Бүген Әдипләр: Шәүкәт Галиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шәүкәт Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Зөлфия Гыйниятова
Шәүкәт Галиев
(1928-2011)

Шагыйрь Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын туган авылы колхозында гади колхозчы, бригадир ярдәмчесе һәм учетчик булып эшли. 1945—1949 елларда СССР Хәзерләүләр министрлыгының ул вакыттагы Кайбыч район бүлегендә (райуполминзагта) башта статист, аннары учет мөдире хезмәтендә була. 1949 елның мартында, партиянең район комитеты тәкъдиме белән, Ш. Галиевне «Колхоз бригадасы» исемле район газетасы редакциясенә җаваплы секретарь итеп күчерәләр. Соңга таба ул шул ук газетаның редакторы хезмәтен алып бара. Шунда эшләгәндә, 1950 елның июнендә, КПСС сафларына член итеп алына.

1953 елның көзендә Ш. Галиев Казанга күчеп килә һәм алты ел буе «Чаян» журналы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.

1959—1961 елларда Ш. Галиев Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый, аны тәмамлап кайткач, 1971 елның ахырына кадәр, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1971 елның декабреннән 1984 елның июненә кадәр ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.

Ш. Галиев — үсмер һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән һәм шул чорның кырыс чынбарлыгын, ачлыгын-ятимлеген үз җилкәсендә татып, имин тормышка сусаган ашкынулы уй-хисләре белән сугыштан соңгы елларда әдәбият мәйданына чыккан шагыйрьләрнең берсе. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый, ә беренче шигъри җыентыклары («Яңа көйләр», «Кичке утлар») илленче еллар башында басылып чыга. Үзенең тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси кичерешләренә бәйле рәвештә туган авылы, аның эшчән кешеләре, табигате турында, күңелдә калган сугыш яралары, мәхәббәт хатирәләре турында язылган шушы беренче китапларында ук яшь шагыйрьнең халыкчан рухлы лирик таланты ачык сиземләнә. Моны шул заманның әдәби тәнкыйте дә билгеләп үтә (Ә. Фәйзи мәкаләсе). 1957 елда язылган «Әткәйгә хат» поэмасы исә үзенең драматик яңгырашы, хис-кичерешләренең тә-бигыйлеге һәм лирик моңы белән илленче еллар татар поэзиясенең поэма жанрындагы үзенчәлекле бер уңышы итеп бәяләнә.

Лирик шагыйрь буларак, Ш. Галиевнең шуннан соңгы иҗаты эчтәлек ягыннан тирәнәю, тематик яктан киңәю юнәлешендә үсә. Сурәтле фикерләүдә ул иң беренче чиратта татар классик поэзиясенең реалистик традицияләренә һәм халык иҗаты казанышларына таянып эш итә. Хисләренең табигыйлеге, самимилеге, фикерләренең фәлсәфи үткенлеге тагы да көчәя, шигъри теле халыкчан бизәкләр, юмор элементлары белән байый, шигырьләре форма һәм композицион яктан җыйнаграк, камилрәк була бара. Шагыйрьнең алтмышынчы-җитмешенче елларда дөнья күргән «Сиңа әйтер сүзем бар», «Сөенечләрем, көенечләрем», «Уйларым-серләрем», «Фикердәшкә», «Чынлык», «Тамчылар тамар чаклар» кебек җыентыклары аны югары зәвыклы, сизгер рухлы, дөньяны һәм кешене үзенчә тасвирларга омтылган лирик шагыйрь итеп таныталар. Ш. Галиевнең лирик шигырьләрендәге образлы гадилек, композицион камиллек композиторларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. «Раушаниям, бәгърем», «Утыр әле яннарыма», «Ник яңара сагышлар?», «Тамчылар тамар чаклар», «Күпме күзләр күреп онытылган», «Шомырт чәчәкләре ак кына», «Сөенечкә дисәм» кебек тирән хисле, оригиналь яңгырашлы мәхәббәт шигырьләре, музыкага салынып, дистәләрчә еллардан бирле халык арасында популяр җырлар булып башкарыла килә.

Ш. Галиев тормыштагы һәртөрле кимчелекләрне, кире типларны сатирик тә тасвирлаган яки кешеләрдәге аерым җитешсезлекләрдән көлгән күп «Рялы юмор һәм сатира әсәрләре авторы буларак та билгеле («Гарантияле әхәббәт», «Өйгә кайткач», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Сөзгәк үгез маҗаралары» һ. б.). Аның бу жанрдагы шигырьләре «Уены-чыны бергә», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Шигырьләр һәм поэмалар» кебек җыентыкларында урын алган.

Алтмышынчы еллар башында Ш. Галиев шигъри талантының зур иҗади уңышларга китергән тагын бер ягы ялтырап ачылып китә. 1962 елда аның балалар өчен махсус язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Ул — балаларга адресланган ике дистәгә якын китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья — яңа, теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларынача булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары-укулары, шатлыклары-борчулары, шаянлыклары-батырлыклары, уйлары-хыяллары — кыскасы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана. Юмор катыш җор, йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия, балалар табигатен тирән тою һәм аларга карата хөрмәт, ышаныч — менә бу сыйфатлар Ш. Галиевкә балалар белән ихлас мөнәсәбәткә керергә һәм, бернинди үгет-нәсихәтсез, иң җитди темалар турында да алар күңеленә тәэсир ясарлык югары идеяле әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ш. Галиевнең балалар өчен язган шигырьләре үз халкыңа, Ватаныңа тугрылыклы булу, дуслык-туганлык, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт, тынычлыкны саклау хисләре белән сугарылган. Балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда аңа «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» һәм 1966 елда рус телендә Мәскәүдә чыккан «С папой в кабине» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде, ә 1980 елда Татарстан китап нәшриятында рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» китабы өчен 1982 елгы Халыкара бүләккә — Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды, авторның исеме Г.-X. Андерсенның Почетлы исемлегенә кертелде. Ул шулай ук 1984 елның январенда ВЛКСМ Үзәк Комитетының А. П. Гайдар Билгесе белән бүләкләнде.

Ш. Галиев җәмәгать тормышында актив катнаша. Ул — Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, союзның яшь авторлар белән эшләү комиссиясе һәм X. Туфан әдәби мирас комиссиясе председателе, РСФСР Язучылар союзының юмор һәм сатира советы члены. Ул СССР язучыларының III (1959), V (1971), VII (1981) съездларында, РСФСР язучыларының IV (1975) съездында делегат булып катнашты, 1975 елда халык депутатларының Казан шәһәре Бауман район советына депутат итеп сайланды. Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул 1978 елда «Почет Билгесе» ордены һәм 1970 елда «Хезмәттәге батырлык өчен, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә» медале белән бүләкләнде.

Ш. Галиев — 1958 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яңа көйләр: [Шигырьләр].— Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 23 б. 3000. Рец.: Мансур 3.— Яшь сталинчы, 1954, 20 июнь; Фәйзи Ә. Уй һәм тойгы.— Совет әдәбияты, 1954, № 6, 117—119 б.

Кичке утлар: (Шигырьләр. Авт. биогр. белешмәсе белән).— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—47 б., портр. 5000. Рец.: Ахунов Г.—Сов. әдәбияты, 1956, № 9, 111—112 б.; Нури 3. Якты һәм җылы утлар.— Яшь сталинчы, 1956, 20 июнь.

Әткәйгә хат: Поэма һәм шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 47 б. 5000. Рец.: Ахунов Г. Әдәби язмышлар. Казан, 1970. «Җуелмас яралар» бүл., 140—144 б.; шул ук мәкалә.—Сов. әдәбияты, 1958, № 11, 111—113 б.

Сиңа әйтер сүзем бар: Шигырьләр, җырлар.—Казан: Таткитнәшр, 1960.- 124 б., портр. 7000.

Сөенечләрем, көенечләрем: Яңа шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.- 103 б. 6000.

Камырша: Шаян шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 51 б. 10 000. Рец.: Әхсән Б.— Сов. әдәбияты, 1963, № 1, 154 б.

Күңел күзе: Яна шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 60 б. 7000.

Тамаша: (Шаян шигырьләр).—Казан: Таткитнәшр., 1964.—62 б., ил. 10 000, Рец.: Рафиков М. Балаларга матур бүләк.— Соц. Татарстан, 1965, 5 февр.

Уйларым-серләрем: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 95 б., портр. 5000. Рец.: Г ат а у л л ин Р. Шагыйрь күңеленә сәяхәт.— Казан утлaры, 1966, № 7, 144—145 б.

Шәвәли: Шаян шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 28 б., ил. 32 000.

Уены-чыны бергә: Юмор. Сатира.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 64 б., ил. 7000.

Шаян каләм: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1966.-20 б., ил. 28 000.

Көлке бүлмәсе: Юмористик һәм сатирик шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—79., ил. 10 000.

Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр: Шаян шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр , 1968.— 184 б., портр. 9000.

Фикердәшкә: Лирика. Юмор.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 143 б., портр. 5000.

Кызык: Шаян шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—23 б., ил. 20 000.

Тәмле йорт: Шаян шигырьләр. (Т. Хаҗиәхмәтов рәс.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—29 б., ил. 25 000.

Шалт, Мөхәммәтҗан!: Юмор, сатира. /И. Юзеев кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1970.— 176 б., ил. 5000. Рец.: Яруллин Ф.— Соц. Татарстан, 1971, 21 март.

Котбетдин мәргән.—Казан: Таткитнәшр., 1971.— 48 б., ил. 10 000.

Чынлык: Лирика, юмор.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 160 б., портр. 4000.

Мыеклы бозау: Шаян шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 144 б., ил., портр. 10 000.

Тылсымлы көзге: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 256 б. 10 000. Тамчылар тамар чаклар: Лирика.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 240 б. 6000.

Күңелле сәфәр: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 127 б. 10 000.

Шигырьләр, поэмалар: Лирика, юмор балаларга. /Н. Юзиев кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 560 б., портр. 5000.— (Шигырь к-ханәсе). Рец.: Xәйдәрова Л. Озак яшәүнең сере.— Казан утлары, 1980, № 1, 159—161 б.

Әз-мәз мәзәк.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 160 б. 15 000. Рец.: Шәфигуллин Ф.—Казан утлары, 1981, № 2, 161 б.

Канатлы малай: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 96 б. 10 000. Рец.: Хөсәенова Н. Балаларга бүләк.—Соц. Татарстан, 1982, 8 авг.; Миңнуллин Р. Канатлы малайлар, канатлы шигырьләр.— Казан утлары, 1983, № 1, 185—188 б.; Сәхапов Ә. Бәхет илендә.— Татарстан яшьләре, 1983, 30 авг.

Тавыклар көлә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 96 б. 10 000.

Исәнме, дус!: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1985.— 96 б., 10 000.

В свете молний: Стихи.— М.: Сов. писатель, 1962.— 83 б. 3000. Рец.: Сәетов Г —Сов. әдәбияты, 1962, № 12, 140—141 б.

С папой в кабине: Стихи. Пер. с татар.—М.: Дет. лит., 1966.—78 с, ил. 100 000.

Огурцы в тюбетейках: Стихи /Пер. Р. Морана.—М.: Дет. лит., 1974.— 63 с, ил. 100 000.

Баллада о колоколе: Стихи. /Пер. с татар.—М.: Сов писатель, 1976.— 176 с. 10 000.

Заяц на зарядке: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1980.— 175 е., ил. 10 000. Рец.: Валеев М. Счастье новых высот.— Сов. Татария, 1981, 15 марта; Мустафин Р. Добрый талант.— Веч. Казань, 1981, 23 марта; Комсомолец Татарии, 1981, 23 марта.

Секрет долголетия: Юморист, стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1981.—112 с. 10 000. Рец.: Паушкин Г. Секрет долголетия.— Сов. Татария, 1982, 18 июля.

Волшебное зеркало: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1984.—96 с. 150 000.

С ветром наперегонки: Стихи. Пер. с татар. В. Баширова и Э. Блино-вой.—М.: Малыш, 1985.—28 с, ил. 150 000.

Кто играет на курае?: Стихи. Пер. с татар.— М.: Дет. лит., 1985.— 112 с, ил. 150 000.

Витаминле хәрефтәр: Стихи (Ред. Г. Байбурин.— Уфа: Башкнигоиздат, 1976.—144 с, ил. 10 000.—На башкир. яз.

Аның турында

Галиуллин Т. Җырдан җырга.— Кит: Галиуллин Т. Еллар юлга чакыра: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 76—100 б.

Мөхәммәдиев Р. Иң бәхетле чагы алманың...— Кит.: Мөхәммәдиев Р. Әгәр без янмасак...: (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). Казан, 1980, 42—47 б.

Фәйзи Ә. Уй һәм тойгы.— Кит.: Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе: (Публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекле хатлар). Казан, 1973, 202—206 б.

Хәким С. Юмор — шагыйрьнең табигатендә.— Кит.: Хәким С. Үз тавышың белән. Казан, 1969, 215—221 б.

Юзиев Н. Әйтер сүзе бар... (Шәүкәт Галиев).— Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, 234—255 б.

Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.— 184 б. 2500. Ш. Галиев турында 115—144 б.

Ахунов Г. Шагыйрь ачкан дөнья.— Соц. Татарстан, 1978, 19 ноябрь.

Бакир Г. Чын күңелемнән яклыйм.— Соц. Татарстан, 1971, 2 апр. Г. Тукай исем. Дәүләт премиясенә тәкъдим итү уңае белән.

Сөләйманова С. Рәхмәт әйтергә вакыт.— Татарстан яшьләре, 1971, 15 апр.

Мингалимов Р. Кояшы, ае уртак.—Соц. Татарстан, 1972, 19 март.

Юзиев Н. Үзенчәлекле талант.—Соц. Татарстан, 1971, 20 апр.

Туфан X. Киләчәккә барырлык иҗат.— Соц. Татарстан, 1972, 19 апр.

Әхмәтҗанов Р. Яшьлек юлыннан.— Татарстан яшьләре, 1972, 1 апр.

Галиев Ш. Как же ответить на 437 вопросов?—Дет. лит., 1972, № 11, с. 34—36.

Шаукат Галиев: лит. портр.— Дет. лит., 1972, № 8, с. 65, портр.

Галиев Ш. Родом из детства.— Веч. Казань, 1983, 15 февр.

Мустафин Я. Песня обновленного края.—Дет. лит.,— 1967, № 5» с. 46—48.

Мустафин Р. Мир добрый и светлый.— Сов. Татария, 1971, 28 марта.

Хаким С. Становление.— Сов. Татария, 1972, 19 апр.

Юзиев Н. Волшебное зеркало.—Дет. лит., 1975, № 8, с. 21—22.

Галиуллин Т. И безгранична жизнь, и цель ясна.— Сов. Татария, 1978, 19 ноября.

Рамазанов Г. Навеки близка:— Лит. Россия, 1978, 1 дек.

Кукушкин Р. По законам фантазии.—Дет. лит., 1983, № 12, с. 34—37.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013