәк вакытында синең күңелеңне күтәрә һәм, иң әһәмиятлесе, кешенең күңелен үстерә белә. Ул яхшы ата һәм гаилә башлыгы, оныкларын яратучы бабай. Туган көнегез белән сезне, Фәрит абый!!!

Яшел Үзән, Олег Хисамов, филология фәннәре кандидаты, доцент, КДУның Яшел Үзән филиалында гуманитар фәннәр факультеты деканы

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013