Бүген Рөстәм Гайнетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рөстәм Гайнетдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Габдрафыйков
Гаделшаһ бине Габдулла
Тимерхатмулла Габдуллин
Назил Газетдинов
Рөстәм Гайнетдинов
Ленар Гобәйдуллин
Рөстәм Гайнетдинов

Идел-Урал легионы фашистларга каршы чыккан

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә тарих фәннәре кандидаты, татар мөхәҗирләре турында китап авторы Рөстәм Гайнетдинов һәм Идел-Урал легионы турында фәнни хезмәтләр авторы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев катнаша.
Римзил Вәли: Күптән түгел Казанда “Яшен шары” операциясенең барып чыкмавы турында китап басылып чыккан иде. Анда Икенче дөнья сугышы елларында Идел-Урал легионының 825нче батальоны турында кызыклы мәгълүматлар китерелә. 930 кешедән торган бу батальон фашистлар гаскәри бүлеге булып саналса да, Витебски шәһәре янында Беларус партизаннары ягына чыккан. Алар үзләре бик күп корал һәм ядрәләр, туплар алып киткән.
“Яшен шары” операциясенең барып чыкмавы турындагы китап күпләрне гаҗәпләндерер, яңа сораулар һәм ачышлар тудырыр. Чөнки 825нче батальонның 1943 елның 23 февралендә партизаннар ягына чыгуы Һитлер армиясенә җимергеч һөҗүм булып тора. Меңнәрчә татарлар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре фашизм аләме астында хәрәкәт итә башлый дигәндә, нацизмның киләчәккә өмете юклыгы шунда ачык күренә.
Икенче яктан караганда, Идел-Урал легионы сафларында булган 20-30 мең татар һәм башкортлар кичкән юллар әле дә ачыкланып бетмәгән. Аларны башта фашист әсирлегендә, аннары легионда, соңрак яңадан фронтта, ә сугыш беткәч ГУЛАГ лагерьларында һәрвакыт михнәт, газаплар, берсеннән-берсе маҗаралы вакыйгалар көтеп торган.
Бу китапта Рафаэль Мостафин, Мәхмүт Гәрәев, Әбүлхан Әхтәмҗан, Рөстәм Гайнетдинов һәм башка тарихчыларның хезмәтләре басылган. Шунда ук йөзләрчә легионерларның исемнәре, кайда туулары, әсирлектә һәм легионда нинди эш башкарулары турында мәгълүматлар бар.
Соңгы вакытта легионерлар каһарманмы, әллә сатлыкҗанмы һәм Муса Җәлил кайсы якта булган дигән темага уйдырмалар һәм бәхәсләр тарала башлады.
825нче батальонның 500дән артык легионеры партизаннар ягына чыкканда Муса Җәлил алар янында булмаган, ләкин язмыш, кичерешләр һәм әхлакый дилемма, берүк әсирлектәге татарлар һәм башкортларның легиондагы мәдәни чаралары – барысы да уртак мохиттә барган, милләттәшләрнең язмышлары да уртак булган.
Рөстәм Гайнетдинов: Бу вакыйга турында мәгълүмат безнең илгә илле елдан артык керә инде. Беренчедән, Пантелеймон Пономаренко сугыш вакытында Беларуста партизан хәрәкәтенең җитәкчесе иде, аннан соң Беларус коммунистлар партиясенең беренче секретаре булды. Ул 60нчы елларда Казанда булганда безнең җитәкчеләргә: “Татарлар белән бик кызыклы вакыйга булган иде. Нигә сез аларның батырлыкларын күтәрмисез?” дигән иде.
Аннары озак еллар дәвамында Рафаэль Мостафин Муса Җәлил турында мәгълүмат туплап йөрде. Ул шулай ук Беларуста булды, татарларны үз сафларына керткән партизаннар белән дә очрашты. Материаллар китапларда, төрле матбугат чараларында чыга иде. Соңгы елларда “Татарстан”, “Гасырлар авазы” журналларында бу хакта мәгълүматларны чыгара башладык.
2005 елдан бирле Мәскәү галимнәре шушы эзләнүләрдә катнаша башлады. Бу – танылган профессор Әбүлхан Әхтәмҗан һәм генерал-лейтенант Мансур Хәкимов. Бөтен мәгълүматларны туплагач, шушы китап чыкты.

"Азатлык"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013