Бүген Әдипләр: Римма Гайнанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Римма Гайнанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Римма Гайнанова
«Мин, Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы, 1961 нче елның 4 октябрендә Чакмагыш районының Рапат авылында дөньяга килгәнмен. 1979 нчы елда Рапат урта мәктәбен тәмамладым hәм Башкорт дәүләт университетының татар – рус филологиясе факультетына укырга кердем. Аны тәмамлаганнан соң Чакмагыш районының Яңа Каръяуды урта мәктәбенә татар теле hәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләндем. Мәктәптә «Умырзая» әдәби иҗат түгәрәгенә җитәкчелек итәм. Студент елларыннан бирле шигырьләр язу белән мавыгам. Иҗат җимешләрем район hәм республика газета – журналларында басылып тора.»

Әсәрләре

Мәхәббәт

Мәхәббәт – тәүге ярым,
Мәхәббәт – яшьлек таңым,
Мәхәббәт – күңелем назы,
Мәхәббәт – ярсу язым.
Оныт, ди салкын акыл,
Җанымда – серле ялкын.
Сүнмәс йөрәк таләп итә:
Дөрләп кабын, сагын, табын,
Мәхәббәт – яшәү ямем.


Соңлап аңлау.

Балачакта кайчак сүз тыңламый,
Гамьсезлеккә салсак күңелне,
Әйтә идең: «Бер аңларсыз әле,
Үсеп әни булгач үзегез».
Гомер аргамагы шәп җилдерә,
Шук кызлардан булдык әниләр,
Тормыш йөге инде җилкәләрдә,
Гаилә мәшәкате, бәбиләр.
Инде хәзер алар сүз тыңламый,
Хәвеф – хәсрәт сала йөрәккә.
Үзебез дә шундый булганбыз бит,
Димәк, безгә шулай кирәк тә.
Кабатлыйбыз, әни, синең сүзне,
Килер көнгә ясап ишарә.
Гамьсезлеккә килеп төртеләбез:
Ничек аңлатырга, нишләргә?
Бәлки кайгырырга кирәкмидер,
Вакыт мәҗбүр итәр аңларга.
Ана бала диеп ут йотса да,
Бала күңеле була далада.

 

Сагыну.

Туган жир калды еракта,
Көн дә керә төшләргә.
Тилмерәбез тоткынлыкта,
Кызкайларым, нишләргә?
Бил бөгәбез, тир түгәбез
Иртә таңнан төнгәчә.
Әниләр hич истән чыкмый,
Сагынабыз бу көнгәчә.
Бездә дә ямьле җәйләрдер,
Тургай җыры яңгырыйдыр.
Яшәүләре бигрәк авыр,
Чит илләрдә каңгырып.
Йөрәкләрдә бетмәс нәфрәт,
Уч белән кайный күңел.
Фашист ничек каныкса да,
Без баш иячәк түгел.

 

Тукайга.

Туган көнең белән, бөек шагыйрь,
Туган көнең белән, и Тукай!
Котлау юллый сиңа сөйгән халкың,
Тәбрик итә сине hәр татар.
Ятим булып түгел, даhи булып
Син яшисең безнең күңелдә.
Буген дә син якты, сүнмәс йолдыз
Шигъриятнең чиксез күгендә.

 

Әниләр бәйрәме.

Салкын көздә табигатькә
Яз китерә бу бәйрәм.
Саран кояш нурларында
Наз китерә бу бәйрәм.
Йөзләргә елмаю сибә,
Нур өләшә күңелгә,
Өйләргә сыймый, дөньяга
Җыр – моң булып түгелә.
Әниләр бәйрәме бүген –
Бәйрәмнәрнең олысы.
Һәр туган яңа таң өчен
Без әнигә бурычлы.
Тәбрик итик әниләрне,
Юллыйк ихлас теләкне.
Гомер язын бүләк иткән
Ана – тормыш терәге.

 

Акча колы.

Күпләр аңа кызыгып карый:
«Вәт булдыра!»
Кайберәүләр кызгана бик:
«Әй, бичара!»
Булса булыр икән бар тормышың,
Багышлаган кеше акчага!
Намус, вөҗдан кебек изге хистән
Ул мәхрүмдер инде, күрәсең.
Төн йокысы килми газаплыйдыр,
Кертә алмаса әгәр берәр сум.
Мондый затлар бик үрчеде хәзер,
Сезнең арада да бардыр ул.
Үзең бер түрәгә санаса да,
Чынлыкта исә кол бит, кол!

 

Дәү әнием.

(Рәсүл Зарипов көе.)

Әти – әнидән дә ныграк
Кем ул безне ярата,
Бәбкәм диеп өзелеп тора,
Безнең өчен җан ата?
Дәү әнием, ул бит син,
Ай – кояшка тиң бит син.

Сине кайчак рәнҗетәбез,
Тыңламыйбыз йомышны.
Ничә тапкыр әйттерәбез
Өч минутлык бер эшне.
Дәү әнием, бергенәм,
Син сабырсың гел генә.

Син хөрмәткә бик тә хаклы,
Һәрчак безгә кирәксең.
Киңәшләрең, сүзең белән
Яшәүгә көч бирәсең.
Дәү әнием, алтыным,
Сүнми яшәү ялкының.

Ап – ак чәчләрең кебек
Ак синең күңел күгең.
Сау – сәламәт булып яшә,
Балкытып өйнен түрен.
Дәү әнием, күз нурым,
Йөз яшә үрнәк булып.

Булмас димә.

Бу дөньяга кеше тик бер килә,
Бәхәс кирәк түгел - аксиома.
ә мин моңа каршы чыгам әле,
Әйтсәләр дә: «Чама кирәк, чама!»

Җир йөзендә тагын бер мәртәбә
Яшәргә бар минем исәбем.
Сәбәбен сер итеп сезгә әйтсәм,
Белерсез ник алай икәнен.

Унҗидедә янган хисләр белән
Янасым бар әле, көясем.
Хыялымда калган бер кешене
Сөясем бар әле, сөясем!

Берәүгә.

Гаҗәпләнмәм, әгәр берәр манкорт
Татар телен хурлап сүз кушса.
Ана телем диеп таныганы да
Аннан йөз чөереп тел суза.
Яшәр көне өчен hич тайчанмый
Телен – үз әнкәсен сатарга.
Иманы юк мондый бәндәләрне
Телем көчсез: кем дип атарга?
«Татар барда – хәтәр бар»,- ди халык.
Тарих - шаhит, бирмәс алдарга.
Ләкин үз теленә хәтәрләрне,
Усалларны ничек аңларга?

Солдатнын сөйгәненә хаты.
( Ватанны саклаучылар көненә карата)

Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам Ильнурчигыңнан.

Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә - гимнастерка,
Билемә каеш бүдым.

Кая инде атлап йөрү –
Айт - двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.

Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.

Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.

Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары.
Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.

Йоклап китеп, тәмле генә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.

Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны башка киеп.

Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да тоз атсам.

Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.

Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!

Үзен анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.

Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.

Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит – ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.

Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аны үзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!

Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал – ИЛНУР!

Котлау.
( Г.Фларитка)

Гаиләдә син төпчек малай,
Бик күп бурыч төшә сиңа.
Теләсәң, теләмәсәң дә
Син тиешсең буйсынырга .

Башка авыл я шәhәргә
Китү сиңа катгый тыела.
Ата нигезен тартмыйча,
Син тиеш саклап торырга.

Әти – әнине тәрбияләү,
Туганнарны күрештерү,
Күп эшләрне оештыру,
Җайлаштыру, караштыру.

Бу эшләрнең барысын да
Син үтисең сыкранмыйча,
Барча җиргә өлгерәсең,
Йөгерәсең сукранмыйча.

Исерекне айнытасың,
Чирләгәнен терелтәсең.
Холыксызын, әмәл табып,
Тәртә арасына кертәсең.

Чишмә – Каран халкы өчен
Син гүя маршрут таксие:
Берсен – кунакка, берсен туйга
Йөретәсең әрле – бирле.

Тыңламыйча киреләнү
Кермәгәнгә гадәтенә,
Шулай булырга тиеш дип
Кабул итә hәммәсе дә.

Хатын өчен- яхшы иптәш,
Ныклы терәк - балаларга.
Яхшылыгың, изгелегең
Җитсен тагын күп елларга.

Бәхет – шатлык, тазалыкта,
Тигезлектә яшә берүк.
Соклансыннар, көнләшсеннәр,
Синең яшәү дәртен күреп.

45 яшь - гомереңнең
Чәчәккә тиң гүзәл мәле.
Алда син яулыйсы үрләр,
Биеклекләр бик күп әле.

Котлау.
( С.Фәнүзгә)

Сине күпләр (Искә алма!)
Бигрәк тыныч бу диләр.
Тынычлык артындагы
Ярсу йөрәкне күрмиләр.

Туган, гаилә, бала өчен
Син әзерсең ярдәмгә.
Йөзең якты, ишеген ачык
Йомыш белән кергәнгә.

Күп сөйләргә яратмыйсың,
Сүз ул - хатыннар ашы.
Ялт иттереп куясың
Кулга тоткан hәр эшне.

Бигрәк әкрен дигәннәргә
Колак салмый кит әле.
Ашыкканнар ашка пешә,
Анысы да бар бит әле!

Аз сөйләп тә шәп әйтәсең,
Бер сүзең тора унга.
Ничек аңларга икәнен
Асия җаным, син уйла.

Яшәүдә дә hич ашыкма,
Еллар көтеп арысын.
Бу дөнья рәхәтләренең
Татып бетер барысын.

Дусларча шаяру.
( Люциягә)

Туган чакта бик йончу булганмын,
Исән калуым булган икеле.
Шуңа күрә авыл советында
Ашыкмаганнар язарга исемемне.

Көннәр үткән, мин дә ныгыганмын.
Яшәремә тәмам ышанып,
Кеше исәбенә керткәннәр,
Исем кушканнар, мулла чакырып.

Ул көннәрдән бик күп вакыт үтте,
Яшәр елларымны ишәйтеп.
Каты басып торам җир өстендә,
Барлыгыма мең рәхмәт әйтеп.

Берәр кеше әгәр йончу диеп,
Авыз ачса минем турымда,
Берне түгел, бишне егарлык
Көч – куәт бар минем кулымда.

Тормыш иптәшем, ахры, гомер буе
Булыр тик квартирант кына.
Дөнья йөген бер дә авырсынмый,
Почти берүзем сөйрим, иншалла.

Зарлана дип ялгыша күрмәгез,
Язмышыма риза – бәхилмен.
Киләчәктә дә тормыш арбасының
Шыгырдамыйча баруын телимен.

Өе биек, өйрәсе сыек дип,
Әйтәлмәсләр минем турымда.
Кергән – чыккан, килгән – киткән өчен
Сый – нигъмәтем табын түрендә.

Улдан улым, кыздан кызларым бар,
Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Сәламәтлек берүк ташламасын,
Яшь санарга әле иртәрәк.

Котлау сүзе.
( Коля абыйга )

40 яшем тулып үткәч,
Хәлләр хөртәйгән иде.
Дәрман бетү шул икән дип,
Шактый үртәлгән идем.

Бер – бер артлы хәстәлекләр
Тәнемә килгән иде.
Кыскасы, Коля абзагызның
Кикриге шиңгән иде.

Ходаның кодрәте киң бит
Миңа мәрхәмәт итте,
Сукрана – сыкрый булса да
Тәки иллегә җиттем.

Әхәт замандаш илле яшьне
Болай бер дә хурламый.
Выслуга түләсәләр дә
Ялга китәргә уйламый.

Илле яшьне җилле, диләр
Сынап карарга исә.
Бер – ике елдан ни икәнен
Сезгә ясармын хисап.

Әлегә хәлләр ярыйсы,
Күңел hаман яшәрә.
Күптән түгел яшь кәләш
Малай төшерде өйгә.

Яшь киленнең рәхәтләрен
Күреп көннәрем үтә.
Чикәй буенда Туймазы
Автобусын көтә – көтә.

Альмира да киленкәйнең
Файдасын ихлас күрә.
Газ плитәсе тирәсендә
Армый – талмый йөгерә.

Алла бирса, онык булса,
Яшәрербез сәгатьләп.
50 яшьтә насыйп булды
Менә шундый рәхәтләр.

Котлау сузе.
( Руфина белән Ильфирга)

Ходай тәгалә hәр адәм баласын
Бу дөньяга парлы яраткан.
Ләкин парны табу җиңел түгел,
Алар җир шарына таралган.

Берәү эзли аны гомер буе
Үтеп китә яшьлек еллары.
Инде өметен өзгәч, ярын таба,
Бәхет шулай соңлап елмая.

Үз яртысын тапмаганнар сирәк,
Ходай шулай итә мәрхәмәт.
Сөрмәт белән Аскын арасын да
Якынайтты олы мәхәббәт.

Руфина – укытучы, фән кешесе,
Ильфир – ябештерү остасы.
Пар икесе үз урынын тапкан,
Кулларында бәхет ачкычы.

Гомерегез мәхәббәтле булсын,
Мәхәббәтегез озын гомерле.
Сәламәтлек сезне ташламасын,
Иң зур шатлык шушы түгелме!

Маймыл елы.

Бу дөньяда яшәү дәверендә
Нинди генә еллар күрмәдек.
Үгез елы, Елан, Тычкан, Әтәч,
Кәҗә елында да яшәдек.

Киләсе ел була Маймыл елы,
Адәм, имеш, шуннан яралган.
Шушы йонлы hәм койрыклы заттан
Җир шарына кеше таралган.

Галимнәрнең мондый фикеренә
Кайберәүләр әле ышанмый.
Нигә дисәң, соңгы вакытта
Маймыллардан кеше яралмый.

Ә адәмнән маймыл яралуга
Гаҗәпләнми хәзер бер кеше.
Һәрбер җирдә очратырга мөмкин
Гадәтигә әйләнгән күренешне.

Әллә инде тарих тәгәрмәче
Кире якка китте тәгәрәп.
Кая барсаң, кеше маймыллана,
Кая барсаң, көлке – мәрәкә.

Кемдер байлыгыннан маймыллана,
Эш булмагач, кирәк тамаша.
Өченчесе очны – очка ялгап,
Тамак туйдырырга тырыша.

Маймылланыр өчен чаралар куп,
Иң көчлесе аның – аракы.
Шайтан суы, яшел елан диләр –
Шул маймылландыра халыкны.

Яна елда, дуслар, әйдәгез әле,
Кешелеккә табан борылыйк.
Начар гадәт, холык – гамәлләрне
Иске елда онытып калдырыйк.

Маймыл елы диеп маймылланмыйк,
Ничек яшәсәк тә көн утә.
Маймыл сузе мәймунгә бик якын,
Кеше булуларга ни житә!

Такмаклар.

Юктыр әле кургәнең
Каръяуды – Балтач юлларын,
Машинаның бата – чума,
Сикерә – сикерә йоргәнен.

Их дускаем, кил әле,
Бу юлларны кур әле.
Юлсыз жирдә йөрүләрнең
Рәхәтләрен бел әле.

Чакмагышка барулары
Безнең өчен мең бәла.
Жәяү чыгып китәр идек,
Якын тугел шул ара.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр бананнар.
Кемнәр әйтә: шушы юлны
Кайчан гына карарлар?

Каз мамыклары тутыргач,
Бигрәк йомшак мендәрем.
Пенсияне көтә – көтә,
Үтә минем көннәрем.

Чыгасың да сөяләсең
Капка баганасына.
И ходаем, мәрхәмәт бир
Бу адәм баласына.

Уразалар тотмаганга
Әзер минем җавабым.
Ашавым гел такы – токы
Хәтсез булды савабы.

Картыкаем исән чакта
Мин боектым бик сирәк.
Балалар имансыз хәзер,
Карт – коры кемгә кирәк.

Бәйрәмнәргә килдек әле,
Бәлки ачылыр күңел.
Җырлап ачылмаса күңел,
Мәңге ачылачак түгел.

Кулымдагы йөзегемнең
Исеме – Габделәхәт.
Бик күңелсез булыр иде,
Әгәр ябылса мәктәп.

Менә сина ике алма,
Берсен ал, берсен алма.
Абын, егыл, тор да йөгер,
Мәктәпкә сонга калма.

Чакрым саен телеграф,
Чакрым саен багана.
Ата улны, инә кызны
Белми торган замана.

Чөгендер утаучы монологы.

Жәйге каникул житкәнен
Без сагынып көтәбез.
Кәтмән белән коралланып
Басуларга китәбез.

Каршы ала колач жәеп,
Ямь – яшел иркен басу.
Аны кургәч, юкка чыга
Кирелек белән ачу.

Монда, Тукай әйтмешли,
«Клуб, танцевальня, цирк та шул»,
Монда Канар утраулары,
Кызыну өчен пляж да шул.

Бик хозур: рәт – рәт тора
Гаскәр кебек бу чөгендер.
Төпләрендә, хәлдән тайгач,
Ял итәргә момкиндер.
Чөгендернең төпләрендә
Нинди генә чүпләр юк:
Эт эчәгесе, песи койрыгы,
Кара солы һәм сарут.

Кәтмән белән шул чүпләрне
Бәргәлибез, өзәбез.
Ташлап качар чаклар була,
Колхоз өчен түзәбез.

Ел буена ул чакларны
Онытырлык түгелдер.
Кайчан әссе җәйләр житеп,
Борын төртер чөгендер!

ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕ

Курай моңы яңгырый. Экранда тарихи кадрлар. Сәхнә артыннан алып баручы шигырь укый.
 
Алып баручы:
Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,
Мәшәкатьләреңне ташла да,
Әй, туганым, үткәнеңә кара,
Анда синең нәселең башлана.
Ерак бабайлардан аваз килә:
“Тамырыңны өйрән, и бала.
Оныта күрмә, нинди җепләр белән
Кеше заты җирдә саклана.
Иң беренче – туган як тарихы,
Язмышыбыз шуңа бәйләнгән.
Икенчедән, ата-баба нигезе,
Әти-әни, туганнар, гаилә.
Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез,
Киләчәк ул бүген башлана.
Тамырларың ныклы булсын өчен,
Шәҗәрәңне өйрән, и бала”.
Шундый аваз килә үткәннәрдән,
Ерак бабайларның киңәше.
Өзелмәсен буыннар чылбыры,
Туганлык белән көчле ул кеше.
Тугры калыйк изге васыятькә,
Тамырларны барлыйк һәм белик.
Киләчәккә күпер салучы
Нәсел агачларын тергезик!
 
 
Концерт номеры.
  1. Ахметханов Илнур – җыр “Беләсеңме ыруыңны, тамгаңны”,
Мингалиева Алия – башкорт биюе.
 
 
 
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Исәнмесез, кадерле дуслар! Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Сезне чын күңелдән кунакчыл Каръяуды җирендә тәбриклибез!
Тарих һәм халык... Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Һәр ил, шәһәр, авылның үзенчәлекле үткәне, тарихы була. Борын заманнардан ук татар һәм башкортларда ата-баба нәселен белү изге эш саналган. Ил агасы аксакаллар нәсел агачы төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар.
Еллар үткән һәм бу кирәкле йола яңадан тергезелеп, халык, милләт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендәге эшкә әверелде. Республикабыз халкы зур вакыйга – Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуына 450 ел тулуны билгеләргә җыенганда шәҗәрә бәйрәмен үткәрүнең әһәмияте аеруча зур. Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү – һәммәбезнең изге бурычы. Бүген безне нәкъ шул максат бергә җыйды.
Сүзне Каръяуды авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Наил Гамбир улы Шакировка бирәбез.
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Шәҗәрә ул – чал тарихка батыр тәрәзә,
Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә.
Ал бер үрнәк – бал кортлары төзи кәрәз,
Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә.
Шәҗәрәдә - чал тарихы бабаларның,
Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың.
Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары,
Урын алсын оныкларның оныклары.
 
Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.
Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Концерт номеры:
2. Раянов Айнур җырлый. “Талбишек”.
 
 
 
АЛЫП БАРУЧЫ: Каръяуды авылы тарихы турында сөйләү өчен сүзне Калагаева Альмира Мәснәви кызына бирәбез.
 
(Сәхнәдә ялан күренеше. Бер гаилә - әби, бабай, уллары, киленнәре, оныклары бәләкәй арба тартып яңа урынга күченеп бара).
БАБАЙ: Менә, карчык, яңа урынга күченеп барабыз. Яңа җирдә нигез корып, тыныч тормышта яшәргә язсын инде, ходаем.
ӘБИ: Шулай булсын инде, карт, шулай булсын. Карт көнебездә җан тынычлыклары табып, балаларның төпләнеп, иминлектә яшәүләрен күрергә насыйп булсын инде, ярабби ходаем.
УЛЛАРЫ: Әткәй-әнкәй, алла боерса, үз җиребездә менә дигән тормыш корып, бергә-бергә рәхәт гомер итәрбез.
(Бер урынга туктыйлар).
 
БАБАЙ: Балалар, менә шушы урынны карап, агач төпләреннән тазартып куйган идем. Нәрсә диярсез? Нигез корырлык булырмы?
УЛЛАРЫ: Әткәй, син дөнья күргән кеше. Барысын да исәпкә алып, уйлап сайлагандырсың. (әйләнә-тирәне караштыра) Миңа калса, бик яхшы урын. Үзе тигезлек, якында гына суы да бар.
ӘБИ: Менә дигән урын, балалар. Җире, суы булгач, гомер итәрбез әле.
КИЛЕН: Әткәй-әнкәй, казан асып, чәй куеп җибәрим булмаса. Балалар, килегез, ярдәм итәрсез.

(Балалар әниләре янына киләләр. Кайсы табак-савыт, кайсы агач әзерли. Шунда әниләре 3 яшьлек Мөхәммәтсадыйкның юклыгын күреп ала).
 
КИЛЕН: Әтисе, төпчегебез юк бит! Ай алла, төшеп калды микәнни? Нишләп искә алмадык икән? Ходаем, берәр җирен имгәтеп ятмаса ярар иде.
УЛЛАРЫ: Артык борчылмый тор әле, анасы. Әле су буена җиткәндә генә бар иде. Хәзер табарбыз. Әйдә, улым, энеңне карап килик. Сез урнаша торыгыз.
(Малайны табып алып киләләр, үзләре көлешәләр. Әнисе йөгереп килеп улын күтәреп ала).
УЛЛАРЫ: Су буендагы борылышта төшеп калган. Рәхәтләнеп суга таш атып утыра.
КИЛЕН: Котны алдың бит, балакаем! Берәр җиреңне авыттырмадыңмы?
 
 
 
ОНЫК: Бер җирем дә авыртмады. Мин бүтән җиргә бармыйм, шушында гына торам.
БАБАЙ: И улыкаем, сиңа да охшадымыни бу җирләр? Болай булгач, шушы урында калабыз инде. Балалар, сезгә монда гомер итәсе, тамырланасы.
ӘБИ: Әйдәгез, балалар, яңа урында бер дога кылып алыйк.
(Барысы да утырып дога кылалар).
 
КЫЗЛАРЫ ЗӨЛФИЯ: Картәти, ә без монда үзебез генә яшибезмени?
МАЛАЙ: Мин монда кемнәр белән уйныйм соң?
БАБАЙ: Кайгырма, улым. Бик матур урыннар. Күршеләр дә әйберләрен җыеп калдылар. Күченүчеләр күп булыр әле.
ӘБИ: Нишләп булмасын ди? Безгә чапырыш күрше Зөләйхалар да моннан урын карап куйганнар.
УЛЛАРЫ: Мин белгәне генә уннан артык гаилә күчергә җыена. Аралашырга да, уйнарга да кеше табылыр.
КИЛЕН: Әткәй-әнкәй, балалар, килегез, тамак ялгап алыйк.
(Барысы да сәхнәдән чыгып китәләр).
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Бу яңа урынга барлыгы 14 гаилә күчеп утыра һәм халык теленә ул “14 душ” исеме белән кереп кала. Бүгенге көндә дә өлкән буын кешеләре авылның ул очын Ундүрт душ дип йөртәләр.
Хәзер сүзне тамырлары бик тирәнгә киткән Кунафиннар нәселенең вәкиле, мәктәбебезнең тарих укытучысы Әхәт Фәтхелбаян улы Кунафинга бирәбез.
 
Концерт номеры.
  1. Резеда Хамадиярова җырлый. “Авылымның айлы кичләре”.
 
(Өлкән буын кешеләре читән үрә. Бу вакытта алып баручы шигырь укый).
 
 
 
 
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Һәр авылның тарихы бар,
Кичергән – күргәннәре.
Төрле чор һәм дәверләрдә
Башыннан үткәннәре.
Каръяуды тарихында да
Катлаулы хәлләр булган.
Ике якта дошман халык,
Уртада читән торган.
Читәннең ике ягында
Ике халык яшәгән.
Үзенә башка ял иткән ул,
Үзенә башка эшләгән.
Вакыт-вакыт ике арада
Ызгыш-талашлар чыккан.
Күңелләрне аерып торган,
Дошманлаштырган читән.
Туй-бәйрәмнәр аерым булган,
Аралашу тыелган.
Яшь-җилкенчәк арасына
Рухи киртә куелган...
 
(Авылның икенче очында яшәүче гаилә сүрәтләнә: әтисе, әнисе, уллары Сәгыйть).
 
ӘТИСЕ (кычкырып): Әйттем бит мин сиңа ундүрт душтан кыз алмыйсың дип! Хәниф кызыннан башка үзебезнең башкорт очында кыз беткәнмени!
ӘНИСЕ: Әйе шул, улым! Авылда булмаганны эшләргә йөрисең бит. Мин бит сиңа үзебезнең очтан менә дигән кыз табып бирәм.
УЛЛАРЫ СӘГЫЙТЬ: Миңа бүтән оч кызлары кирәкми! Мин Зөлфияне генә яратам! Аңламыйм мин сезне. Күпме гомер бер авыл кешеләренә дошманлашып яшәргә мөмкин! Имеш, кыз да алма ундүрт душтан, кияүгә дә чыкма! Моңа чик куярга вакыт җиткәндер инде. Гел ызгышып яшәп буламыни!
ӘТИСЕ: Анысы, улым, синең сүзләрдә дә хаклык бар инде ул. Бик күпләрнең моңа эче поша, тик дуслыкка беренче адымны ясаучы гына юк.
ӘНИСЕ: Син сайлаган кыз миңа да бик охшый, улыкаем. Үзе чибәр, үзе уңган диләр. Тик, балам, әти-әнисе ни әйтер бит.
СӘГЫЙТЬ: Соң шулай булгач, алам да кайтам кәләшне! (чыгып йөгерә).
ӘТИСЕ: Кара син аны, ничегрәк үзсүзле!
ӘНИСЕ: И ходаем, алып кайтса нишләрсең?
ӘТИСЕ: Нишләрбез дип, туй ясарбыз! (Чыгып китәләр).
 
(Су буе. Яшьләр кичке уенга җыелганнар).
Сәгыйть белән Зөлфия су буена төшәләр.
 
СӘГЫЙТЬ: Егетләр, кызлар, әйдәгез су буена, кичке уенга!
Җырлап, егетләр һәм кызлар кичке уенга җыелалар (“Наласа” көенә)
Өздереп гармун уйныйлар
Каръяуды авылында.
Йөрәгемә утлар салдың
Янам бит ялкыныңда.

СӘГЫЙТЬ: Ямьле дә соң Базы буйлары! (Күмәкләшеп “Базы буе” биюен бииләр).
БЕР КЫЗ: Егетләр, кызлар, әйдәгез бер уйнап, биеп алыйк!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Капкалы уйныйк!
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Әйдәгез, әйдәгез, уйныйбыз!
(Яшьләр бииләр, Сәгыйть белән Зөлфия кала).
ИКЕНЧЕ ЕГЕТ: Җәза бирергә кирәк!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Нинди җәза бирәбез?
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Биесеннәр! Җырласыннар!
ӨЧЕНЧЕ ЕГЕТ: Биесеннәр!
СӘГЫЙТЬ: Туктагыз әле, егетләр, кызлар, кәефләр бер дә биерлек түгел шул!
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Нәрсә булды, Сәгыйть?
СӘГЫЙТЬ: Тәки әти-әнине күндереп булмый бит! Ундүрт душтан кыз алмыйсың дип өзмиләр дә куймыйлар. Шулай да бүген үзләренең Зөлфиягә каршы түгеллекләрен сиздерделәр. Ләкин авыл халкы ни әйтер дип эчләре поша.
БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ: Миндә шул хәлдә инде. Башкорт очыннан кыз алмыйсың дип каршы торалар.
БЕР КЫЗ: Минемчә, бу акылсызлыкка чик куярга кирәктер.
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Ничек?
БЕР КЫЗ: Әйдәгез, бүген төнлә читән-киртәне сүтеп ыргытыйк. Егетләр, сез эшләмәсәгез, кем эшли аны?
ӨЧЕНЧЕ ЕГЕТ: Дөрес әйтәсең, күпме шулай яшәргә була!
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Әйе шул! Сүтәбез, сүтәбез!!!
Сәхнәгә менәләр. “Челтәр элдем читәнгә” җырын башкаралар. Егетләр: Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә,
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Кызлар: Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микән?
Бергә: Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңлебезгә кем охшаса,
Шуны сайлап алырбыз.
 
Читән-киртә сүтелә.
 
Концерт номеры.
4. Татар яшьләре биюе “Шома бас”.
Егетнең әти-әнисе яшьләрнең кичке уен үткәрә торган урынга киләләр.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ничек уйлыйсың, карчык, малай теге сүзне шаярып әйтте микән?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Нишләп шаярсын ди, алып кайтам дип әйтте бит.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ничек кенә булыр икән бу? Мондый хәлнең булганы юк иде бит әле.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Әйтмә дә инде.
Читән торган урынга җитәләр.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Карчык, бәй, мондагы читән кайда?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Көндез генә бар иде бит әле.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Яшьләрнең бик сүтәсе килеп йөри иде, тәки сүткәннәр икән. Алай булса, улыбыз кәләшне бүген үк алып кайта инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Ай аллам, бигрәк кинәт булды бит әле!
 
 
Сәхнәнең икенче башыннан кызның әти-әнисе килеп чыга.
 
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Кичләтеп кенә икәү нишләп йөрисез? Яшь чакларыгызны искә төшердегезме әллә?
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Балалар үскәч, яшь чакларны бик искә төшереп булмый шул, мәшәкатьләр арта.
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: (читәннең юклыгын күреп) Әстәгъфирулла, ә читән кайда?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Без дә шуңа шаккатып торабыз әле.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Яшьләрнең эше инде бу. Кара син аларны, ә?
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Бик дөрес эшләгәннәр! Күптән кирәк иде инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Болай булгач, улыбызның өйләнәм диюе чынга аша бит.
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: Кемгә өйләнә?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Кемгә булсын, сезнең Зөлфиягә инде.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Кайчан?
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Анысын инде үзләреннән сорарбыз, әнә, яшьләр киләләр.
 
Җырлый-җырлый яшьләр киләләр (“Наласа” көенә)
Балачагым гөрләп үтте
Каръяуды урамында.
Сагынуларым, сагышларым,
Шул моңлы җырларымда.
 
СӘГЫЙТЬ: Әллә читәнне эзләп йөрисезме? Юк инде ул. Сүттек без аны.
БЕР КЫЗ: Моннан соң ызгыш-талашлар да булмаячак. Бүгеннән башлап
БАРЫСЫ БЕРГӘ: Дуслык игълан итәбез.
СӘГЫЙТЬ: Ә дуслыкны дуслык кына түгел, туганлыкны Зөлфия белән без башлыйбыз. (кызның әти-әнисенә килеп). Хәниф абый, Кәримә апа, мин сездән Зөлфиянең кулын сорыйм. Без бер-беребезне яратабыз һәм гаилә төзергә булдык.
КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ: Нишлибез, әнисе?
КЫЗНЫҢ ӘНИСЕ: Нишлибез дип, яшьләргә каршы килеп булмый бит инде. Сөешкәннәр икән, кавышып бәхетле булсыннар.
ЕГЕТНЕҢ ӘТИСЕ: Ә без әллә кайчаннан бирле риза инде.
ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: Бәхетле булсыннар, тәүфикълы булсыннар.
 
 
“Кодагыйлар” җырын башкаралар.
Син булырсың кодагый,
Мин булырмын кодагый.
Ике урам арасында
Андый хәлләр булгалый.
Әйтмә дә генә инде,
Сөйләмә генә инде.
Авылыбызга менә шундый
Шатлыклы көннәр килде.
 
Нуретдиновлар шәҗәрәсе сөйләнә.
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Ул еллардан бирле бик күп сулар акты. Авыл халкы төрле тарихи чорларны, вакыйгаларны, җил-давыллы елларны кичереп бүгенге көнгә килеп җитте.
Бүгенге Каръяуды – ул мәдәният, аң-белем учагы, аның даны ерак-еракларга таралган. Нинди генә атаклы кешеләр, бөек шәхесләр үсеп чыкмаган Каръяуды туфрагыннан. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз, яшь буын аларның гүзәл үрнәгендә тәрбияләнә.
Менә алар: (Экранда берәм-берәм күренекле кешеләрнең рәсемнәре күренә, алып баручы алар турында мәгълүмат бирә).
  1. Усманов Салават Мөдәрис улы – Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясе ректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор.
  2. Кунафин Айдар Фәһим улы – техник фәннәр кандидаты, Башкорт дәүләт аграр университеты механика факультетының уку бүлеге проректоры.
  3. Мансуров Илсур Салихҗан улы – Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә татар әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты.
  4. Кунафин Сәүбән Нурлыгаян улы – Россия Фәннәр академиясенең член-корреспонденты, медицина фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган врачы, Башкорт дәүләт медицина университетының Ашыгыч ярдәм кафедрасы мөдире, “Алтын скальпель” иясе.
  5. Шакиров Шамил Гамбир улы – район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире, беренче категорияле хирург.
  6. Музафаров Хәдис Хәмәт улы – Афганистан территориясендә барган сугыш ветераны, “Воин-интернационалист”, “70 лет Октябрьской революции” медальләре белән бүләкләнгән.
  7. Камалов Фирдәвис – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “За заслуги перед Республикой Башкортостан” ордены белән бүләкләнгән.
  8. Латыпов Рим Шайхрази улы.
  9. Шакиров Камил Гамбир улы.
  10. Сулейманов Азат Габит улы.
  11. Мугалимов Шәйхелимам Зәкәрия улы.
 
Концерт номеры.
5. Хусаенов Айгиз җырлый. “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Туган авылыбызның матурлыгы, аның кабатланмас табигате, хезмәт сөяр тырыш халкы җырлар тудыруга, шигырьләр иҗат итүгә илһамландыра. Сүзне Яңа Каръяуды урта мәктәбе каршында эшләп килгән “Умырзая” әдәби иҗат түгәрәгенең иң актив әгъзасы Светлана Гайнановага бирәбез. Ул туган авылына багышлап кобаер иҗат итте.
6. С.Гайнанова. “Туган авылым” шигыре.
 
7. Ф.Мөгаллимова чыгышы. “Колхоз тарихы”.
8. Концерт номеры. Җырлый Розалия Хөрмәтуллина “Читләргә китмәгез”.
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Һәрбер йөрәк бәйрәм тоеп тибә,
Зур вакыйга алдында Башкортстан.
Якынлаша дуслык бәйрәме,
Бәйрәм итә бүген республикам.
Ипи-тозны туганнарча бүлешеп,
Дуслык-татулыкта ярашып,
Бергә яши ике бөек милләт:
Берсе – рус, икенчесе – башкорт.
 
Бергәлеккә 450 ел,
Зур сынаулар аша үтелгән.
Кайгы-шатлыклары, моң-зарлары,
Язмышлары уртак ителгән.
Бабайлардан безгә васыять калган:
Бердәмлектә була бәрәкәт.
Башкортстан! Синең ак тирмәңдә
Күпме халык яши, күпме милләт!
Һәрберсе дә уртак Ватаныбызның
Тиң хокуклы газиз баласы.
Теле дә бар, гореф-гадәтләре,
Хөрмәт ителә бәйрәм-йоласы.
Бөек Рәсәй куенына сыенып,
Республикам балкып чәчәк ата.
Тынычлык иле, дуслык, бәхет иле,
Мин яратам сине, Башкортстан!
 
 
АЛЫП БАРУЧЫ:
Әйе, республикабыз зур вакыйга алдында тора. Июль аенда башкорт халкының үз иреге белән Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тула. Бу зур бәйрәмне республикабыз халкы хезмәттәге уңышлары, дуслык, бердәмлек белән каршы ала.
Безнең Каръяуды авылында да дистәгә якын милләт вәкиле иңгә-иң терәшеп, туган илебезгә намуслы хезмәт итеп, гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәрен уртаклашып, бер-берсен хөрмәт итеп дуслык-татулыкта яши.
Төрле милләт вәкилләре (урыс, татар, башкорт) бию башкаралар.
Балалар башкаруында башкорт биюе.
 
Бию ахырында барлык катнашучыларда сәхнәгә чыгалар.
 
“КАРЪЯУДЫ АВЫЛЫ” җыры башкарыла.
 
Гомеремнең алсу таңы
Туган авылым – Каръяуды.
Йөрәгемдә сине мактап
Сөю җырларым туды.
Каръяуды, Каръяуды,
Син минем туган ягым.
Синдәй авыл, яшел урман,
Кайларда бар соң тагын.
Үзеңә җыйдыңмы әллә
Кояшның якты нурын.
Кошлар да сиңа багышлый
Беренче язгы җырын.
Каръяуды, Каръяуды,
Син минем туган ягым.
Синдәй авыл, моңлы халык,
Кайларда бар соң тагын.
Сине ташлап киткәннәр дә
Сагынып кайта кире.
Сиңа бәйләнгән язмышым –
Каръяуды, туган җирем.
Каръяуды, Каръяуды,
Син минем туган ягым.
Оҗмахка тиң мондый авыл
Кайларда бар соң тагын.

Kitap.net.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013