Бүген Әдипләр: Гомәр Гали
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гомәр Гали


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Гомәр Гали

(1900-1954)

Язучы һәм тәнкыйтьче Гомәр Гали (Гомәр Билал улы Галиев) 1900 елның 16 июнендә хәзерге Татарстан АССРның Буа районы Иске Тинчәле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Кысынкы тормыш шартларында яшәүләренә карамастан, Гомәр кечкенәдән үк белем алырга омтыла: авыл мәдрәсәсен тәмамлый, үзлегеннән күп укый. Яшүсмер чагында, бәхет эзләп, читкә чыгып китә һәм 1919 елга кадәр Донбасс шахталарында эшли, аннан, үзе теләп, Кызыл Армиягә языла һәм гражданнар сугышында катнаша.

1921 елда Г. Гали Казанга килә һәм Татар коммунистлар университетының (ТКУ) әдәбият бүлегенә yкырга керә. Әле 1919—1920 елларда ук Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәренең татар көндәлек матбугатында публицистик мәкаләләре һәм очерклары белән катнаша башлаган Г. Гали, Казанга килгәч, актив әдәби иҗат эшенә керешә. 1922—1925 еллар арасында «Кызыл Шәрекъ яшьләре», «Безнең юл» журналларында аның «Биктимер ничек эшче булды?» (1921), «Ат саклаганда» (1922), «Кубань буйларында» (1922), «Таң кияве» (1923), «Беренче мәхәббәт» (1924), «Утыз бишәү, әти» (1925) кебек хикәяләре һәм «Кызыл Татарстан» газетасында беренче тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре басылып чыга. 1924 елда ул Коммунистлар партиясенә член итеп алына.

1925 елда ТКУны тәмамлагач, Г. Галине җаваплы урынга — татар әдипләренең матбугат органы «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналының редакторы итеп билгелиләр. Шул ук елда Татарстан хөкүмәте аны сәнгать белгече П. М. Дульский белән бергә чит илгә — Парижда уздырылган декоратив сәнгать күргәзмәсен карап кайтырга җибәрә. Аның бу сәяхәттән алган тәэсирләре аерым-аерым юл язмалары рәвешендә шул ук елны «Кызыл Татарстан» газетасы һәм «Безнең юл» журналы битләрендә басыла, соңыннан исә, 1926 елда, Казанда «Гажур» нәшриятында, фоторәсемнәр белән бизәлеп, «Чит илләрдә» дигән исем белән аерым китап булып чыга.

1927 елда Гомәр Гали Татарстан дәүләт китап нәшриятының (Татгосиздатның) матур әдәбият секторы мөдире итеп билгеләнә. Биредә озак еллар (1927—1937) эшләү дәверендә ул актив җәмәгать эше дә алып бара: Татар пролетар язучылары ассоциациясенең (ТАППның) бюро члены, «Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Совет әдәбияты» журналының редакцион коллегиясе члены булып тора, ә 1932—1934 елларда Татарстан совет язучылары союзын Оештыру комитеты җитәкчеләреннән берсе була. Шул ук вакытта Казандагы югары уку йортларында татар әдәбияты буенча дәресләр алып бара.

Егерменче еллар ахыры һәм утызынчы .еллар башы Гомәр Галинең әдәбият тәнкыйтьчесе буларак формалашу һәм үсү еллары да. Беренче мәкаләләре белән үк ул үзен әдәбиятның үсеш тенденцияләрен тирән аңлаган, эрудицияле тәнкыйтьче итеп таныта. Аның Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Һ. Такташ, X. Туфан, М. Крыймов кебек язучыларның иҗатына багышланган хезмәтләре анализлау диапазонының киңлеге, фикри тирәнлеге, карашларының принципиаль, партияле булуы белән аерылып тора. Вульгар социологизмга хас кайбер җитди теоретик ялгышлар һәм нәтиҗәләр очравына карамастан, бу хезмәтләр егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының, социалистик реализм юлыннан читкә тайпылмыйча, алга таба үсешенә уңай йогынты ясыйлар.

Гомәр Галинең публицистикасы да игътибарга лаек. Ул илдә барган һәрбер әһәмиятле вакыйгага диярлек үзенең мөнәсәбәтен белдереп бара. Партиянең әдәбият һәм сәнгать турындагы карарлары, мәктәптә әдәбият укытуның торышы, театрларның репертуары, язучылар оешмасының заман таләпләре каршындагы бурычлары — болар һәммәсе әдипнең күп санлы публицистик мәкаләләрендә чагылыш таба.

Гомәр Гали 1954 елның 6 июлендә вафат була. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Хикәяләр, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистика. Кереш сүз авт. Г. Ахунов.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 380 б., 4 б. портр. 7000.

Бәхет: Хикәя.— Казан: Татар матбугат-нәшр. комбинаты, 1924.— 15 б. 5000. (Балалар әдәбиятыннан 3 китап). Тышл.: 1925.

Биктимер ничек эшче булды: [Хикәя].— Казан: Татарстан матбугатнәшр. комбинаты басмасы, 1925.— 23 б. (Балалар әдәбияты. Әдәбият бүлеге, №8). 5000. Китапта авт.: Гомәр Галиев.

Чит илләрдә: [Истәлекләр].—Казан: Гажур, 1926.—84 б. 10 000. Китапта авт.: Гомәр Галиев.

Кубан буйларында: [Хикәяләр җыентыгы].—Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1927.—80 б. 3000.

Нәфисә җиңги: (Хикәяләр).—Казан: Яңа китап, 1928.—36 б. 3000. Китапта авт.: Гомәр Галиев.

Ун ел эчендә татар матур әдәбияты (1920—1930).—Казан: Татиздат, 1930.—472 б. 3000. К- Нәҗми һәм Г. Нигъмәти белән берлектә.

Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә.—Казан: Яңалиф, 1931.—135 6. 3000.

Г. Гомәр хикәяләре.—Казан: Яңалиф, 1931.—104 б. 3000.

Кечкенә эшче: Балалар өчен хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1933.—25 б. 5100.

Аның турында

Рафаэль МОСТАФИН. ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ

Ахунов Г. Нигез ташларын салганда: (Гомәр Гали иҗаты).— Кит.: Ахунов Г. Әдәби язмышлар. Казан, 1970, 5—21 б.

Томәр Гали: Тууына 70 ел тулуга карата.—Казан утлары, 1970, № 6.

Иделле Г. Беренче остазым.—Казан утлары, 1975, № 12, 119—122 б.

Гомәр Галинең тууына 80 ел.— Казан утлары, 1980, № 7, 185 б. Шамов А. Хатирәләрдән берсе.—Казан утлары, 1981, № 9, 172-176 б.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013