Бүген Әдипләр: Галия Фәрхетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галия Фәрхетдинова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Люция Фаршатова
Илфат Фәйзрахманов
Чулпан Фәттах
Фәнис Фәтхи
Гөлчәчәк Фәтхулова
Галия Фәрхетдинова
Галия Фәрхетдинова Галия Габдрахман кызы Фәрхетдинова Мөслим районы Мөслим авылында яши. Пенсиядәге укытучы.

Фидакарьлек үрнәге

Әхмәдулла Әхмәтгалиевның “Мөслим төбәге” исемле китабының “Коллективлаштыру” Һәм “Район төзелү” бүлекләрендә Ганиев фамилиясенең берничә урында кабатлана. Баксаң, алар ике шәхес – бертуганнар Котдус Һәм Хафиз Ганиевләр.Алар турында мәгълүмат туплаганнан соң, Гражданнар Һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, райондагы үзгәртеп кору елларында үзеннән зур өлеш керткән Ганиев Хафиз Гани улы турындагы язмамны тәкъдим итәм.
Гани бабай нәсел тамыры белән Яңа Вәрәшкә, ягъни Мөслимгә нигез салган Мөслим бабайга барып тоташа. Яңа Вәрәшнең (Мөслим) “эт тыкырыгы” (хәзерге Пушкин) урамында яшәгән Гани бабай урта хәлле крестьян булган. Гаиләнең ике аты, ике сыеры, сарыклары, имана җире булган. Хуҗалыкны үз кул көчләре белән алып барганнар. Хафиз гаиләдә дүртенче бала булып, 1901 елның мартында дөньяга килә. Аңа яшь ярым булганда әниләре Шәмсекамал гүр иясе була. Балаларны үги әниләре Әсмабикә үстерә. Гаиләдә тагын дүрт бала дөньяга килә.
Хафиз эре сөякле, сөйкемле, зиҺенле бала булып үсә. Мәдрәсәдә белем ала. Мөслимдә, яңа типтагы җәдиди башлангыч мәктәп ачылгач, анда укырга керә Һәм бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. 1917 елдан 1918 елга кадәр шул мәктәптә укытучы булып эшли.
1919 елда – илдә гражданнар сугышының иң кызган чорында 18 яшьлек егетне эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алалар. Пулеметчы Һөнәрен үзләштергәннән соң, ул Көнчыгыш фронт составындагы “Урал сугышчан укчылар бригадасы”нда хезмәт итә. Илне дошманнардан азат иткәч, 1924 елда демобилизацияләнә. Сугыш чыныгуы алган, таза гәүдәле, иле өчен җанын да, тәнен дә бирергә әзер булган, кулында эш уйната торган егетне туган ягында чаккүтәреп кенә алмыйлар. Тамырдан үзгәртеп корулар, каршылыклар белән тулы авыр чорда нәкъ менә Хафиз кебекләр кирәк була да инде Мөслимгә. Аны авыл советы секретаре итеп куялар.
Төп транспорт чарасы ат булган чорда зооветеринария буенча белгечләр җитешми. Хафизны Казанга “Учебно-показательная кузница” исемле мәктәпкә укырга җибәрәләр. Ул аны, 1930 елда тәмамлап, ат дагалау буенча инструктор белгечлеге ала. Белемен арттыру максатыннан, 1931 елда Казандагы ветеринария рабфагына укырга керә,әмма тәмамларга өлгерми – аны яңа гына оешып килгән “Путиловец” колхозының рәис урынбасары итеп куялар. Ә 1932 елда аны дүрт авылны берләштергән Мөслим авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Ул эшләгән чорда – кыска гына вакыт эчендә авыл советы составына кергән дүрт авыл тулысы белән коллективлаштырыла.
Хезмәт фронтында да булдыклы җитәкчене иң авыр участокка җибәрәләр. 1934 елда Хафизны да халыкның 50-55проценты гына колхозлашкан Түбән Табын авылына авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Анда эшләр җайга салынгач, аны яңадан Мөслимгә авыл советы рәисе итеп чакыралар.
Авылларны күмәкләштереп, икмәк җитештерүне, халыкның тормышын җайга салып кына килгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның августында фронтка киткән Хафиз Сталинград фронтына эләгә. Мәскәү янындагы уңышлы контрҺөҗүмнән соң совет гаскәрләре, илнең көньягыннан Мәскәүгә якынаерга ниятләп, Сталинградны штурмлаучы немец-фашист илбасарларына каршы Һөҗүмгә күчәләр. Һөҗүм 1942 нче елның 19 ноябрендә башлана. 45 нче гвардия танк полкы автоматчысы Хафиз Ганиев Сталинград өчен барган сугышларда үзен-үзе аямыйча сугыша Һәм “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә. Ә 1943 елның августында ул “Гвардеец” дәрәҗәсенә лаек була. Ул фашист илбасарларыннан Украина, Белоруссия, Прибалтиканы азат итүдә, Ленинград блокадасын өзүдә катнаша Һәм Һәрберсе өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек була. 1945 елның июнендә кайтып төшә ул туган авылына. Берсеннән-берсе кечкенә биш баласын кочаклап, ирен фронтка озаткан Мәсрүрә апа, көнне-төнгә ялгап эшләп, балаларын ачлыктан саклап калган. Азыл белән Леонид әниләре белән колхозда эшләсәләр, Дамир белән Дания өйдәге эшләрне караганнар, кечкенә Климны бакканнар. Әтиләрен кайткан көнне генә күреп калалар алар. Киеменнән дары исе дә таралмаган Хафиз абыйга тагын Мөслим авыл советын җитәкләү вазыйфасын йөклиләр.
Сугыштан соңгы авыр еллар, авыл кешесенең хәле, җегәрлеге, яшәүгә өмете беткән. Төп эшче көчнең яртысыннан артыгы сугыш кырларында ятып калган. Исән-сау кайтканнары да рухи Һәм физик яктан көчсезләнеп, тыныч тормыш мәшәкатьләреннән бизенгән. Хуҗалыкны ничек күтәрергә? Колхоз рәисе белән кулга-кул тотынып эшкә чумалар алар. Әкренләп тормыш җайлана, халык ипигә туена башлый.
Бу чорның сәяси яктан куркыныч чор икәнен дә онытмаска кирәк. Сугыш алды елларындагы кебек кулга алулар, шикләнүләр, әләкләүләр дәвам итә. Фронтта кан койган кеше дип тормыйлар, алып кына китәләр. Бер-берсен батырырга торган хөсетле кешеләр дә җитәрлек. Хафиз абый өстеннән дә кемдер тиешле органнарга дәлилсез яла җиткерә. Аны эшеннән алалар, чакыртып та йөртәләр, ләкин ике сугыш ветераны, партия Һәм совет органнарының алыштыргысыз работнигына бәйләнерлек сәбәп табылмый. Аны яңадан үз эшенә куялар. 1958 елга кадәр авыл советын җитәкли ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эшеннән үзе теләп китә. Лаеклы ялга чыкканчы аңа төрле урында эшләргә туры килә әле. Заем агенты булып та эшли ул. Чорына күрә иң авыр эш. Сугыш елларында хәрәбә хәленә китерелгән илне торгызырга халык ярдәме кирәк, өй саен йөреп аңлату сорала. Халык белән уртак тел тапкан Хафиз абый эшен намус белән башкара. Кайда гына эшләмәсен, легендар Хафиз абый Һәр эшкә иҗади якын килеп, бөтен сәләтен шуңа юнәлтеп, нәтиҗәле итеп башкарган. 1920-60 нчы елларда уздырылган бер генә конференция, җыелыш аның катнашыннан башка узмаган. Аның төпле фикере, акыллы тәкъдимнәре, оратор осталыгы да күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм иткән. Юкка гына аның Һәр мандатына төп мәсьәлә буенча чыгыш ясарга хокуклы дигән мөҺер сугылмагандыр.
Район оешуга, коллективлаштыруга, гомумән, район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Хафиз Гани улы Ганиевның йөрәге 1965 елда тибүдән туктый. Алар Мәсрүрә апа белән алты бала – дүрт ул Һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр, укыталар. Бүгенге көндә дүрт улы да гүр иясе. Кызлары Дания Һәм Илүсә лаеклы ялда. Без, гадәттә, тарихи үткәнне тәнкыйтьләргә, аерым вакыйгаларны тарих битләреннән сызып ташларга яратабыз. Ләкин Хафиз абый кебек болганчык еллар сазлыгына батмыйча илем өчен, халкым өчен дип яшәгән, көрәшкән фидакарьләрнең эшчәнлеге эзсез югалырга тиеш түгел. Без алар белән горурланырга, исемнәрен мәңгеләштерергә бурычлы.
P.S. Язма Хафиз Ганиевның шәхси архивына нигезләнеп әзерләнде.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013