Бүген Әдипләр: Габдулла Галиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдулла Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Габдулла Галиев-2 Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Г.Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952-1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара.
Әдәби иҗат эшенә мәеле бик күптән тернәкләнгән булса да, Г.Галиев — инде яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм алырга җөрьәт иткән язучылар җөмләсеннән. Аның беренче әсәре — «Тормыш үче» исемле пьесасы (соңрак исеме «Яшел елан» дип үзгәртелә) үткән гасырның алтмышынчы елларында языла. Пьеса төбәк үзешчәннәре тарафыннан.сәхнәләштерелеп, тирә-як авылларда күрсәтелеп тә йөри, матбугатта әсәр турында уңай фикерләр дә әйтелә. Табигый, авторны бу рухландырып җибәрә: шуннан соң ул «Айдар», «Солдат кайтты», «Гөлгенә», «Аккошлар кебек» исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Боларның алдагы икесе, үз вакытында Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Сиксәненче еллардан башлап Г.Галиев проза әсәрләре язуга да игътибарын юнәлтә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм ике повестен эченә алган «Үкенеч» җыентыгы, 1997 елда «Кичер мине, Сурия» һәм 2002 елда «Хәзрәт малайлары» исеме белән чыккан проза китаплары авторның бу жанрда да уңышлы эшли алуын күрсәтәләр. Г.Галиев — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Солдат кайтты: комедия.—Казан: Халык иҗаты йорты басмасы, 1988. — 53 б. — 500 д. Үкенеч: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 95 б. — 5000 д.
Кичер мине, Сурия: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 78 б. — 3000 д.
Хәзрәт малайлары: хикәяләр, повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 2246. —2000 д.
Кырык дүртнең буранлы кышы: повестьлар, хикәя. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 207 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәли-БарҗылыМ. Гыйбрәтле язмышлар // Ватаным Татарстан. — 1998. —3 март.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013