Бүген Әдипләр: Мөхәммәт Гали
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәт Гали


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Мөхәммәт Гали

(1893-1952)

Хикәяләре, драматик әсәрләре һәм әдәби-гыйльми хезмәтләре белән татар әдәбияты тарихында үзенә бер аерым урын алып торган Мөхәммәт Гали (Мөхәммәт Вәли улы Галиев) 1893 елның 24 (иске стиль белән—12) мартында элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы) Олы Юлга авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта авыл мәктәбендә, 1903—1910 елларда үз авылларыннан алтмыш чакрым ераклыктагы Сатыш мәдрәсәсендә, аннары Казанның Күл буе һәм 1912 елдан 1915 елга кадәр Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 1915 елда мәдрәсәне ташлап, Украина тимер рудникларында, Баку нефть промыселларында кара эшче, Бохарада грузчик булып эшләп йөри. Шунда ул солдатка алына һәм, 1916 елның февралендә фронтка озатылып, Австрия юнәлешендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, һөҗүмгә күчкән рус гаскәрләре составында чит ил җирләренә кадәр барып җитә. Февраль революциясен ул Румыниядә каршылый һәм 1917 елның сентябрендә туган авылына кайта.

Бөек Октябрь революциясе җиңгәч, М. Гали ике ел үз авылларындагы башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли, ә 1919 елның башында Казанга килеп, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан чыгарыла торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Соңга таба шул ук редакциядә әдәби хезмәткәр, секретарь һәм редколлегия члены вазифаларын үти. «Кызыл Армия» газетасы чыгудан туктагач, «Эшче» газетасына күчә, 1921 елның җәеннән «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Безнең байрак» газетасында, ә 1926 елда яңа оешкан «Крәетиян гәзите» редакциясенә күчеп, озак еллар шунда әдәби хезмәткәр булып эшли.

1931 елда М. Гали В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә, укуын уңышлы тәмамлагач, берникадәр вакыт Казан педагогия институтының география кафедрасында ассистент булып эшли, аннары «Спартак» комбинаты каршындагы олыяшьтә-геләр мәктәбендә әдәбият укыта.

1945 елның ахырыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр (М. Гали 1952 елның 6 маенда вафат була) СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында гыйльми хезмәткәр һәм кулъязмалар бүлегенең мөдире вазифаларын үти.

М. Галинең «Авыл тормышы» исемле очерк характерындагы беренче язмасы 1911 елда Казандагы «Йолдыз» газетасында Мөхәммәт Юлгави имзасы белән басылып чыга. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыганда ул чынлап торып язучылык эшенә керешә һәм 1914—1915 елларда «Аң» журналы битләрендә бер-бер артлы бер төркем хикәяләрен бастыра. Авыл халкының хезмәтен, көнкүрешендәге төрле хәлләрне, гореф-гадәт һәм табигать күренешләрен образлы итеп, укырга күңелле итеп сурәтләгән бу хикәяләре белән М. Гали шул вакытларда ук үзен сәләтле хикәяче итеп таныта. Соңга таба аның иҗатына социаль мотивла-р үтеп керә, ул авылдагы социаль тигезсезлек күренешләрен, халык массаларының империалистик сугышка каршы нәфрәтле мөнәсәбәтен чагылдырган хикәяләр иҗат итә. Иске авыл темасы М. Галинең Бөек Октябрь революциясеннән соңгы иҗатында да төп урынны алып тора. Шул ук вакытта ул аерым хикәяләрендә, бигрәк тә журналист буларак көндәлек матбугат өчен язган күп санлы очерк һәм публицистик мәкаләләрендә, совет шартларында татар авылы тормышында барган социаль үзгәрешләрне, кешеләр арасында яңа, социалистик мөнәсәбәтләр туу процессын илһамланып тасвирлый.

Утызынчы елларда М. Гали драма жанрында да көчен сынап карый. Аның 1905 елгы Беренче рус революциясеннән соң татар крестьяннарының алпавытларга каршы көрәшен чагылдырган «Печәнчеләр, яки Бәхет эзләгәндә» (1936), 1908—1912 еллардагы Столыпин җир реформасы буенча крестьяннарны хуторга күчерү вакыйгаларына багышланган «Имана» (1939) һәм атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Каюм Насыйри» исемле тарихи пьесалары бар. Соңгысы, Хөсәен Уразиков белән бергә язылып, 1945 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Каюм Насыйри турында әдип зур тарихи роман язарга да тотына, ләкин әсәр тәмамланмый кала.

Сугыш алды елларында һәм бигрәк тә Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләү чорында Мөхәммәт Гали татар әдәбияты тарихының аерым мәсьәләләренә, әдипләрнең тормыш һәм иҗатларына багышланган оригиналь гыйльми хезмәтләр дә яза. Аның «Г. Камал» исемле монографиясе, «Тукайның Уральскидагы тормышы» китабы, татар иҗтимагый фикеренең күренекле вәкилләре Гали Мәхмүдов, Ибраһим Хәлфин, Акмулла, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев турындагы күләмле мәкаләләре фактик материалга бай булулары ягыннан әле хәзер дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Шулай ук ул үзенең атаклы замандашлары Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал турында истәлек язмалар авторы буларак та билгеле.

М. Гали 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. [Төз. һәм ред. Т. Нурмөхәммәтов].— Казан: Таткит-нәшр., 1964 — 316 б., портр. 7000.

Сайланма әсәрләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.— 372 б., портр. 6000. Рец.: Сафуанов С. Тагын да тулырак булсын иде.— Сов. әдәбияты, 1956, № 4, 119—122 б.

Кура җиләге җыю. Җиләккә бару: Хикәяләр.— Казан: Татар. Совет Социаль җөмһүрият дәүләт нәшр., 1921.—12 б. 20 000.

Сабан туенда: (Хикәя).— Казан: Татар. Совет Социаль җөмһүрият нәшр., 1921.— 14 б. 20 000.

Балалык көннәремдә: (Хикәяләр).— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.—72 б. 5 000.

Кешеләр сөйләргә ничек өйрәнгәннәр? (Үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктәге телләр турында).— Казан: Яңа китап, 1927.— 35 б. ил. 3 000.

Газета укучылар өчен кесә сүзлеге.— Казан: Татиздат, 1928.— 203 б. 3 000.

Кала кешеләре булдык: Хикәяләр.—Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1928.— 30 б. 4 000.Рец.: Гали Г.—Кит.: Гали Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 326—338 б.

М. Гали әсәрләре.—Казан: Яңалиф, 1929—1931. 1-кис. (Хикәяләр). 1914—1923.—148 б., ил., портр. 5000. 2-кис.

Хикәяләр. [Г. Нигъмәти кереш сүзе]. 1931.—86 б. 5000.

Тормыш юллары: [Хикәяләр].—Казан: Татгосиздат, 1940.—228 б. (Мәкт сериясе). 10 000.Рец.: Шамов А. Бер китапның тарихы.— Казан утлары, 1974, № 11 133—140 б

.

Г. Камал: Тормышы, иҗаты, татар әдәбиятындагы һәм гомумән татаркультурасында тоткан урыны.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 159 б. 5070. (Мәкт. сериясе).

Табель-календарь.— Казан: Татгосиздат, 1944.— 12 б. 20 000.

Пожарныйлар: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1948.—21 б. 10 000.

Сайланма хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1952.—124 б. 8037.

Хикәяләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—84 б. 7000.

Шагыйрь баскан эзләрдән: [Тукай турында].—Казан: Таткнигоиздат, 1957.— 48 б., ил. 10 000.

Каюмның балачагы: [Повесть].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—80 б., ил. 7000.

Аның турында

Гайнуллин М. Мөхәммәт Гали. (1893—1952).—Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре: [Иҗат портретлары].—Казан, 1978, 230—240 б.

Хисмәтуллин X. Язучы һәм галим.—Соц. Татарстан, 1963, 24 март.

Мөхәммәт Гали: [Тууына 75 яшь тулу уңае белән].— Казан утлары, 1968, № 3, 157 б.

Бакир Г. Талантлы язучы: М. Галинең тууына 80 ел.— Татарстан яшьләре, 1973, 17 ноябрь.

Гайнуллин М. Язучы һәм галим.—Соц. Татарстан, 1973, 15 ноябрь.

Гыйзәтуллин Н. Язучы һәм галим.—Соц. Татарстан, 1983, 24 март.Гайнуллин М. Мөхәммәт Галинең тууына 90 ел.—Казан утлары 1983 № 3, 177—178 б.

Ахунзянов И. Избранные рассказы М. Гали. [Казань, 1952. На татар, яз.].—Сов. Татария, 1953, 1 апр.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013