Бүген Әдипләр: Гафифә Гаффарова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гафифә Гаффарова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Зөлфия Гыйниятова

Гафифә Салих кызы Гаффарова 1948 елның 2 августында Азнакай районы Тархан авылында туган. Шигырьләрен 12 яшеннән яза башлый һәм «Маяк» газетасында бастыра. «Гөлстан» әдәби түгәрәгенә йөреп, каләмен чарлый. «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе оешканнан бирле (32 ел), актив иҗатчы. 4 китап авторы, берничә җыры бар. Шигырьләр, җырлары «Җәлил чаткылары», «Сарман», «Азнакай тамчылары», «Азнакай», «Җилләр җилкәне», «Сжв дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Җиде җил дуенында», «Чаткылардан кабынган ялкын», «Балала;п бүләккә», «Каеннардай якты булсын», «Гөлстан - иҗатчылар учагы» альманахларында, төрле газета-журналларда басылды. Районның С.Рәфыйков премиясе лауреаты.

Туган җиремә

Әремнәрнең башын сыйпыйм, 
Әрем исе учларымда. 
Туган җирем җилләрендә 
Сарылалар кочагыма. 

Итәгемнән тарта-тарта, 
Нидер сөйли тигәнәк тә. 
Яфраклары, кисәткәндәй,
 Куя чак-чак тигәләп тә. 

Эт эчәгең дә җибәрми, 
Урала да аягыма. 
Ярдәм сорап кулым сузам, 
Шул чак шайтан таягыңа. 

Ул, чәчкәсен өзә дипме, 
Миннән бераз курка калды. 
Тырпаешкан энәләре 
Бармагымны тишеп алды. 

Кычытканы, иелгәндә, 
Балтырыма эзләр салган. 
Үпкәләмим... сабый чакта 
Ул ачлыктан алып калган. 

Карап тора чәнчү үлән, 
Миңа төбәп зәңгәр күзен. 
Чирәмнәрең сыйпап кала 
Минем баскан аяк эзен. 

Исле үлән хушбуй сипкән 
Атлап китәр юлларыма. 
Җиләкләрең үзләре үк 
Сикереп менә кулларыма. 

Күкеләрең сәгать саный, 
Сандугачың моңын суза. 
Хәтта еланнарың чакмый, 
Минем яннан урап уза.

Сагынадыр

Әни мине сагынадыр, 
Сагынмый мөмкин түгел. 
Чөнки мин сагынам аны, 
Без бит бербөтен күңел. 

Сагынам, дип әйтмәсә дә 
Сизеп торам мин аны. 
Безнең белән бергә йөри 
Әнинең изге җаны. 

Озаграк кайтмый торсак, 
Тәрәзәдә күзләре. 
Капка төбенә сарылган, 
Көттем, дигән эзләре. 

Мине күргәч сөенечтән, 
Күз төпләре чылана. 
Кайтыр юллар гына, никтер. 
Дөнья көтеп соңара. 

Әни мине сагынадыр, 
Төшемә шулай керде. 
Чыбык тотып, бәбкәләрен 
Су буйлап куып йөрде. 

Кайтыр юлга чыктым, әни, 
Төшне үземчә юрап. 
Машина көпчәкләренә 
Сагынуларымны урап.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013