Бүген Әдипләр: Мәхмүд бине Гали
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәхмүд бине Гали


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
«Нәһҗел-фәрадис» һәм аның авторы Мәхмүд бине Гали турында Мәрҗани тарафыннан китерелгән мәгълүматлар өзек-өзек була. Галим үзе дә, ачыну белән, бу ак урыннарда булырга тиешле сүзләр юкка чыкканлыктан, аларның безнең өчен яшерен бер сер булып калуын әйтә. Әмма анда әсәрнең язылу вакыты, урыны, авторы күрсәтелгән була. Шуңа да карамастан, аерым әдәбиятчылар Мәрҗанидагы белешмәләрне, төрлечә укырга мөмкин дип, бәхәсле санадылар яисә аларны читләтеп үтәргә тырыштылар. Госманлы галиме. Тоган, авторы Кәрдәр кешесе булырга тиеш дип, «Нәһҗел-фәрадис»не Харәзем әдәбиятыныкы итеп күрсәтергә тырыша. Аныңча, Истамбул нөсхәсенең кәгазе Үргәнечтә эшләнгән булырга тиеш, күчерүченең әдәби кушаматы Харәзем кешесе икәнлеккә ишарә ясый; имеш, автор күпчелек Урта Азия галимнәре әсәрләренә таяна. Болгар галимнәрен искә алмый, сүзләрдәге хәрәкәләр дә җирле Харәзем әйтелешенчә куелган була. Әмир Нәҗип болай фикер йөртүләрне тәнкыйть итә һәм хәтта кәгазь сыйфаты да әсәрнең Харәземдә язылу файдасына нигезле дәлил була алмавын әйтә.
«Нәһҗел-фәрадис»нең нөсхәләренә мөрәҗәгать итик. Менә Мәрҗани тексты: «Бу китапка «Нәһҗел-фәрадис» дәйү исем кылынды, мәгънәсе оҗмахларның ачык йулы тимәк улур... икенде көнендә йылга йите йөз иллек токузда Сарай шәһәрендә ир-ди... кылгучы әл-галим әр-рәббани вәл-гамил әс-сәмадани әл-остад әл-мотлак Мәхмүд бине Гали бине әс-Сараи мәншәән вәл-Болгари мүвәлләдән вәл-К-р-д-р-и...»
Текст кимчелекле булса да, анда 759 һиҗри елда кайсыдыр айның икенче көнендә Сарай шәһәрендә... кылгучы Мәхмүд бине Гали бине... иҗат урыны буенча — әс-Сараи, туган җире буенча — әл-Болгари, әл-К-р-д-р-и... диелгән.
Биредә язучының Болгарда туып, Сарайда иҗат иткәнлеге бәхәссез. Әсәрнең Ленинградтагы А1085 нөсхәсендә ул юллар, тйгын да ачыклана төшә:
«Сәфәр айының сәкезүнче көн йылкы йылы ирди йите йөз иллек токузда Сарай шәһәрендә ирди бу китапны җәмгъ кылгучы әл-галимер-рәббани вәл-галим әс-сәмадани әл-остадел-мотлак вәл-гамил әл-муваффак Мәхмүд бине Гали бине Шәйех әс-Сараи мәншәән, вәл-Болгари мүвәлләдән, вәл-К-р-д-и-гакъдан әл-мөштәра бине (бәйне.— Автор) әсхабы әл-мөкалләбе (әл-мөләккабе.— Автор) би Минһаҗетдин... андаг әйтеркем...».
Өземтәнең мәгънәсе болай:
«Сәфәр аеның сигезенче көне йылга (елы иде) җиде йөз илле тугызда Сарай шәһәрендә иде бу китапны төзүче (язучы) күңелен Аллага юнәлдергән, Алланы бер дип белеп, Аның кушуы буенча эш кылучы, һәркемнең остазы Мәхмүд бине Гали бине Шәех, иҗат урыны буенча әс-Сараи, туган җире буенча әл-Болгари, бәйләнеше буенча әл-К-р-д-и, иптәшләре арасында сайлап алынган ләкабе Минһаҗетдин... шулай әйтә...».

Татар әдәбияты тарихы, 1нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013