Бүген Әдипләр: Дания Гайнетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дания Гайнетдинова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
<img src= Журналист һәм язучы Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова 1952 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туа. Үз авылларында башлангыч мәктәпне һәм Иске Җөри авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1969- 1982 еллар арасында Чуашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә план-икътисад техникумында, аннары, читтән торып укып, Казан финанс-икътисад институтында һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Хезмәт юлын 1975 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләүдән башлый. Бер үк вакытта «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән әдәби түгәрәккә актив йөри. Шул елларда көндәлек матбугат битләрендә, «Идел» альманахында беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре, нәсерләре, рецензияләре басыла. 1980 елда аны СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алалар.
1984 елда Д.Гайнетдинова Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд оешмасына эшкә күчә. Күренекле язучылар белән аралашу, иҗат остаханәләре эшендә якыннан торып катнашу яшь каләмнең әдәби осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый: матбугатта аның әдәп-әхлак, балалар тәрбиясе, тирә-як мохитне саклау темаларын үзәккә алып язган «Исәнме, чишмәм!», «Авыл апасы», «Ташлыяр карлыгачы», «Үз дигәнем» кебек хикәяләре дөнья күрә, 1990 һәм 1992 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Күңел җылысы», «Өермә» исемле ике повесте китап булып басылып чыга.
1991 елда Д.Гайнетдинованы «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшыру-лар компаниясенә эшкә чакыралар. Биредә ул, балалар редакциясенең өлкән мөхәррире буларак, татар һәм чит ил язучылары әсәрләре, аерым алганда, Ләбибә Ихсанованың «Җир астында җиде көн», Нияз Акмалның «Көтелмәгән кунак», Рабит Батулланың «Салават күпере», Сент-Экзюпериның «Нәни принц» повестьлары буенча радиопостановкалар эшләп, үзенчәлекле тапшырулар оештыра. 1995 елда балалар өчен иң яхшы радиопо-становкаларга Россия күләмендә уздырылган конкурста Д.Гайнетдинова Беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Ул үзе дә — балалар өчен күп кенә радиоспектакльләр, радиопостановкалар сценариелары авторы. Аның «Яңа ел төнендә», «Түбәтәйле малай», «Тылсым дөньясы», «Әкият иленә сәяхәт» кебек, эчтәлекләре белән мавыктыргыч та, маҗаралы да, тәрбияви дә булган радиоспектакль язмалары Татарстан радиосы фондында саклана.
Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Күп кенә шигырьләренә һәвәскәр композиторлар тарафыннан көйләр язылган («Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда», «Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер» Һ.6.). Аның тагын бер шөгылен — сынлы сәнгать белән кызыксынуын, һәвәскәр рәссам булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшерә, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясый. Аның аерым сын-рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләрендә тамашага куела.
Д.Гайнетдинова — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күңел җылысы: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 55 б. — 1500 д.
Өермә: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 160 б. — 1000 д.
Өермә: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 1586. — 2000 д.
Каен җиле: лирик хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 159 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әюпов X. Ак кәгазьдә күңел нурлары // Татарстан яшьләре. — 1990. — 13 гыйнв.
Мәхмүди 3. Язучы, журналист, рәссам // Шәһри Казан. — 2001. —12 окт.
Садә Г. Тавышыннан таныйлар // Мәгърифәт. — 2001. — 29 дек.
Мулланурова Р. Безнең белән бит алар киләчәккә баралар // Сабантуй. — 2002. — 5 гыйнв.
Ихсанова Л. Күңел эзләнмичә тормый // Мәдәни җомга. — 2002. — 25 март.
Сахапова В. Туган якның бер баласы // Ватаным Татарстан. — 2002. — 5 июль.
Мәхмүтов М. «Талпынамын күккә карап...» // Шәһри Казаң. — 2003. — 18апр.
Гыйззәтуллин Р. «Өермәле китап» // Шәһри Казан. — 2004. — 7 май.
Ихсанова Л. Серле йомгак // Мәдәни җомга. — 2004. — 4 июнь.
Низаметдинова М. Картиналарында — табигатькә мәдхия // Татар иле. — 2005.—№43.
Исмәгыйлева Р. Теләченең канатлы кызы // Сабантуй. — 2005. — 2 нояб.
Мөхәммәтҗанов А. Ул — язучы да, рәссам да // Шәһри Казан. — 2005. — 4 нояб.
А к м а л Н. Язучы да, рәссам да // Мәгърифәт. — 2005. — 5 нояб.
Гөлхан. Табигатьтән илһам алып... // Мәдәни җомга. — 2005. — 4 дек.
Шагеева Р. Букеты, или Тайность цветов // Татарстан. — 2006. — № 12. — С. 68. "> Журналист һәм язучы Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова 1952 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туа. Үз авылларында башлангыч мәктәпне һәм Иске Җөри авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1969- 1982 еллар арасында Чуашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә план-икътисад техникумында, аннары, читтән торып укып, Казан финанс-икътисад институтында һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Хезмәт юлын 1975 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләүдән башлый. Бер үк вакытта «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән әдәби түгәрәккә актив йөри. Шул елларда көндәлек матбугат битләрендә, «Идел» альманахында беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре, нәсерләре, рецензияләре басыла. 1980 елда аны СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алалар.
1984 елда Д.Гайнетдинова Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд оешмасына эшкә күчә. Күренекле язучылар белән аралашу, иҗат остаханәләре эшендә якыннан торып катнашу яшь каләмнең әдәби осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый: матбугатта аның әдәп-әхлак, балалар тәрбиясе, тирә-як мохитне саклау темаларын үзәккә алып язган «Исәнме, чишмәм!», «Авыл апасы», «Ташлыяр карлыгачы», «Үз дигәнем» кебек хикәяләре дөнья күрә, 1990 һәм 1992 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Күңел җылысы», «Өермә» исемле ике повесте китап булып басылып чыга.
1991 елда Д.Гайнетдинованы «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшыру-лар компаниясенә эшкә чакыралар. Биредә ул, балалар редакциясенең өлкән мөхәррире буларак, татар һәм чит ил язучылары әсәрләре, аерым алганда, Ләбибә Ихсанованың «Җир астында җиде көн», Нияз Акмалның «Көтелмәгән кунак», Рабит Батулланың «Салават күпере», Сент-Экзюпериның «Нәни принц» повестьлары буенча радиопостановкалар эшләп, үзенчәлекле тапшырулар оештыра. 1995 елда балалар өчен иң яхшы радиопо-становкаларга Россия күләмендә уздырылган конкурста Д.Гайнетдинова Беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Ул үзе дә — балалар өчен күп кенә радиоспектакльләр, радиопостановкалар сценариелары авторы. Аның «Яңа ел төнендә», «Түбәтәйле малай», «Тылсым дөньясы», «Әкият иленә сәяхәт» кебек, эчтәлекләре белән мавыктыргыч та, маҗаралы да, тәрбияви дә булган радиоспектакль язмалары Татарстан радиосы фондында саклана.
Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Күп кенә шигырьләренә һәвәскәр композиторлар тарафыннан көйләр язылган («Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда», «Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер» Һ.6.). Аның тагын бер шөгылен — сынлы сәнгать белән кызыксынуын, һәвәскәр рәссам булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшерә, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясый. Аның аерым сын-рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләрендә тамашага куела.
Д.Гайнетдинова — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күңел җылысы: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 55 б. — 1500 д.
Өермә: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 160 б. — 1000 д.
Өермә: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 1586. — 2000 д.
Каен җиле: лирик хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 159 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әюпов X. Ак кәгазьдә күңел нурлары // Татарстан яшьләре. — 1990. — 13 гыйнв.
Мәхмүди 3. Язучы, журналист, рәссам // Шәһри Казан. — 2001. —12 окт.
Садә Г. Тавышыннан таныйлар // Мәгърифәт. — 2001. — 29 дек.
Мулланурова Р. Безнең белән бит алар киләчәккә баралар // Сабантуй. — 2002. — 5 гыйнв.
Ихсанова Л. Күңел эзләнмичә тормый // Мәдәни җомга. — 2002. — 25 март.
Сахапова В. Туган якның бер баласы // Ватаным Татарстан. — 2002. — 5 июль.
Мәхмүтов М. «Талпынамын күккә карап...» // Шәһри Казаң. — 2003. — 18апр.
Гыйззәтуллин Р. «Өермәле китап» // Шәһри Казан. — 2004. — 7 май.
Ихсанова Л. Серле йомгак // Мәдәни җомга. — 2004. — 4 июнь.
Низаметдинова М. Картиналарында — табигатькә мәдхия // Татар иле. — 2005.—№43.
Исмәгыйлева Р. Теләченең канатлы кызы // Сабантуй. — 2005. — 2 нояб.
Мөхәммәтҗанов А. Ул — язучы да, рәссам да // Шәһри Казан. — 2005. — 4 нояб.
А к м а л Н. Язучы да, рәссам да // Мәгърифәт. — 2005. — 5 нояб.
Гөлхан. Табигатьтән илһам алып... // Мәдәни җомга. — 2005. — 4 дек.
Шагеева Р. Букеты, или Тайность цветов // Татарстан. — 2006. — № 12. — С. 68.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013