Бүген Әдипләр: Әнәс Галиев
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әнәс Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Нәбирә Гыйматдинова
Дамир Гыйсметдин
Әнәс Галиев
(1920-1996)

Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 елның 3 апрелендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936— 1939 елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбьяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. 1940 елда Кызыл Армия сафына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Ә. Галиев, чолганышта калып, «контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә һәм 1945 елның апреленә кадәр (союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителгәнче) фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. Әсирлектән котылып, берничә ай эвакогоспитальләрдә дәваланганнан соң ул, терелеп, аякка басып, яңадан Казанга кайта һәм тыныч тормыштагы хезмәтен дәвам иттерә; озак еллар буе шәһәрдәге финанс оешмаларында—Татарстан АССР Финанс халык комиссариатының налоглар һәм җыемнар бүлегендә ревизор (1945—1949), хезмәт ияләре депутатларының Свердлов, Ленин, Киров, Бауман район советлары башкарма комитетларының финанс бүлекләрендә налоглар буенча инспектор ярдәмчесе, инспектор, өлкән инспектор, ә 1959 елдан 1973 елга кадәр хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәре Совет районы советы башкарма комитетының финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы булып эшли. 1973 елның маеннан ул —халык депутатларының Вахитов район советы финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы хезмәтендә. Ә. Галиев — 1970 елдан КПСС члены.

Ә. Галиевнең беренче шигырьләре 1937 елда «Кызыл яшьләр» газетасында басыла, ә 1938 ел һәм 1940 елларда «Җилфердә, байрак!», «Сөю» исемле шигырь китаплары дөнья күрә (беренчесе—яшь шагыйрь Әгъзам Камал белән уртак җыентык). Коточкыч кыен шартларга килеп эләгүенә карамастан әдип фашист тоткынлыгында да үзенең иҗат эшен дәвам иттерә, шәхси кичерешләрен шигырь юлларына теркәп барырга тырыша. Совет солдатының мораль өстенлеген, рухи ныклыгын данлаган бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, 1958 елда, «Кыен юл» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Алтмышынчы еллардан башлап Ә. Галиев нигездә проза жанрында иҗат итә. Газета-журналларда басылган бер төркем хикәяләреннән («Отпускыда» «Солдат язмышы», «Сәяхәт», «Күченер алдыннан», «Беренче очрашу», «Сагыну» һ. б.) тыш, ул бигрәк тә үзенең күләмле ике әсәре — автобиографик характердагы «йолдызлар шаһит» һәм финанс оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр тормышын яктырткан «Намус кушканча» исемле повестьлары белән танылды. Әдипнең проза әсәрләре сурәтләнгән материалның яңалыгы, тормышчан кырыслыгы һәм күтәргән мораль-этик мәсьәләләрнең заманча актуаль яңгырашлы булуы белән кызыклы.

Әнәс Галиев— 1985 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Җилфердә, байрак!: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1938.— 43 б.6000 — Әгъзам Камал белән уртак җыентык.

Сөю: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1940 (Тышлыкта: 1939).—40 б.

Кыен юл: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—40 б. 5000.

Тормыш бакчасында: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1960.—316 4000

Йолдызлар шаһит: [Повесть. С. Хәким кереш сүзе белән].—Казан: Таткитнәшр., 1968.— 195 б. 15000. Рец.: Гыйззәтуллин Н. Солдат язмышы.—Соц. Татарстан, 1968, 15 окт.

Намус кушканча: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1984.-20 б. 15000


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018