Бүген Әдипләр: Мөхәммәт Гайнуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәт Гайнуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Мөхәммәт Гайнуллин

(1903—1985)

Әдәбият галиме — профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 18 (31) августында хәзерге Татарстан АССРның Апас районы Кызыл Тау (әүвәлге исеме — Коллар) авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәйрулла абзый, игенчелектән тыш, читкә йөреп балта эше белән дә шөгыльләнгән һәм, дөньяда кешечә яшәү өчен белем-һөнәр кирәклеген үз җилкәсендә татып, балаларын кечкенәдән ук укытырга, һөнәрле итәргә тырышкан. Мөхәммәт башта авылның җиде сыйныфлы җәдит мәктәбен тәмамлый, аннары, Октябрь революциясе җингәннән сон, Тәтеш шәһәренә барып, укытучылар хәзерли торган бер еллык курсларда укый. 1920 елдан аның педагоглык хезмәте башлана: ул дүрт ел буе башта Тәтеш кантонының Тутай авылындагы беренче баскыч мәктәптә, аннары туган авылы Коллар мәктәбендә балалар укыта. 1924 елда кантон мәгариф бүлеге аны Казанга, Татарстан Њзәк башкарма комитеты каршында ачылган татар телен гамәлгә кертү курсларына укырга җибәрә.
Курсларны тәмам иткәч, комиссия аны Тәтешкә эшкә билгели. Биредәге эше турыдан-туры әдәбият белән бәйләнмәгән булса да (ул Татселькредит-промсоюзның Тәтеш бүлегендә хисапчы-кассир булып эшли), М. Гайнуллин шәһәр культура йортында чыккан стена газеталарына әдәби темаларга мәкаләләр яза, мәктәпләрдә уздырылган кичәләрдә докладлар сейли, бер ук вакытта наданлыкны бетерү буенча оештырылган кыска сроклы курсларда укытучылык итә.
1928 елның җәендә М. Гайнуллин яңадан Казанга килә һәм, өч айлык хәзерлек курсларын тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 1931 елда институтны тәмамлагач, фәнни эшкә калдырылып, 1931 — 1934 еллар арасында профессор Г. Нигъмәти җитәкчелегендә аспирантурада укый. Булачак галимнең «Татар әдәбиятында интернационализм мотивлары» һәм «Г. Камалның тормыш һәм иҗат юлы» исемле башлангыч фәнни хезмәтләре нәкъ менә шул чорда остазы Г. Нигъмәти җитәкчелегендә язылалар. Аспирантурада уку белән бергә, ул үзе дә институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә лекцияләр курсы алып бара. Бу шөгыль тора-бара аны татар әдәбияты тарихы буенча системалы фәнни эш җәелдереп җибәрүгә этәрә.
Утызынчы еллар дәвамында газета-журнал битләрендә аның татар әдәбияты тарихына караган, аерым алганда Г. Тукай, Ш. Камал кебек язучыларның иҗат эшчәнлегендәге мөһим мәсьәләләрне яктырткан тикшеренү мәкаләләре басыла. Шушы ук елларда М. Гайнуллин XX йөз башы татар әдәбияты буенча дәреслек-хрестоматия төзергә керешә. Соңыннан, 1947 елда, бу зур хезмәт китап булып басылып чыга һәм югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен озак еллар кыйммәтле чыганак ролен үти.
Бөек Ватан сугышы чорында М. Гайнуллин Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә өлкән укытучы һәм доцент, 1943 — 1944 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты управляющие, аннары Казанда яңа оешкан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшерену институтында директор вазифаларын башкара. 1945 елның декабрендә аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәмш тарих институты дирекры итеп раслыйлар. Ќаваплы административ эшләр башкару белән бергә, ул педагогия институтында лекцияләр укуын һәм гыйльми хезмәтләр язуын дәвам иттерә. Шушы елларда аның «Горький һәм татар әдәбияты» (рус телендә), «Каюм Насыйри» исемле мәгълүм китаплары дөнья күрә, көндәлек матбугатта дистәләгән мәкаләләре басыла. 1946 елда ул «XIX гасыр азагыһәм XX йөз башы татар әдәбияты турында тикшеренүләр» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты исемен ала.
Илленче-алтмышынчы елларда М. Гайнуллин, унтугызынчы гасыр һәм егерменче гасыр башы татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә игътибарын таш да көчәйтеп, шул чорга караган әдәби һәм публициста чыганакларны барлап чыга, К. Насыйри, 3. Џади, 3. Бигиев, М. Акъегетзадә, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдев кебек язучыларның тормышы һәм иҗат эшчәнлекләре турында архивлардан, әдипләрнең туганнарыннан, замандашларыннан бик күп яңа фактик материаллар җыя һәм аларны фәнни кулланышка кертеп җибәрә. Шулай ук ул татар әдәбияты тарихында исемнәре хаксызга онытыла башлаган Газизә Сәмитова, Маһруй Мозаффария, Зәйнәп Сәгыйдә, Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ), Мәхупҗамал Акчурина кебек хатын-кыз язучыларның, Риза Фәхретдинев, Фатих Кәрими, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай кебек күренекле әдипләрнең иҗатларын барлап, аларның татары әдәбияты тарихындагы урыннарын ачыклый. Әдәбият тарихы белән бәйле рәвештә галим ижтимагый фикер үсеше, татар әдәбиятының интернациональ бәйләнешләре, татарда көндәлек матбугат барлыкка килу, публицистика, әдәби тәнкыйтьнең туу һәм үсеш баскычлары турында да бай материал туплый. Шушы тикшеренүләр нигезендә М. Гайнуллин 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында «Беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Соңыннан (1966 елда) бу диссертация «Татарская литература и публицистика начала XX века» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Галимнең югары уку йортларында укучы студентлар өчен кулланма рәвешендә тезегән «XIX йөз татар әдәбияты», «XX йөз татар әдәбияты» дәреслек-хрестоматияләре, рус телендә «Татарская литература XIX века» монографиясе, «Дуслыкта кеч», «Татар әдипләре» исемле җыентыклары һәм көндәлек матбугатта, кумәк җыентыкларда басылган йөзләрчә мәкаләләре әнә шул күп еллык тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак дөньяга килә.
Әдәбият фәненең күп тармакларында нәтиҗәле эш алып баруы белән бергә, М. Гайнуллин озак еллар буе Казан дәүләт педагогия институтында, Казан дәүләт университетында лекцияләр укый, тәҗрибәле укытучы-остаз буларак, студентларның диплом эшләренә җитәкчелек итә, дистәләрчә аспирантларны тәрбияләп, фән юлына озата. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибрапимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1945—1953, 1959—1961) булып эшләгән елларында исә татар филологиясенең алга таба үсешен тәәмин итү өчен зур оештыру эшләре башкара.
М. Гайнуллинның татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язу, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының җыентыкларын төзү, матбугатка әзерләү һәм редакцияләү, «Кыскача әдәбият энцикло-педиясе»нең редактор-консультантларыннан берсе буларак, татар әдәбияты буенча анда урнаштырылган мәкаләләрне эзерлзшудәге хезмәте дә зур.
Мөхәммәт Гайнуллинга 1963 елда Татарстан АССРның, 1973 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.
М. Гайнуллин 1985 елның 24 маенда Казанда вафат булды. Ул—1941 елдан КПСС члены һәм 1957 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Каюм Насыйри: Тууына 120 ел тулу уңае белән.— Казан: Татгосиздат, 1945.—111 б. 10000.
Татар әдәбияты. XX йөз. 1917 елга кадәр: Югары уку йортлары өчен дәреслек-кулланма.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 710 б. 5000.
Татар әдәбияты. XX йөз: [Дәреслек-хрестоматия]. Югары уку йортлары өчен. Кис. 1—2.— Казан: Таткнигоиздат, 1954. К. 1.—Төзәт. 2-басма. 592 б., ил. 5000. К. 2. 1917 елга кадәр. Тезәт. 2-басма. 568 б. 5000. Ж. Вәзиева белән язылган.
Татар әдәбияты: XIX йөз. Югары уку йортлары өчен.—Казан: Таткитнәшр. 1957.- 654 б. 3000.
Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1960.— Я20 б. 3000. (СССР ФА КФ. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты).
Татар әдәбияты. XIX йөз. Тулыл. 2-басма. Югары уку йортлары өчен.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—690 б. 2000.
Дуслыкта — көч: Публицистик мәкаләләр, әдәби очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—248 б., портр. 1500. Рец.: Рамазанов Г. Љлкән галимнең яңа хезмәте.— Соц. Татарстан, 1973, 25 ноябрь.
Каюм Насыйри: Тормыш һәм иҗат юлы. (Тууына 150 ел тулу уцае бе-лән.) — Казан: Таткитнәшр., 1975.—35 б. (СССР Фәннәр акад. Казан филиалы. Г. Ибрапимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты). 2000.
Татар әдипләре: (Иҗат портретлары). Н. Юзиев кереш сүзе белән.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—280 б. 4500. Библиогр.: 259—279 б. Рец.: Госманов М. Мираска ихтирам.—Казан утлары, 1979, №12 166—169 б.
Галиәсгар Камал (1879—1933): Тормыш һәм иҗат юлы. Тууына 100 ел тулу унае белән.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—40 б., 1 б. портр. 3500.
Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860—1905): Тез., суз башы, биографик белешмәләрне язучы М. X. Гайнуллин.—Казан: Таткитнәшр., 1979.— 416 б. 4000.
Горький и татарская литература.—Казань: Татгосиздат, 1944 — 59 с 5000.
Исследования по татарской литературе конца XIX и начала XX веков: Автореф. дисс. на соиск. учен, степени канд. филол. наук.—Казань, 1946 (Казан, гос. ун-т).
Каюм Насыров и просветительское двиҗение среди татар.—Казань- Татгосиздат, 1955.—96 с. 15000.
Татарская литература и публицистика начала XX века.— Казань: Таткнигоиздат, 1966.—435 с., ил., 8 л. портр. и факс. (АН СССР. Казан ин-тат. языка, лит. и истории). 1000.
Татарская литература XIX века.— Казань: Татар, кн. изд-во, 1975.— 307 с. (АН СССР. Казан, филиал. Ин-т языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова). 2500. Каюм Насыйри: Очерк җизни и творчества. К 150-летию со дня рождения.—Казань: Таткнигоиздат, 1975.—48 с. 2000.
Галиасгар Камал (1878—1933): Очерк җизни и творчества к 100-летию со дня рождения.—Казань: Таткнигоиздат, 1978.—35 с. 5500.
Татарская литература и публицистика начала XX века. Изд. 2-е, доп — Казань: Таткнигоиздат, 1983.—352 с., портр. 2500.

Аның турында

Гайнуллин М. Мин әдәбиятка ничек килдем: Истәлек.—Казан утла-РЫ, 1978, № 9, 165—171 б.
Гайнуллин М. Укыдык, укыттык, эшләдек, эшлибез.—Казан утлары, 1977, № 10, 118—121 б.
Юзиев Н. Игелеклелек.—Кит.: Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. Казан, 1978, 141—152 б.
Гыйззәтуллин Н. Галим, җәмәгать эшлеклесе: М. Гайнуллинга 70яшь.–Казан утлары, 1973, №8, 156–158 б.
Мифтахов Б., Исламов Ф. Љлкән галимнең олы юбилее.—Сов мәктәбе, 1973, № 9, 34 б.
Галимуллин Ф. Киң колачлы галим: М. Гайнуллинга 80 яшь —Соц .т-н, 1983, 25 сент.
Юзиев Н. Љч нәсихәт: М. Гайнуллинга 80 яшь.— Казан утлары, 1983, №8, 157–159.
Гиззатуллин Н. Верен своему пути: М. Гайнуллину 70 лет.— Сов. Татария, 1973, 11 окт.
Мусин Ф. Всегда в поиске: К 80-летию ученого-литературоведа М. Гайнуллина.— Сов. Татария, 1983, 25 сент.
Ганиев Ф., Мусин Ф. Мухамед Хайруллович Гайнуллин: К 80-летию со дня рождения.— Сов. тюркология, 1983, № 6, с. 100—101.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013