Бүген Әдипләр: Гариф Галиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гариф Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Гариф Галиев

(1903-1985)

Гариф Закир улы Галиев 1903 елның. 10 маенда элекке Самара губернасының, Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзер Татарстан АССРның Азнакай районы) Урманай авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туган. Әтисе 1910 елның җәендә кинәт үлеп киткәч, җиде яшьлек Гарифны Урманайдан унике чакрым ераклыктагы Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул анда 1918 елга кадәр укый, мәдрәсә җәдит ысулындагы уку йорты булганлыктан, Гариф дөньяви фәннәрдән дә беркадәр белем ала. Моның өстенә, ул үзлегеннән өйрәнә, матур әдәбиятны бик яратып укый.

1917 елгы Бөек Октябрь революциясе мәдрәсә шәкертләрен дә канат-гандырып җибәрә. Алар, мәдрәсә каршында һәвәскәр драма түгәрәге оеш-ъгрып, тирә-як авылларда спектакльләр куеп йөри башлыйлар. Шунда яшүсмер Гариф иң актив «артистларның» берсе була. Бу мавыгуын ул 1918 ел-шң көзендә Бөгелмә шәһәрендә ачылган өч еллык укытучылар семинариясенә кереп укый башлагач та ташламый, семинариядәге сәнаигы нәфисә (әдәбият-сәнгать) түгәрәгенә йөреп, рухи омтылышларына азык таба.

Ләкин 1921 елгы дәһшәтле ачлык афәте Г. Галиевкә семинарияне тәмамнарга мөмкинлек бирми, ул, соңгы курска җиткәч укуын ташлап, яңадан ту-чан авылына кайтырга мәҗбүр була. Анда авыл Советы секретаре булып эшли, бер үк вакытта, волость җир комиссиясе члены буларак, крестьяннар һәм авыллар арасындагы һәртөрле җир низагларын, җир дәгъвәләрен хәл итү эшләренә дә катнаша.

Шул чорда Г. Галиев Казанда чыга торган «Крестьян гәзите»нә языша башлый, анда үзенең авыл тормышына караган кыска-кыска очеркларын, хәбәрләрен бастыра.

1925 елда Г. Галиевне Кызыл Армия хезмәтенә алалар. Ул Белоруссиядә Дзержинский исемендәге дивизиядә солдат һәм полк китапханәчесе булып хезмәт итә. Хәбәрчелек эшен ул монда да дәвам иттерә, соңга таба хикәяләр дә яза башлый. Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасының 1925 елгы 11 ноябрь санында аның «Вәли ничек кызылармеец булды» исемле беренче хикәясе дөнья күрә. Беренче хикәя артыннан башкалары языла, алары да шул ук «Эшче» газетасында басылып чыга.

1926 елда армия хезмәтеннән кайткач, Г. Галиев бер кыш туган авылындагы зурлар өчен ачылган кичке мәктәптә укыта, аннары, 1927—1928 елларда, Азнакай урта мәктәбендә эшли. Шул чорда Мәскәүдә нәшрият кооперациясендә хезмәт итүче язучы Мәхмүт Максуд, яшь авторның «Эшче»дә басылган барлык хикәяләрен туплап, 1927 елда «Кызыл Армия хикәяләре» исеме белән өч табак күләмендәге мөстәкыйль җыентыгын бастырып чыгара.

1928 елның көзендә Г. Галиевне Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасы редакциясенә эшкә чакырып алалар. Ул анда 1930 елның декабренә кадәр җаваплы секретарь вазифасын башкара, аннан Казанга күчеп республика Авыл хуҗалыгы идарәсенең матбугат органы «Колхоз газетасы» (элекке «Крестьян гәзите») редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли башлый. 1935 елда «Колхоз газетасы» чыгудан туктагач, Г. Галиев Бөек Ватан сугышы башланганчы әүвәл «Советлар канаты» газетасы, аннары «Колхоз бригадиры» дигән журнал редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.

Утызынчы еллар дәвамында Г. Галиевнең әдәби иҗат эше аеруча активлаша,

1931—1941 еллар эчендә аның тугыз китабы дөнья күрә. Алар арасында «Фамилиясез кеше», «Бибкәй аланы» кебек заманында популярлык казанган повестьлар һәм очерк җыентыклары бар. 1939 елда Гариф Галиевне СССР Язучылар союзына член итеп алалар (рекомендациянең берсен аңа М. Җәлил бирә).

Бөек Ватан сугышы башлангач, Г. Галиев 1941 елның августыннан 1946 елның апреленә кадәр армия хезмәтендә була: башта полк китапханәсе на- чальнигы, аннары 1943 елның январеннан «Кызыл сугышчы» һәм Беренче Белоруссия фронты политидарәсе чыгарган «Кызыл Армия» фронт газетасы редакцияләрендә җаваплы секретарь булып хезмәт итә. Хәрби заданиеләрне үрнәк рәвештә үтәгәне өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, «Варшаваны азат итү өчен», «Берлинны алу өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы елларда Г. Галиев «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә өч ел очеркист, аннары, элекке «Колхоз бригадиры» журналы яңадан чыга башлагач, 1949 елның августыннан 1958 елның маена кадәр, журналның җаваплы редакторы булып эшли.

Г. Галиевнең әдәбияттагы төп темасы — авыл, анда булган тарихи вакыйгалар, үзгәрешләр, аның үткәне һәм бүгенгесе. Үзенең күп санлы хикәя һәм очеркларында ул авыл хезмәт иясе кешесенең тарихи шартлар эчендә яңа әхлак сыйфатлары белән байый баруын, рухи үсешен күрсәтергә омтыла. Аның әсәрләре тормыш материалына бай һәм идея-эчтәлек ягыннан актуаль булуы белән аерылып тора.

Г. Галиев балалар әдәбиятында һәм драматургия жанрында да нәтиҗәле эшләде. Аның дистәдән артык бер пәрдәле пьесалары бар. Аларның күбесе үзешчән сәнгать коллективлары тарафыннан күп мәртәбәләр сәхнәдә уйналган һәм хәзер дә уйнала килә. Ә авторның «Хаттан башланды» исемле бер пәрдәле комедиясе, аеруча уңыш казанып, өч мәртәбә (1949, 1952, 1954) рус телендә һәм немец телендә (1956, Дрезден) басылып чыга.

Гариф Галиев 1985 елның 22 мартында Казанда вафат булды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. [Г. Иделле кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1961.—323 б., портр. 7000.

Кызыл Армия хикәяләре.— М.: Нәшрият кооперативы матбагасы, 1927.— 38 б. 3000.

Яңа күзләр: Хикәя.— Казан: Татиздат, 1931.—23 б. 7000.

Куырылмаган борчаклар: Хикәя.— Казан: Татиздат, 1932.— 19 б. 5000.—Тышл. авт.: Г. Урманай.

Фамилиясез кеше: [Повесть].— Казан.: Татиздат, 1932.— 112 б. 5000.

Бибкәй аланы: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1939.—17 б. 5000.

Биеклектә: Очерк.— Казан: Татгосиздат, 1939.— 31 б. 3000.

Юлда: Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1940.—128 б. 5000.

Ялкын. Колхоз сәхнәләре өчен бер пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1941.—28 б. 3070.

Зирекле җирендә: Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 232 б.— (Мәкт. сериясе) 10 070.

Төнге очрашу: [Хикәяләр].— Казан: Татгосиздат, 1941.— 72 б. 3075.

Шәм яктысы: Хикәяләр җыентыгы.— Казан: Татгосиздат, 1944.— 112 б. 5185.

Агымсу дулкыннары: Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 120 б. 10 165.

Безнең танышлар: Очерклар.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 67 б. 10 000.

Колхоз җирендә: Очерклар. Төз. Г. Галиев.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 79 б. 10 165.

Авыл хикәяләре.—Казан: Татгосиздат, 1949.—55 б. 5000.

Бакчачы карт: Очерк.— Казан: Татгосиздат, 1949.— 32 б., ил. 5000.

Чулпан: Җыентык.—Казан: Татгосиздат, 1949.—112 б. 5165.

Еллар һәм кешеләр: [Җыентык]-Казан: Татгосиздат, 1951.—184 б. 3065.

Аларның мәхәббәте: Хикәяләр һәм очерклар.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 44 б. 7065.

Текә яр: Хикәяләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1955.— 100 б. 5000.

Җәй көне: [Хикәяләр].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—116 б. 8000.

Күч җыя белмәү бәласе: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1959.—12 б. 10 000.

Борчаклар борчылалар: Әкият.—Казан: Таткитнәшр., 1960.—26 б. 6000.

Мин авылны яратам.—Казан: Таткитнәшр., 1960.—132 б. 6000.

Курайлы елга: Хикәяләр һәм әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 154 б,, ил. 6000— (Мәкт. к-ханәсе). Рец,: Камал Ә.— Сов. әдәбияты, 1962, № 1, 150—151 б.

Абыем кебек буласым килә.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 108 б., ил. 15 000. Рец.: Сәйфетдинов Г. Гариф Галиев хикәяләре.— Сов. әдәбияты, 1964, № 1, 146—149 б.

Штурвал безнең кулда: Хикәяләр һәм әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 159 б., ил. 7000.

Чәчәкле малайлары: Хикәяләр.— Казан.: Таткитнәшр., 1965.— 91 б. ил. 6000.

Күңел күзе белән: (Хикәяләр).— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 95 б. 8000.

Күңелле хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—106 б. 11000.

Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1971.— 136 б., ил. 7000.

Җир турында җыр: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—312 б. 15 000. Рец.: Минский Г.—Соц. Татарстан, 1981, 19 апр.

Без авылныкылар: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1982.— 344 б. 8500. Рец.: Ихсанова Л. Авылныкылар.— Соц. Татарстан, 1983, 11 февр.

Их любовь: Рассказ /Пер. с татар. К. Горбунова— Казань: Татгосиздат, 1947.—23 с. 10 000.

Началось с письма: Пьеса в 1 действии — М.: Музфонд СССР, 1949.— 23 с. 1000.

Наше лето: (Рассказы и очерки).— Казань: Татгосиздат, 1950,144 с. 5105. Одноактные пьесы /Пер. с татар. М. Галиева.— Казань: Татгосиздат, 1952.—39 с. 5105.

Рассказы. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.— 99 с, портр. 15 000.

Советский Татарстан.— Казань: Таткнигоиздат, 1959.— 11 с. 3000,— (На обл.: Б-чка депутата). Вложена с 6-ю другими книгами этой серии в папку с загл.: Из опыта работы местных Советов Татар. АССР.

Река Курай: Рассказы /Пер. с татар, Р. Кутуя.— Казань: Таткнигоиздат, 1962.—56 с, ил. 12 000.—(Школьная б-ка).

Старый дуб: /Рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1976.—113 с. 50 000. Рец.: Махмудов А. Увлекательные рассказы.— Сов. Татария, 1977, 17 февр.

Аның турында

Иделле Г. Гариф Галиев иҗаты турында да берничә сүз.— Кит.: Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. Казан, 1964, 114—123 б.

Бакир Г. Язучы, журналист, коммунист.— Соц. Татарстан, 1973, 11 май.

Ихсанова Л. Җир хакы: Гариф Галиевка 80 яшь.— Соц. Татарстан, 1983, 11 май.

Хәйри X. Яңа авыл җырчысы.— Казан утлары, 1983, № 5, 153—154 б.

Абсалямов А. Самобытный талант: К 70-летию Г. Галиева.— Сов. Татария, 1973, 12 мая.

Иделле Г. Певец колхозной деревни.—Сов. Татария, 1963, 11 мая


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013