Бүген Әдипләр: Галимнәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимнәр

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәгадәт Исхакый (Чагатай)
Сәгадәт Исхакый (Чагатай)

(1905 – 1989)

Сәгадәт Исхакый (Чагатай) 1905 елның 28 июлендә хәзерге Чистай районының Яуширмә авылында туган. Гаяз Исхакыйның кызы. Башта ул Петербургта кызлар гимназиясендә укый. 1922 елда әтисенең чакыруы буенча чит илгә китә, Берлин университетында белем ала. Студент елларында ук фән белән кызыксына. 1932 елда диссертация яклый. Әтисенә «Милли юл» («Яңа милли юл») журналын чыгаруда булыша. 1940 елда ире Таһир Чагатай белән Төркиягә барып урнаша. Озак еллар Әнкара университетында укыта. Тюркология профессоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Сәгадәт русча, немецча, инглизчә, французча, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укый һәм сөйләшә. Ул, дөньяның күп илләренә барып, фәнни конференцияләрдә катнаша, бик күп дөньякүләм гыйльми оешмаларның әгъзасы булып тора.

С.Чагатайның «Чура батыр» (1935), «Алтын ярук»тан ике парча (1945), «Казакъча мәтеннәр» (1961), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1 т., 1963; 2 т., 1972) һ.б. хезмәтләре бар.

Ул 1988 елда Айаз-Таһир (Төркстан Идел-Урал) фондын төзи. Галимә 1989 елның 24 июлендә 84 яшендә вафат була.

Intertat.ru


СӘГАДӘТ

«Мин хөрмәтле юлбашчы Горбачевның политик курсын йөз процентка хуплыйм, бигрәк тә экономика һәм милли мәсьәләләр өлкәсендәге политикасын. Башкача әйткәндә, мин Перестройка яклы. Бу мәкаләм туган илдә һәм чит җирдә яшәүче татарлар арасында беренче буын булыр. Мин Сезнең журналны зур ихтирам белән укыйм. Читтә тусам да, йөрәгем туган ил өчен тибә» Али АКЫШ.
Мюнхен, Германия Федератив Республикасы.

Тюркология фәне буенча танылган татар галиме Сәгадәт Чагатай-Исхакый узган елның 24 нче июнендә Анкара шәһәрендә вафат булды.
Атаклы татар әдибе, күренекле политик эшлекле һәм журналист Гаяз Ис-хакыйның кызы Сәгадәт 1906 елда ул вакыттагы Казан губернасы, Чистай өязенең Яуширмә авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында әбисе Камәрия абыстай белән бабасы Гыйлаҗетдин хәзрәттән ала. Бу елларда Сәгадәтнең атасы Гаяз Исха-кый Социаль-революционерлар партиясенең Татар бүлеге булып саналучы Таңчылар партиясенең җитәкчесе сыйфатында патша режимына каршы көрәш алып бара. Татар халкының: игенче, эшче һәм интеллигенция катлауларының мәнфәгатьләрен каләме һәм сүзе белән яклап чыкканлыктан, ул патша Россиясенең яшерен полициясе — Охранканың дикъкатен үзенә җәлеп итә. 1906 елда кулга алынып төрмәгә ябылган Гаяз Исхакый, шулай итеп, яңа туган кызыннан аеры яшәргә мәҗбүр була/ Г. Исхакыйның «Зиндан» исемле әдәби хезмәтендә Чистай төрмәсендәге кичерешләре сурәтләнә. Ул әсәрнең бер җирендә анасының куенында китерелгән бәбәй кызын кочаклавы турында сүз бар.

1916 елда Сәгадәт рус аристократиясе мәктәбе саналган Смольный институтка керә. Ләкин анда бер генә ел укып кала, чөнки 1917 елда башланган революция нәтиҗәсендә мәктәптә укулар өзелә, ул туган авылы Яуширмәгә кире кайтырга мәҗбүр була.

1919 елда Г. Исхакый Франциягә барып чыга һәм дусты — көрәштәше Садри Максуди вә Фоат Туктар белән бергә Париждагы Солых конференциясендә төрек-татар халкыңың мөхтарият хокукларын яклап чыга./Сәгадәт бабасы һәм әбкәсе белән бергә4 1920-1921 елларда Идел буенда хөкем сөргән дәһшәтле ачлыкны чирләмичә-үлмичә үткәреп җибәрә, яшәп кала. 1921 елның азагында ул әтисенең чакыруы буенча Петроградка китә һәм Финляндия татарларының булышлыгында чикне үтә. Сәгадәт ханым сугыш һәм революция нәтиҗәсендә бүленеп калган укуын немец гимназиясендә дәвам итә, аны уңышлы тәмамлый. 1928 елда Гаяз Исхакый Берлиндә «Идел-Урал» милли комитетының матбугат органы — «Милли юл» исемле айлык журнал чыгара башлый. Сәгадәт ханым әтисенә журнал чыгаруда ярдәм итү белән бер-рәттән, Берлин университетының Тюркология бүлеген уңышлы тәмамлый һәм Татар теле буенча диссертация яклый. 1932 елда экономия һәм социология фәннәре докторы Таһир Шакир (Чагатай) белән тормышын берләштерә. Ул 1939 елның азагына кадәр өзлексез рәвештә «Милли юл» журналына мәкаләләр яза, фән өлкәсендә дә эшләрен дәвам иттерә.

Билгеле булганча, 1939 елның 23 августында Гитлер белән Сталин арасында бер-береңә һөҗүм итмәү буенча Пакт төзелә. Сигез көннән соң исә икенче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Поляк хөкүмәтенең химәясендә чыга торган «Милли юл» журналына яшәү мөмкинлеге калмый. Шунлыктан Сәгадәт ханым тормыш юлдашы Т. Чагатай белән бергә 1940 елның башында Төркиягә китәләр һәм Анкара шәһәрендә урнашып калалар. Сәгадәт ханым башта урта мәктәпләрнең берсендә төрек теле һәм әдәбияты буенча дәрес бирә. 1942 елдан исә Анкара университетының тел, тарих һәм география факультетында төрки телләр буенча лекцияләр укый. Бу вазифаны ул өзлексез рәвештә кырык ел буенча башкарып килә. 1950 елда профессор титулы ала, ике гыйльми хезмәт хәзерли. Алар университет нәшриятында басылып чыгалар.

Гаяз Исхакый 1954 елда вафат була. Сәгадәт ханым атасын бик хөрмәтләп күмә. 1978 елда Г. Исхакыйның тууына 100 ел тулу уңае белән Анкарада бер китап хәзерләнә. Сәгадәт Чагатай, Таһир Чагатай, Али Акыш һәм Хасан Агай редколлегиясе составында 1979 елда дөнья күрә бу китап. 26 кешенең мәкаләсен эченә алган әлеге китапны татар-башкорт халкының якын тарихы дип тә атап булыр иде. Соңгы ике елда бу китап зур дан казанды, чөнки анда Перестройка чорына кадәр халкыбыздан яшерелеп килгән милли чыганаклар чагылдырылган.

Сәгадәт ханым университетта эшләү һәм китаплар язу белән генә чикләнмичә, Халыкара тюркология конференцияләрендә гыйльми докладлар ясады, төрле журналларга мәкаләләр язды. Мисал өчен, аның иң соңгы мәкаләсе Али Акышның «Идел-Урал-да хөррият мөҗәдәләсе» атлы китабына язылган рецензиясе булды. Җыеп кына әйткәндә, Сәгадәт Чагатай атасы Гаяз Исхакый юлыннан тайпылмыйча милли дәгъвәгә хезмәт итүен соңгы минутына чаклы туктатмады. 83 яшендә вафат булган Сәгадәт ханым һәрхәлдә галим һәм милләтче-иде-алист буларак, Төркиянең тел белеме өлкәсендә, татар-башкорт халкының милли азатлык көрәше өлкәсендә тирән эз калдырып, мәңгелек дөньяга күчте. Татарлар өчен ул Милли фонд калдырып китте.

"Азат хатын" № 1, 1990.

ОЧРАШУ ХАТИРӘСЕ

Истанбул университеты 1988нче елда тюркологларның чираттагы халыкара конгрессын кабул итте. Үземнең докладымны тәмамлагач, түземсезлек белән тәнәфесне көтеп алдым да, башкалар белән бергәләп чәй эчү урынына юнәлдем. Бүтән бүлекләрдәге докладлар алданрак беткән иде, күрәсең, чәй залында.буш утыргычлар түгел, басып торырлык урын табу да шикле иде. Шунда түрдәге өстәл артыннан берәү торып, миңа исемем белән дәште, үз янына чакырып, кулын болгады. Бу — элегрәк хат аша гына таныш, хәзер инде Төркия җирендә күрешеп белешкән милләттәшебез Мәхмүт Тахир булып чыкты.

— Таныш булыгыз,— диде ул үзе янында утырган ханымга ишарәләп,— Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт ханым Чагатай.

Көтмәгәндәге бу очрашудан зиһенемне җыеп өлгергәнче, Сәгадәт ханым сораулар яудыра башлады: Казанда татарлар күпме? Татар теле укытыламы, татар мәктәпләре бармы? Динне тоталармы, мәчетләр эшлиме? Халык татарча сөйләшәме? һәм башкалар, һәм башкалар... Сүз артыннан сүз чыгып, шулай сәгатьтән артык вакыт үткәнен сизмәгәнбез дә.

Билгеле, бу конгрессның генераль сәркатибе Осман Серткайадан чакыру кәгазе алгач, иң элек Төркиядә яшәүче кан кардәшләребез турында кызыксынган идем. Миңа Сәгадәт ханым Чагатайның галим, профессор икәнлеге турында да әйттеләр. Кайчандыр аның татар теленә багышланган ике мәкаләсен табып, укып та чыккан идем. Ләкин төрле сүзләр ишетергә туры килде: имеш, инде ул бик өлкән яшьтә, имеш, аның союздан килгәннәрне күрәсе дә килми, имеш... Әмма бу имешләр чыннан да имеш-мимеш кенә булып калды. Әйе, аның яше бар, «күп йөрсәм, аякларым да сызлый», дип зарлангалый, ләкин хәтере яхшы, сүзләре йөгерек кенә агылып тора, ниндидер эшләү дәрте, хәрәкәт дәрте сизелеп тора. Сүз сөрешеннән аңлавымча, хәзер бөтен гомере әтисенең исемен, аның әсәрләрен халыкка кайтару максаты белән бәйләнгән иде. Инде барлык әдәби әсәрләрен дә диярлек (шулай ук күпчелек мәкаләләрен дә) туплаган, ләкин җитешмәгәннәре юк түгел икән әле. «Басылмаган 1-2 китабы да бар»,— дип әйтеп куйды ул. Казанда республиканың «Мирас» комиссиясе, Гаяз Исхакыйның әдәби мирасын өйрәнүне һәм нәшер итүне башларга карар кылды, дигәч, аның күңеле тулып киткәндәй булды, аннары акрын гына: «Ул көннәрне күрә алырмынмы икән?»— дип көрсенеп алды.

Икенче көнне без бергәләп конгрессның тел бүлеме эшендә катнаштык. Сәгадәт ханым доклад сөйләүчеләргә сораулар да биргәләде, үз фикерең дә әйткәләде. Истанбулда без башка күрешә алмадык, ул Анкарага кайтып китте, ләкин киткәндә анда да очрашу мөмкинлеге буласын белеп китте ул. Дистә елдан артык инде Төркиянең фәннәр академиясе дәрәҗәсендәге Төрек тел җәмгыяте үзенең конгрессларын үткәрми торган иде. һәм менә быел чираттагы конгресс билгеләнгән икән. Ул конгресска катнашучы совет делегациясе исемлегендә мине дә атадылар һәм без илнең башкаласы Анкарага юл тоттык. Мин ул конгресс һәм фәнни мәсьәләләр турында сүз йөртеп тормыйм, ләкин шуны гына билгеләп үтәсе килә: конгрессның рәисе Төркия президенты Кемал Еврен үзе дә галимнәрнең бу очрашуына нинди зур игътибар бирелгәнлеген күрсәтә.

Биредә мине яңа танышулар, очрашулар көтә иде. Шулар турында уйлаганда гаять хәерхак күңелле һәм ярдәмчел булган кешеләр — Төрки культураларны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Саидә Арсланбәк, аның энесе, парламентның тәрҗемәче-ки-тапханәчесе Мәсуд, Анкара университеты профессоры Әхмәт Тимер, зыялы инженер Мәхмүт Тахир һәм профессор Сәгадәт Чагатай исеме төшә. Чит җирләр архитектура истәлекләре, музейлары белән генә түгел, беренче чиратта, үзенең кешеләре белән хәтергә сеңеп кала бит ул, кешеләре бигрәк тә үз милләттәшләребез булса. Алар мине биредә чыгып килгән (хәзер инде чыкмый) «Казан» журналы, татарларның культура һәм ярдәмләшү җәмгыяте эше белән таныштырдылар, башкалар турында сөйләделәр.

Шундый очрашуларның берсе Сәгадәт ханымның өендә булды. Инде мин атап үткән якташларыбыздан тыш бирегә Мюнхеннан хатыны белән Али Акыш та килгән иде. Безнең илдә барган үзгәрешләр, Казан татарларының тормышы, дуслык җепләрен ныгыту — болар һәммәбез өчен дә мөһим һәм җитди темалар иде. Мәҗлесебезнең үзәге Сәгадәт ханым булгангамы, әллә башка сәбәптәнме сүзләребез еш кына аның әтисе шәхесенә йөз тота иде, Казанда күренгән кайбер мәкаләләр борчу салган икән аларга: Г. Исхакыйның чит илләрдәге эшчәнлеген ныклап өйрәнгән кеше әлегә юк, шунлыктан аннан-моннан йолкынган хәбәрләр дөреслеккә илтми. «Ул милләтче иде,— диде Сәгадәт ханым, ахрысы, бездәге «милләтче» сүзенең эчтәлеген искә алып өстәп тә куйды.— Татар халкының милли азатлыгы өчен көрәште һәм ул шул юлдан чигенмәде. Ә фашистлар белән эш итүе юк сүз. «Идел-Урал» китабын укыгыз. Анда ул ачык әйтә үз фикерен. Варшавадан качу хатирәләрен карагыз, без төрки милләтчеләр халыкларыбызның милли хокукларын булдыруда һәм яклауда большевизмнан да, милли социализмнан да ярдәм көтә алмыйбыз»,— дип яза ул.

Варшава вакыйгасы бик борчый иде аны. 1939 елда «Молотов—Риббентроп» килешүе төзелгәч, безнең як «Милли юл» журналын ябуны һәм аның мөхәррирен кулга алынуны таләп итә. Бу хәбәрне белгән Польшаның башлыгы Пилсудский, Г. Исхакыйны үзенә чакырып, фатирына кайтып тормыйча, тиз арада Польша җиреннән чыгып китәргә киңәш бирә. Шулай эшләнелә дә, бу турыда аның хатирәләре бар һәм С. Чагатай аларны «Емел» дигән журналда бастырды, әмма аның барлык кулъязмалары Польшада кала. Кемнәр кулында алар, исәннәрме — әлегә беркем дә белми.

Шулай итеп, төрле очрашулар, әңгәмәләр белән тулы көннәр үтеп китте. Сәгадәт ханым белән республикабызның «Мирас» комиссиясе арасында элемтә булдырылып, Г. Исхакыйның әдәби мирасын нәшер итү юлында эш башланды, һәм менә көтелмәгән хәбәр: «Турк культуру» журналы август санында Төрки культураларны өйрәнү институтының член-корреспонденты профессор Сәгадәт Чагатайның 24 июнь көнне вафат булуы турында белешмә бирде...

Фәрид ХӘКИМҖАНОВ,

"Азат хатын" № 1, 1990.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013