Бүген Әдипләр: Мәҗит Гафури
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәҗит Гафури


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Мәҗит Гафури

(1880-1934)

Татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы—күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 20 июлендә (яңа стиль белән 1 августта) Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзер Башкортстан АССРның Гафури районы) Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшенә җиткәч, аны авыл мәктәбенә укырга .бирәләр, берничә елдан ул күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе, әнисе үлә, һәм унбер-унике яшьлек шәкертнең мәдрәсә тормышы чиктән тыш авырлаша. Ул тамак ялы өчен баерак шәкертләргә самавыр куеп, ашларын пешереп, китаплар күчереп укырга мәҗбүр була.
1896 елның көзендә М. Гафури, укуын берәр зуррак мәдрәсәдә дәвам иттерү теләге белән, җәяүләп Уфага китә, ләкин, ярлы булуы аркасында, кала мәдрәсәләренең берсенә дә керә алмый. Ике ел чамасы төрле урыннарда кендекче, кара эшче, авыл мәктәбендә мөгаллим булып эшләп йөргәннән соң, Ул ниһаять, 1898 елда Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә («Рәсүлия») барып урнаша.
Мәдрәсәдәге иске схоластик укыту аңа әллә ни зур белем бирми, монда Ул күбрәк үзлегеннән өйрәнә, К. Насыйри, Р. Фәхретдинев, Ф. Кәрими кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре белән якыннан таныша. Җәйге каникул вакытларында М. Гафури, кышлык акча юнәтү өчен, төрле яллы эшләрдә йөри: кулакларга урак ура, миллионер Яушевларның —торф, Рәмиевләрнең алтын чыгару рудникларында эшли, казакъ арасына китеп, балалар укыта.
М. Гафуринең беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре дә Троицк мәдрәсәсе белән бәйле. 1902 елның язында ул мәдрәсә тәртипләреннән көлеп «Ишан шәкертләренә» дигән сатирик шигырен язып тарата, хәтта шул җирлектә хәлвәләр, карт шәкертләр белән низагка керә. Шул ук 1902 елны, җәен, казакъ арасында йөргәндә, М. Гафури үзенең «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче проза әсәрен, аннары, 1902—1904 еллар арасында, «Вә иннә, мин әш-шигъри ди хикмәти» («Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар»), «Себер тимер юлы», «Гыйлем», «Яшь гомерем», «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар» исемле дидактик поэмаларын иҗат итә. Аларда ул, унтугызынчы йөз татар, мәгърифәтчелеге идеяләре рухында, халыкны аң-белемле, мәгърифәтле, һөнәрле булырга өнди, наданлыкка, ялкаулыкка нәфрәтен белдерә. Яшь әдипнең бу әсәрләре тиздән Казанда һәм Оренбургта басылып чыккан беренче җыен» тыкларында урын алалар («Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», Казан, 1904; «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт», Оренбург, 1904; «Яшь гомерем», 1906).
1905 елның августында М. Гафури Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. 1905 елгы октябрь көннәрен ул шунда каршылый һәм халык кузгалышының беренче тәэсире белән үк «Милләтемә шатлык шигыре»н яза һәм аны яңа чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасында бастыра.
Революция елларында шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары, чынбарлыкка мөнәсәбәте революцион демократизм юнәлешендә үсә бара, әсәрләрендә сәяси азатлык, милли тигезлек һәм гражданлык хокуклары өчен көрәш мотивлары көчәя, башлангыч иҗатында өстенлек иткән үгет-нәсихәт, аң-белемгә өндәүләр сүрелеп, тормышны объектив рәвештә критик реализм позицияләреннән торып сурәтләүгә игътибар арта («Бай кеше», «1906 елдан 1907 елга васыять», «Базарга чыктым» шигырьләре, «Ярлылар, яки Әйдәш хатын» хикәясе һ. б.).
1906 елны М. Гафури Уфаның «Галия» мәдрәсәсенә күчә һәм анда бер ел — рәсми шәкерт, ике ел — ирекле тыңлаучы булып укып йөргәннән соң, 1909—1912 еллар арасында фәкать язу эше белән генә шөгыльләнә. Бу чорда ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәгә якын шигырь китабы, тугыз хикәя җыентыгы, газета-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләре басыла.
1912 елның языннан алып 1917 елның октябренәчә М. Гафури Уфада Кәримевләрнең «Шәрекъ» матбагасында корректор булып хезмәт итә.
Реакция һәм империалистик сугыш елларында М. Гафуриның иҗатында пессимистик авазлар, кайгы-хәсрәт мотивлары да яңгырап ала, ләкин бөтен рухы, йөрәге белән хезмәт халкына береккән, аның интересларын гомере буе яклаган шагыйрь үзенең төп иҗат юнәлеше булган реализм принципларыннан беркайчан да читкә тайпылмый. Аның реакция елларында язылган күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә мәсәлләрендә, социаль гаделсезлек фаш ителә, кыю иҗтимагый фикерләр әйтелә. Февраль революциясен шагыйрь «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Курыкмагыз!», «Кызыл байрак» кебек азатлык каһарманнарын — эшчеләрне данлаган шигырьләре белән каршылый. Октябрьгә инде ул турыдан-туры пролетариат интересларын җырлаучы шагыйрь-гражданин булып керә.
Совет чорында М. Гафури иҗаты яңа темалар белән байый. Совет патриотизмы, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт аның иҗатында үзәк урыннарны ала. Шул ук вакытта ул хезмәт халкының революциягә кадәрге тормышын яңа, социалистик реализм позицияләреннән торып сурәтләгән әсәрләр, башлыча проза әсәрләре язуга да күп көч сала. «Эшче» (1920) исемле поэма, балалар өчен язылган «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда» (1927) хикәяләре, атаклы «Кара йөзләр» (1926) повесте, «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) кебек автобиографик характердагы күләмле проза әсәрләре егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле казанышлары булып тәкъдир ителәләр.
М. Гафури драматургиядә дә каләм көчен сынап карый. Аның социалистик тормыш шартларында «аталар һәм балалар» проблемасын яктырткан һәм егерменче еллардагы авыл хуҗалыгы коммуналары тормышын сурәтләгән «Кызыл йолдыз» пьесасы үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты оештырган конкурста беренче дәрәҗә премия белән бүләкләнә.
Октябрь революциясеннән соң М. Гафури 1928 елга кадәр типографиядә, Уфада чыккан газета-журнал редакцияләрендә эшли, аннары профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. 1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә Башкорстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.
1034 елда М. Гафури, СССР Язучылар союзына алынып, Башкортстан язучыларының беренче съездында (1934) союз идарәсенә член итеп сайлана.
М.Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат булды.
Совет чорында М. Гафуриның әсәрләре татар, башкорт, рус һәм башка телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954—1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты том-к әсәрләр җыелмасы һәм 1980—1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әсәрләр. 4 томда. т. 1, 2, 3, 4.— Казан: Таткитнәшр., 1980—1983.
Т. 1. Шигырьләр һәм мәсәлләр. 1902—1917. 1980. 535 б. 15 000.
Т 2. Шигырьләр һәм сәхнә әсәрләре. 1917—1934. 1980. 598 б. портр. 15 000.
Т. 3. Проза һәм публицистика. 1902—1917. 1983. 392 б., портр. 15 000. Т. 4. Совет чоры поэзиясе. 1981. 496 б., портр. 15 000.
Мәҗит Гафуриның сайланма әсәрләре. [Кереш сүз авт.: X. Хисмәтуллин].—Казан: Татиздат, 1932.— 252 б., портр. 5000.
Әсәрләр җыелмасы. 2-том. Төп оригиналлар буенча басарга әзерләүчеләр 3. Ишемгол һәм С. Кудаш.—Өфе: Башгосиздат, 1937.—383 б. 10 200.
Әсәрләр җыелмасы. 4-том.— Казан: Татгосиздат, 1949.— 571 б. 5065.
Мәҗит Гафури әсәрләре.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 291 б. 6075.
Сайланма әсәрләр./М. Җәлил кереш сүзе белән.— Казан: Татгосиздат, 1939.— 645 б., портр. 10 000.
Сайланма әсәрләр. 2 томда. Т. 1, 2.— Казан: Таткнигоиздат, 1953—1954.
Т. 1. 1954. 428 б., портр. 10 000.
Т. 2. 1953. 518 б., портр. 10 000.
Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, мәсәлләр, хикәяләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1954 — 332 б. (Мәкт. к-ханәсе). 10 000.
Сайланма әсәрләр. Төз.: Ә. Нигъмәтуллин.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 355 б. 8000.
Кызыл байрак: Шигырьләр.— Өфе: Шәрекъ мәтбагасы, 1917.— 24 б.
Шул ук.— Казан: Татар соңиал шуралар җөмһүриятенең дәүл. нәшр., 1922.— 30 б. 5000.
Солдат хатыны Хәмидә: Хикәя.—Уфа: Шәрекъ мәтбагасы, 1917.—60 б.
Янган йөрәк: (Шигырьләр).— Уфа: Борадәран Кәримовлар, 1918.— 31 б.
Ялчы: [Хикәя].—Уфа: 3 нче совет мәтбагасы, 1921.—12 б.
Эшче: [Поэма].— Казан: Татар соңиал шуралар җөмһүриятенең дәүл. шәшр., 1922.—36 б. 20 000.
Ачлык тырнагында. [1921—22 елларда]: (Шигырьләр).— Уфа: Башк. нәшр. һәм китап сәүдәсе ширкәте, 1923.—41 б. 2000.
Шул ук.—Казан, 1928.—31 б. 5000.
Кызыл йолдыз: (Үзгәреш һәм төзү дәверләрендә). Дүрт пәрдәдә.— Уфа: Вашкнига, 1925.—71 б. 5000.
Кызыл тәлгәшләр: [Шигырьләр].— М.: Нәшрият, 1925.— 48 б., портр. 5000.
Без бәләкәй чакларда: [Балалар өчен хикәяләр].— Уфа: Башкнига нәше-фе, 1927.—47 б. 2000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1949.—80 б. 5165.
Заятүләк һәм Сусылу. [Авт. сүз башы белән].—Казан: Яңалиф, 1927.— 31 б., портр. 3000.
Кара йөзләр: Повесть.— Казан: Гажур, 1927.— 140 б. 3000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1950.—124 б. (Мәкт. сериясе). 5000.
Шул ук.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.-139 б. (Масса к-ханәсе). 5000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—104 б. 15 000.
Төнге смена: [Шигырьләр җыентыгы].—Казан: Гажур, 1927.— 40 б. 3000.
Хәзер ансат ул — элек кыен иде: Балалар өчен.— М.: СССР халыкларының Үзәк нәшрияты, 1927.—32 б. 5000.
Шул ук.—Казан: Госиздат, 1935.—44 б. 10 000.
Тормыш баскычлары: [Повесть].— Уфа: Башгиз, 1930.— 102 б. 5000.
Югалган Актырнак: [Хикәя].—Казан: Яңалиф, 1930.—59 б. 5000.
Шагыйрьнең алтын приискасында: [Автобиогр. повесть].— Казан: Татиз. дат, 1931.—100 б. 5000.
Шул ук.— Казан: Таткнигоиздат, 1950.—80 б. 5000.
Шул ук.—Казан: Таткнигоиздат, 1953.—111 б.—(Масса к-ханәсе). 10 000.
Балалар өчен хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1938.—92 б. 5145.
Бал корты һәм кигәвен: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1941.—10 б. (Кечкенәләр өчен). 10 070.
Балалар күңеле.— Казан: Татгосиздат, 1944.— 127 б. 10 185.
Шигырьләр һәм мәсәлләр.—Казан: Татгосиздат, 1947.—59 б. (Мәкт. сериясе). 5000.
Тавык белән үрдәк: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1948.—10 б. 10 000.
Әтәч белән сандугач: [Шигырьләр].— Казан: Татгосиздат, 1949.—11 б. 5065. Алмаз ташы: Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1950.— 23 б. 10 000. Гөлләр бакчасында: [Шигырьләр].— Казан: Татгосиздат, 1951.— 122 б. (Мәкт. сериясе). 5065.
Мәсәлләр.—Казан: Татгосиздат, 1952.—39 б.—(Мәктәп к-ханәсе). 5065.
Тормыш юлым: Истәлекләр.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 128 б.— (Мәкт. к-ханәсе). 5065.
Элек шулай иде: Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1952.— 44 б.— (Мәкт. к-ханәсе). 5065.
Мин ватанчы: Саил. шигырьләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 75 6.4000.
Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—140 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 17 000.
Избранные стихи. Пер. с татар.— Уфа: Башкнигоиздат, 1940.— 148 с. 3000.
Избранные стихотворения. Пер. с башкир. Сост. и ред. Б. Турганова.— М.: Гослитиздат, 1953.—176 с. 10 000.
Избранное: (Проза, стихи). Пер. с башкир. [Предисл. А. Кудашева].— Уфа: Башкнигоиздат, 1955.— 564 с, 1 л. портр. 10 000.
Избранная лирика. Пер. [Вступит. статья. П. Тычины. Ред. сост. В. А. Трубицын].— Уфа: Башкнигоиздат, 1966.—62 с. 50 000.
Избранное: Стихи. Пер. [Сост. В. Ганиев; Вступит. статья Г. Рамаза-нова].—М.: Худож. лит., 1980.—270 с, 1 л. портр. 10 000.
На золотых приисках поэта: Автобиогр. повесть/Пер. с татар. Н. Газизо-ва.— Уфа: Башгиз, 1936.— 133 с. 7000.
То же.—Уфа: Башгиз, 1946.— 100 с. 7000.
Труженик: Поэма/Пер. с татар. М. Светлова.— М.: Худож. лит., 1936.— 45 с. 3000.
Опозоренные: Одна из миллионов жертв старого быта. (Повесть)/Пер. с татар. X. Насибуллина — Уфа: Башгосиздат, 1938.-148 с. 10 000.
Стихи/Пер. Д. Кедрина и П. Панченко. Предисл. П. Скоеырева.— М.: Правда, 1940.—48 с. 50 000.
Стихотворения.—Казань: Таткнигоиздат, 1947.-52 с.— (Б-ка татар. сов. лит. 1917—1947). 10 000.
В далеком детстве: Рассказы/Пер. с татар. И. Заботина.— Казань: Татгосиздат, 1948.—28 с. 15 000.
Стихотворения. Пер. с башкир. [Вступ. статья, с Кирьянова].— М.: Сов. писатель, 1948—184 с. 10 000.
Повести/Пер. с башкир. А. Борщаговского. [Предисл. Г. Рамазанова].— М.: Сов. писатель, 1952.—375 с. 30 000.
Рассказы о прошлом/Пер. с татар. И. Заботина.—Казань: Таткнигоиздат, 1953.—52 с. 8000.
Повести Пер. с башкир. А. Борщаговского.— М.: Сов. писатель, 1955.— 360 с. 75 000.
Ступени жизни: [На золотых приисках поэта. Повести/Пер. А. Борщаговского].—М.: Сов. Россия, 1958.-200 с, ил.—(Книги о первых годах революции). 75 000.
Наше детство: Рассказы/Пер. 3. Халитовой.— Казань: Таткнигоиздат, 1959 — 52 с, ил.— (Школ. биб-ка). 30 000.
Повести/Пер. с башкир. А. Борщаговского,—Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1963.—316 с. 10 000.
Я и мой нар
од: Стихи. Пер. с башк.— Уфа: Башкнигоиздат, 1969.— 96 с, ил. 1000. Черноликие: Повесть. Пер. с татар.— Уфа: Башкнигоиздат, 1975.— 414 с. 50 000.
Из прошлого: Рассказы. [Предисл. Г. Рамазанова]. Рис. Т. Горб.— М.: Дет. лит., 1980.— 112 с, ил. 100 000.
Утро свободы: Стихи и поэма. Пер. с башк. [Предисл. Р. Мустафина].— М.: Сов. Россия, 1980 —447 с, грав. 25 000.
Стихотворения. [Пер. Вступит. статья Н. Зарипова].— Уфа: Башк. кн. изд-во, 1980.—127 с, ил 10 000.
Повести. [Предисл. Г. Рамазанова/Пер. с башкир. А. Борщаговского].— М-: Сов. писатель, 1981.-351 с. 200 000.

Аның турында

Гафури М. Тормыш юлым: Истәлекләр.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 127 б. 5065.
Рамазанов Г. Мәҗит Гафури
Касыймов Г. Атаклы халык шагыйре Мәҗит Гафури.— Уфа: Башкорт-стан нәшр. һәм китап сәүдәсе ширкәте, 1923.— 87 б. 2000.
Халит Г. Мәҗит Гафури иҗаты: (Критик очерклар).— Казан: Татгосиздат, 1941.—213 б. 5070.
Кудаш С. Хәтердә калган минутлар.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 287 б. 7000.
Нигъмәтуллин Ә. Мәҗит Гафури: (Иҗаты турында очерк).— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 94 б; 1 б. портр. 2500.
Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы: Мәҗит Гафуриньщ тормышы һәм иҗаты турындагы очерк.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 184 б. 1200.
Юзиев Н. Классик традицияләр дәвамчысы.— Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, 39—47 б.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 б. 2500. М. Гафури турында 11—23 б.
. Башкуров Р. Маджит Гафури.— В кн.: История татарской советской литературы. М., Наука, 1965, с. 171—192.
Т ы чи на П. Патриотизм в творчестве Мажита Гафури.— Уфа: Союз сов. писателей Украины, 1942.-44 с. 2000.
Кудашев А. Жизненный путь поэта.—Уфа: Башгосиздат, 1943.— 20 с. 2500.
Кудаш С. Навстречу весне: Повесть/Авториз. пер. с башкир. О. Резнина.— М.: Сов. писатель, 1952.—240 с. 30 000. Повесть о М. Гафури и Г. Тукае.
Гафури Э. Рождение гнева. Рассказы о Мажите Гафури.—Уфа: Башгосиздат, 1953.-47 с. 5000.
Рамазанов Г. Творчество Мажита Гафури.— Уфа, Башкнигоиздат, 1970.— 303 с, ил. 3000.
Красильников С. Начало года; К у д а ш С. Навстречу весне.— М.: Известия, 1972. Повесть С. Кудаша с. 245—478, посвящена М. Гафури и Г. Тукаю.
Рамазанов Г. Мажит Гафури: Очерк жизни и творчества.— М.: Сов. Россия, 1980.— 160 с. 10 000.— (Писатели Советской России).
Маджит Гафури: Материалы науч. конф., посв. 100-летию со дня рожде-ния.— Казань, 1981.—150 с. 500.
Талант, отданный народу: Статьи, речи о творчестве Маджита Гафури.— Уфа: Башк. кн. изд-во, 1982.— 224 с.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013