Бүген Гаяз бине Мөхәммәтхафиз
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гаяз бине Мөхәммәтхафиз

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Марат Мөлеков
Фатих МӨСӘГЫЙТЬ
Шакир Мөхәммәдъяров
Рафаэль Мөхәмәтдинов
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз
Рәфыйк Мөхәммәтшин
Наил Мөхәррәмов
Рәзинә Мөхияр
Зариф Мөэминев
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз Дин галиме, шагыйрь Гаяз бине Мөхәммәтхафиз (Гаяз Мөхәммәтхафиз улы Гыймалиев) Татарстанның Чистай районы Югары Майна авылында туып үсә. Озак кына вакыт Казахстанда яши. Шунда бер татар мулласыннан сабак ала, Коръән укырга өйрәнә, дин тарихына кагылышлы бик күп иске китаплар укый. Татарстанга кайткач, КАМАЗ зводларының берсендә кыручы (токарь) булып эшли. Уфага барып, Диния нәзарәтендә имтихан тапшыра һәм муллалыкка указ алып кайта. Аны Тукай районы Калмаш авылына имам-мөхтәсип итеп билгелиләр. 2000нче еллар тирәсендә вафат була. Гаяз хәзрәт КАМАЗның "Нур" гәзитендә (бу гәзит ябылды инде) бик күп язмалар бастырды, шигырьләр җыентыгы, догалар китаплары бастырып чыгарды. Ә бу язмасы "Аргамак" журналында (бу журнал да мәрхүм инде) чыккан иде.

ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...

Бисмиллаһир-рахманир-рахим.
Вә коллә нәкоссо галәйкә мин әнбааи расули маа носәббито биһи фудәкә фии һазиһиль хакко вә мәгыйзәтөн вә зикри ли кауми йө'минун - "Әй, Мөхәммәд! Синең күңелеңне урнаштырыр кадәри, сиңа үткәндә булган пәйгамбәрләрнең кыйссаларын бәян кыйлырбыз. Шул турыда син чын иман китергән кемнәргә вәгазь вә тәзкирә кыйлырың кадәри" - дигән Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә Коръән кәримдә.
Соңгы елларда халык әледән-әле борынгы тарихи әсәрләргә кайта. Торгынлык елларында иҗат ителүдән тыелып, тик телдән-телгә күчү сәбәпле генә сакланып калган риваятьләргә аеруча игътибар кыйла. Бигрәк тә мифологик әсәрләр белән кызыксынып, алармы үзенең теләгенә муафик камилләштерергә тырыша. Менә шундый искиткеч кызыксынучан, рухи байлыкка сусаган, тапкырлыгы белән дә куп милләтләр арасында танылган татар халкының күңелен борчыган дини мөнәсәбәтләргә кагылышлы күпкырлы сорауларга җавап нигезендә кыскача түбәндәге аңлатмаларны тәкъдим итәр идем.
Әлбәттә, мин матбугат басмаларында куп мәртәбәләр кабатланган пәйгамбәрләр тарихы турында әйтмим. Әмма ләкин шуны да әйтеп үтмичә булмый. 1914 нче елларда "Кыйссас эл әнбия" (Пәйгамбәрләр тарихы" китабын) туплаучы имам вә мөдәррис мулла Сабирҗан ибне мулла Габделбәдигъ хәзрәт. "Пәйгамбәрләрнең тарихын вә анарның үткәндә булган көнкүрешен белеп, хәзерге көндә тереклек кыйлуда барлык милләт вә җан ияләре өчен дүрт төрле хикмәт бар", - диеп аңлатып үтә.
Беренче хикмәт - Адәм баласы үзенең кем икәнлеген танып, тормышта урынын билгеләү өчен.
Икенче хикмәт - Тереклектә фикер кыйлып, дөньяда яшәвенә шөкеранә кыйлу өчен.
Өченче хикмәт - Борынгыларның начар холкыннан бизеп, изге холкына иярү өчен.
Дүртенче хикмәт - Үзеңдә булган изге сыйфатларның нәтиҗәсен киләчәк буынга бәян кыйлмак өчен.


"ГӘҺЗИБӘЛ ИГЪТИКАТ"

Тәһзибәл игътикат - ышанычлы пакьләү. Шул исемдәге китапта Ваһаб хәзрәт ибне Мөнбәһат бәян кыйлганча, Адәм галәйһессәлам яратылганга кадәр, җир йөзендә "ҖЕН" дигән җан ияләре хөкем сөргән. Аларның ГАЗАЗИЛ исемле пәйгамбәрләре дә булган. Ул шундый тәкәббер булган ки, хәтта нурдан яратылган фәрештәләрдән дә үзен өстен куярга тырышкан. Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә белән дә еш кына низагка керә торган булган.
Җир йөзендә җен таифәсе бозыклыклар кыйла башлагач, ГАЗАЗИЛ күккә аша. Аллаһы тәгалә тарафыннан җен таифәсе кырыла. Тик аларның бик азлары, мөселман булганнары гына кала. Кайберәүләр әйтәчәк, әлбәттә: "Бу мулла нәрсә сөйли. Җеннәрнең нинди мөселманнары булсын?" - дип. Коръән кәримдә "сурә'и җин"нең 14 нче аятендә "ВӘ ӘНӘ МИННӘН МӨСЛИМУНӘ ВӘ МИННӘЛ КАСИТУНӘ". Безнең арабызда бар мөселманнар, вә бар аннан йөз чөергәннәр", - дигән. Бүгенгесе көндә дә әле алар безнең арабызда яши. Ләкин аларны бик сирәк кеше күрә. Эт, мәче һәм башка төрле хайваннар аларны күреп яши. Адәм балалары кебек җеннәрнең дә бар ир затыннан вә хатын затыннан булганнары. Халык арасында борынгыдан килгән: "Җен кагылган, баласын җен алмаштырган, полтиргеисларның шаярулары" дигән сүзләрне әле дә булса матбугатта еш очратабыз.
"АДАМ" - кызыл балчык (борынгы юнан сүзе).
Кем булган соң ул АДӘМ галәйһессәлам? Тарихи язмаларның күрсәтүе буенча, АЛЛАҺЫ тәбарәкә вә тәгалә Адәм галәйһессәламне балчыктан ясаган. Шуннан соң, кипсен, чыныксын диеп, бик озак еллар дәвамына, җил-давыллардан тынгысыз булган җир өстендә калдырган. Бу турыдагы аңлатмалар төрле сурәттә, кайберләре әйтә кырык ел диеп, кайберләре йөз егерме ел дигән. Ни булса да булгандыр, анысы кечкенә мәсьәлә. Ул шунда карлы бураннар, давыллы яңгырлар астында, эссе кояш кызуында тиешле вакыт чыныкканнан соң, АЛЛАҺЫ тәгалә аңа җан өреп, нур бирә. Моны беренче Җабраил фәрештә белеп, Адәмнең сынын күрсәтүне Аллаһы тәгаләдән үтенә. Җабраил фәрештә Адәм галәйһессәламнең сынын күргәч, матурлыгына сокланып, "СӨБХАНАЛЛАҺУ" ди. һәр биш вакыт намазда укыла торган беренче тәсбих "сөбханаллаһ"та шуннан калган. АЛЛАҺЫ тәбарәкә вә тәгалә әйтә шунда фәрештәләргә: "БУ ЗАТНЫҢ ГОМЕРЕ КЫСКА, ЛӘКИН ШУЛ КЫСКА ГОМЕР ЭЧЕНДӘ ДӘ УЛ БИК КҮП МИХНӘТЛӘР, АВЫР-АВЫР ХӘСРӘТЛӘР КИЧЕРӘЧӘК. ШУЛ СӘБӘПЛЕ, УЛ СЕЗНЕҢ БАРЫГЫЗДАН ДА ӨСТЕН. АҢА СӘҖДӘ КЫЙЛЫГЫЗ" - ди. Фәрештәләр һәммәсе сәҗдә кыйлалар. Тик Газазил сәҗдә кыйлмый. Монда да ул үзен өстен диеп саный. Аллаһы тәгалә аңа икенче кабат боергач та: "Син мине уттан яраттың, аны балчыктан. Мин нишләп аңа сәҗдә кыйлыйм? - ди. Адәм баласында еш очрый торган тәкәбберлек Газазилдән күчкән, ди "Кыйссас эл аравия". Аллаһы тәгалә шунда Газазилгә ләгънәт камыты кигезә һәм, исемең "ИБЛИС" булсын дип, оҗмахтан куа. Иблис ләгънәт камытыннан котылу нияте белән ут өере булып бөтерелә, җиргә төшә, күккә менә. Әмма ләкин ләгънәт камытыннан котыла алмый. Фәрештәләр бу хәлне күреп, икенче мәртәбә сәҗдә кыйлалар. Бөтен намазның да һәрбер рәкягатендә ике мәртәбә сәҗдә кыйлу да шуннан калган. Ләгънәт камытының кыямәткә кадәр калачагын аңлагач, Иблис Аллаһы тәгаләдән: "Миңа ләгънәт камыты кияргә сәбәпче булган Адәмне мин аздырыйм, мөмкинлек бир. Ул Синең өчен миңа караганда да күп өлеш артык азгынлык кыйлачак", - ди. Аллаһы тәгалә Иблискә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә, адәм балалары үзара тыныч яши алмыйлар. Асылда, моңа да сәбәпче Иблис ләгыйнь. Халык телендәге "шайтан аздыргани дигән әйтем дә шуннан калган булса кирәк. Адәм галәйһессәлам бу хәлләрнең берсен дә күрми. Тик Иблис Оҗмахтан куылгач кына, йокыдан торган кебек уянып, төчкерә һәм "әлхамделилләһи" диеп аваз бирә. һәр намаздан соң укыла торган икенче тәсбих "әлхамделилләһи" дә шуннан калган. Петр I хөкүмәт башына килгәнче хисап кыйлынган ел исәбе дә нәкъ менә шул көннән саналган. Гайсә галәйһессәлам Адәм галәйһессәламнән соң 5508 ел узгач дөньяга килә. Тик 7208 нче елларда гына Петр I указы белән миләди ел башы Гайсә галәйһессәламнән алынып, 1701 нче ел булып исәпләнә башлый. Шул заманнан бирле, рус халкы миләди тарихны кулланып эш итә. Айлары рум һәм юнанча исемнәр белән гыйнвар, февраль һәм башка диеп санала. (Шиһабетдин Мәрҗәни. "Мостафадел - әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар". 203 нче бит). Шул мәгълүматлардан чыгып, 1992 нче елда Адәм галәйһессәламнең дөньяга килүенә 7500 ел тулды.
ҺАВА, ХЕВА - борынгы юнан сүзе, кабырга дигән мәгънәдә. Төрле риваятьләргә караганда, хәзрәти һава разыйаллаһы ганһенең дөньяга килүе турында тарихи язмаларда ике төрле вариант бар: беренчесе - Адәм галәйһессәламне ясаган балчыктан булса, икенчесе - Адәм галәйһессәламнең сул як кабыргасыннан дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаллаһы тәгалә галәйһи вәссәлам әйткән: "Хатын кабыргадан яратылган. Кабырганың да иң кәкре башыннан. Әгәр аны турайтыйм дисәң, сындырып алуың ихтимал. Шул көе куйсаң, яши алуың мөмкин. Коръән кәримдә "ниса" сурәсе дә бу сүзне куәтләп: "Халәкакөм мин нәфси вахидәти вә халәка минһә зәуҗиһа" - "сезне Аллаһы тәгалә бер кешедән яратты", - дигән. Шуннан чыгып, без дә һава анабыз кабыргадан яратылган дисәк, мәгъкуль булыр. Аллаһы тәгалә Адәм галәйһессәлам белән һава анабызны икесен бергә кушканнан соң, Оҗмахка кертеп, үз иркеләренә куя. Ләкин кисәтә:
- Бөтен агачларның да җимешләрен ашагыз, әмма ләкин бу агачка якын барасы булмагыз. Белегез! Иблис сезнең дошманыгыз! Аның коткысына ияреп Оҗмахтан чыксагыз, тереклек өчен мәшәкать чигәрсез, - дигән. Ул кайсы агач икән, диеп төрле чор дин галимнәре ихтиляф кыйлсалар да, тәгаен әйтә алмаганнар. Чөнки бу турыда Коръәндә вә Хадисләрдә аермачык әйтелмәгән.

ИБЛИС

Адәм галәйһессәламнең Оҗмахта яшәвеннән көнләшеп, иблис төрле дәрәҗәдә план корган. Ләкин Оҗмахка керү юлын бик озак эзләсә дә, тапмаган. Ахыр чиктә үзен анда алып керүләрен хайваннардан үтенгән. Моңа бер хайван да риза булмаган. Бик ялварып үтенә торгач, елан гына авызына кабып Оҗмахка алып керергә рыйзалык биргән.
Оҗмахка кергәч тә Иблис Адәм галәйһессәламгә: "Сез беләсезме, ни сәбәпле сезне Ул агачка якын барудан тыйды? Әгәр, ул агачтан җимеш ашасагыз, Оҗмахта мәңге каласыз, яки фәрештә буласыз, - дигән. Адәм риза булмаган. Иблис һава янына барып шул ук сүзләрне кабатлаган. "Син үзеңә кара әле, нинди чибәрсең! Әгәр бу агачның җимешен ашасаң, тагын да чибәрләнәсең", - дигән. Чыннан да бит бу дөрескә охшаган. Чибәрләнү дигәндә нинди хатын-кыз сынап карамыйча түзә алсын. Хәзер дә бит ул үзенең битенә нинди генә буяулар сыламый. Соңыннан бите белән нәрсә буласын уйламый. Бичара һава анабыз да, күрәчәгенә каршы, җимешне ашаган һәм, Алланың рәхмәте беләнме, Иблиснең ләгънәте беләнме, үзенең йөзендә бертөрле алсу кызыллык хасил булганын күргән. Бу кызыллык әлбәттә инде аңа ошаган. Шуннан соң , ул барып Адәм галәйһессәламне ашарга кыстый башлаган, һәркемгә билгеле булганча, ир-ат бичара ничек кенә: "Мин! Мин!" - диеп йөрсә дә, хатын-кызның сүзеннән чыга алмый. Монда да шул ук хәл. Бик кыстый торгач, Адәм галәйһессәлам дә түзмәгән, авызына китереп терәгән җимешне капкан. Шул вакытта күк күкрәтеп, давыл уйнатып Җабраил фәрештә килеп җитә һәм тиз генә Адәмнең бугазыннан кыса. Ләкин инде соң була. Адәм галәйһессәлам тәгамны йотып өлгерә. Тик Җабраил галәйһессәламнең бармак эзләре генә адәм муенында бүлтәеп кала. Әле дә булса ир-ат муенында бүлтәеп торган кадыйк, шул Җабраил галәйһессәламнең бармак эзләре. Адәм галәйһессәлам һава анабызга бик нык рәнҗи. "Гомерең буе астыңнан аксын", - ди. Хатын-кызның айлык күреме, Адәм галәйһессәламнең рәнҗеше сәбәпле хасыйл булган хәл", - ди, "Кыйссас эл аравия". Шул кылган гөнаһлары өчен Адәм галәйһессәлам, хәзрәти һава, Иблис һәм елан Оҗмахтан гына түгел, күк йөзеннән дә сөрелә. Адәм галәйһессәлам һиндстан мәмләкәте, Сарандин тавындагы нур тавына иңә. Хәзрәти һава хәзерге Гарәбстан илендәге Җиддә тавына иңә. Иблис инде, әлбәттә, Адәмнән калмый. Адәм Кайда - Иблис шунда. Ә менә елан кайда иңгән? Бу турыда тәгаен күрсәткән бер генә китапта да күрмәдем. Халык арасында йөргән риваятьләргә караганда, Кытайда яки Япониядә, диләр. Ә бәлкем Шәһри Казан урынындадыр. Анда да бит ак канатлы елан патшасы булган, диләр.

МУЗЫКА БЕЛӘН ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ҮЗАРА МӨНӘСӘБӘТЕ

Әле бүгенгесе көндә дә бик күпләрнең күңелен борчыган сорауларның берсе - "Музыка белән Ислам диненең үзара мөнәсәбәте" турында булыр. Бу сорауга борынгы галимнәр җавап итеп түбәндәге кыйссаны тәкъдим иткәннәр: "Имештер, пәйгамбәр Мөхәммәд мостафа саллаллаһы тәгалә галәйһи вәссәлам ишектән килеп кергәндә, Әбүбәкер-сыйтдик хәзрәтнең җәмәгате гарәпләргә генә хас булган махсус уен коралында уйнап утыра икән. Әбүбәкер хәзрәт җәмәгатенә: "Пәйгамбәр алдында уйнап утырырга оялмыйсыңмы?" - дигән. "Уйнасын! һәр милләтнең моңы һәм күңел юаткыч уен коралы бар", - дигән пәйгамбәр. Әмма ләкин мондый җавап минем үземне дә канәгатьләндермәде. Асылда, бу сорауга җавап бирү алдыннан, мин кыскача гына аның кайдан һәм ничек барлыкка килүе турында әйтер идем.
Борынгы тарихи язмалардан белгәнебезчә, Адәм атабыз белән һава анабыз шайтан коткысы белән гөнаһ кыйлып Оҗмахтан җир йөзенә сөрелгәннән соң ялгызлыкта байтак кына еллар җәфа чигәләр. Инде бергә торып яши башлагач, һава анабыз егерме корсак күтәреп, берсе ул берсе кыз булган кырык игез бала китерә.
"Хәзерге заманда ике бала үстерү дә авыр, бичара Адәм кырык баладан торган ишле гаиләне ничек тәрбияләде икән?" - диеп әйтер укучы. Ни әйтсәң дә, мөхтәрәм кардәшләр, әлеге дә баягы Адәм галәйһессәламнең гаиләсенә, безнең Конституциянең унынчы матдәсендәге кебек, җир-суларның кемгәдер сатылу куркынычы янамаган. Әлбәттә инде, күл сулары спирт булып, күктән әзер пилмән дә яумаган. Җирне беренче сукалап иген игүче дә, он тарттырып ипи пешерүче дә Адәм булган. Моңа халык телендәге риваятьләрнең берсе дәлил. Имеш, Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә Адәм белән һаваны бергә кушкач, үз көнегезне үзегез күрегез диеп, бер пар үгез биргән. Шул үгезләрне агач сукага җигеп, Адәм галәйһессәлам җир сукалаган, иген иккән. Көннәрдән беркөнне, кояш баерга әле байтак кына вакыт булуына да карамастан, үгезләр арып туктаганнар ди. Бичара Адәм ни кылырга да белми. Аптырагач, үзе җигелеп карый. Алай да булдыра алмый. Адәмнең бу кыланмышын Аллаһы тәгалә күреп: "Бар әле, үгезләрен ку, бу мәхлук нишләр икән, - дип Җабраил галәйһессәламне ярдәмгә җибәргән. Җабраил галәйһессәлам якындагы куаклар артына посып: "Әәәәәйт" - дигән. Шуннан соң, Алланың рәхмәте төшеп, үгезләр кузгалып киткән, ди. Гөнаһ шомлыгына каршы, куаклар артыннан килгән бу тавышны Адәм дә ишеткән. Ул, бичара, җир йөзендә ялгыз берүзе генә булуын да онытып, тагын анда кемдер сукалый, диеп уйлаган. Шуннан бичара йодрыгын төйнәгән дә: "Әй, сез анда сукаламагыз. Мин үзем барын да сукалыйм", - дип баш өстендә селтәгән, ди. Менә бүгенгесе көндә дә адәм баласында булган саранлык, хосезлек, комсызлык сыйфатлары барысы да Адәм галәйһессәламнән күчкән, имеш. Инде балалар үсеп җиткәч, Аллаһы тәгаләнең әмере белән бер корсактан туган ир баланы, икенче корсактан туган кыз балага өйләндерә торган булган.
Ходайның рәхмәте белән боларның беренче уллары КАБИЛ булып, аның игезәге ӘКЪЛИМӘ дөньяга киләләр. Гадәттәгечә, беренче туган бала иркә була. Шул иркәлектә үсүе аркасында күп вакыт бала ата-анага буйсынырга теләми. Монда да шундый ук хәл. Адәм үзенең кануны буенча Әклимәне, икенче корсактан туган Һабилгә бирергә тиеш. Ләкин Кабил Әклимәне Һабилгә бирергә теләми. Гөнаһ шомлыгына каршы, болар низагка керәләр. Әлбәттә инде, монда да Иблиснең катнашы аз түгел. Буй җиткән ике җегет үзара тавыш куптарып, хаталык белән Кабил Һабилне үтерә. (Кабил белән Һабилнең үзара низаг кылуы турында риваятьләр бик күп. Алар төрле китапта төрлечә язылганлык белән, аларга артык әһәмият бирүне кирәк тапмадым). Кабил Һабилнең гәүдәсен кая куярга белми өч тәүлек буена аркасына асып йөри. (Әлбәттә инде, буда хаталык белән үтерелгәнлеген күрсәтә). Өч көннән соң, үлгән энесенең гәүдәсе белән, рәхимсез кыздырган кояш астында өзгәләнеп җылап утырганда, кинәт боларның янында гына ике карга сугыша башлый. Шул арада, боларның берсе икенчесен үтереп, исән карга борыны белән җир казый да, үлгән карганы күмә. Бичара Кабил дә, бу ачышка куанып, энесенең үле гәүдәсен җиргә күмә. Христиан динендә адәм баласы үлгәннән соң, мәетне өч көн өйдә саклау шуннан калган, диләр. Шуннан соң атасының өенә кайтып, һичкемгә күренмичә, Әклимәне алып, Гарасат дигән җиргә, хәзерге заманда Йәмән таулары диеп аталган таулар артына качалар. Адәм галәйһессәлам, балаларын эзләп-эзләп тә таба алмагач, гаҗиз була. Кабил Һабилне үтергән җирдән берничә мәртәбә әйләнә, ләкин бернинди билге тапмый. Җир Һабилнең канын йоткан була. Шуны сизеп, Адәм галәйһессәлам җиргә ләгънәт укый.
Белгәнебезчә, шуннан соң адәм каны җиргә сеңми торган булып кала. Адәм баласы нинди генә золымлык кыйлмасын, йөрәк үзенекен итә. Нәрсәнедер юксына. Үткәндә булган изге минутларын эзли. Шундый вакытларда җыр-моң үзеннән-үзе хасил була. Кабил белән Әклимә дә, максатларына ирешеп бергә тора башласалар да, ата-аналарын юксынып, туганнарын сагынып гомер кичерәләр. Балаларын моң-зар эчендә тәрбиялиләр. Менә шуларның Сәубал дигән балалары бердәнбер көнне, ауда йөргән чакта, урман эчендә моңлы бер тавыш ишетә. Шул тавышны эзләп байтак кына йөргәннән соң, бер кечкенә генә ачыклыкка килеп чыга. Бу аланда ниндидер ерткыч тарафыннан үлем дәрәҗәсендә яраланган маймыл, бер агачтан икенче агачка сикергән вакытта, карыныннан бүселеп чыккан эчәгесе агач башына уралып калган, ә икенче башы үзе сикергән агачка эленгән. Шул эчәк кояш кызуында кибеп нечкәргән. Инде ачыклыкта искән салмак кына җил белән кипкән эчәк тирбәлеп төрле тавыш чыгара икән. Туганнан бирле сагыш һәм моң-зар эчендә тәрбияләнгән Сәубал шул тавышны тыңлап байтак кына торганнан соң, эчәкне чишеп үзе белән ала. Күпмедер гомер узганнан соң, шул эчәктән үзенә күрә бертөрле уен коралы ясый. Ул нинди корал булгандыр, анысын әйтүе кыен. Ләкин, шулай булуына да карамастан, әле бүгенгесе көндә дә нугай, башкорт, кыргыз, казак халкы думбра кылларын эчәк диеп йөртә. Сәубал күңелендә хасил булган барлык моң-зарын да шул думбрага сала. Бу һөнәрне Сәубалдан соң балалары да дәвам итә. Нинди гаделсезлек! Һабил белән туган Ләбудә ялгыз калды дияр укучы. Аллаһы тәгаләгә ширек катып, нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Ул чираттагы энесенә кияүгә чыга. Инде һава анабыздан Шис галәйһессәлам ялгыз туып, Адәм галәйһессәлам урынына пәйгамбәр булып кала. Балаларның ялгызлыгы да шуның белән төгәлләнә.
Чираттагы пәйгамбәр ШИС галәйһессәлам.
Шис галәйһессәламнең дөньяга килүе турында төрле сурәттәге риваятьләр бик күп. Шуларның берсе - ул шешәдә яратылган икән. Шуңа күрә аның исеме дә Шис булган имеш. Борынгы болгар бабаларыбызның: "Кеше ышанмастай сүзне дөрес булса да сөйләмә", - дигән мәкален игътибарга алып, андый риваятьләргә артык әһәмият бирәсем килмәде.
Адәм галәйһессәлам җир йөзендә 1000 ел гомер сөргән. Балалары һәм балаларының балалары 40000 гә ирешкән. Шуларга баш һәм пәйгамбәр итеп Аллаһы тәгаләнең әмере белән Ул Шис углын билгеләгән. Кайда дәфен кыйлынуы турында тәгаен билгеле түгел. Тарихи язмаларның берсендә - Оҗмахтан иңгән урыны СӘРЕНДИН атавында диелгән. Икенчесендә Мәккәдә ӘБИ КАБИС тавында диелгән. Ни булса да булгандыр, анысы кечкенә мәсьәлә. Иң мөһиме шул: хәзерге заманда кайбер мәетләрне җирләү өчен акчалары булмау сәбәпле, балалары -туганнары моргта калдырып киткән кебек, аны җир өстендә калдырмаганнар. Адәм галәйһессәламнең вафатыннан соң бер ел үткәч, Шис галәйһессәлам анасы ҺАВА анабызны да җирли. Бәгъзе риваятьләргә караганда, хәзрәти Нух, туфан булмастай, элек АДӘМ вә ҺАВАның каберләрен ачып, табутларын көймәгә куйган ди. Туфаннан соң, икесен бергә Бәйтел Мөкаддәстә дәфен кыйлган диеп язылган.
ШИС галәйһессәлам 926 ел гомер сөрә. Балалары, оныклары хисапсыз күп була. Шуларның арасыннан гаделлеге һәм гыйлеме өчен ӘНУШ исемле улын хәлифә итеп үз урынына билгели. ӘНУШ үз урынына Кыйнанны калдыра. КЫЙНАНның да балалары күп була. Ул үз урынына МӘХЛӘИЛ дигән углын хәлифә кыйла.
Нинди генә изгелек юлында булмасын, үзгәрешсез бертөрле тормыш адәм баласын ялыктыра. Аеруча бәлигълыкка ирешкән чорда нәрсәдер җитмәгән кебек, күңел бертукталмый эзләнә. МӘХЛӘИЛ хәзрәтнең балалары да кайдандыр тау артыннан моңлы ят тавыш ишеткәч, җаннары түзми барырга җыеналар. МӘХЛӘИЛ, балаларының бу хәйләсен сизеп алгач, җибәрмәскә тели. Ләкин барырга ниятләгән үсмер балаларны тыеп буламы? Әлбәттә, юк. Алар шунда барып көне буена уен-көлке белән бергәләшеп күңел ачканнан соң, өйләренә кайталар. Тик инде Мәхләил аларны: "Кайда булдыгыз - шунда китегез", -дип, куып җибәрә. Алар исә яңадан Сәубал балалары янына китәргә мәҗбүр булалар. Инде күпмедер вакыт үткәннән соң Мәхләил балаларын кайтарырга тырышса да, кайтара алмый. Соң була. Алар Сәубал балалары белән аралашып гомер сөрәләр, балалар үстерәләр.
Гомер уза. Мәхләил хәзрәт тә картая. Хәлсезләнә. Ул да үз урынына хәлифә итеп кече утлы Ярадны билгели. Ярад хәзрәтнең дә уллары-кызлары бик күп була. Катлаулы тормыш фаҗигаләре аны да аямый. Картаеп үләр алдыннан үз урынына сөекле углы ӘХНУХ хәзрәтне билгели. ӘХНУХ гыйбранича. Аның гарәпчә исеме ИДРИС була.
"Аргамак" журналы № 2, 1995

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013