Бүген Әдипләр: Галия Хантимерова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галия Хантимерова

(1921–2012)
A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Галия Хантимерова
Тәрҗемәче, педагог, тәрҗемә теориясе белгече Галия (Көбра) Закир кызы Хантимерова 1921 елның 30 декабрендә Казакъстанның Казалы шәһәрендә туа. Әтисе Уфа ягы кешесе булып, 1906 елда Оренбург Каргалысы мәдрәсәсен тәмамлагач, гомере буе төрле төбәк мәктәпләрендә, шул җөмләдән Казалыда да мөгаллим булып эшли. Әтиләре вафат булгач, алар Кыргызстанның Ош шәһәренә—туганнары янына күченәләр. 1933 елда исә, ачлыктан качып, гаиләләре белән Татарстанның Әлмәт авылына (хәзерге Әлмәт шәһәре) күченәләр. 1936 елда янәдән Ош шәһәренә кире әйләнеп кайталар, аннары ул Фрунзе (хәзерге Бишкәк) шәһәренә күченә. Галия, рус телендәге урта мәктәпне тәмамлап, 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Сугыш башлангач, укуын ташлап, кире Фрунзе шәһәренә — әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. 1941-1942 елларда ул Фрунзе шәһәре санитария оешмасында — дезинфектор, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шул елларда, Бөтенсоюз хокук институтының Алма-Ата филиалында читтән торып укып, югары юридик белемгә ия була.
1944 елның февраленнән Г.Хантимерова Мәскәүдә яши. 1944-1956 елларда ул СССР Югары судында төрки телләрдән тәрҗемәче һәм Җинаять эшләре буенча адвокатлар коллегиясенең юрист-консультанты булып эшли. 1956 елда СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтында русчага әдәби тәрҗемәчеләр әзерләү бүлеге оештырылгач, Г.Хантимерованы шунда эшкә чакыралар. Ул анда 1991 елның августына кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы, утыз биш ел буена кафедрада әүвәл ассистент, укытучы, өлкән укытучы, аннары доцент сыйфатында педагогик эш алып бара, төрки телле халыкларның әдәби зәвыклы, талантлы вәкилләреннән дистәләрчә профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләп чыгара.
1970 елда Г.Хантимерова Казан дәүләт университетының гыйльми советы каршында татарчадан русчага тәрҗемә ителгән проза әсәрләре мисалында «Тәрҗемәдә оригиналның милли үзенчәлекләрен саклау» дигән теоретик темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Тәрҗемә теориясенә караган күпсанлы хезмәтләреннән һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән тыш Г.Хантимерова үзе дә әдәби тәрҗемә өлкәсендә бик актив эшли. Г.Хантимерова, төрки телләрне яхшы белүе аркасында, тәрҗемәдә һәр очракта да оригинал текст белән эш итә һәм оригиналның милли үзенчәлекләрен саклауга аеруча зур игътибар бирә. Аның тарафыннан татар, үзбәк, кыргыз язучыларының дистәләрчә проза әсәрләре тәрҗемә ителә. Алар арасында Ф.Әмирханның күпчелек әсәрләре, А.Шамов, Р.Төхфәтуллин, Ф.Хөсниләрнең хикәяләре, кыргыз язучылары К.Җанташевның «Каныбәк», М.Абдукәримовның «Яшисе килә» («Жить хочется») романнары, үзбәкчәдән Мирмухсин, А.Каххар һәм башка прозаикларның повесть, хикәя китаплары бар. Г.Хантимерова аеруча Ф.Әмирхан әсәрләрен яратып тәрҗемә итә, аның иҗат стилен тирәнтен үзләштереп, матбугатта үзе һәм әсәрләре турында тирән эчтәлекле аналитик мәкаләләрен бастыра. Асылда, ул — Ф.Әмирханның рус теленә беренче тәрҗемәчесе. Узган гасырның икенче яртысында Ф.Әмирханның күпчелек проза әсәрләре Г.Хантимерова тәрҗемәсендә Казан һәм Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып чыгалар.
Г.Хантимерова Казан көндәлек матбугаты, Мәскәүдә чыга торган милли басмалар («Татарские новости», «Яңа сүз» һ.б.) белән даими хезмәттәшлектә. Бу басмаларда аның Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ә.Еники иҗатларына, яшьрәкләрдән М.Юныс, Р.Мөхәммәдиев, Р.Гаташ, Н.Кәри-мова, Мәскәү шагыйре Ә.Саттар һ.б. иҗат эшчәнлекләренә багышланган мәкаләләре, публицистик язмалары дөнья күрә. Ул шулай ук проза жанрында иҗат ителгән «Лики любви» («Мәхәббәтнең күптөрле йөзе») исемле роман авторы буларак та билгеле.
Г.Хантимерова — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Национальное своеобразие оригинала и проблемы перевода. — Казань: Татар, кн. изд-во, 1974. — 97 с. — 1000 экз.
Лики любви: роман. — М.: Горячая линия, 2002. — 237 с.
Шамов А. Рассказы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. — 234 с. — 7000 экз. («Хикәяләр»)
Амирхан Ф. Хаят: повести и рассказы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. — 285 с. — 100000 экз. («Хәят»)
Амирхан Ф. Избранное: рассказы и повести. — М.: Худож. лит., 1975. — 320 с. — 50000 экз. («Сайланмалар»)
Амирхан Ф. На перепутье: рассказы и повести. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. — 336 с. — 200000 экз. («Юллар чатында»)
Амирхан Ф. Хаят: повесть. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. — 127 с. — 150000 экз. (Сувенирное издание.) («Хәят»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафиуллина Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә // Казан утлары. — 1976. —№8. —169-1746. РафиковМ. С любовью к слову и мысли писателя II Сов. Татария. —1976. — 13 янв.
РафиковМ. Фатих Амирхан на русском языке // Волга. — 1976. — № 10. — С. 177-178.
ГалимовР. Роман о любви, и не только // Татарские новости. — 2002. —: № 9.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013