Бүген Әдипләр: Фәйзи Галиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәйзи Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәйзи Галиев

Фәйзи Әхмәтхан улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстанның Әтнә районы Күңгәр авылында туган.
РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы, СССРның 10 нчы чакырылыш Югары Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Күңгәр авылы халкы, күршедәге Байкал (Яңа Тазлар), Шура, Шурабаш, Яңа Сәрдә, Яңа Әтнә, Югары Оры, Түбән Оры, Чембулат, Мамыш, Кышлау, Югары Шашы, Түбән Шашы, Яңа Шашы, Иске Өҗем, Ташчишмә (Иске Тазлар), Олы Әтнә, Кече Әтнә авыллары белән берләшеп, Мукшы тавы җыены бәйрәм иткән. Бу бәйрәм июль башларында, уракка төшәр алдыннан үткәрелгән.
Өлкәннәр сөйләвенә караганда, авыл урынында элек урман булган. Авылны чыккач, “ышна” дип йөртелә торган урын бар. Бу урынның урманнан чистартылганы хакында Фәйзи абый китапларында да әйтелгән. (Фәйзи Галиев “Икмәк язмышы” Казан, 1984)
Күңгәр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Галиева Сәрия иншасыннан.


(Казан, 5 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). "Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел узса да, анда күргән михнәтләр бүген дә искә төшереп йөдәтә. Сугышта каты яраландым, җилкәмдә калган фашист снаряды кыйпылчыгы бүген үзен аеруча нык сиздерә", – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Быек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры, бүгенге көндә бердәнбер исән калган ветеран-язучы Фәйзи ага Галиев.

Ф.Галиев республикабызның легендар шәхесе. Ул  сугышка 17 яшендә алына. 1925 елгы егетне Сарапул шәһәрендәге җәяүле гаскәр училищесына укырга җибәрәләр. Ләкин укуын тәмамларга да өлгерми, фронтка китеп бара.

«Училищеда укып йөргән җирдән, безне Ярославль шәһәренә җыйдылар. Биредә Россиядәге барлык хәрби уку йорты курсантларыннан аерым дивизия төзелде. Кичке якта барыбызны да эшелоннарга төяп, Мәскәү ягына озаттылар. Шәһәрләр караңгы, йортларның бөтен тәрәзәләренә кәгазь ябыштырганнар. Смоленскига таба юл тоттык. Белгород шәһәрен үттек. Бу тирәләрдә  бик каты сугышлар барган. Беренче мәртәбә үлгән солдатларны биредә күрдек. Арада немец солдатларының мәетләре дә бар. Бөтен җирдә мәет исе. Һавадан күреп бомбага тотмасыннар өчен, күбрәк төннәрен хәрәкәт итә идек. Сазлыкларга бүрәнә җәйгәннәр. Шул бүрәнәләрдән егылмаска тырышып барабыз. 2-3 чакрымга сузылган сазлыкларда батып калучылар да булды. Үлгән кешеләр полосасын үткәннән соң, тукталдык. Каршыда – немецлар. Безне нибары 1 чакрым да 600 метр аерып тора. Хәтта кычкырган тавышлары да ишетелә. “Әйдә, икмәк бирәбез”, – дип рус фамилияләрен кычкыралар. Грачев, Медведев, Зайцев дигән фамилияләр әйтеп, совет солдатларын үрти торганнар иде», – дип искә ала ветеран сугышка кергән елларын.

Сугыш ветераннарының елдан-ел сирәгәя баруына да борчыла Фәйзи Галиев. Түбән Шашы тирәсендәге авылларда исән калган ветераннардан да берүзем генә калып барам, ди ул. Аллага шөкер, үз аягымда йөрим, чакырган җиргә барам. Укучылар белән очрашам, истәлекләрем белән уртаклашам, ди биш китап авторы Ф.Галиев.

Бәрәкәтле гомеренең серен үзенчә аңлатып: "Кыюлык өчен 100 грамм аракы бирә торганнар иде. Мин үз өлешемне эчмәдем, башкаларга биреп бардым. Аллага шөкер, тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Туксаннан узып киттем менә", – ди ул.

10 майда Татарстан Язучылар берлеге, Тукай клубында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырылган  концертка Фәйзи Галиев та киләчәк.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013