Бүген Әдипләр: Галиәхмәт Шаһи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галиәхмәт Шаһи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Гөлара Шәрипова
Галиәхмәт ШАҺИ Галиәхмәт Шаһи 1949 елның 24 августында Арча районының Шура авылында туа. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Район һәм шәһәр газеталары редакцияләрендә эшли. Биш шигырьләр җыентыгы авторы.
Аның сүзләренә Ринат Гобәйдуллин, Илгиз Закиров, Илгизәр Мортазин, Нәгыйм Шәйхи һәм башкалар көйләр язганнар.
«Мәйдан» журналы, 2002, ноябрь.

Шагыйрь Галиәхмәт Шаһи ( Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы Шаһиәхмәтов) 1949 елның 24 августында Татарстанның Арча районы Шура авылында туа. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп, мари якларына барып чыга. Йошкар-Ола шәһәрендә техникумда укый. Техникумны технолог белгечлеге буенча диплом алып тәмамлагач, шактый еллар сәүдә системасында һәм Уфа, Оренбург, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләрендәге төрле хуҗалык оешмаларында эшли, комсомол путевкасы белән дүрт елга якын Оренбург өлкәсендәге Иракла (Ирекле) ГРЭСы төзелешенә хезмәт көчен куя. Узган гасырның җитмешенче еллары ахырында ул янә туган якларында: Арча район газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша, бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Шул елларда аның үзе эшләгән район газетасы битләрендә беренче шигырьләре басыла.

1982–1984 елларда Г.Шаһи Мөслим районының Баек авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1984 елдан ул – Чаллы шәһәрендә, биш ел шәһәр мәктәпләрендә укытучылык һөнәрен дәвам иттерә. Аннары, сәламәтлеге начараю сәбәпле, укыту эшен ташлап, үзенең бөтен рухи көч-сәләтен гомере буе хыялында йөрткән әдәби иҗат эшенә, шигърияткә багышлый.

1997 елда Чаллы шәһәр матбагасында аның «Кояшлы юл» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.

Г.Шаһи – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кояшлы юл: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 1997. – 76 б. – 2000 д.

Мәхәббәт елгасы: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2000. – 64 б. – 1000 д.

Кулым җылысы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 64 б. – 700 д.

Моңлы китап: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2001. – 68 б. – 500 д.

Ай ташы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2002. – 32 б. – 700 д.

Әүлия чишмәсе: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2002. – 104 б. – 500 д.

Канатлы еллар: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2003. – 128 б. – 1000 д.

Сандугач кайткан таллыкка: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2004. – 132 б. – 500 д.

Шигырь — яңа сурәт һәм яңа фикер берлеге ул

Бар бер кабатланмас шагыйрь безнең Чаллыда. Дөрес, аны әлегә белмиләр. Бәлки бу бәла тормышыбызның «шулайрак» булуыннан, бәлки шагыйрьнең безгә, татарга хас булган ачу китергеч дәрәҗәдәге тыйнаклыгыннан да киләдер. Галиәхмәт Шаһи аның исеме. 1949 елда Арча районының Шура авылында туган. Тукайның якташы. Ләкин Тукайның якташы булу гына әле шагыйранә мөгез чыгармый. Шагыйрьлек күәсенә табигатьтән ия булырга кирәк.

Әмма бу сәләт, бу талант та әле шартлар таләп итә, хәтта кинәттән ачылып китәргә әзер булса да. Әмма без алпавыт һәм дворян-морза балалары түгел.

Без — ярлы татар балалары. «Хезмәт җиңүләре» аша «иҗади биеклекләргә» бара торган халык. Бәлки шул безне саклый да, үлемсез дә итәдер.

Шулай итеп, шигырьгә утырасы егет Ватан сагына — хәрби хезмәткә китә. Анда өч ел буе «лаеш шулпасы» ашый, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укып, студент чәен талымлый, Арча һәм Азнакай гәзитләрендә журналист вазифасын үти. Аннан соң, Мөслим районының Баек авылында, Чаллының үзендә балалар укыта. Сабый чактан ук шигырьләр яза һәм нәтиҗәдә — ничәмә-ничә ел язылган шигырьләре тупланган, йөзәр биттән торган ике дәфтәрен югалта. Ә аларның, минем ышануымча, бөтен татар әдәбияты өчен югалту булуы Да мөмкин. «Инде югалырлар дип куркып, соңгыларын кечкенә китапчык итеп чыгарырга булдым», — ди Галиәхмәт үзе кичергән үкенечне искә алып.

Галиәхмәтнең шигырьләрен мин сокланып укыдым. Соңгы вакытта татар шигъриятендә коры информациягә хәбәргә корылган Шигъри корамалардан арыдым. Ул хәтта тере классик булып йөргән Шагыйрьләребезгә дә кагыла.

Галиәхмәт шигырьләрендә сурәтләү чарасы белән яңа фикер шул кадәр гади, шул кадәр төгәл итеп үрелә ки, шигырьне укып чыккач, зиһенендә нәрсәдер яктырып куя. Ачыш яктысы ул. Илаһилык яктысы. Дөрес, мин аның юк-бар җырлар өчен текстлар язуы белән артык мавыгуын хупламыйм. Галиәхмәтнең шәп шигырьләренә көйчеләребез нишләптер җыр язмыйлар, ә менә «авылым урамнары — җилләре-бураннары» кебек вәзенгә салынган шырды-бырдыга язалар. Чөнки алар белә, язылачак җырга шигырьдәге фикергә тиң моң кирәк булачак. Ә моның өчен шырды-бырды көйче булу гына җитми. Композитор булу кирәк. Бар, табып кара син аны Чаллыда! Әмма шушы ук шырды-бырды көйләрне шундый ук шырды-бырды җырчыларыбыз җырларга атлыгып тора. Димәк, беренче ялган үзе артыннан башка ялганнарны өстерәп кереп, татарның милли моңын тозсызландыра.

Бераз читкә киттем бугай. Әмма һич кенә дә темадан читләшмәдем. Галиәхмәт Шаһиның бүгеннән менә дигән романслар булырлык байтак шигырьләрен укыдым мин. Андагы «гади» сагыш! Андагы «гади» фикер! Безнең соңгы чордагы татар шигъриятенә мөкиббән китеп табигатьне сурәтләү һәм сурәт аша яңа фикер әйтү җитми, дигән идем. Хәсән Туфан абзыебыз язуынча, «кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» җитми.

Никадәр гади, әйеме! Шушы күзлектән чыгып, Галиәхмәтнең бер генә шигырен шәрехләп карыйсым килә. «Чык тамчысы» дип атала ул. Унике генә юлдан тора.

Чык тамчысы җем-җем итә
Якты кояш нурында.
Күңелемдә шигырь туды
Чык тамчысы турында...


Коп-коры информация кебек. Ашыкмагыз. Ул әле шигырьдәге ачышка бары тик диспозиция ясый, ягъни юл түши.

Учка алдым — охшап калды
Нәни кош баласына.
Көтә кебек төшергәнне
Үләннәр арасына...


Чыклар дәрьясыннан аерылган чык язмышы. Татар язмышы. Учта кибәчәк, корыячак чык язмышы. Коткарырга иде бит аны!

Тәгәрәп төште учымнан
Үләннәр арасына.
Мин ышанам аның анда
Дусларын табасына...


Менә ачыш. Мәңге җылытачак, мәңге сокландырачак «гади» ачыш. Мин Галиәхмәт Шаһи шигърияте укучыларыбызга ифрат дәрәҗәдә ошар дип уйлыйм. Мин мондый шигърияткә зур өметләр баглыйм.


Айдар Хәлим.
Чаллы. 12.01.1998.

Шагыйрь дөньясы

Алдымда Галиәхмәт Шаһинең "Моңлы китап" дигән җыентыгы (Яр Чаллы, 2001). Китапның исеме үк сискәндерә: "Моңлы китап". Китап моңлы буламы? Моңлы җыр, көй дибез, моңлы бала, моңлы тавыш... Ә китап?
Ачып куям күңел тәрәзәсен, 
Учка җыям кояш нурларын. 
Нурга төреп, моңлы китап язам, 
Бите саен шигырь — җырларым.
Шагыйрь кояш нурларына татлы хыялларын, кайнар хисләрен, зәңгәр кичләрен, чишмәләр челтерәвен дә кушып, азак шигырьләрен ай нурына да коендыра икән:
Ай калыккач, моңлы  китабымны 
Коендырам аның нурында. 
Минем җырлар сиңа багышланган 
Гүзәл яшьлек, сөю турында.
Менә ни өчен "моңлы китап" икән. Бу җыентык яшьлек, мәңгелек хис-сөю турында, табигать турында.
Җыентыкка кергән шигырьләрнең шактые җыр текстлары буларак иҗат ителгән, өчесенә инде көй дә язылган икән: "Туган як" (Илгизәр Мортазин көе), "Яңа ел вальсы" (Нәгыйм Шәйхи көе), "Әнием" (Салават Шәрәфиев көе).
Галиәхмәт җыр текстлары язуны иҗатының төп юнәлеше итеп сайлаган. Шагыйрьнең шигырьләре халык җырларына аваздаш.
Алма бакчасына кереп, 
Алмалар өзим микән? 
Януларга, көюләргә 
Hичекләр түзим икән?
Алма бакчасы түгәрәк, 
Очып йөри күбәләк.
Утка төште пар канатлар, 
Очалмадык бергәләп.
Сезнең бакча алмалымы. 
Безнең бакча алмалы. 
Яраланган  йөрәгемне 
Бәйләр кеше калмады.
	("Алма пешә")
Галиәхмәт шигырьләрендә безне чолгап алган мохит: чәчәкләр (умырзая, розалар, энҗе чәчәк, төнбоек, сирин), агач-куаклар, үсемлекләр (нарат, имән, тал, каен, өрән-ге, усак, миләш, чия, гөлҗимеш, камыш, әрем), кошлар (былбыл, сандугач, тургай, күгәрчен), табигать күренешләре (таң ату, кояш чыгу, ләйсән яңгыр, кар сулары, буран, җил, дулкын, чык, ташу, ут, чишмә, яшен), ел фасыллары — төп урын алып тора. Шуңа да кояш образы аның тугыз шигыренә килеп кергән, шулардай бер генә мисал китерәбез:
Минем дә җырым бар сиңа, 
Бүләгем булсын җырым, 
Үрдем аның һәр сүзенә Кояшның җылы  нурын.
	("Бүләк")
Гөл образы җиде шигырьдә кулланыла һәм ул гади генә гөлдән шигъри гөл, бәхет гөле символына кадәр үскән:
Шигъри гөлләр китап битләреннән 
Таратырлар чәчәк исләрен.
	("Моңлы китап")
 
Бәхет гөлен үстерергә 
Язган миңа шушында.
	("Туган як")
Өч шигырендә бик матур шигъри карчәчәк образы бар, ә күбәләк, ак күлмәк, энҗе чәчәк символ дәрәҗәсенә ирешкән:
Агымсуга акты ак күлмәгем, 
Ике кулым калды сузылып. 
Гүя суга ак күлмәгем түгел, 
Үзәкләрем төште өзелеп.
	("Ак күлмәгем")
Галиәхмәт Шаһинең бу китапка кергән барлык шигырьләре дә диярлек дүртьюллык строфадан тора, бары тик "Язмышка елмаеп кара" дигән шигыре генә ике юллык, ә "Сандугач" шигыре алты юллык строфалы.
Шагыйрьнең шигъри теле чагыштыруларга бай. Бу да халык җырларына хас күренеш:
Янсын әйдә якты йолдыз булып, 
Ут күзенә сулар сипмәдем.
	("Төнге авазлар")
 
Җилләр кебек бер җилкенеп куям, 
Шомырт чәчәкләрен  иснәсәм.
	("Көзге алдында")
 
Су буенда сөттәй ак томан 
Эчләрендә серләр бар сыман. 
Кайтсаң, сагышларым бетәр иде, 
Эреп аккан кара кар сыман.
	("Йөрәк кенә чәчәк атмады")
 
Салават күпере кебек 
Төсләрнең төрле чагы.
	("Көзнең тәрәзәләре ")
Чагыштыруларда чагыштыру объекты булып табигать күренешләре кулланыла һәм алар шигырьләрне тагын да табигыйрак итәләр.
Табигать күренешләрен җанландыру, аларга кешеләргә генә хас сыйфатлар күчерү халык авыз иҗатыннан ук килә. Галиәхмәтнең шигырьләрендә дә сынландырулар байтак.
Урман төшкән сагышларга, 
Көзнең сулышын тоеп. 
Усак җиргә келәм җәйгән 
Төсле яфраклар коеп.
Вакыт җиткәч көзләр килә, 
Куеп булмый  киртәләр. 
Ачы җилләр туган якны 
Көзгә куып кертәләр.
	("Җырларымда яшим")
 
Язгы җилләр исеп киләләр дә 
Кар ялыйлар минем учымнан.
	("Күңел энҗеләре")
 
Кулларыма серле чәчәк сузды 
Урмандагы ялгыз абага.
	("Сиңа атап күпме җырлар яздым")
 
Яңгырлары белән елап китте, 
Мин озатып кайтам көзләрне.
	( "Аңламыйбыз ")
Халык аваз иҗатындагы кебек, Галиәхмәт табигать күренешләренә кешегә хас сыйфатларны күчерә һәм нәтиҗәдә матур поэтик образ туа.
Җыентыкта метафораларның да төрлесе бар. Кайберләре инде күптән таныш, ә кайберләрен автор метафоралары итеп санарга мөмкин. Шуларның аеруча уңышлы, автор табышы дип исәпләрдәй берни-чәсен күрсәтеп китик. Гади метафоралар: яшьлек көймәсе, күңел тәрәзәсе, иген кырының күкрәге, йөрәгемнең учаклары сүнгән, язмыш бураннары, гомер җебе, хәтер ишекләре.
Киңәйтелгән метафоралар:
Иренеңнең сөю чәчәкләрен 
Өзәсе дә әле, өзәсе.
	("Гашыйклар утравы")
 
Кояш баеганны көтәм, 
Күккә чаршау элсеннәр.
	("Сагынганны белсеннәр ")
 
Ак бураннар күмеп китә язган 
Кара чәчләремнең карасын.
	("Рәсемеңә,  әнкәй, карасам")
 
Күмерләре белән шигырь язам. 
Күңелемә дөрләп ут керә...
Янсын әйдә якты йолдыз булып, 
Ут күзенә сулар сипмәдем.
	("Төнге авазлар")
 
Сары икән пәрдәләре 
Көзнең тәрәзәләре.
	("Көзнең тәрәзәләре ")
 
Дөрли-дөрли вакыт яна 
Замана учагында.
	("Яңа ел вальсы")
Галиәхмәтнең "Моңлы китап" җыентыгында афоризм булып китәрдәй юллар да бар:
Бу дөньяда бер яшәсәм, 
Җырларымда мең яшим.
	("Җырларымда яшим")
 
Җан җылысы бер тиенгә тормый, 
Акчаң булса гына син — кеше.
Кемнең акчасы бар, күңеле тар, 
Киң күңелле кеше — хәерче.
	("Урам")
 
Гомер үкенечсез үтсен өчен 
Язмышларны узу кирәктер. 
Дөнья тулган үкенүче белән, 
Узучылар, ахры, сирәктер.
	("Җавап сорама")
 
Көн ул — шырпы янган мизгел генә.
	("Сезне дә дип")
Хәзерге чорда җыр текстлары күп языла, шуңадырмы, бер үк образлар, бер үк сүзләр, җөмләләр дә төрле текстларда еш кабатлана башлады. Бу күренешне, бәлки, плагиатлык дип тә атап булмыйдыр. Сәбәбе, күрәсең, җыр текстлары язуга таләпчәнлек, башкалар иҗатына игътибар җитмәүдәдер.
Галиәхмәт Шаһинең бу җыентыгына кергән җыр текстларының да кайбер юллары электән без ишетеп белгән җырлар белән аваздаш. Мәсәлән, "Яшьлегем" шигырендәге
Яшьлегем үтеп тә киткән, 
Үткәнен күрмәдем дә, —
дигән юллары башкорт шагыйре Рәми Гариповның мәгълүм җырындагы:
Үтте дә китте яшьлегем, 
Үткәнен дә тоймадым, —
дигән юлларын хәтерләтә. "Югалту" шигырендәге:
Югалттым мин дусны кисәк кенә, 
Көтмәгәндә, уйламаганда,  —
дигән юлларны укыгач, үзеннән-үзе Хәсән Туфанның:
Очраттым мин сылу бер чәчәкне 
Көтмәгәндә, уйламаганда, —
дигән сүзләре кылт итеп искә төшә. Шуңа да авторга киләчәктә үз иҗатына таләпчәнлекне тагын да арттыруны телисе килә, чөнки ул инде һәвәскәрлек чорын үткән, поэзиябездә үз урынын алган шагыйрь.

Рәзинә МӨХИЯРОВА,
ЧДПИ доценты, филология фәннәре кандидаты.

"Мәйдан" 2002.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013